Июнь аенда бөтен җөмһүриятебездә мөселман лагерьлары гөрләп эшләде. Күп кенә мөхтәсибәтләр бу күркәм гамәлне рамазан ае тәмамланганнан соң да дәвам иттерергә булганнар. Балаларыгыз дин гыйлеменә, әдәп-әхлакка өйрәнсен, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлеген ныгытсын дисәгез, әле соң түгел, ямьле җәйнең башланмаган тагын бер ае бар!
Гомумән, балаларның җәйге ялын файдалы да, мавыктыргыч та итеп оештыру өчен мәхәлләләрдә күп тырышлык куела. Казанның Гаилә мәчетендә, мәсәлән, 28 нче июльдә Ураза бәйрәме уңаеннан балалар һәм аларның әти-әниләре өчен зур бәйрәм уздырырга җыеналар. Бу көнне балалар өчен төрле уеннар, мастер-класслар, спорт ярышлары оештырыла. Балалар күңелен күрер өчен аниматорлар, аквагримерлар чакырылган, батутлар куелачак. Моннан тыш нәниләрне тәм-томнар белән сыйлау да каралган. Балалар өчен оештырылган Гает бәйрәме көндезге 2 нче яртыда башлана. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин сүзләренә караганда, август аенда мәчет каршында лагерь да эшләячәк.
Буада исә балалар өчен мөселман лагере рамазан аенда да эшләп торган. Анда 25 малай һәм 10 кыз бала Коръән ятлау белән шөгыльләнгән. Аларга Россия ислам институты укытучылары һәм “Мөхәммәдия” шәкертләре ярдәм иткән.
Рамазан аенда Спас районының Ак мәчете һәм Әҗмер авылы мәчетләре каршында да лагерьлар эшләгән. Мөхтәсиб Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров әйтүенчә, бу балалар зур чарага әзерләнә икән – 9 нчы августта Болгарда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте, “Зәкят” хәйрия фонды белән берлектә Коръән уку бәйгесе уздырырга җыеналар.
3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте алтынчы мәртәбә республикакүләм балалар сабан туен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабантуй Балтач районы Бөрбаш авылында быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде.
Август аенда Татарстан мәчетләрендә оештырыла торган җәйге лагерьлар
Мөхтәсибәт | Мәчет/мәдрәсә
| Ничә көн
| Кемгә мөрәҗәгать итәргә
| Искәрмәләр |
Алексеевский | җамигъ мәчеттә (Пушкин ур.) | 2 атна | Рөстәм хәзрәт Вальщиков 89600542488 |
|
Азнакай | «Ак мәчет» (Мәрҗани ур.) | 2 атна | Азат хәзрәт Талибуллин 89196334433 | кызлар өчен |
Аксубай | җамигъ мәчет (Горький ур.,6); МЮД бистәсе; Иске Ибрай. | 7-10 көн | Равил хәзрәт Зөфәров 89172430716 |
|
Актаныш | Күҗәкә авылы; Чишмә авылы; Әтәс авылы. |
| Руслан хәзрәт Мортазин 89372834680 |
|
Апас | җамигъ мәчет | 15 көн | Мирхәт хәзрәт Җамалиев 89061159331 |
|
Әгерҗе | Ямурза | 1 атна | Азат хәзрәт Гатин 89600677948 |
|
Әтнә | җамигъ мәчет (Татарстан,7) | 20 көн | Наил хәзрәт Сәгъдиев 89600382376 | Ике смена (кызлар, малайлар) |
Буа | 5 нче мәхәллә Мәдрәсә (К.Либкнехт ур., 79) | 10 көн | Илмир хәзрәт Хәсәнов 89270382582 |
|
Биектау | Дөбъяз авылы; Кече Салабаш авылы. | 10 көн | Тәлгать хәзрәт Гайфуллин 89372821771 |
|
Зәй | җамигъ мәчет (Т.Ялчыгол ур.,16) | 2 атна | Сәгыйть хәзрәт Камалов 89178515250 |
|
Кайбыч | җамигъ мәчет (Үзәк урам); Кышман авылы; Борындык авылы; Чүти авылы; Бортас авылы. | 7-10 ар көн | Дамир хәзрәт Гыйниятуллин 89274421985 |
|
Кама Тамагы | җамигъ мәчет | 10 көн | Галимулла хәзрәт Яруллин 89063296027 |
|
Кукмара | Өркеш авылы (кызлар өчен);
Аш-Буҗи (мәктәп балалары өчен). | 2 атна | Зиннур хәзрәт Сәмигуллин 89196905868 |
|
Казан | Гаилә мәчете, (Җ.Фәйзи ур., 2)
Апанай мәчете (К.Насыйри ур., 27). |
| Рөстәм хәзрәт Хәйруллин (тел.: 2230662)
Нияз хәзрәт Сабиров (тел.: 2934292) |
|
Чаллы | Нур-Ихлас мәчете;
Әбүзәр мәчете;
Чишмә мәчете. | 20 көн | Әлфәс хәзрәт Гайфуллин (тел.: 8552 56-99-65) |
|
Сарман | җамигъ мәчет | 1 атна | Сәгыйть хәзрәт Хаков (885559)26502 | торып |
Яңа Чишмә | җамигъ мәчет; Сүлчәбаш авылы; Тубылгытау авылы. | 1 әр атна | Газизулла хәзрәт Зартдинов 89872743411 |
|
Тукай | Теләнче-Тамак авылы; Яңа бистә.
| 11 әр көн | Җәүдәт хәзрәт Харрасов 89270408002 |
|
Чирмешән | җамигъ мәчет |
| Минсәгыйрь хәзрәт Миншин 89274289196 | кызлар сменасы |
Яшел Үзән | Мәдрәсә бинасында (Ленин ур., 22а) |
| Рамил хәзрәт (884371) 40473 |
|
Нурлат | “Заречье” лагеренда | 3 атна | Айрат хәзрәт Әюпов 89196332978 |
|
Мамадыш | Кама буенда | 1 атна | Илһам хәзрәт Миннегалиев 89196352943 | Чатырларда торып (катнаш лагерь) |
Теләче | Сауш мәктәбе базасында | 15 көн | Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев 89050215852 | кунып яши торган катнаш лагерь |
"Дин вә мәгыйшәт"