Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

14 апрель 2014 ел 08:43

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.

Мугавия (радияллаһу ганһу) тапшырган хәдистә шулай диелә:

Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән: “Аллаһ  бәрәкәт бирәм дигән  кешесен динне аңлауга ирештерер” (әл-Бохари, Мөслим).

Динне аңлау – гыйбадәт кылу нигезләрен: ни өчен без  бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга, Аның күрсәтмәләрен үтәргә тиеш икәнлегебезне, Аллаһы Тәгаләнең бәндәләрне ни өчен яратканын, бу дөньяда безнең ни өчен яшәвебезне аңлау ул. Нәрсәне дә булса аңлау өчен, әлбәттә, аның турындагы белемнәргә, гыйлемгә ия булырга кирәк. Гыйлемнән  башка  без  Аллаһы Тәгалә хак мөселманнарга вәгъдә иткәннәрнең меңнән берен дә  аңлый алмыйбыз.

Аллаһы Тәгалә болай дигән:

 “Аллаһы Тәгалә затында вә сыйфатында мәхлуктан бөек булды, Ул һәрнәрсәгә хаклык белән хуҗа булды, Җәбраил вәхийне укып тәмам итмәстән элек, онытырмын дип укырга ашыкма. Ягъни, фәрештә укыганда аның белән бергә укыма, бәлки тыңлап тор. Дәхи Раббым белемемне арттыр диген!”. (Коръән. 20:114).

Без гыйлемгә  омтылырга тиешбез. Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:

“Ике (сыйфатка) (ия булган) кешеләрдән тыш, башка беркемнән дә көнләшмә. Ул кешеләрнең берсе  –   Аллаһ аңа байлык биреп, ул аны берни калдырмыйча тиешенчә тотып бетерә  белгән кеше; икенчесе   –  Аллаһ аңа зирәклек биреп, ул (шул зирәклек) нигезендә хөкем кыла белгән һәм аны (башкаларга) тапшыра алган кеше” (хәдисне Мәсгуд  (радыйаллаһу ганһу), әл-Бохари, Мөслим тапшырганнар).

Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) гыйлем эстәгән вакытта безгә тырыш һәм эзлекле булырга кушкан. Кешенең белем туплавы   туганнан башлап аның вафатына кадәр дәвам итә. Кыска гына  шул вакытта без  файдалы белемнәрне мөмкин кадәр күбрәк алып калырга тырышырга тиешбез. Ул белемнәрнең нәкъ менә файдалыларын, чөнки, бер файдасыз, бер мәгънәсез, кирәксез, ә кайвакытта зыянлы да булган белемнәр бик күп. Бүгенге көндә теләсә нинди мәгълүматны табып алу – бик җиңел. Ләкин, әлбәттә, бу аны, өйрәнергә, үзләштерергә кирәк дигәнне һич кенә дә  аңлатмый әле. Бер мәгънәсез ялган фәннәр, наркотиклар, исерткеч һәм миңгерәтүче матдәләр, корал  әзерләү турындагы мәгълүмат – файдасыз гына түгел, ә  зыянлы да, ә алар турында белемнәр туплау – гөнаһ.

Бу вакытта иң куркынычы – андый мәгълүматны безнең балаларыбыз да ала алалар.  Шуңа күрә дә, һәр ата-ананың бурычы – кечкенә вакыттан ук балаларына дөрес тәрбия бирү, мәҗбүр итмичә, дингә тискәре караш формалаштырмыйча, аларны кирәкле, файдалы  белемнәр генә биреп үстерү.   Бу вакытта балалар белән йомшак мөгамәлә кылырга, үгет-нәсихәтләр белән, һәм дә, әлбәттә, үзеңнең шәхси үрнәгең белән эш итәргә кирәк. Безнең балаларыбызның беренче укытучылары – без үзебез.  Без аларны намаз укырга, гыйбадәтнең башка төрләренә өйрәтергә, алар белән бергә  Коръән укырга  тиешбез. Белем  бер буыннан икенчесенә тапшырылып барырга тиеш.

Гыйлемнәргә өйрәткән вакытта һәрбер укучының үз остазы булуы мөһим. Кабатлап әйтәм: белем тапшырылып барырга тиеш. Остаздан –   укучысына. Һәм дә шулай бер өзлексез, Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) алып  – Кыямәт  көненә кадәр. Гыйлемгә ия кешенең өстенлекләре турында Коръәндә дә күп әйтелгән, бу турыдагы хәдисләр дә җитәрлек. Аллаһы Тәгалә әйткән:

 “Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып, Аллаһка гына гыйбадәт кылган мөэмин, ул ахирәт газабыннан куркып, Раббысының рәхмәтенә өмет итәдер. ...  Кешеләргә әйт: "Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр һәм батылдан бизеп хакны кабул итәрләр" (Коръән, 39:9).

Яки, Коръәндә без шундый юлларны укый алабыз:

“Ий мөэминнәр, әгәр сезгә мәҗлесләрдә киңлек кылыгыз диелсә, киңлек кылыгыз, кергән кешеләргә урын бирегез һәм хакны сөйләргә вә тыңларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җәннәттә киңлек кылыр, әгәр таралыгыз диелсә, эшләрегезгә таралыгыз, сездән иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер” (Коръән, 58:11).

Инде алда әйтеп кителгәнчә, һәр гыйлем алучының, гыйлем алуның кайсы гына этабында булмасын, зирәк үз остазы булуы мөһим. Ләкин шунысы мөһим:   ул ислам белән даими шөгыльләнүче кешеме, әллә инде ул Коръәнне өйрәнә генә башлаган башка берәүме, әллә ул үзе өчен яңа чыганаклар табып, югарырак дәрәҗәдәге белемнәрне үзләштерүче кешеме, остаз ул кешенең белеме  югарырак, ул үз укучысына әйтеп, күрсәтеп, өйрәтеп, аны туры юлга кертеп җибәрерлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Ниндидер яңа бер әйбер  белән  танышкан вакытта син әле нәрсәнең  дөрес, ә нәрсәнең дөрес түгел икәнен белмисең һәм дә аңламыйсың. Аңлы рәвештә яки  үзе ялгышып, башкаларны  ялгыш юлдан алып баручылардан  безне Аллаһы Тәгалә Үзе араласын!

Бүгенге көндә белем алам дигән кешегә мөмкинлекләр күп.  Республикада берничә мәдрәсә эшләп килә. Һәм бер Казанда гына да түгел. Кешеләр белем алу өчен үз өйләреннән меңнәрчә чакрым ераклыкка китеп, аның өчен күп вакытларын сарыф иткән заманнар да бар иде. Бүгенге вакытта өеңнән чыкмый гына лекцияләр, вәгазьләр тыңларга, өйрәтүче видеолар карарга мөмкинлек бар. Шунысын кабатлап әйтәсе килә, үзегез тыңлаган, караганыгызның чыганагын тикшерегез, яхшы материал булса, якыннарыгызга  тәкъдим итегез. Әгәр дә үзегез белмәсәгез, белгән кешеләрдән сорагыз. Барысын да белеп бетерү мөмкин түгел. Сораганның ояты юк. Белмәү гаеп түгел, ә белергә теләмәү гаеп.

Мәчетләр каршында  дин нигезләре, Коръәнне өйрәнү буенча  курслар оештырыла. Балалар өчен генә түгел, ә өлкән яшьтәгеләр өчен дә. Белем алырга беркайчан да соң  түгел. Кайбер мәчетләрдә төрле  темаларга лекцияләр укыла. Шуларга барыгыз, аларны тыңлагыз, ишеткәннәрегез турында уйланыгыз. Аллаһның гыйлем дигән нигъмәтенә омтылыгыз. Гыйлемле, шуның нәтиҗәсендә нык иманлы булырга тырышыгыз.

“Шулай ук кешеләрне, хайваннарны вә кошларны төрле төстә халык кылдык. Аллаһтан куркырлар Аның хөкемнәрен белгән галим кешеләр. Аллаһ җиңүче вә мөэминнәрне ярлыкаучыдыр” (Коръән, 35:28).

Ләкин, белемнәрне алу гына җитми. Аларны тормышта кулланырга өйрәнү, аларга таянып яшәргә өйрәнү күпкә кыенрак. Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) шулай дигән: “Кеше  үз белемнәре буенча яшәргә өйрәнми торып, гыйлемле кеше булып санала алмый”.

Икенче бер хәдисендә  Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) шулай ди: “Белемнәрне  мактану, надан кешеләр белән бәхәстә куллану яки үзегезгә кемнеңдер игътибарын җәлеп итәр өчен алмагыз. Кем шулай эшли  –   тәмугта яныр”.

Белем алу – бары тик мәктәп партасы, кырыс укытучы һәм камчы белән укыту,  дип тә уйларга кирәкми. Белемне без уку йортларында гына алмыйбыз. Без мәчеттәге вәгазьләрдән, мөселман кардәшләребез, мөселман илләреннән килгән кунаклар белән аралашулардан да белемнәргә байыйбыз.  Белем алу – авырлык түгел. Ә Аллаһның  безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән  нигъмәте. Үз-үзебене танып белү өчен биргән  нигъмәте.

 

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

 

 

Башка журналлар

baytalhikma.ru - хикмәти мәдрәсә

30 сентябрь 2013 ел 12:26

Нәрсә ул иҗтиһад?

30 сентябрь 2013 ел 09:40

Әбу Хәнифә һәм хәнәфи мәзһәбе

25 сентябрь 2013 ел 14:29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы