Ураза бәйрәме якынлаша

25 июль 2014 ел 15:22

28 июльдә Ураза бәйрәме. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнелә. 

Кол Шәрифтә бәйрәм намазына кадәр башта Коръән-хафизлар Коръән укыячак. 4 сәгать 50 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт вәгазь сөйләячәк.  5.20дә - гает намазы укыла, 5.30 да - хөтбә. 

"Яңа гасыр" каналыннан Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляция 4 сәгать 40 минутта башлана. 

"Татарстан- Яңа гасыр" каналы мөселманнарның күркәм бәйрәмен иртән мәчеттә булу сәбәпле туры эфирда карый алмаганнар да, илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче кардәшләребез дә карасын һәм рухлансын өчен кабатлап күрсәтәчәк. 

Кол Шәрифтәге Ураза бәйрәме чарасы "Яңа гасыр"да шул ук көнне сәгать 11.00дә кабатлап күрсәтелә.

Шулай ук "ТНВ-Планета"дан сәгать 12.15тә карарга мөмкин. 

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:46
Кояш чыга
3:46
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
17:14
Ахшам намазы
19:52
Ястү намазы
21:21
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
Rambler's Top100