Дин кардәшеңне ярату турында

28 апрель 2014 ел 09:19

Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Иман китермичә җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча иман китермәссез”,- дигән (Бохари, Мөслим). Шулай ук бер хәдистә болай диелә: “Минем өчен яратышканнарны Мин дә яратачакмын” (Әхмәд).

        Аллаһы Тәгалә безне бер-беребезне яратырга өнди һәм болай ди: “Дөреслектә, иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр арасында Аллаһы Тәгалә мәхәббәт вә дуслыкны булдырыр” (“Мәрьям” сүрәсе, 96 нчы аять).

Шулай итеп, мәхәббәтебезнең көчсезлеге иманыбызның көчле булмавыннан, игелекле гамәлләребезнең аз булуыннан килә. Иманыбызны ныгытыр өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Әнәс (р.г.) сүзләреннән Пәйгамбәребезнең  (с.г.в.) болай дип әйтүен тапшыралар: “Иман ләззәтен өч сыйфаты булган кеше тояр. Аллаһы Тәгаләне һәм Аның Илчесен башкаларга караганда күбрәк яратучы, башка кешене Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен яратучы һәм Уттан котылырга теләгән кебек, аннан Аллаһы Тәгалә коткаргач, имансызлыкка кире кайтырга теләмәүче кеше” (Бохари, Мөслим).

        Әбу Һөрайра (р.г.) сүзләреннән Пәйгамбәребезнең  (с.г.в.) болай дип әйтүен тапшыралар: “Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә сорар: “Кайда Минем Бөеклегем өчен бер-берсен яратышканнар?! Мин бүген аларны Үземнең күләгәм белән каплыйм. Дөреслектә, ул көнне Минем күләгәмнән башка күләгә булмас” (Мөслим).

        Әбу Идрис әл-Хәүләни сүзләреннән: “Димәшкъ шәһәренең бер мәчетенә кергәч, мин кешеләр арасында басып торучы ап-ак тешле бер егетне күрдем. Кешеләр аңа ниндидер сорауларда килешә алмаганда мөрәҗәгать итәләр һәм ул әйткәнне дөрес дип кабул итәләр иде. Аның турында сораштыра башлагач, миңа: “Бу Мөгаз бине Җәбәл (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде)”,-  дип җавап бирделәр. Икенче көнне мәчеткә иртәрәк килдем, ләкин ул миннән алда килгән һәм намаз укый башлаган иде. Ул дога кылып бетергәч, аның янына килеп сәлам бирдем һәм: “Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мин сине Аның ризалыгы өчен яратам!”- дидем. Ул миннән: “Аллаһы Тәгалә өчен дип ант итәсеңме?” - дип сорады. Мин: “Ант итәм!”- дип җавап бирдем. Ул тагын бер тапкыр: “Аллаһы Тәгалә өчен дип ант итәсеңме?”- дип сорады. Мин: “Ант итәм!”- дип җавап бирдем. Шуннан соң ул мине үзенә тартып китерде дә болай диде: “Шатлан, чөнки мин Аллаһы Тәгалә Илчесенең: “Аллаһы Тәгалә әйтте: Минем өчен яратышканнарны, минем өчен очрашучыларны, Минем өчен бер-берсенең хәлләрен белүчеләрне, Минем өчен бернәрсәләрен дә кызганмаучыларны Мин дә яратачакмын”, - диюен ишеттем” (“Әл-Муватта”да имам Мәлик китергән ышанычлы иснад белән ышанычлы хәдис).

        Ике дус турында сөйлисем килә. Габдулла фәкыйрь гаиләдән була. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ул зур шәһәрнең югары уку йортына укырга керә. Яхшы укый, ләкин акча юклыктан интегә. Габдулланың дуслары күп булып, алар арасыннан иң якыны Мостафа исемле егет икән. Көннәрдән бер көнне Мостафа әти-әнисе белән сөйләшеп, Габдуллага тулай торактан үзләренә күчәргә тәкъдим итә. Алар бертуганнар кебек яши башлыйлар, бөтен җиргә дә бергә йөриләр. Мостафа беркөнне үзе яратып йөргән кызны Габдулла белән бергә күрә. Җаны әрнесә дә, әти-әнисе белән сөйләшеп, алардан Габдуллага кызны сорарга һәм туйны әзерләргә булышуларын үтенә. Берничә ел үтә, Габдулла башка шәһәргә күчеп китә, тырышып эшли башлый һәм шәһәр башлыгы була. Ул берничә тапкыр үз шәһәрендә калган Мостафага булышырга тырышып карый, ләкин Мостафа ярдәмне кире кага, аны хәер дип исәпли.

        Еллар уза, Мостафа бөлгенлеккә төшә һәм дусты яшәгән шәһәргә күченеп килә. Хакимият бинасына кереп, шәһәр башлыгы белән очрашырга теләвен әйткәч, аны кире боралар. “Мин бит аның дусты – Мостафа!” – дип гаҗәпләнә ул, ләкин аңа: “Нәкъ менә сезне кертмәскә кушылды да инде”, - дип җавап кайтаралар. Озак уйлап тормастан, Мостафа дустының өенә китә, ул бит аның хатынын белә, аларның туйларын ясауда булышты. Кыңгырау төймәсенә басып, ишек төбендә торганда Мостафа эчтә кемнеңдер булуын тоя һәм аңа ачарга теләмәүләрен аңлый. Мостафа бик рәнҗи һәм елый, үзе белән мондый хәл булуына һич ышана алмый. Дустының өеннән чыгып, урам буенча китә, бөтен дөнья аңа каршы булып күренә башлый. Шул чагында аңа бер карт эндәшә: “Сиңа нәрсә булды?” Мостафа җавап кайтара, болар сөйләшеп китәләр. Мостафа эшсез калуы, иң якын дустының хыянәт итүе турында сөйли. Карт аңа үзенең зәркәнче булуы турында әйтә һәм эш тәкъдим итә.

        Вакыт уза, көннәрдән беркөнне алар кибетенә кулына букча тоткан бер карт килеп керә. Ул Мостафага мөрәҗәгать итә: “Мин хаҗга китәм, менә бу букчаны сиңа саклауга калдырам, кире айтсам – бирерсең, өч ай узгач та кире кайтмасам, ул - синеке”. Өч ай уза, әмма сәер карт күренми. Мостафа букчаны ачып караса – ул алтын белән тулы икән. Ул хуҗасы белән сәүдәләрен киңәйтеп җибәрә. Беркөнне кибеткә әнисе белән бер кыз килеп керә. Бу кыз Мостафага бик ошый. Алар танышалар, яратышалар һәм өйләнешергә булалар. Бу кыз бай гаиләдән булганга күрә, туйга кунаклар күп килә. Мостафа кунаклар арасында элеккеге дусты Габдулланы күреп, бик дулкынлана, Габдулла белән очрашырга теләми һәм кунаклар арасында югалырга тырыша. Ләкин чыдый алмыйча микрофон янына килеп: “Мин сезнең безне котларга килүегезгә бик шатмын. Ләкин арагызда мин күрергә теләмәгән шәһәр башлыгы да бар. Болай дип әйтүем өчен гафу итегез, ләкин җаным әрни. Мин сезгә аның турында сөйләргә телим. Без иң якын дуслар идек. Ул безнең йортта яшәде. Мин сөйгән кызымнан баш тартып, аларның туйларын оештырырга булыштым, ләкин ул зур кеше булгач, миңа ярдәм итмәде, хатыны да ишек ачмады. Сез моны аңлый аласызмы? Дуслар белән шулай итәләрме?” – дип ул күз яшьләрен кеше күрмәсен өчен битен учлары белән каплый.

        Габдулла микрофон янына килеп сөйли башлый: “Әйе, дустым сөйләгәннәр барысы да дөрес. Ләкин ул кайбер нәрсәләрне белми. Мин аңа һәрвакыт булышырга теләдем, ләкин ул горурлыгы аркасында минем ярдәмемне кабул итмәде. Эшемә ярдәм сорап килгәч, мин аны, холкын белгәнгә күрә, үзен миңа бурычлы булып исәпләмәсен өчен генә кабул итмәдем. Хатыныма да ишек ачмаска куштым. Шуннан соң гаилә дустыбыздан өебездән чыгучы кешене саклап торып, аңа эш тәкъдим итүен үтендем, хезмәт хакын түләргә булыштым. Алтын сатуларын белеп, бизәнү әйберләрен сатып алдым, уйлап чыгарган сәбәп белән әтиемне дустым эшләгән кибеткә җибәрдем һәм аңа алтын бүләк иттем. Эшләре ничек баруын белер өчен, кибеткә сеңлем белән әниемне җибәрдем. Алар бер-берсенә гашыйк булганнар һәм, күрүегезчә, менә хәзер өйләнешәләр. Мин сезне котлыйм!”

        Аллаһы Тәгалә: “Мөэминнәр дин буенча, әлбәттә, бер-берсенә кардәшләрдер”, - ди (“Хүҗүрат” сүрәсе, 10 нчы аять). Монда ачык әйтелгән – кардәшләр булыр өчен иманлы булу җитә. Әгәр дә кемдер, бары тик аның җәмәгате генә аңа кардәш була, ди икән ул Аллаһы Тәгалә сүзләрен үзгәртә.  Игътибар итегез! Аллаһы Тәгалә безне кардәшләр ди, дуслар яки иптәшләр дими. Чөнки дуслык һәм иптәшлек теләсә кайчан бетәргә мөмкин. Ә туганнар ничек кенә талашмасыннар туган булып кала. Бертуганнардан да күбрәк сугышканнарны күргәнең бармы? Ләкин алар барыбер туган булып кала. Бер-беребезне яратыр өчен бик күп сәбәпләр барлыгын аңлагансыңдыр инде. Ә максатыбыз бер безнең – башкалар алдында исламның гүзәллеген күрсәтү һәм аны тарату. Без төрле төркем мөселманнарның башкаларга Аллаһы Тәгалә динен җиткерүен күрәбез, алар моның өчен төрле ысуллар кулланалар: кемдер җәмгыятькә күбрәк файда китерү һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү өчен белем ала, кемдер газеталар чыгара һ.б. Барыбыз да туганнар булып калабыз.

        Мәхәббәтне кире какма, мәхәббәттән курыкма. Ләкин исеңдә тот – нәрсәне яратсаң да, син аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә яратырга тиеш. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) догасын укы: “Йә Раббым! Синең мәхәббәтеңне һәм сине яратучылар мәхәббәтен сорыйм”.

                         Татарстан мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Башка журналлар

Коръән могҗизалары

01 июнь 2020 ел 13:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы