Татарстан мөфтиятендә Мисырның вакыфлар эшләре буенча министры булып китте

26 июль 2024 ел 12:57
Татарстан мөфтиятендә Мисырның вакыфлар эшләре буенча министры булып китте

Бүген, Мөхәррәм аеның 20 нче көнендә (26 июль), Татарстан мөфтиятендә Мисырның вакыфлар эшләре буенча министры шәех Осама Сәид Мәхмүд Мөхәммәд Әл-Әзһәри җитәкчелегендәге делегация булып китте. Мөхтәрәм кунакны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Кунакны сәламләргә дип шулай ук фәннәр докторы, БИА мөгаллиме, шәех Әл-Асри килде.

Министр Казанга Татарстан башкаласына "Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте" V Халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килде.

Татарстан Мөфтие очрашу вакытында шәехне Нәзарәтнең Коръән өйрәнү һәм Коръән бастыру өлкәсендәге проектлары, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды. Аерым алганда, сүз кулъязма Коръәнне язу эшен тәмамлау һәм аны басмага әзерләү турында барды.

Кунаклар, үз чиратында, Мисырда Коръәнне өйрәнү тарихы белән таныштырды.

Очрашу тәмамлангач, делегация әгъзалары Казанның Галиев мәчетендә җомга намазын укыды. Никахның әһәмияте турындагы вәгазьне мәчетнең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Мингәрәев укыды.  

Белешмә.

Шәех Осама Сәйд Мәхмүд Мөхәммәд Әл-Әзһәри – ислам дин гыйлеме һәм вәгазь өлкәсендә бакалавр. Асуандагы ислам дин гыйлеме һәм вәгазь көллиятендә хәдис гыйлеме кафедрасы ассистенты һәм соңрак өлкән укытучы булып эшли. 2005 елда ислам дине гыйлеме һәм вәгазь көллиятендә хәдис гыйлеме һәм аның фәннәре өлкәсендә магистр дәрәҗәсен алган. 2011 елда көллияттә докторлык дәрәҗәсенә лаек булган. Каһирәдәге Солтан Хәсән мәчетендә Мисырның хөрмәтле мөфтие шәех Гали Җүмга урынына җомга вәгазьләрен укыган.

2024 елның 2 июлендә Мисыр президенты указы белән Мисырның вакыфлар эшләре буенча министры итеп билгеләнгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана