Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37

Имам-дәгъвәтчы булуның әһәмияте һәм өстенлеге

Имам-дәгъвәтчының төп бурычы: үз тирәсендәге кешеләрне туры юлга, ягъни дин юлына өндәү, башка төрле әйткәндә, күркәм әхлак тәрбиясе бирү, кешеләрдә яхшы сыйфатлар тәрбияләү. Шушы сүздән аңлашыла ки, имамның җәмгыятьтәге урыны бик зур. Күз алдыгызга китерегез, әгәр дә балалар бакчасында балалар була торып, тәрбияче булмаса, мәктәп була торып, укытучылары булмаса, университет, институт була торып, остазлары булмаса, ул биналардан үзләренә һәм җәмгыятькә файдалы нәсел чыгарга мөмкинме? Әлбәттә, юк. Шуның кебек үк, үзенең төп ролен җиренә җиткереп үти торган имамнар булмаса, рухи тәрбиядән өлешсез калган нәселләр һәлак булачаклар. Көтүчесез калган көтү кебек таркалачаклар. Тәндә барлыкка килгән авырулардан котылу өчен ярдәм күрсәтүче табиблар кирәк булган кебек, кешедә булган кайбер кимчелекләрдән котылу һәм яхшы сыйфатларны үзләштерү өчен дә, юл күрсәткән имамнар һичшиксез кирәк.

قَال الله تعالي : أعوذ بالله من الشيطان الرجيم بسم الله الرحمن الرحيم

وَلتكُن مِنكُم أُمّة يَدعُونَ إلى الخَيرِ ويَأمُرُونَ بِالمعرُوفِ وَيَنهونَ عَنِ المنكَرِ وأُولئك هُمُ المفلحِونَ . سورة ال عمران 104

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Арагызда (дини һәм дөньяви) хәергә (файдалы эшләргә) чакыра, яхшы гамәлләрне (кылуны) әмер итә, начар гамәлләрдән тыя торган җәмәгать булсын. Менә шулар – уңышка ирешүчеләр” (“Әлү Гыймран” (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 104-нче аять)

عن بن عباس رضي الله عنه قال قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: يوم من إمام عدل أفضل من عبادة ستين سنة رواه البيهقي

Бу хәдис Ибне Гәббәстән китерелә. Аллаһның илчесе ﷺ әйткән: “Бер көн гәдел (намуслы) имамчылык итү, алтмыш ел гыйбадәт итүдән хәерлерәк”.

عن أبي سعيد، قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم " إن أحب الناس إلى الله يوم القيامة، وأدناهم منه مجلسا، إمام عادل ". رواه الترمذي

Башка бер хәдистә Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: “Кыямәт көнне кешеләр арасында Аллаһы Тәгаләгә иң сөекле һәм иң якын булган кеше – гадел имам”.

Югарыда әйтелгән сүзләрне йомгаклап шуны әйтү кирәк. Имам булу яисә имамнарны тәрбияләү – иң әһәмиятле, саваплы һәм файдалы эшләрдән булып санала.

Имам-дәгъвәтчының эчке сыйфатлары

1) Ихласлы буллу, дөрес ният белән имамчылык вазыйфасын башкару,

قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: "لاَ تَعَلَّمُوا الْعِلْمَ لِتُبَاهُوا بِهِ الْعُلَمَاءَ، أَوْ لِتُمَارُوا بِهِ السُّفَهَاءَ، أَوْ لِتَصْرِفُوا بِهِ وُجُوهَ النَّاسِ إِلَيْكُمْ، فَمَنْ فَعَلَ ذَلِكَ فَهُوَ فيِ النَّارِ" حديث حسن، رواه ابن ماجة

Аллаһның рәсүле ﷺ әйтте: “Галимнәр янында мактаныр өчен, наданнар белән бәхәсләшер өчен, яисә кешеләрне үзегезгә каратыр өчен белем алмагыз, кем шулай эшләсә, җәһәннәм утына лаек булыр”.

2) Түбәнчелекле булу, тәкәббер булмау, бернәрсә белән дә беркемнән дә үзеңне өстен куймау.

قَالَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم:لاَ يَدْخُلُ الجنَّةَ مَنْ كَانَ فِي قَلْبِهِ مِثْقَالُ ذَرَّةٍ مِنْ كِبْرٍ، قَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ، إِنَّ الرَّجُلَ يُحِبُّ أَنْ يَكُونَ ثَوْبَهُ حَسَنًا وَنَعْلَهُ حَسَنَةً، قَالَ:اَلْكِبْرُ بَطَرُ الْحَقِّ وَغَمْطُ النَّاسِ. رواه مسلم

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Йөрәгендә тузан бөртеге кадәр генә булса да, тәкәбберлек булган кеше җәннәткә кермәс.

Сәхабәләр аннан сорадылар:

– Аяк һәм өстенә киенгән киемнәре яхшы булуын сөйгән кеше хакында (ни әйтәсең)?

Пәйгамбәребез ﷺ:

– Тәкәбберлек – ул хакыйкатькә разый булмау һәм кешеләргә лаек булган хакларын бирмичә кимчелек китерү”, – дип җавап кайтара.

3) Тәкъва булу, харамнардан саклану, хәтта шөбһәле нәрсәләрдән дә качу.

عن السعدي، وكان من أصحاب النبي صلى الله عليه وسلم، قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: ((لا يبلغ العبد أن يكون من المتقين، حتى يدع مالا بأس به، حذرا لما به البأس)).

ابن ماجهرواه

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: Шөбһәле әйберләрне шикләнеп эшләүдән тыелмыйча торып, бер кешедә чын тәкъвалардан булып саналмас”.

4) Гайбәттән, сүз йөртеп кешеләр арасын бутаудан, фетнәләрнең килеп чыгуына сәбәпче булудан бик нык саклану.

قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: (يَا مَعْشَرَ مَنْ آمَنَ بِلِسَانِهِ وَلمْ يَدْخُلْ الإِيمَانُ قَلْبَهُ، لاَ تَغْتَابُوا المسْلِمِينَ، وَلاَ تَتَّبِعُوا عَوْرَاتهَمْ، فَإِنَّهُ مَنْ اتَّبَعَ عَوْرَاتهَمْ يَتَبِّعُ اللهُ عَوْرَتَهُ، وَمَنْ يَتَّبِعُ اللهُ عَوْرَتَهُ يَفْضَحُهُ فيِ بَيْتِهِ). رواه أحمد والترمذي

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Әй телләре белән иман китереп, йөрәкләре белән иман китермәүчеләр! Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез, аларның яшерен эшләрен күзәтмәгез. Чөнки, кем аларны күзәтеп йөрсә, Аллаһы Тәгалә дә ул кешенең кимчелекләрен күзәтер һәм аны үзенең өендә оятка калдырыр.

5) Дөрес сүзле булу, ялган сөйләмәү

. قال رسول اللّه صلى اللّه عليه وسلم: "إياكم والكذب؛ فإِن الكذب يهدي إلى الفجور، وإن الفجور يهدي إلى النار، وإن الرجل ليكذب ويتحرى الكذب حتى يكتب عند اللّه كذاباً؛ وعليكم بالصدق، فإِن الصدق يهدي إلى البر، وإن البر يهدي إلى الجنة، وإن الرجل ليصدق ويتحرى الصدق حتى يكتب عند اللّه صديقاً".رواه أبو داود

Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: “Ялганнан бик нык сакланыгыз. Чынлыкта ялган гөнаһларга илтә. Ә инде гөнаһлар исә, утка алып бара. Чынлыкта кеше ялганлый, аның эче ялган белән тула һәм ул Аллаһ каршысында ялганчылардан булып языла. Дөрес сүзле булыгыз, чынлыкта дөреслек яхшылыкка илтә. Ә инде дөреслек исә җәннәткә илтә. Һәм берәр кеше дөрес сөйләве белән, аның эче дөреслек белән тула. Һәм ул Аллаһ каршысында тугърылардан булып языла”.

قِيلَ لِرَسُولِ اللَّهِ صلى الله عليه و سلم :" أَ يَكُونُ الْمُؤمِنُ جَبَاناً؟ فَقَالَ نَعَمْ فَقِيلَ لَهُ أَ يَكُونُ الْمُؤمِنُ بَخِيلاً ؟ فَقَالَ نَعَمْ فَقِيلَ لَهُ أَ يَكُونُ الْمُؤمِنُ كَذَّاباً ؟ قَالَ لاَ ". رواه امام مالك في الموط

Пәйгамбәребездән ﷺ сорадылар: “Иманлы кеше куркак була аламы?

– Әйе, – дип җавап кайтарды пәйгамбәребез ﷺ.

– Иманлы кеше саран була аламы?

– Әйе, – дип әйтте пәйгамбәребез ﷺ.

– Иманлы кеше ялганчы була аламы?

– Юк, – дип җавап кайтарды пәйгамбәребез ﷺ.

6) Дөрес фигыльле булу.

قال الله تعالي: يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آَمَنُوا لِمَ تَقُولُونَ مَا لَا تَفْعَلُونَ .كَبُرَ مَقْتًا عِنْدَ اللَّهِ أَنْ تَقُولُوا مَا لَا تَفْعَلُونَ . سورة الصف

Аллаһ Тәгалә әйтә: “Әй, иман китерүче кешеләр, ни өчен сөйлисез, әмма эшләмисез. Эшләмәгән эшләр турында сөйләүләр Аллаһның ачуын олы итә торган бер эш”.

7) Башка диннәрне һәм аларның ияләрен сүкмәү һәм аларга тел тидермәү.

قَالَ تَعَالَي :" وَلَا تَسُبُّوا الَّذِينَ يَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ فَيَسُبُّوا اللَّهَ عَدْوًا بِغَيْرِ عِلْمٍ "

سورة الانعام

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһ Тәгаләдән тыш башка әйберләргә табынучыларны (ягъни, ислам диненнән тыш башка дин белән яшәүчеләрне) сүкмәгез. Әгәр дә аларның диненә сүз тидерсәгез, алар дошманлык күрсәтеп, белемсез хәлләрендә Аллаһ Тәгаләне сүгәрләр”.

قَالَ الحَاكِمُ : النَّهْيُ عَنْ سَبِّ الأَصْنَامِ لِوَجْهَينِ: أَحَدُهمُاَ: أَنهَّا جمَاَدٌ لاَ ذَنْبَ لهَا ؛ لأَِنَّهُ مِنْ حِجَارَةٍ أَوْ خَشَبٍ أَوْ نحَو ذَلِكَ، فَإِذَا سَبَّبْتَهَا فَأَنْتَ تَسُبُّ جمَادَات.

اَلثَّانيِ: أَنَّ ذَلِكَ يُؤَدِّي إِلىَ المعْصِيَةِ بِسَبِّ اللهَ تَعَالىَ. قَالَ أَمِيرُ المؤمِنِينَ عَلِيٌّ رضي الله عنه: لاَ تَسُبُّوهُمْ، وَلَكِنْ اُذْكُرُوا قَبِيحَ أَفْعَالهِمْ.

Бик зур галимнәрнең берсе Хаким югарыдагы аятькә тәфсир биреп әйтә: “Сынымнарны, башка диндә булган пот төшенчәләрен сүкмәүнең ике сәбәбе бар. Беренчесе, потлар үзләре буш әйберләр, аларның өсләрендә бернинди гөнаһ юк. Чөнки, алар күп вакытта агачтан, таштан, яисә шуларга охшаш булган әйберләрдән ясалганнар.

Шуңа күрә, әгәр дә син потларны сүксәң, димәк син буш әйберләрне сүгәсең дигән сүз. Икенчесе, башка диннәрдә булган потларны яисә төшенчәләрен сүгеп мәсхәрә итү, Аллаһы Тәгаләне һәм Аның хак динен сүгүгә сәбәп була”.

وَقَالَ السُّيُوطِيُ : وَقَدْ يَسْتَدِلُّ بهَِا عَلَى سُقُوطِ وُجُوَب الأَمْرِ بِالمعْرُوفِ وَالنَّهْيِ عَنْ المنْكَرِ إِذَا خُيِّفَ مِنْ ذَلِكَ مُفْسِدَةٌ أَقْوَى،

Шулай ук, шәех Суютый (Аллаһның рәхмәте ирешсен аңарга) югарыдагы аятькә таянып әйтә: “Әгәр дә кешеләрне яхшылыкка чакыру, начарлыктан тыю зуррак бозыклыкка алып килсә, бу эшкә керешү кешенең өстеннән төшә”.

8) Мәрхәмәтле булу, кешеләргә карата каты мөнәсәбәтле булудан тыелу.

قال الله تعالي : وَلَوْ كُنْتَ فَظًّا غَلِيظَ الْقَلْبِ لَانْفَضُّوا مِنْ حَوْلِكَ سورة ال عمران (159)

Аллаһ Тәгалә Үзенең соңгы сөекле пәйгамбәре (с.г.в.) турында әйтә: “(Әй Мөхәммәд (с.г.в.), әгәр дә син усаллык белән хәрәкәт итеп каты күңелле булса идең, кешеләр синең яныңнан качкан булырлар иде”. Димәк, шушы сүзгә таянып һичшиксез әйтеп була: Мөхәммәд (с.г.в.) юлында имамчылык итеп, кешеләрне игелеккә чакырган вакытта кешеләргә карата йомшак мөнәсәбәтле булу кирәк.

9) Кешеләр турында яхшы фикердә булу.

قاَلَ رَسُولُ الله صلى الله عليه وسلم: " إِيَّاكُمْ وَالظَّنُّ فَإِنَّ الظَّنَّ أَكْذَبُ الحَدِيثِ " онأخرجه البخاري ومسلم ، الترمذي

Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: “Кешеләр хакында начар уйлар, фикерләр уйламагыз. Чөнки, фәлән, фәлән, фәсмәтәндер дип берәр кеше турында дәлилсез начар фикер йөртү һәм аны сөйләү иң начар ялган сүз булып санала”.

قَالَ ابْنُ سِيرِينُ رَحمهُ اللهُ: "إِذَا بَلَغَكَ عَنْ أَخِيكَ شَيْءٌ فَالْتَمِسْ لَهُ عُذْرًا، فَإِنْ لمَ تجِدْ فَقُلْ: لَعَلَّ لَهُ عُذْرًا لاَ أَعْرِفُهُ".

Ибне Сирин әйтә: “Сиңа кардәшең турында берәр начар сүз килеп ирешсә, син аңа берәр гозер табырга тырыш. Әгәр дә бернәрсә дә таба алмасаң, үз-үзеңә: “Мин кардәшемне аклый торган бер генә гозер дә таба алмадым. Бәлки аның үзе генә белгән берәр гозере бардыр”, – дип әйт”.

10) Кешеләрнең кимчелекләрен яшерү.

أبي هريرة؛ قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: ((من نفس عن مسلم كربة من كرب الدنيا، نفس الله عنه كربة من كرب يوم القيامة. ومن ستر مسلما ستره الله في الدنيا والأخرة. رواه أبن ماجه

Пәйгамбәребез ﷺ әйтә: “Берәр кеше мөселман кардәшенең дөньяга кагылышлы берәр авырлыгын чишәргә ярдәм итсә, Аллаһ Тәгалә дә кыямәт көнне аның авырлыгын чишәр. Берәр кеше, берәр мөселман кардәшенең кимчелеген яшерсә, Аллаһ Тәгалә дә аныкын дөньяда һәм ахирәттә кимчелеген яшерер”.

11) Биргән вәгъдәне үтәү. Әманәтне саклау, хыянәт итмәү.

قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم : "أَرْبَعٌ مَنْ كُنَّ فِيهِ كَانَ مُنَافِقاً خَالِصاً. وَمَنْ كَانَتْ فِيهِ خَصْلَةً مِنْهُنَّ كَانَتْ فِيهِ خَصْلَةً مِنَ النِّفَاقِ حَتىَّ يَدَعُهَا: إِذَا ائتُمِنَ خَانَ، وَإِذَا حَدَّثَ كَذَبَ، وَإِذَا عَاهَدَ غَدَرَ، وَإِذَا خَاصَمَ فَجَرَ" متفق عليه.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Дүрт төрле сыйфат бер кешедә барлыкка килсә, ул чын мөнәфыйк булыр. Ә инде дүртесенең берсе булса, димәк мөнәфыйкларның бер сыйфаты бар дигән сүз, хәтта аны калдырганчыга кадәр.

Беренчесе, амәнәт алса – хыянәт итәр. Икенчесе, сөйләсә – ялган сөйләр. Өченчесе, вәгъдә бирсә – үтәмәс. Дүртенчесе, бәхәсләшсә – чиктән чыгып, гөнаһка керер”.

12) Ачуны күңелдә сакламыйча гафу итә белү.

قال الله تعالي: وَلْيَعْفُوا وَلْيَصْفَحُوا أَلَا تُحِبُّونَ أَنْ يَغْفِرَ اللَّهُ لَكُمْ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ (22) سورة النور

Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында әйтә: “(Кешеләр бер-берсен) гафу итсеннәр һәм аралашу да йомшаклык күрсәтсеннәр. Әй бәндәләр, сез дә теләмәс идегезме Аллаһ Тәгалә сезне гафу итүне. Аллаһ гафу итүче һәм рәхимле”.

13) Дөнья байлыгына һәм дәрәҗәсенә күңел бирмәү.

عن سهل بن سعد الساعدي؛ قال: أتى النبي صلى الله عليه وسلم رجل فقال: يا رسول الله! دلني على عمل، إذا أنا عملته، أحبني الله،((ازهد في الدنيا، يحبك الله. وازهد فيما في أيدي الناس، يحبوك)). رواه ابن ماج

Пәйгамбәребез ﷺ янына бер кеше килде һәм сорады: “Шундый бер эш турында сөйләп күрсәт миңа. Ул эшне эшләгәннән соң Аллаһ Тәгалә мине сөя торган булсын.

– Дөньядан ваз кич, Аллаһ сине сөяр. Кешеләрнең кулларында булган әйберләргә кызыкма, алардан да ваз кич. Кешеләр сине сөярләр”, – дип җавап кайтарды пәйгамбәребез ﷺ.

14) Күршеләр белән яхшы мөнәсәбәттә яшәү. Туганнар белән яхшы мөнәсәбәттә булып, туганлык җепләрен өзмәү, авыруларның хәлен белү.

15) Курыкмыйча хикмәт белән хакны әйтә белү.

قال الله تعالي : ادْعُ إِلَى سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ سورة النحل

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Раббыңның юлына хикмәт һәм күркәм вәгазь белән чакыр”.

Имам-Дәгъвәтчының тышкы сыйфатлары

1)Чисталыкка, пакьлеккә игътибарлы булу. Ягъни тәннең, киемнең, яшәгән җирләренең пакь булуы.

قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم : " الطهور شطر الايمان " .رواه ابن ابي شيبة

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Чисталык – иманның яртысы”.

2) Сакаллы булу. Бөтен галимнәр, сакалы үскән кеше өчен сакал җибәрү вәҗиб, бер кул учы озынлыгында үстерү сөннәт, аннан озынрак итү мәкрух, аны бөтенләй кисү һәм башка дин ияләренең сакалларына охшатып йөртү харам дигән фикергә килгәннәр .

عن ابن عمر، عن النبي صلى الله عليه وسلم؛ أنه أمر بإحفاء الشوارب وإعفاء اللحية.رواه مسلم

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Мыекларыгызны бик нык кыскартыгыз , сакалыгызны үстерегез”.

3) Чапан, чалма һәм түбәтәйгә игътибарлы булу бөтен гыйбадәтләрне шул киемнәрдән башкару.

قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم : "فرق ما بيننا وبين المشركين العمائم على القلانس". رواه ابو داود

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Мөшрикләр белән безнең аермабыз шунда, без чалмаларыбызны түбәтәй өстенә чорныйбыз”.

عن أبي سعيد الخدري قال: بينما رسول اللّه صلى الله عليه وسلم يصلي بأصحابه إذ خلع نعليه فوضعهما عن يساره، فلما رأى ذلك القوم ألقوا نعالهم، فلما قضى رسول اللّه صلى الله عليه وسلم صلاته قال: "ما حملكم على إلقائكم نعالكم"؟ قالوا: رأيناك ألقيت نعليك فألقينا نعالنا، فقال رسول اللّه صلى الله عليه وسلم: "إن جبريل صلى الله عليه وسلم أتاني فأخبرني أن فيهما قذراً" أو قال أذى، وقال: "إذا جاء أحدكم إلى المسجد فلينظر، فإِن رأى في نعليه قذراً أو أذى فليمسحه وليصل فيهما".

رواه أبو داود

Хадис Әби Сәгыйт Әлхудридан китерелә. Ул сөйли: “Аллаһның илчесе ﷺ сәхабәләре белән намаз башкарган вакытында аяк киемен сала һәм сул ягына куя. Аның артында намаз укучылар аның шулай эшләгәнен күреп, аяк киемнәрен салдылар. Пәйгамбәребез ﷺ намазын тамамлагач сахабәләреннән:

– Ни өчен аяк киемнәрегезне салдыгыз, – дип сорады? Алар исә:

– Син аяк киемеңне салдың. Бездә синең артыңнан кабатлап аяк киемнәребезне салдык, – дип җавап бирделәр.

Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:

– Җәбраил миңа килеп: “Синең аяк киемеңдә нәҗес бар”, дип әйтте (мин шуңа күрә салдым диде) сүзен дәвам итеп, – мәчеткә килгәннән соң аяк киемегезне карагыз әгәр дә анда нәҗес, пычрак күрсәгез аны нәҗестән чистартыгыз һәм намазыгызны аяк киемегез белән башкарыгыз дип боерды”.

عن يعلى بن شداد بن أوس، عن أبيه قال: قال رسول اللّه صلى الله عليه وسلم: "خالفوا اليهود فإِنهم لا يصلون في نعالهم ولا خفافهم". رواه أبو داود

Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: “Гыйбәдәтегездә яһудиләрдән аерылыгыз, аларга охшамагыз. Чынлыкта алар намазларын аяк киемсез һәм оек кими үтәрләр”.

4) Авызның һәм тешләрнең чиста булуы, җирәнгеч исләрдән пакь булу.

عن القاسم، عن أبي أمامة؛ - أن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: ((تسوكوا. فإن السواك مطهرة للفم، مرضاة للرب. ما

جاءني جبريل إلا أوصاني بالسواك. حتى لقد خشيت أن يفرض علي وعلى أمتي. ولولا أني أخاف أن أشق على أمتي لفرضته لهم،)). رواه ابن ماجه

Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: “Мисвак кулланыгыз, чөнки мисвак куллану авызга чисталык бирә. Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын ирештерә. Җәбраил миңа бу хакта бик күп сөйләде, хәтта мин курка башладым: “Тешләрне чистарту минем өммәтемә фарыз булмасмы икән”, дип. Әгәр дә һәрвакыт мисвак кулланып тешне чистарту өммәтемә авыр булыр дип курыкмаган булсам, теш чистартуны фарыз иткән булыр идем”.

5) Ислемай куллану.

Имам кеше чиста пакь булып, пөхтә кием кию белән бергә яныннан хуш ис килүенә игътибарлы булырга тиеш. Ислемайлар кулану – пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм сөннәтеннән булып санала.

Имам-дәгъвәтчы булуның бүгенге көн таләпләре

1) Иң ким дигәндә ике ел мәдрәсә бетерүгә диплом булу.

2) Мәхәллә тарафыннан сайланып тәкъдим ителү.

3) Мөфти, мөхтәсиб тарафыннан имамчылык теркәлеп шәһәдәтнәмә бирелү.

Имам-дәгъвәтчының төп вазыйфасы – вәгазь нәсыйхәт

Имам кешенең төп вазыйфасы – кешеләрнең милләтенә, диненә, тормыш хәленә, дәрәҗәсенә карамыйча, аларны дингә өндәү. Шулай ук, вәгазь нәсыйхәт белән диндә булучыларга рухи тәрбия бирү. Әгәр дә имам кеше имам исеме алып югарыда язылган дәгъвәт вазыйфәсен үтәмәсә, аның дин юлында булуында бернинди файда юк. Имам кеше җомга, гает, җеназа, никах һәм шулай ук төрле-төрле изге ният белән уздырыла торган мәҗлесләрдә һәм җыелышларда халыкка вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерергә бурычлы.

Вәгазь нәсыйхәтләрендә уңышлы имамның сыйфатлары

1.Гыйлемле булу. Бигрәк тә дини белеме булмаган имам берничек тә, башка кешеләргә дөрес юнәлеш бирә алмаячак. Буш савыт башка савытларны берничек тә тутыра алмаячак. Коръән Кәримдә һәм пәйгамбәребез (г.с.)нең хәдисләрендә гыйлем турында, аның өстенлеге турында бик күп мәгълүмәт бар. Аларны искә төшереп торуда хәҗәт юк дип инанам.

Имам булган кеше бигрәк тә җомга, гает, җеназа намазларын Күсүф, Хүсүф, Истиска намазларының нечкәлекләрен өйрәнеп яхшы белергә тиеш. Шулай ук күп аятьләрне, хәдисләрне яттан белеп фикһ фәнендә булган нечкәлекләрне дә хата җибәрмәс өчен өйрәнеп белергә тиеш.

2. Имам булган кеше сөйләгән сүзләренә капма-каршы хәрәкәт итмәскә тиеш. Чөнки кешеләр күп вакытта матур вәгазьгә түгел, ә эшләгән эшкә бәя биреп хәрәкәт итәләр. Әгәр дә имам кеше берәр изгелеккә чакырып, ул изгелекне үзе эшләмәсә, шулай ук берәр гөнаһтан тыеп, үзе ул гөнаһтан тыелмаса, аның халык алдында абруе үсмәячәк. Һәм инде әлбәттә сөйләгән вәгазе дә үтмәячәк.

3. Курыкмас йөрәкле булу. Имам булган шәхес кемгәдер яраклашып яисә кемнәндер куркып сөйлисе сүзләрен сөйләмичә калырга, яисә әйтергә теләмәгән сүзләрне әйтергә тиеш түгел. Киресенчә, хәленә, урнына, вакытына карата хикмәт белән хәрәкәт итәргә тиеш. Бигрәк тә безнең чорда хикмәт белән хәрәкәт итә белмәгән имам кешедән зарардан башка бернинди файда булмаячак.

4. Имам кеше вәгазъ сөйләгән телне яхшы белергә тиеш һәм шулай ук вәгазъ белән мөрәҗәгат иткән халыкның һәм әлбәттә үзенең милләтенең тарихын белергә тиеш.

5. Имам, кешеләрне йомшаклык белән куркытып түгел, ә киресенчә, кызыктырып, күңелләренә өмет биреп дингә өндәргә тиеш. Балаларга балаларча, яшьләргә яшьләрчә, олылырга олыларча мөрәҗәгать итә белергә тиеш.

Уңышлы вәгазьнең шартлары

1. Сөйлиячәк вәгазьне әзерләгән вакытта ниятләгән теманы ныклап өйрәнү һәм сөйләгән вакытта башлаган темадан читкә китмәү. Сөйлиячәк темадан читкә китеп, тагы берничә темага керү сөйләнгән вәгазьне уңышсызлыкка алып киләчәк.

2. Вәгазьне бер телдә генә сөйләү һәм ул телнең нечкәлекләрен белү.

3. Гомум халыкка сөйли торган вәгазь вакытында ихтилафлы мәсьәләләргә кермәү. Ягъни, кирәксез бер мәсьәләдә берничә караш булган мәсьәләләрне сөйләүдән тыюлу.

4. Сөйләнә торган вәгазь чынбарлыктан ерак булмыйча, кешеләрнең тормышларына, дөньяларына һәм ахирәтләренә кагылырга тиеш. Мәсәлән, Мәскәү кебек зур шәһәр мәчетендә мөнбәргә басып: әгәр дә коега күгәрчен төшсә, аны ничек иттереп пакълау турында сөйләүләр кирәкми, чөнки, көндәлек тормышыңда кое очрамаган кешеләргә бу хакта сөйләү бик зур мәгънәсезлек булып саналыр.

5. Вәгазь нәсыйхәтне кешеләрне ардырып, нәфрәтләндерер дәрәҗәдә озын, озак иттереп сөйләмәү. Вәгазь никадәр мавыктыргыч, күңелле булса да, ул өчәр сәгатькә сузылса, кешеләр аны тыңламаячаклар һәм исләрендә дә калдырмаячаклар.

6. Кешеләрнең тормышларына бәйле, файдалы тема сайланганнан соң, шушы темага кагылган аять, хәдисләрне һәм шулай ук, кешеләрнең тормышларында булган мисалларны әзерләү.

7. Сәясәткә катнашмау.

8. Имам кеше вәгазен һәм мөнбәрне үзенең максатларына ирешү өчен, ачуы чыккан кешеләр белән шәхси мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен кулларнырга тиеш түгел.

9. Тирән фәлсәфәләргә кермәү. Бөтенесе аңлаячак дәрәҗәдә гади итеп аңлату. Чөнки, күп вакытта вәгазь тыңлаучылар арасында гади кеше белән бергә галим кеше дә була. Балалар һәм яшьләр белән бергә олы яшьтәге кешеләр дә була. Алар һәрберсе сөйләгән вәгазьне ишеткән нәсыйхәтләрен үз дәрәҗәләрендә аңлыйлар. Шуны онытмыйча хәрәкәт итү вәгазь сөйләүченең иң әһәмиятле эше булып санала.

10. Вәгазь сөйләгән вакытта тыңлаучыларның берсе торып басып, капма-каршы сүз сөйләп фетнә күтәрә башласа, иң хәерлесе – ул кеше белән бәхәскә кермичә, тынычлык белән фетнәдән имин булган хәлдә җыелышны тәмамларга тырышу.

Башка журналлар

«Мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел...»

Ислам динендә һәр йоланың, фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу...

31 май 2016 ел 13:49
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы