Мөфти Татарстан Рәисенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе белән очрашуында катнашты

26 июль 2024 ел 20:15
Мөфти Татарстан Рәисенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе белән очрашуында катнашты

Бүген, Мөхәррам аеның 20нче көнендә (26 июль), Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең вакыфлар һәм Ислам эшләре идарәсе рәисе Гомәр Әд- Дир’и һәм Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты ректоры Хәлифә Әз-Заһири белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакларга республикага визитлары һәм шундый әһәмиятле чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышларга зур әһәмият бирә. Рөстәм Миңнеханов 2014нче елдан “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркемен җитәкли. Татарстан – Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Республикада хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш алып барыла.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана