Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Рамазан сүзе рамаз, ягъни “кыздыра, көйдерә торган эсселек” сүзеннән алынган, шулай булгач, рамазан – барлык гөнаһларны яндыру, юкка чыгару ае дигән сүз. Кәгъб бин Уҗра исемле сахабә (Аллаһ аннан разый булса иде) түбәндәгеләрне җиткергән: “Бер көнне Аллаһның рәсүле галәйһиссәләм үзенең сахабәләренә: “Мөнбәр янына килегез”, – диде. Без килдек. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөнбәрнең беренче баскычына менгәч: “Әмин”, – дип әйтте. Мөнбәрнең икенче баскычына менгәч: “Әмин”, – дип әйтте һәм өченче баскычка менгәч янә: “Әмин”, – дип әйтте. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хөтбәне сөйләп бетергәннән соң аска төште, без аңа: “Бүген сездән элек ишетмәгән нәрсәләрне ишеттек”, – дип әйттек. Ул (с. г. в.) безгә болай диде: “Минем яныма Җәбраил галәйһиссәләм килде һәм мин мөнбәрнең беренче баскычына менгәч, ул: “Рамазан аен каршы алып, гөнаһлардан котыла алмаган кеше хәсрәттә булыр”, – диде. Шул вакытта мин: “Әмин”, – дидем. Мөнбәрнең икенче баскычына менгәч, Җәбраил галәйһиссәләм: “Синең мөбарәк исемеңне ишетеп салават әйтмәгән кеше хәсрәттә булыр”, – диде. Мин янә: “Әмин”, – дидем. Мөнбәрнең өченче баскычына менгәч, ул: “Ата-ананың картлык көннәрен күреп, алар аша җәннәткә кермәгән кеше хәсрәттә булыр”, – диде. Мин, янә: “Әмин”, – дидем” (Бохари).
Әлеге хәдистә әйтелгәнчә, рамазан аенда көннәрне – уразасыз, төннәрне – гыйбадәтсез, догаларсыз үткәргән кеше зур хәсрәттә булыр.
Рамазан-шәриф – Аллаһның Китабы Коръәни-Кәрим иңгән ай, ягъни Коръәнне уку, өйрәнү, аның аятьләре, сүрәләре турында уйлау, фикер йөртү һәм, әлбәттә, Коръән буенча яшәү ае.
Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: “Рамазан ае – кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр” (“Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 185 нче аять).
Коръән укуның фазыйләтләре турында сөекле Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәләм үзенең бер хәдисендә болай дигән: “Коръән укыгыз, чөнки Аллаһның Китабыннан укылган һәрбер хәреф өчен ун савап биреләчәк, мин “Әлиф-ләм-мим” бер хәреф дип әйтмим, чөнки аларның һәрберсе – аерым хәреф, аларның барысы өчен дә унар савап биреләчәк” (Тирмизи).
Әбү Һөрайра исемле сахабә (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять кылганча, Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәләм әйткән: “Әгәр бер кеше мөселман кардәшен бер кайгысыннан арындырса, Кыямәт көнендә Аллаһ ул бәндәне бер кайгысыннан арындырыр. Әгәр бер кеше бер фәкыйрьнең хәлен җиңеләйтсә, Аллаһ аның хәлен бу дөньяда да һәм ахирәттә дә җиңеләйтер. Бер кеше үзенең кардәшенә ярдәм иткәндә Аллаһ аңа Үзенең
ярдәмен дә ирештереп торыр. Гыйлем алу юлына баскан кешегә Аллаһ җәннәт юлын җиңеләйтер. Кешеләр, Аллаһ йортына җыелып, Аның Китабын укыганда мөселманнарның җаннарына тынычлык иңәр, алар бәрәкәтле булыр вә фәрештәләр алар өстендә канатларын җәеп торыр. Алар Аллаһы Тәгаләгә якын булыр” (Мөслим, Әбү Дауд, Тирмизи, Ибн Мәҗа).
Әгәр мөселман кешесе көндез ураза тотса, төннәрен – Коръән укыса, Кыямәт көнендә аның ике яклаучысы булачак. Алар мөселманнарга Аллаһтан ярлыкау һәм җәһәннәм утыннан котылу сораячак.
Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять кылган: “Җәбраил галәйһиссәләм рамазан аеның һәр төнендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм белән очрашып, аның белән бергә Коръән өйрәнгән” (Бохари, Мөслим).
Кадерле мөселманнар! Аллаһ Раббыбыз безгә дә рамазан аеның төннәрендә уяу торып, Аллаһның Китабын укып, Аның бетмәс-төкәнмәс әҗер-савапларына ирешергә насыйп итсә иде.
Рәсүл Әкрам саләллаһу галәйһи вәссәләм икенче бер хәдисендә болай дигән: “Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый: беренчесе – Аллаһы Тәгалә Коръән байлыгы биреп, шуның белән көн-төн мәшгуль булучыдан; икенчесе – Аллаһы Тәгалә күп нигъмәтләр биреп, шул байлыгын изге юлда сарыф итүчедән” (Бохари, Мөслим).
Аллаһ Раббыбыз һәрбарчаларыбызга да Коръән буенча яшәп, ике дөньяда да бәхет-сәгадәткә ирешүчеләрдән булырга насыйп итсә иде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге