Мөфти Камил хәзрәт БРИКС илләренең мөселман дини җитәкчеләре очрашуында катнашты

26 июль 2024 ел 17:54
Мөфти Камил хәзрәт БРИКС илләренең мөселман дини җитәкчеләре очрашуында катнашты

Бүген, Мөхәррам аеның 20 нче көнендә (26 июль), Казанда БРИКС илләренең мөселман дини җитәкчеләре очрашуында катнашты. Мөселман дине лидерлары Татарстан башкаласына "Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте" V Халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килде.

Әлеге очрашуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин; РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре советы рәисе, Мөфти шәех Равил Гайнетдин; Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты ректоры Хәлифә Мөбарәк Әз-Заһири (БГӘ); Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең вакыфлар һәм Ислам эшләре идарәсе рәисе Гомәр Хәбтур Әд-Дир’и; Иран Ислам Республикасының сәясәт һәм дин эшлеклесе,   Рухи семинарияләр рәисе, (Конституцияне) Саклаучылар шурасы  әгъзасы, Экспертлар шурасының рәисенең икенче урынбасары Аятолла Али Реза Арафи; Мисырның Вакфлар буенча министры, доктор Әл-Әзһәри; Кытай ислам ассоциациясе рәисе Хәсән Фә Мин; Бразилиянең Ислам һәм имамнар эшләре буенча югары шура башлыгы, доктор Халед Резк әс-Сәйед Таки әд-Дин; Ислам эшләре буенча югары шура башлыгы, Голәмәләр шурасы башлыгы, Эфиопиянең Динара диалог буенча шура башлыгы, Мөфти Хаҗи Ибраһим Тухфә; Һиндстанның «Jamia Islamia Ishaatul Uloom» Халыкара ислам университеты директоры, доктор Хүзәйфә Гөләм Мөхәммәд Әл-Вистанауи; Көньяк Африка Республикасының Ислам берләшмәсе оешмасы башлыгы, доктор Әхмәд Йосыф Локхат катнашты.

Очрашу нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар мөһим белдерүләр, шул исәптән дөньяның күпполярлыгы, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, популярлаштыру һәм яклау, исламның радикализм һәм экстремизм идеяләрен кабул итмәве турында резолюция кабул итте.

БРИКС дәүләтләренең мөселман дини оешмалары алга таба да берләшмә кысаларында горизонталь элемтәләрне ныгытырга, анда кергән илләр һәм аларның халыклары өчен уртак мәнфәгатьләр хакына алга таба да мәдәни-гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итәргә ниятли.

БРИКС илләре мөселманнарының дини җитәкчеләре БРИКСта рәислек итүче Россия Федерациясе җитәкчелегенә, шулай ук чараны оештыручыларга – РФ мөселманнары Диния нәзарәтенә, Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университетына (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана