Мөселман яшьләре тәкъдим иткән иң яхшы идея-проектлар сайлап алынды һәм грантлар бирелде

29 июль 2024 ел 17:18
Мөселман яшьләре тәкъдим иткән иң яхшы идея-проектлар сайлап алынды һәм грантлар бирелде

20-27нче июль көннәрендә Шәһре Болгарда узган XVIII Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы барышында катнашучыларның иң яхшы идея-проектлары ачыкланды һәм аларны тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылды. Әйтергә кирәк, форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркиядән, Кыргызстаннан, Белоруссиядән, Таҗикстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Алтай, Кырым, Удмуртия, Чувашиядән; Волгоград, Кемерово, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Свердловск, Тверь, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән; шулай ук Ханты-Манси автономияле округыннан 18-30 яшьләрдәге 100 егет һәм кыз катнашты.

Әлеге чара Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.

2022нче елда Форум эксперимент сыйфатында үз концепциясен яңартты. Хәзер ул Россия өммәтенең актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән яшьләр идеяләре һәм социаль проектлар генераторы сыйфатында тулысынча ныгыды. Быел оештыручылар заявкалар тапшыру кампаниясе кысаларында мөселман яшьләренең иң яхшы стартапларына грантлар конкурсы игълан итте.

Проектларны сайлап алу чарасына экспертлар – социаль эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль хезмәт, ислам икътисады өлкәсендә танылу алган белгечләр җәлеп ителде.

Дәрәҗәле комиссиягә Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү Ресурс үзәге эксперты, КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Сафина;

UMMALAND балалар ислам нәшриятына нигез салучыларның берсе, OUTPAC концептуаль проектының финанс директоры Елена Гаврилова; РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, «Хочу халяль» проектына нигез салучы Раил Гомәров; EDUCATION SOLUTIONS оешмасына нигез салучы, генераль директор Белейд Хуссем Эддин керде.

Форумда катнашучылар экспертлар игътибарына сайлап алу турын узган һәм Россия өммәте өчен социаль, белем бирү һәм мәдәни юнәлештәге иң өметле һәм файдалы булган 17 проектны тәкъдим итте: интернет-, кино- һәм видеопроектлар, мәгърифәтчелек һәм хәйрия башлангычлары, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр өчен булган, шәхси үсешкә юнәлдерелгән проектлар. Барлык башлангычлар Россия мөселман өммәтенең актуаль проблемаларын хәл итү максатыннан чыгып эшләнгән. Финалистларның проектлары актуальлеге һәм заманга аваздаш булуы белән аерылып торды.

Форум нәтиҗәләре буенча “Син ялгыз түгел” проекты (Казан) Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 50 мең сум күләмендәге грантына лаек булды. Әлеге проектның максаты Чистай балалар йортыннан чыгучыларның социальләшү дәрәҗәсен чаралар үткәрү ярдәмендә арттырудан гыйбарәт. Казаннан “Әс-сәлам” заманча сәнгать күргәзмәсен оештыру проекты Форум командасыннан 30 мең сумлык грант алды, ул ислам мәдәнияте турында хәбәрдарлыкны арттыруны максат итеп куя.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясеннән финанс һәм консультатив ярдәм алучы проектлар арасында: «let's talk» интерактив очрашулары» (100 000 сум), «Коран на кончике пальца» (75 000 сум), Кырым Республикасы мәчетләре мәхәлләләре өчен «Кырым тахия»се (РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзасы – «АМИРА» компаниясеннән ресурс ярдәме) проектлары бар. Шулай ук «Хиджаб – цена свободы» (Казан) документаль фильмы тулысы белән финансланачак һәм тормышка ашырылачак, ә өлкән яшьтәге мәхәллә кешеләре өчен өчен эшләнгән «Молитва без ограничений» проекты (Казан) 95 мең сумлык грант отты.

«Хочу халяль» компаниясе Чаллы мөселман яшүсмерләре өчен эшләнгән “Тәрбия” мәдәни чатыры” проектына 100 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтәчәк.

“Әс-сәлам” заманча сәнгать күргәзмәсе, «WE DO» инженерия һәм робототехника клубы» һәм “Дин. Тел. Тарих” проектлары UMMALAND балалар ислам нәшриятыннан хуплау алды.

Ә Россиянең халыкара белем бирү өлкәсендәге әйдәп баручы агентлыгы EDUCATION SOLUTIONS «Күрү сәләтен саклыйбыз» (Казан) белем бирү интенсивына финанс һәм ресурс ярдәме күрсәтергә карар кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана