Татарстан Мөфтие Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар белән очрашты

26 июль 2024 ел 17:51
Татарстан Мөфтие Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар белән очрашты

Бүген, Мөхәррам аеның 20 нче көнендә (26 июль) Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең вакыфлар һәм Ислам эшләре идарәсе рәисе Гомәр Әд- Дир’и һәм Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты ректоры Хәлифә Әз-Заһири белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кунаклары Казанга "Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте" V Халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килде. Мәгълүм булганча, Мөхәммәт бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты Каләм Шәриф Премиясенә Коръән укучыларның халыкара бәйгесен оештыруда катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Мөфтие шәехләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге проектлары белән таныштырды, Аерым алганда, ул Коръән тәфсирләрен әзерләү һәм бастырып чыгару эше, кулъязма Коръән һәм яңартылган «Казан басмасы» турында сөйләде. Кунакларны шулай ук Татарстан мөфтиятенең «Хозур» Нәшрият йортының медиа - һәм белем бирү проектлары кызыксындырды. Җитәкчеләр мөфтиятнең өммәтне агарту өлкәсендәге эшчәнлеген уңай бәяләде.

Белешмә: 2020 елда Россия ислам институты һәм Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты арасында Үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Югары уку йортлары арасында кыска гына вакыт эчендә берничә уңышлы проект эшли башлады. Алар арасында Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре студентларының «Толерантлык һәм гражданлык үзенчәлекләре» дип аталган халыкара форумы, ел саен үткәрелә торган «Хәзерге вакытта Ислам дин тәгълиматы мәсьәләләре» бөтенроссия белем арттыру курслары, Россия ислам институтын тәмамлаучылар өчен Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты магистратурасында һәм докторантурасында белем алуны дәвам итү өчен ел саен бирелә торган грантлар бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана