Үткәнгә күзе җиткән киләчәген күрер

27 февраль 2014 ел 15:47

Мөфти Камил хәзрәт "Татарстан" журналына нәзарәт эшчәнлеге, ният-максатлары һәм агымдагы елга планлаштырылган эшләр хакында интервью биргән иде. Журналда дөнья күргән әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.  

"Үткәнгә күзе җиткән киләчәген күрер"

Камил хәзрәт Сәмигуллинга Татарстан Диния нәзарәтен шактый катлаулы чорда җитәкли башларга туры килде. Республикабыз мөселманнарының лидеры булган беренче көннәрдән үк Диния нәзарәтенең уңышлы эшчәнлеген фәкать бердәмлектә һәм дус-татулыкта икәнен раслады ул.

   “Ислам артта калган дин түгел, без моны үз гамәлләребез белән күрсәтергә телибез. Нишләп Диния нәзарәте хәзер генә шундый масштаблы проектлар гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә башлады, дигән сорауны безгә еш бирәләр. Димәк, ата-бабаларыбыздан калган китап бастыру традицияләрен дәвам итәргә вакыт килеп җиткән”, - ул. Сәмигуллин фәнгә, мәгарифкә зур игътибар бирү мөһим, дип саный. Мәгариф өлкәсе көчле, тәҗрибәле мөгаллимнәр, галимнәр тирәсендә тупланырга тиеш. Татар халкының күпгасырлык мирасы яшьләрне рухи яктан тәрбияләүдә таяныч. Татарның дини-рухи мирасын өйрәнгән, белгән халыкара дәрәҗәдәге дини белгечләр әзерләүне мөһим эш икәнен ассызыклый Камил хәзрәт.

   “Мәккә шәһәрендә дин белгечләре оешмасы эшләп килә. Бу оешмага дөньяның төрле тарафларында яшәүче галимнәр керә. Әлегә кадәр анда Россиядән бер галимнең дә катнашканы юк. Бу - бик үкенечле хәл. Ләкин безнең андый зур галимнәрне үстерү мөмкинлекләре бар. Ниятебездә Татарстаныбызның мәдрәсәләренә яңа программа кертү”, ди хәзрәт. Бу программа нигезенә классик татар галимнәренең китаплары алыначагын да ышандыра дин узаманы.

Дини өлкәдә белеме җитәрлек, ә менә үгетләү, оештыру, үз артыңнан ияртеп бару эшчәнлегендә 28 яшен яңа тутырган егетнең тәҗрибәсе җитәрме икән? Күпләребезне нәкъ шул мәсьәлә борчыган иде. Шунда ук яңа мөфти белән Татарстан мөселманнар өммәтенә татар халкы рухи мирасын заманча яңа масштаблы проектлар, гамәлләр белән кайтару дәвере килүен күрдек.

Камил хәзрәт тарафыннан яңгыраган: “Имамнар мәгърифәтчелек, дини кыйммәтләребезне тарату белән шөгыльләнсен. Вакытларын мәчет өчен акча эзләп йөрүгә исраф итмәсеннәр”, - дигән фикере күп нәрсә хакында сөйли шикелле.

- Камил хәзрәт, тиздән Татарстан мөфтие булып эшли башлавыгызга бер ел тула. Алга куйган максатларыгызның күпмесен тормышка ашырдыгыз дип саныйсыз?

-         Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Аллага шөкер, төрле юнәлешләргә җаваплы урынбасарлар, мөхтәсибләр, хәзрәтләр  -  барыбыз бердәм булып, киңәшеп-сөйләшеп, килешеп Корылтайда әйтелгән  ниятләрне тормышка ашырырга керештек. Әлбәттә, бер ел күп вакыт түгел, нәтиҗәләр һәм уңышлар өчен күбрәк вакыт  кирәктер. Баштан ук җиң сызганып тотынган эшләргә килгәндә, дәгъвәт, социаль мәсьәләләр, имамнарны кайгырту һәм мирасны өйрәнүне  нәзарәтнең төп эшләре дип билгеләдек.  Дәгьвәтне һәм социаль эшчәнлекне ныгыту; китаплар нәшер итү, яшь имамнарга грантлар бирү, мәдрәсәләргә укыту программаларын әзерләү, хаҗны югары дәрәҗәдә оештыру, хәләл өлкәсен үстерү - боларның һәркайсын дәвам итү  бик мөһим. Шуны да әйтергә кирәк: татарлар Россиядә беренчеләрдән булып Исламны кабул иткән. Ислам Россия күләмендә Болгардан тарала башлаган. Казан дин галимнәрен дөнья күләмендә белгәннәр. Бүгенге көндә гарәп галимнәре  дөнья күләмендә Исламның яңа үсешен дә Россиядән башланачак диләр.

Татарстан Россиянең дини-рухи үзәге дип саналырга тулы хокуклы һәм бу дәрәҗәне саклар өчен барлык тырышлыкны куябыз.  Мирасны кайтару, толерантлыкны, тынычлыкны саклау зур әһәмияткә ия. Безнең тарихта төрле авыр вакытлар булган, әмма  мөселманлык, Алланың рәхмәте яусын, иман беркайчан югалмаган. Алга таба да шуның өчен тырышырбыз, инша Аллаһ.

-Сезне Татарстанның гына түгел, Ә Россия дин әһелләренең яңа плеядасы вәкиле дип бәялиләр. Динне сәясәт объекты итеп кулланмас(динне пычратып күрсәтмәс) өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип саныйсыз?

-   Бүгенге көндә кайберәүләр исламны сәясиләштерә һәм үз ихтыяҗларында файдаланырга тели. Алар иң башта гыйлеме җитмәгән, рухи мирасны ныклап белмәгәннәрнең башын бутый. Без моңар дәгъвәт белән каршы тора алабыз. Шуның өчен нәзарәт дәгъвәт эшен үстерүгә  игътибарны арттырды да.

Без һәркем белән мөгамәлә корырга, сөйләшергә әзер. Әмма экстремизм һәм террорчылыкны яклаучылар, юньсезлеккә баручылар белән бер юлда түгел. Берәүнең дә башка кеше гомерен өзәргә, исламны астыртын, сәяси максатларда файдаланырга хокукы юк.  Әһәмиятле сорауларда  бабаларыбыз тәҗрибәсенә, тарихи мираска таяну кирәк.  Мөселманнарга хас проблемалар элек тә, йөз ел элек тә булган. Аларны чишү юлларын танылган татар дин әһелләре хезмәтләреннән табарга мөмкин. Кабаттан нидер уйлап табарга да кирәкми. Бу - безнең көч һәм өстенлегебез.

- Хәзрәт, дин тәгълиматы һәм шәригатьне җәмгыятькә тирәнрәк төшендерү өчен компетентлы журналистлар корпусы зарур. РИУда аларны әзерләү эшенә алынганнар иде. Бу юнәлеш бүген нинди халәттә?

-         Дин әһелләрен һәм журналистларны бер юлдан баручылар дип әйтергә дә мөмкиндер. Имамнар мәчетләрдә җыелган халыкны нәсихәтли, ә журналистлар газет, телевидение аша халыкка ислам кыйммәтләрен җиткерә ала. Бүгенге заманда дини гыйлемле профессиональ журналистларга ихтыяҗ зур.  РИУ менә шушы ихтыяҗны истә тотып, журналистлар әзерли башлады дип әйтергә мөмкин. Инша Аллаһ, алга таба бу бүлекне тәмамлаучылар динебезгә хезмәт итәрләр.   Соңгы вакытларда мөселманнарга карата тискәре караш тудыручы мәгълүматлар таралуы күзәтелә. Бик күпләр “җиһад”, “хиҗап”, “шәригать” һәм башка дини терминнарны бутый, дөрес аңлатмый. Халыкка ислам хакыйкатен дөрес, төгәл итеп җиткерү аеруча актуаль була башлады. Шуңа күрә дә нәзарәтнең  республика, район күләмендә тарала торган массакүләм мәгълүмат чараларын булдырдык. “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетлары, “Шура” журналы, HalalGid.ru,  annisa-today.ru, namaz-time.com һәм башка сайтлар эшләнде. Рус һәм татар телләрендә сөйләүче “Азан”   беренче дини  интернет радио ачтык. Быел без видео студиябезне эшләтеп җибәрергә һәм февраль аеннан махсус дини  тапшырулар  да эшли башларга җыенабыз.

-         Сез Татарстан мөселманнарының лидеры булудан тыш, галим кеше дә, шактый гына саллы китапларыгыз дөнья күрде. Сезгә 29 яшь, әле бит шәхси тормыш та бар...

-       Башта әстәгъфирулла дип әйтергә кирәктер, чөнки галим булырга әле омтылабыз гына, бу - шундый зур бер хыял. Чөнки, галимлек - бик тирән гыйлемгә ия булу, зур гыйльми дәрәҗәгә ирешү бит. Ә шәхси тормышка килгәндә, мөмкинлегем җиткән кадәр вакытымны гаиләмә бирергә тырышам. Саба районына баргач ишеткән бер гыйбарә истә калган. Аралашкан-сөйләшкән вакытта район җитәкчесе шундый сүз әйткән иде: “Яхшы, тәрбияле бала үстерү өчен, аңар ике тапкыр азрак акча тотарга һәм ике тапкырга күбрәк вакыт сарыф итәргә кирәк” . Менә шушы сүзләр күңелгә кереп калды. Әмма шул ук вакытта, мөһим бурычлар барлыгын һәм алар өчен  нәрсәнедер корбан итәргә туры килүен дә  аңлыйм. Борынгылар әйткән бит, ни өчен яшәгәнеңне дә белмичә яшәүгә караганда, идея өчен яшәү һәм үлү күпкә әйбәтрәк, дип. Мәгънәсез яшәгәнче, бер нияткә, бер максатка омтылып яшәү күпкә яхшырак.

-       Нәзарәтне Сез җитәкли башлагач, татар мәгърифәтчеләре, дин галимнәре:Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Ә.Максуди, Г.Утыз-Имәни кебек шәхесләргә игътибар бирелде. Киләчәктә бу юнәлеш дәвам итәчәкме?

-         Узган ел  оештырылган “Хузур” нәшрият йорты алты айда  20 китап әзерләп бастырды. Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” дәреслеге рус һәм татар телләрендә, “Мөгаллим сәни” китабы 20шәр мең тираж белән басылды. Җәлил хәзрәтнең “Локман Хәким нәсыйхәтләре", Вәлиулла хәзрәткә багышланган китап,  бүгенге заман хәнәфи мәзхәбе  галиме Сәет Али Кушавчи хезмәтләре дөнья күрде. Шиһабетдин хәзрәтләренең “Нәзурәтел-хак” хезмәте һәм башка басмалар нәшер ителде.  Нәшрият йорты тарафыннан baytalhikma.ru – онлайн-мәдрәсә,  darul-kutub.com - китапханә һәм башка төрле юнәлештә эшләүче күп сандагы сайтлар оештырылды. Татар дин әһелләренең китапларын хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итәбез.  Татар халкының рухи мирасын өйрәнү өчен аларның электрон вариантын сайтларга урнаштырырга һәм кабат нәшер итәргә кирәк. Быел, Алла боерса, 70ләп китап бастырырга ниятлибез. Өч юнәлеш күз алдында тотыла. Беренчедән, татар мирасын кайтару,  ягъни Ялчыгол, Курсави, Мәрҗани, һәм башкаларның хезмәтләрен халыкка кабат бастырып тәкъдим итү. Икенчедән, ислам фәннәре буенча 20гә якын дәреслек әзерләп чыгару. Боларга татар халкының классик дини китаплары да керә.  Өченчедән, фәнни-популяр басмалар: кирәкле догалар, хәдисләр, аларга аңлатмалар, календарьлар һ.б.

-          - Татарстан Диния нәзарәтендә чит илләр, төбәкләр белән эшләү мәсьәләсе ничегрәк тора?

-         Татарстан дөнья күләмендә төрле илләр, төбәкләр белән хезмәттәшлек итә. Бу нәзарәткә бик зур йогынты ясый. Чит илләр Татарстандагы  дини тормыш, татар халкы тарихы белән кызыксына. Мөфтияткә  чит ил вәкилләре еш  килә. Финляндиядән, Германиядән, Польшадан, Кувәйттан, Төркиядән, Фәләстыйннан, Казахстаннан  һәм Россиянең төрле төбәкләреннән  хезмәттәшлек тәкъдим итәләр. Россия күләмендә мөфтиләр, имамнар үзара булышып эшләргә тиеш.  Чөнки барыбызны бер ният – дингә хезмәт итү берләштерә.

Универсиадага  аерым тукталасы килә. Спорт чарасы булса да аны күркәм итеп уздыруга безнең өлешебез дә күп керде, Аллага шөкер. Универсиада авылында, спорт корылмаларында махсус намаз бүлмәләре эшләде, имам билгеләнде. Кунакларга “Хәләл” комитеты ярдәмендә хәләл туклану оештырылды.  Коръән – Казан басмасы таратылды. Нәзарәт татарларның дини-рухи  байлыгын кунакларыбызга матур итеп тәкъдим итү өчен зур тырышлык куя.

Икенче яктан, чит илләр белән хезмәттәшлегебез “ДУМ РТ ХАҖ» программасын тормышка ашыруда күренә. Узган ел хаҗ кылучылардан бик күп җылы сүзләр ишеттек, Аллага шөкер. Быел да хаҗны шулай күркәм итеп оештырырга язсын. Хаҗиларга “Барысы да исәпкә алынган” («Все включено») дип исемләнгән яңа стандарт буенча хезмәт күрсәтелә. Бу стандарт гыйбадәтне үтәүнең барлык мәҗбүри һәм өстәмә шартларын үз эченә ала. Согуд Гарәбстаны Корольлеге җирләрендә, хәтта Мина һәм Гарәфәт үзәнлекләрендә булганда хаҗиларга  ашау-эчү оештырыла. Согуд Гарәбстанына уңайлы заманча очкычларда очу һәм кире әйләнеп кайту, Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетеннән өч километр ераклыкта  яшәү каралган. Боларның барысына да төрле илләрнең структуралары: таможня, аэропорт хезмәткәрләре, медицина министрлыгы һәм башка ведомстволар белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә ирешелә.

-Авылларга яшь белгечләрне, ягъни яшь имамнарны җәлеп итү максатыннан нинди проектлар эшләнелә?

-   Республикада узган ел беренче тапкыр  яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар тапшырыла башлады. Грантлар авылларга яшьләрне җәлеп итәр өчен бирелә. Узган ел май-гыйнвар айларында 100дән артык имамга грант бирү каралды. Бу эш быел да дәвам итәчәк.

Моннан тыш авыллардагы имамнарга  методик ярдәмлек итеп “Шура” журналын чыгара башладык. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга вәгазьләре кертелә.

-Камил хәзрәт,социаль мәсьәләләрне нәзарәтнең төп эшләреннән санала дисез, боларга киңрәк аңлатма биреп китегез әле...

-         Мөхәммәд Пәйгамбәр (сгв): “Аллаһ башкаларга карата мәрхәмәт күрсәтмәүчеләрне кичерми”, - дигән. Иҗтимагый хезмәт аша мәрхәмәт кылу, Пәйгамбәребез өйрәткәннәрне үтәү булып тора. Нәзарәт тарафыннан 2013 елда Уразада зурлап “Рамазан – мәрхәмәт ае” акциясе, Корбан бәйрәмендә “Сөючеләр фида кыла” акциясе үткәрелде. Беренче тапкыр дини телемарафон оештырдык. Телемарафонда Россиянең төрле төбәкләреннән 16 меңгә якын кеше катнашты. Беренче социаль үзәк – Казанда “Ярдәм” мәчетендә сукырларга ярдәм итү үзәге эшләп килә, икенче үзәк итеп – инвалид ятим балалар үзәген булдырырга телибез. Нәзарәт  тарафыннан тәкъдим ителгән социаль ислам юнәлеше халыкта зур кызыксыну уята. Мәчетләребездә эшләүче имамнар да моны аңлап, мәхәллә халкына файда итеп, үзара ярдәмләшүне оештырып эшләргә тиешләр. Шул чакта дин әһелләренең халык арасында мәртәбәсе тагын да артыр.

-         2014 ел “Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” дип билгеләнде. Шул хакта тулырак сөйләсәгез иде.

-         Бу тормышта бар гамәл Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән генә кылына.

Безгә быел Аллаһы Тәгалә Мәүлид бәйрәменә Болгарга җыелырга насыйп итте. Аллага шөкер, җыеныбызда мөхтәрәм җитәкчеләребез дә катнашты. Халыкка һәм Хак Тәгаләгә яхшы фикердә булу- гыйбадәтнең күркәме, дигән Рәсүлебез. Халкына терәк булган, җирен бәрәкәтле иткән җитәкчеләребезгә Аллаһы Тәгалә үзенең олуг әҗерләрен юлласын.  Алда рухи мирасыбызны күтәрү, киләсе буыннарга тапшыру, үзебезнең галимнәрне тәрбияләү бурычы тора. Үткәнгә күзе җиткән, киләчәген дә күрер, дигән борынгылар. Шуның өчен дә Мәүлид көнендә уздырылган пленум җыелышында 2014 елны “Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы – Год возрождение религиозных традиций» дип атарга килештек. Быел барыбыз өчен татар халкының дини рухын ныгыту елы булырга тиеш. Бу ни дигән сүз соң? Беренчедән, дини эшчәнлектә татар халкының  бөтен дөньяга таралган фәнни дини гыйлеменә таяну мөһим. Имамнардан башлап, мәдрәсәләрдәге шәкертләргә кадәр дини мирасны белергә, аңларга, өйрәнергә тиешле. Икенчедән, дини гореф-гадәтләрне торгызу ул,  дини йолаларын тәртипкә китерү, гадәти татар авылларында мәчеткә йөрү гадәтен кайтару дигәнне дә аңлата. Безнең бабайлар исламны халык дине итеп кабул иткән. Ислам ул - яшәү рәвеше. Мәчетләргә йөрү дә, ислам кушканча яшәү дә гадәти тормыш гамәлләре. Өченчедән, быел имамнарга хөрмәт күрсәтү, алар алып барган дини эшчәнлекне барлау өчен “Ел имамы”н сайларбыз. Ягъни, мәхәллә халкы смс-хәбәрләр аша имамына тавыш бирә ала. Мөхтәсибләр үз районнарыннан берәр имамны тәкъдим итәләр. Шуннан соң смс-хәбәрләр аша “Иң яхшы имам”ны сайлау уздырыла. Әхлаклы-әдәпле, гыйлемле татар имамнарын халык белеп торсын. Кем дини укулар оештыра, кем дини чаралар уздыра, кем мәхәллә халкы белән уртак тел табып эшли – болар барысы да әһәмиятле.

Мөршидә Кыямова, "Татарстан", февраль

 

Башка журналлар

«Мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел...»

Ислам динендә һәр йоланың, фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу...

31 май 2016 ел 13:49

Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре

13 апрель 2016 ел 10:03
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы