Мөфти Камил хәзрәт: “Татарстан – Россиядә ислам финанслары үсешенең төп үзәге”

25 июль 2024 ел 14:43
Мөфти Камил хәзрәт: “Татарстан – Россиядә ислам финанслары үсешенең төп үзәге”

Бүген, Мөхәррам аеның 19нчы көнендә (25нче июльдә), Казанда “Рухи Ефәк юлы” – V халыкара фәнни-дини конференция узды.

Әлеге чара Татарстан Республикасы ярдәме белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) тарафыннан оештырылды.

Зур халыкара вакыйганың пленар утырышында Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты җитәкчесе, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды советы рәисе Евгений Еремин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдин, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Президенты Администрациясе, Федерация Советы вәкилләре, министрлар, мөфтиләр, Россиядән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Ираннан, Бразилиядән, Бәһрәйннан, Кытайдан, Һиндстаннан, Мисырдан, БДБ илләре һ.б. дәүләтләрдән күренекле галимнәр, шулай ук халыкара мөселман оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов Татарстан Республикасы Рәисе һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. Анда Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдин башлангычы белән үткәрелгән бүгенге конференция мөселман өммәте үсеше, динара һәм милләтара диалогны камилләштерү, радикаль идеология таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча фикер алышу буенча абруйлы мәйданчык булды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә, югары квалицияле дин белгечләре һәм дин әһелләре әзерләүгә өстенлекле игътибар бирелә, шул исәптән Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин ярдәмендә оештырылган Болгар ислам академиясе диварларында да.

Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты җитәкчесе, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды советы рәисе Евгений Еремин үзенең сәламләү сүзендә Казанны ислам белән бәйле билгеле урын булуын, мөселманнар тарафыннан типографиядә Коръән бастырылуын искә төшерде. “Хакимият органнарына, Татарстан Республикасы башлыгына Россия Федерациясенең Ислам дөньясында абруе үсүгә ярдәм итүче конференция үткәрүгә өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерәм”, – диде ул. Евгений Еремин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Татарстан Диния нәзарәтенә даими ярдәм күрсәтүе һәм еш кына бик күп яхшы идеяләр башлангычы белән чыкканы өчен зур рәхмәт”, – диде ул.

Мисыр Гарәп Республикасы Вакыфлар министры доктор Усама әл-Әзһари шулай ук Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Коръәнне өйрәнү һәм Коръән бастыру белән шөгыльләнүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, аларны Татарстан белән икътисадый, мәдәни, дини өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә чакырды. Шул уңайдан ул кунакларга хәзерге татар өммәте үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде: Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дин гыйлеме өлкәсендәге мөһим юнәлешләр белән таныштырды.

Мөфти хәзрәт ассызыклаганча, Татарстан Россиядә ислам финанслары үсешенең иң зур үзәге булып тора дип, Татарстан мөфтияте эшчәнлегенә тукталды. “Бүгенге көнгә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә 14 финанс оешмасы өчен эшләнгән 15 уникаль банк продукты бар. Болар – ипотека, дебет карталары, юридик һәм физик затлар өчен исәп-хисап счетлары, проект финанславы, лизинг, факторинг, эквайринг, поручительство, пенсия тупланмалары, кэшбэк, инвестицияләр һәм кыйммәтле кәгазьләр, өлешләп түләү... Шул ук вакытта, без аларны эшләп кенә калмадык, аларны дөньяга чыгарганда тышкы шәригать аудитын да башкарабыз”, – дип билгеләде Мөфти. Камил хәзрәт ассызыклаганча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карашы шундый: ислам хокукы һәм икътисадының әзерлекле белгечләре тарафыннан әзерләнгән һәм хупланган очракта һәм аны гамәлгә ашыруны шәригать контроле астында тотканда гына финанс продуктының хәләллеге турында сөйләргә мөмкин.

Аннары Камил хәзрәт конференциядә катнашучыларның игътибарын Казанның тарихи рәвештә Коръән бастыру башкаласы булуына юнәлтте. 2023нче елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте заманча халыкара стандартларга туры китереп яңартылган “Казан басмасы” мөсхәфен бастырып чыгарды. Аннары Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, чит илләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә әзерләнгән мөсхәфләрне яңадан бастыруга ихтыяҗ бар. Әйтик, төрле елларда хәзерге Казан мөсхәфе Төркиядә, Үзбәкстанда, Белоруссиядә яңадан басылып чыга. Моннан тыш, 2019нчы елда Дубай халыкара Премиясенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе үзенең мөсхәфен бастыру өстендә эшләү өчен эксперт сыйфатында ТР мөселманнары Диния Нәзарәтен җәлеп итте. Шунысы игътибарга лаек, әлеге комиссиянең башлыгы – дөньякүләм танылган дин белгече шәех Маэмун әр-Рави үз чиратында Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте комиссиясе әгъзасы булып тора. Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең кулъязма Коръән әзерләү буенча иң әһәмиятле проекты Казанда актив үсә башлаган тагын бер өстенлекле юнәлеш булып тора. “Бүгенге көндә 30 җүзнең 25е язылды инде. Бу эш – тулысынча ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре – каллиграфлар, Коръән-хафизлар һәм кыйраәт белгечләре казанышы. Проект Россия Коръән белеме һәм илебезнең ислам дини фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия. Шәех Мәэмүн әр-Рави Казан кулъязма мүсхәфен эталон мүсхәф булыр, һәм аннан чыгып башка мүсхәфлар язарлар, дип саный», – дип билгеләп үтте Мөфти.

Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфтиятнең нәшрият эшчәнлеге темасына йомгак ясап, гомуми тиражы 1 млн данәдән күбрәкне тәшкил иткән 350дән артык исемдәге китапны колачлавын билгеләп үтте, аларның күбесе – татар дини мирасы хезмәтләре.

Мөфти хәзрәт шулай ук Россиянең бүген Көнбатыш белән глобаль низагта гомумкешелек идеаллары өчен көрәшүенә игътибар юнәлтте. «Әмма барыннан да бигрәк Көнбатыш белән каршылыкта Россия мөселманнарының йөрәкләре Газзәдәге дин кардәшләр өчен сыкрана”, – дип билгеләде ул.

Конференция мәйданчыгында шулай ук “Хәзерге ислам мәдәнияте һәм мәгарифе формаларында һәм образларында Коръән” һәм “Зур Евразия халыклары: дини тормышның заманча этнографик тикшеренүләре” секцияләре; БРИКС илләре мөселман яшьләре форумының “Булдыру. Җаваплылык. Лидерлык” форумы эшли. Мәсәлән, “Хәзерге ислам мәдәнияте һәм мәгарифе формаларында һәм образларында Коръән” секциясе эшендә Татарстан Республикасы Чистай шәһәре һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов “Чистай мөхтәсибәте эшчәнлеге мисалында Коръән кыйммәтләрен тарату” темасына чыгыш ясады, шулай ук «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды президенты Илһам хәзрәт Исмәгыйлев күрү сәләтен югалткан кешеләрне Коръән укырга өйрәтү тәҗрибәсе белән таныштырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана