Әбү Хәнифә мирасын бәяләп бетерү мөмкин түгел

25 февраль 2014 ел 11:56

Кол Шәриф Җәмигъ мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу вакытында мөфти хәзрәтләре имам Әбү Хәнифәнең мирасын өйрәнү һәм тарату белән бәйле эшләр турында бәян итте. Әлеге галимнең исеме мөселман хокук фәне төшенчәсе һәм исламның зур мәктәпләреннән берсе булган Хәнәфи мәзһәбе белән тыгыз бәйләнгән.

 

Мөфтиятнең “Хузур” нәшрияты һәм “Азан” радиосы татар һәм рус телләрендә “Әбү Хәнифә тормышы һәм мирасы” дип аталган аудиокитап әзерләп чыгарган. Күренекле дин галименә кагылышлы кулъязма Мәдинә шәһәрендә табылган, тәрҗемәсе эшләнгән, аңлатма бирелгән.

Әлеге китап Казан мәчетләрендә бушлай таратылачак. Махсус дискка яздырылган аудиокитапны юлда барганда тыңларга бик җайлы.

Мөфти хәзрәтләре сүзләренчә, Әбү Хәнифә мирасын бәяләп бетерү мөмкин түгел. “Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең лаеклы дәвамчысы иде”, - диде Камил Сәмигуллин, үзебез хәнәфиләр була торып, Татарстанда Әбү Хәнифә исемендәге мәчет булмавына борчылып.

 2014 елда "Хузур" нәшрияты 25-30 аудиокитап чыгарырга җыена.

Ә 2015 елда Мисырда узачак гарәп телендәге китаплар тәкъдим ителә торган бик зур күргәзмәдә катнашырга ниятләре бар. Анда Шиһабетдин Мәрҗанинең гарәп телендәге утызлап китабы күрсәтелер дип көтелә. 

 

***

 

Кол Шәриф Җәмигъ мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу вакытында хиҗап, аерым алганда, мәктәптә яулык бәйләү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Эшкә алганда яулык бәйләгән мөслимәләрне кабул итмәү, уку йортларында яулыкларын салдырырга тырышу фактларына карата мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров: “Нинди дә булса хәл килеп чыкса, без мөселманнарның хокукларын яклыйбыз. Бу - мөселманнарның вазыйфасы, моңа хокукыбыз бар, дибез”, - диде. Ул шулай ук теге яки бу шикаять кергән очракта, урынга барып, хәлнең җайга салынуын хәбәр итте, мисалга күптән түгел генә Социаль белем бирү академиясендә булган очракны китерде.

Мөфти хәзрәтләре хәбәр иткәнчә, мондый очраклар әле булачак. “Безнең вазыйфабыз – бу мәсьәләдә мөслимәләргә ярдәм итү. Күп кешеләргә әлеге мәсьәләне дөрес аңламаулары турында аңлатырга туры килде. “Бездә дөньяви җәмгыять, беркем дә аерылып торырга тиеш түгел” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Алар шулай дигәндә, атеистик дәүләтне күз алдында тота. Без дә үзебездә дөньяви җәмгыять, дибез. Эш шунда: дөньяви җәмгыять – барлык диннәргә карата нейтраль мөнәсәбәттә булу ул. Бездә атеистик җәмгыять түгел, бездә – дөньяви җәмгыять. Ни өчен хәләл җефетемнең һәм кызымның яулыгы кемнедер борчырга тиеш? Бу кешенең аерылып торырга теләү омтылышы түгел”, - диде ул.

Очрашуда катнашучы журналистлар исә мәктәпләрдә мөселман динендәге укучыларның бердәм формасы булырга тиешлек мәсьәләсен күтәреп чыкты. Чөнки яулык мәсьәләсе тирәсендә ыгы-зыгының туктап торганы юк. Моңа бәйле рәвештә, мөфтиятнең җәмгыять тормышында катнашу зарурлыгын билгеләп үтте.

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, бу күренешләр (яулыкны төрлечә тыярга тырышу) “көнкүреш исламофобиясе” дип атала. “Моның белән берни дә эшләп булмый. Хәзер кешеләр акрынлап ияләшү чорын кичерә”, - диде ул. Р.Батров республикада кабул ителгән кагыйдәләрнең мәктәп укучыларына баш киемнәре кияргә рөхсәт бирүен ассызыклап үтте. “Халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Әлеге мөмкинлекләрне ничек файдалану инде әти-әниләрнең үзләреннән тора”, - дип аңлатып үтте урынбасар.

 

***

 

Татарстан мөфтияте кимендә айга бер тапкыр журналистлар белән очрашуны гадәткә кертмәкче.  Мөфтиятнең “Хузур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин яңа форматтагы очрашуларның башлану сәбәпләрен: “Сезнең белән безгә бергә булырга кирәк. Чөнки мәгълүмат төрле – катлаулы да, актуаль да булырга мөмкин. Сез ул мәгълүматны таратасыз, сорауларыгыз да туарга мөмкин”, - дип нигезләде.

Мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин сүзләренә караганда, бүгенге җәмгыять, мөселманнар төрле мәгълүмат йогынтысына бирелә. “Моңа гыйлем белән генә каршы торырга мөмкин. Әгәр күңелне иман, гыйлем белән тутырмасак, безнең башны кирәкмәгән мәгълүматлар белән тутырачаклар”, - диде ул. “Башта һәр мөселман белергә тиешле бурычларны, ягъни минимум гыйлемне өйрәнергә кирәк. Үзебезнең мәдәниятне, мирасны белик һәм гаиләдә шуларны саклыйк. Болар су, ризык, һава кебек үк кирәк. Тагын ихлас гамәлләр кылыйк. Дин гыйлем, гамәл һәм ихласлыкка таяна”, - дип саный мөфти.

Гомумән алганда, бүгенге очрашуда Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстанына эш сәфәре нәтиҗәләре, мөфтиятнең соңгы арада алып барган эшчәнлеге белән таныштырды, журналистларның намаз укуның яңа вакытлары керү, яшьләр белән эшләү, радикализмга каршы тору, “ДУМ РТ Хадж” ширкәте, имамнарның белемнәрен арттыру, мәктәптә яулык бәйләү, иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан яшьләр һәм мигрантлар белән эшләүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Шулай ук ислам динен тоту белән бәйле практик тәкъдимнәрне дә тыңлады. Сер түгел: бүгенге көндә ислам дине буенча теория җитеп ашкан, менә ничек итеп көндәлек тормышта гамәлгә ашырырга – менә инде монысы турында уйларга кирәк. 

Нәзарәт тарафыннан уздырылып килә торган дини темага язучы журналистларның "Каләм" конкурсы кабат игълан ителде. 2013 елның 1 апреленнән башлап 2014 елның апреленә кадәр дөнья күргән журналистик материалларны нәзарәтнең матбугат үзәгенә 1 апрельгә кадәр тапшыру сорала. 

 

“Татар-информ”, Римма Гатина

Башка журналлар

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы