Әлки мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

02 август 2024 ел 12:04
Әлки мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Бүген, Мөхәррам аеның 27нче көнендә (2 август), Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа "Өмет" мәчетен ачу тантанасы булды. Мәчет Шуңкар урамы, 10нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Яңа мәчет ачылу уңаеннан, авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Рәмис Хисмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, эшмәкәр Нәзгать Мәгърифәтуллин, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, төзелешкә нигез салучылар һәм хәйриячеләр килгән иде. Алар, мәхәллә кешеләре алдында чыгыш ясап, мәчетнең озак еллар дин тотучыларга хезмәт итүен һәм белем эстәүчеләрне җәлеп итүен теләде.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән истәлекле вакыйгада катнашучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул үзенең вәгазендә мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Ул, мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, Татарстан Мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге мәчет биш ел эчендә район халкы һәм иганәчеләрнең уртак көче белән күтәрелгән. Нигез ташы 2019 елның июлендә салынган.

Мәчет – өч катлы, беренче каттагы ир-атлар намаз залын да кертеп, 130 кешене сыйдыра. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым таһарәтханәләр  каралган. Бинага керү өчен аерым ишекләр ясалган.

Яңа мәчет ислам нигезләрен өйрәтү өчен кирәкле бар нәрсә белән җиһазландырылган, шулай ук электр энергиясе һәм җылыту системаларына тоташтырылган. Мәчет тирәсе матурланган.

2024 елның 29 июнендә “Өмет” мәчете янында чишмә ачылды, хәзер аннан җирле халык эчәр су ала. Быел шулай ук Әлки мөхтәсибәте тарафыннан Корбан бәйрәменә багышланган гаилә бәйрәме уздырылып, анда 600гә якын кеше катнашты. Моннан тыш, балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды.

"Өмет" мәчете имамы итеп Рәмис хәзрәт Вафин билгеләнде.

Хәзерге вакытта Әлки мөхтәсибәтендә 32 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана