Мөфти Камил хәзрәт Мисырдан килгән дин галименә “Әтиләр” мәчетен күрсәтте

30 июль 2024 ел 15:55
Мөфти Камил хәзрәт Мисырдан килгән дин галименә “Әтиләр” мәчетен күрсәтте

Бүген, Мөхәррам аеның 24нче көнендә (30нчы июльдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Әл-Әзһәр” университетының Чыгарылыш лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы һәм гакыйдә буенча әйдәп баручы белгеч Хәмдәллаһ әс-Сафти белән бергә Казан шәһәренең Кояшлы бистәсендә урнашкан “Әтиләр” мәчетендә булды.

Имам-хатыйб Минвасыйл хәзрәт Шәфигуллин кунак өчен мәчет комплексы буйлап экскурсия үткәрде, гыйбадәтханәнең эшчәнлеге турында сөйләде, мәчет янында барган төзелеш эшләрен күрсәтте – әлеге бинада мәчет каршындагы курслар үткәрү ниятләнә. Шулай ук кунак чишмәне карады – аның суыннан Кояшлы бистәсендә яшәүчеләр файдалана. Шунысы күркәм, дин галиме белән очрашуда Татарстанның хәзерге Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гына түгел, беренче Мөфти Габдулла Галиуллин һәм икенче Мөфти Госман хәзрәт Исхакый да бар иде – аларның катнашуы республикада ислам үсешенең дәвамчанлыгын тасвирлады. Кунак Мөфти һәм башка хәзрәтләр, мәхәллә халкы белән өйлә намазын укыды.

Мисыр дин галиме Хәмдәллаһ әс-Сафти Татарстан мөфтияте чакыруы буенча Шәһре Болгарда 20-27нче июль көннәрендә узган XVIII Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында чыгыш ясар өчен килде. Форум эшендә төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 18-30 яшьләрдәге 100 егет һәм кыз катнашты.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана