Татарстан Рәисе Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчетендә булды

06 август 2024 ел 10:42
Татарстан Рәисе Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчетендә булды

Бүген, сәфәр аеның икенче көнендә (6 август), Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре барышында яңа төзелгән «Гәүһәр» мәчетендә булды. Аның белән бергә мәчеткә шулай ук РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров һәм башка рәсми затлар килде.

Район имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, дәрәҗәле кунакларны каршы алып, мәчетнең эшчәнлеге белән таныштырды. Мәчеттә ул Коръән аятьләрен укыды һәм Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылды.

Рөстәм Нургали улы мәчетнең эчке бизәлешен, архитектурасын һәм әйләнә-тирәсен югары бәяләде. Биредә футбол кыры һәм парк, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар, балалар өчен зур уен һәм баскетбол мәйданчыклары урнаштырылган. Шулай ук мәчет территориясен шәһәрнең үзәк урамы белән тоташтыручы җәяүлеләр һәм велосипед юллары да төзекләндерелгән.

Фотосурәтләр: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана