Казан, бөтендөнья мөселманнарының мәдәният үзәге буларак, исламны таратуда һәм саклауда һәрвакыт зур роль уйнады. Ислам дине фикере, фәлсәфәсенең үсеше тарихы, китап бастыру эше, мөселман мәгарифе нәкъ
менә Казан белән бәйле. Бөтендөнья ислам тарихы казанышы булган күренекле тәгълиматчылар да Казанда үсеп чыкты. Казан - бүгенге көндә ислам кыйммәтләрен, шулар арасында конфессияара килешеп яшәү үрнәген тормышка ашыручы төбәк башкаласы да. Шуның өстенә нәкъ менә хәзерге татарстанлыларның әби-бабалары X гасырда Россиядә беренчеләрдән булып рәсми төстә исламны кабул иткәннәр, шуннан соң ислам бөтен Россия территориясендә киң таралыш алган. Болар хаклы рәвештә Казанны мөселманнарның төньяк башкаласы дип атарга мөмкинлек бирә.
Үзенең эшчәнлеген дөнья һәм татар ислам тәгълиматчылары мирасын саклауга, популярлаштыруга юнәлдергән “Хузур” нәшрият йорты “Казан – мөселман дөньясының төньяк башкаласы” дигән товар билгесен теркәтү өчен Роспатентка заявка бирде. Бу товар билгесе “Хузур” тормышка ашырырга планлаштырган барлык басма, аудио-видеопродукция, һәм интернет-проектларны берләштерәчәк.
“Хузур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин әйтүенчә, заявка Яңа елга хәтле үк бирелгән, нәтиҗәсе көзгә билгеле булачак.”Товар билгесенең дизайнын, безнең теләкләрне искә алып, “Хузур”ның үз дизайнерлары иҗат итте. Ул республиканың символы булган Сөембикә манарасыннан һәм ислам символы – лалә чәчәгеннән гыйбарәт. Идеясе һәркемгә аңлаешлы булсын өчен шушы символикага тукталдык”,- ди Ришат әфәнде.