Күктәге торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындырмыйк

08 август 2014 ел 08:09

Ничә еллар динсезлектә торган халкыбыз тәмам дини тормыштан аерылган иде: качып-посып намаз укыса да, уразасын тотса да аны берләштерә торган Аллаһ йортлары – мәчет-мәдрәсәләр юк иде. Дин иреге килгәч, мәчет-мәдрәсә биналары салына, дәүләт карамагында булган, иске биналар кире кайтарыла башлады. Шуның белән бергә алга бу биналарны тоту, җылысына, утына-суына түләү проблемасы килеп басты. Шулай итеп, дин тарату, халыкка ислам динен ирештерү икенче планда калды. Әмма алда әйтелгән пробемаларныӊ икенчесе катлаулырак булып, бүгенге көндә дә тиешенчә чишелә алганы юк. Чөнки байлар, эшмәкәрләр бина алу, салу, искесен төзәтү эшенә теләп алынсалар да, салынган биналарны тоту мәсьәләсендә ярдәм күрсәтергә ашыкмыйлар. Бу проблеманы хәл итүдә имамнар төрле юллар эзли. Кемдер бинаныӊ бер өлешен арендага бирә, кемдер спонсор ярдәменә таяна.  

        Мин Ак мәчет бинасына 1996 нче елныӊ апрелендә мәчетнеӊ имам-хатыйбы һәм мәдрәсәнеӊ ректоры буларак килдем. Биредә мәчет аерым, мәдрәсә аерым һәм алардан башка ислам диненә бернинди катнашы булмаган 6 оешма эшләрен алып бара иде. Мин бинаны арендага бирү алымын кабул итмәдем һәм 2 ел эчендә мәчет-мәдрәсәдән башка бөтен оешмаларны бинадан чыгарып бетердем. Чөнки мәчетнеӊ бөтен эше халыкка дин тарату түгел, бәлки үзен-үзе тоту гына булып кала, ягъни исеме бар җисеме юк. Мин спонсорларга да таянмадым. Чөнки бирегә «Йолдыз» мәдрәсәсеннән килдем һәм дин таратуда спонсорларныӊ нинди роль уйнаганнарын аӊлый идем. «Йолдыз» мәдрәсәсенеӊ миннән соӊгы эшчәнлеге моны ачык күрсәтте.

Беренче көннән үк мәчет-мәдрәсә бербөтен булып эшләргә тиеш дигән максатны алга куйдым. Минем фикеремчә, шулай булганда гына халыкны дингә тартып, мәчетнеӊ һәм мәдрәсәнеӊ эшчәнлеген дөрес алып барып була. Шәкерт мәдрәсәдән яхшы әхлаклы, төпле белемле, халык белән эшли алырдай булып, ягъни халыкны тәрбияли торган күркәм үрнәк булып чыгарга тиеш. Моныӊ өчен шәкерт үзенеӊ киләчәген мәдрәсәдә үк күрергә тиеш. Димәк, мәдрәсәдә бер төрле сөйләп, мәчеттә икенче төрле эш алып барып тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый.

Дин тоту ирекле булып, мәчет-мәдрәсәләр эшли башлагач, йола башкаруны да үзәкләштерергә, системалаштырырга кирәк иде. Шушы максатны күз алдында тотып, Россиядә беренче булып Ак мәчеттә “Исем кушу”, “Никах уку” һәм “Күмү” турында таныклыклар бирелә башлады. Без фәкать татар-мөселман исемнәре генә кушабыз, никахларны да мөселманнарга гына укыйбыз һәм бу йолаларны өйдә генә үтибез. Чит исемнәр булган очракта татар-мөселман исеме булырга, катнаш никах булганда икесенеӊ дә бер диндә булырга тиешлеген аӊлатабыз. Безнеӊ болай эшләвебез милләтебезнеӊ киләчәге өчен гаять файдалы бер гамәлдер.

Советлар Союзы таркалгач, халкыбыздагы рухи бушлыкны тутырырга дип бик күп диннәр, дини секталар баш калкытты. Аларны тарату өчен күп миллиардлар тотыла, бу бит халкыбызны коллыкка төшерүгә юнәлдерелгән һәм максатчан алып барыла торган сугыш. Мәҗлесләр уздырып, мәчетләрдә дога кылып утырып кына аларга каршы торып булмый. Шуларны күздә тотып, якшәмбе мәктәпләренә зур игътибар бирелде.  Бүгенге көндә Ак мәчеттә 67 төркемдә 1000 нән артык кеше белем ала. Бу укуларны дини урта белемле 46 укытучы алып бара. Мәдрәсә тәмамлаган булуларына карамастан, укытучылар дини белемнәрен даими үстерү өстендә эшлиләр. Бу безнеӊ уку-укыту системасына куелган таләпләрнеӊ берсе. Укытучыларга белемне  мәдрәсә мөгаллимнәре бирә.

Авыл халкыныӊ белемгә булган ихтыяҗын искә алып, 1998 нче елда Тукай районы имамнарыныӊ белемнәрен күтәрү курслары оештырылды. Шуннан соӊ ел саен бу курсларда имамнар үзләренеӊ белемнәрен күтәрделәр һәм нәтиҗәдә бүгенге көндә экстремистик юнәлешләр үтеп керә алмаган үрнәк район булып саналабыз. Бу курслар 2004 нче елдан 2012 нче елга кадәр Татарстан Республикасы имамнарыныӊ белемен күтәрү институты буларак эшләде. Анда барлыгы 1000 нән артык имам белемен күтәрде. Татарстаннан гына түгел, бәлки чит төбәкләрдән дә: Башкортостаннан, Удмуртиядән, Киров өлкәсеннән, хәтта Иркутск өлкәсеннән дә килеп укыдылар. Бу уӊышларга мәчет-мәдрәсәнеӊ бер комлекс булып эшләве нәтиҗәсендә генә ирешеп булды. Шушы эшнеӊ башында дәүләт лицензиясенә ия булган мәдрәсә тора. Милләт өчен булгач, укытуыбыз да үз ана телебездә алып барыла. Ак мәчет коллективында укып һәм укытып тәҗрибә туплаганнардан 2 се - казый, 4 е - мөхтәсиб, 30 ы Татарстанда һәм 10 ы Башкортстанда - имамлык һәм 100 ләп хатын-кыз мөгаллимлек вазыйфасын башкара. Ә инде мәчет-мәдрәсәнеӊ бүгенге эшчәнлегенә күз салсак, биредә берьюлы 300 шәкерт мәдрәсәнеӊ көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә, 1000 нән артык шәһәрдәшебез якшәмбе мәктәпләрендә белем ала, 50 ләп имам ел саен үзенеӊ белемен  күтәрә. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарыныӊ Диния нәзарәте тарафыннан 19 нчы тапкыр уздырылган “Балаларныӊ Россиякүләм Коръән уку бәйгесе” дә Ак мәчет бинасында безнең коллектив ярдәме белән оештырыла.

Без белем бирү белән беррәттән бинаны төзекләндерү, аны мәчет-мәдрәсә таләпләренә туры китереп үзгәртү эшләре белән дә шөгыльләнәбез. Нәтиҗәдә бүгенге көндә бинада 1500 кеше Гает намазларын укый ала. Нинди күркәм тәһарәтханәбез, спортзалыбыз, һәм 150 урынлы актлар залыбыз бар. Болар барысы да мәхәллә халкы тырышлыгы белән төзелде һәм барлык эшләр дә мәхәллә халкыннан керә торган садакалар исәбенә алып барыла.

Соӊгы вакытта “социаль ислам” дигән төшенчә модага керде. Бу уйлап чыгарылган яӊалык түгел. Ислам дине үзе социаль тигезлеккә, гаделлеккә нигезләнгән. Без дә күп еллар дәвамында фитра садакасыныӊ бер өлешен опека бүлегендә исәптә торган ятим балаларга килдек. Мәчет территориясендә корбан чалыну тыелганга кадәр корбан итенеӊ бер өлешен ятимнәр йортларына, психоневрологик диспансерга, мохтаҗларга өләштек. Ак мәчеттә бүген дә алда санап кителгән йола башкару мәҗлесләреннән садака алып кайту максат булып тормый. Бирелгән садакаларны мохтаҗ гаиләләрнеӊ үзләрендә калдыру имам тарафыннан таләп ителә торган күркәм бер гадәт. Мәдрәсәгә инвалид балаларны да кабул итәбез, аларга да бөтен шартлар тудырып, тиешле белемне биреп чыгарабыз.

Кеше бүгенге көн таләпләрен канәгатьләндерә торган эшләр генә эшләсә, бернинди алга китү булмас иде. Без дә болар белән генә чикләнеп калмадык. Узган ел мәчет-мәдрәсәнеӊ 20 еллыгын Казан, Чаллы югары уку йортларыннан төрле дәрәҗәдәге галимнәр чакырып республикакүләм фәнни-гамәли конференция буларак үткәрдек. Темасын да, мәчет-мәдрәсәнеӊ 20 еллык эш нәтиҗәсе буларак, шәһәребездәге тынычлык, тотрыклылыкта Ак мәчетнеӊ тоткан ролен искә алып, “Җәмгыять  тормышын тотрыкландыруда ислам диненеӊ әһәмияте” дип атарга булдык. Моныӊ белән генә чикләнеп калмадык, узган уку елында галимнәр белән бергәлектә 15 чара: лекцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр оештырдык. Мәчет-мәдрәсәбездә зур дәрәҗәле галимнәр белән очрашу традициягә әйләнде. Без бу чараларны мәдрәсә шәкертләре белән генә, мәдрәсә кысаларында гына түгел, бәлки мәхәллә халкы белән бергәлектә шәһәр күләмендә оештырдык. Мәсәлән, “Мөселман хатын-кызларыныӊ җәмгыятьтәге роле” дип аталган семинарда шәһәребезнеӊ күренекле табиплары, хокук органнары вәкилләре, галимнәр һәм шәригать белгечләре катнашты. Югары уку йортларына барып, студентлар белән төрле очрашулар да үткәрәбез. Шулай ук яшьләр һәм шәкертләр белән бергәлектә төрле спорт уеннары, “Могҗизалар кыры”, “Коръән уку”, “Азан әйтү” ярыш-бәйгеләре мәчетебездә даими үткәрелеп килүче чараларга әйләнде. Без быел халыкка ике яӊа проект белән чыктык. Беренчесе – “Изгелек эшләргә ашыгыгыз!” дигән акция кысаларында халыкка өндәмәләр таратабыз. Икенчесе – “Кем ничек ислам дине кабул итте?” дигән темага иншалар конкурсы игълан ителде. Конкурс ахырында җиӊүчеләр билгеләнәчәк һәм бу иншалар җыентык итеп бастырылып чыгарылачаклар.

Халыкка дин таратуда бер чара да читтә калырга тиеш түгел. Без дә конференцияләр үткәреп кенә калмыйча, ул конференцияләрнеӊ барышын яктырткан 2 зур күләмле җыентык, “Ак мәчет тарихы” дигән китап бастырып чыгардык. Гомумән, мәдрәсә остазлары тарафыннан 20 дән артык дини һәм фәнни китап бастырылды. Дәүләт радио-телевидениесе һәм вакытлы  матбугат чаралары белән дә хезмәттәшлек итәбез.  Бүгенге көндә үз студиябез, «You Tube»та үз каналыбыз һәм даими яӊартылып торучы үз сайтыбызныӊ да булуы халыкка ислам дине таратуда зуррак мөмкинлекләр ачты. Шушы алып барыла торган эшнеӊ дәвамы буларак бу елныӊ 2 мартында 1 Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздырдык.

Динне йола үтәү белән генә чикләргә кирәк түгел. Дин ул безнеӊ тормышыбыз. Тормышыбыз үз эченә дини йолаларны да, гыйбадәтләрне дә, фәнне дә, гамәлләребезне дә  ала. Шушыларныӊ бөтенесен дә тиешле дәрәҗәдә игътибар биреп алып барганда гына милләтнеӊ киләчәгендә алга китеш булырга мөмкин. Без Ак мәчеттә шуӊа омтылабыз да инде.

Әгәр дә татар мәхәлләсен торгызуны бер калыпка куып кертергә телибез икән, алдан ук аныӊ уӊышсыз тәмамланачагына әзер булырга кирәктер. Чөнки татар халкы бөтен дөньяга чәчелгән. Кайсы илдә, кайсы җирдә булуына карап шартлар да төрлечә. Хәтта авылныӊ бер башы икенче башыннан аерыла. Гомуми бердәм калып – без тели, ләкин үти алмый торган бер хыял. Күктәге торнага карап кулдагы чыпчыкны ычкындырмыйк. Кулдагы чыпчык ул безнеӊ мәчет-мәдрәсәләр. Милләтнеӊ киләчәге мәчет-мәдрәсәләрдә хәл ителә. Иң элек аларның бүгенге эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк. Әгәр бүгенге көнебезне кулдан ычкындырсак, иртәгә аны кайтарып булмаячак.

 

                                    Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИЕВ,                  

                                    Татарстанның Кама буе төбәге казые,

                                    Чаллы шәһәренең Ак мәчете имам-хатыйбы

                                   "Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Вәкыф

10 июнь 2013 ел 10:09

Мигъраҗ

31 май 2013 ел 12:48
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы