Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстанына кылган эш сәфәре турында сөйләде.
– Мөхтәрәм Камил хәзрәт, Согуд Гарәбстаны Корольлегенә сәфәрегезнең максатлары турында әйтеп узсагыз иде.
– Бу – Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Мәскәүдәге илчелеге чакыруы буенча оештырылган, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең Эр-Рияд, Мәккә, Мәдинә һәм Җиддәгә кылган рәсми сәфәре булды. Без дини юнәлеш өчен җавап бирүче күп кенә министрлык җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар үткәрдек, шулай ук Согуд Гарәбстанының баш мөфтие, шәйх Габделгагиз ибне Габдулла ибне Мөхәммәд ибне Габделлатыйф әл-Әш-Шәйх белән дә күрештек.
– Мәгълүм ки, Согудия мөфтие белән күрешү мөмкинлеге һәркемгә дә тәтеми.
– Әйе, бу чыннан да шулай. Шәйх Габделгазиз республикабыздагы ислам үсеше турында хәбәрдар. Әйтергә кирәк, күзләре күрмәү аңа гыйлем эзләргә комачаулык тудырмаган. Бүгенге көндә ул, шуның өстенә, Голәмаларның Югары Советын һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге Фәнни-тикшеренү һәм фәтвалар чыгаруның сайлап куелган даими комитетын җитәкли. Сөйләшү барышында Гарәбстан мөфтие Татарстан мөселманнарын “Хизбүт-тәхрир” һәм “Тәкфир вәл-һиҗра” кебек секталарга иярүдән сакланырга чакырды.
– Согуд Гарәбстаны Корольлеге эшлеклеләре тарафыннан Татарстан гомумән ничек кабул ителә, алар татар мөселманнары яшәгән безнең республика турында беләме?
– Очрашуларның берсендә без Согуд Гарәбстаны Корольлеге Дини эшләр министрлыгының тышкы элемтәләр директоры Габдел Мәҗит Әл-Гомәри белән таныштык. Ул Татарстан турында, татар халкы тәрбияләп үстергән галимнәр турында белә. Мин нәкъ менә бездә “Казан басмасы” – беренче басма Коръән басылуын һәм боларның барысына да өстәп – аның ислам дөньясында мөселманнарның үзләре тарафыннан әзерләнгән беренче басма булуын җиткердем. Дөньядагы иң зур басма Коръән дә Татарстанда саклана. “Сезнең җирләрдә Коръән иңгән, ә безнекендә – басылган”. Үзләренең тарихый мәгълүматларында гарәпләр Казанны Хиҗаз, Истанбул һәм Каһирә кебек калалар вә салалар (авыллар) белән беррәттән телгә ала. Бу бабаларыбызның мөселман дөньясында зур урын тотуларын ачык күрсәтә. Көнкүрештә татар мөселманнары арасында гарәп телендә әйтем барлыкка килгән – “Татар хәйрү бәшәр” (гарәпчәдән – “Татарлар – иң яхшы кешеләр”). Хәзер аның турында гарәпләр дә белә.
– Сәфәр вакытында сезгә Япония мөселманнары лидеры, доктор Салих Мәһди әс-Сәмараи белән дә очрашу насыйп булды. Япония мөселманнары белән Россия мөселманнары арасында нинди багланышлар бар?
– Без аның белән хәзерге чор мөселман өммәтенең үсеш юнәлешләре (тенденцияләр) турында фикер алыштык. Шунысы күркәм ки, япон мөселманнары җитәкчесе – Япониягә беренче булып ислам динен китереп җиткергән һәм халык арасында аны таратуны башлап җибәргән XX гасыр башы татар галиме, тарихчы, вагыйз (вәгазьче) Рәшит (Габдерәшит) Ибраһимов турында зур гына фәнни хезмәт авторы. Китап гарәп телендә язылган һәм ул ике томнан тора. Якын арада “Хузур” нәшрият йорты әлеге хезмәтне www.darul-kutub.com электрон китапханәсенә урнаштырачак.
– Дин гыйлеменә караган (теологик) тагын нинди хезмәтләрне билгеләп узар идегез?
– Планлаштырылган визит нигезендә бар дөньяга билгеле хәдисләр белгече (хадисовед), хафиз (Коръәнне күңелдән белүче) һәм гыйлем иясе Габдеррахман бине Мөхәммәд Ашик белән очрашу үткәрелде. Ул – “Тәсхилел Дарури ли Мәсаилил Кодур” китабы авторының улы. Бу китап бездәге башлангыч мәдрәсәләрдә һәрдаим (һәрҗирдә) кулланыла. Ул мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) “Иман” нәшриятында берничә тапкыр рус һәм татар телләренә тәрҗемә дә ителә. Без аны башлангыч мәдрәсәләр программасына керттек. Аның оригинал тексты шулай ук www.darul-kutub.com сайтына куелачак.
– Согуд Гарәбстаны Корольлегендә вакытта нинди дини үзәкләрдә булдыгыз?
– Безнең группабыз Мәккәгә кече хаҗ (гомрә) кылды. Шунда хаҗ эшләре буенча министр урынбасары, министрлыкның Мәккә бүлеге җитәкчесе, доктор Әмир бине Йәсин Фәттани белән очрашу узды. Министр урынбасары Мәккәдә хаҗилар өчен уңайлыклар тудырылуның (инфраструктураның) үсеше, әл-Хәрәм мәчетенең зурайтылуы һәм бар дөньядан хаҗиларны кабул итү өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде. Мин, үз чиратымда, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан изге җиргә хаҗиларның ни рәвешле әзерләнүе, аерым алганда “ДУМ РТ Хадж” программасын ничек тормышка ашыру турында җиткердем. Сөйләшү барышында без Татарстан хаҗиларына хезмәт күрсәтүне яхшырту мәсьәләләрен карадык.
Шулай ук без Изге Кәгъбә өчен япма эшли торган “Кисвә” заводына бардык. Безгә Изге Кәгъбә япмасын эшләүнең барлык этапларын һәм аны ясау механизмнарын күрсәттеләр. Моннан тыш, миңа хәтта япманы тегүдә шәхсән катнашып карау мөмкинлеген дә тудырдылар. Без Коръәни-Кәрим бастыру буенча король Фәһед исемендәге комплекста да булдык, анда Аллаһ китабын әзерләү алымнары (эш барышы) белән таныштык. Шунда ук мин комплекс җитәкчесе белән очраштым һәм Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен бастыру буенча фикер алыштым. Моннан тыш, без төрле экспонатлар куелган – исламның ике мөкатдәс (кадерле) урынына – Әл-Хәрәм мәчетенә һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәр (с. г. в.) мәчетенә мөнәсәбәте булган “Ике Изге” музеен карадык. Безне музей директоры Мөхәммәд бине Мөслих әл-Җибри үзе каршы алды, без аның белән музейның күчмә күргәзмәсен Казанда үткәрү мөмкинлеге турында сүз алып бардык.
– Бу бик тә күркәм булыр иде. Казаннан читкә чыкмыйча гына ислам тарихы белән таныша алу мөмкинлегенә Татарстан мөселманнары бик тә рәхмәтле булыр иде!
– Әйе, сез хаклы. Хәзер Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үтенеч хаты әзерли. Әгәр Аллаһ насыйп итсә, бу күргәзмә булачак.
– Безгә билгеле булганча, шулай ук Согуд Гарәбстаны Корольлегенең хаҗ министры Бандар Хаҗар белән күрештегез. Бу – төрле ил хаҗ вәкиллекләре тарихында Россия делегациясенең тәүге дип әйтерлек рәсми очрашуы. Очрашуда 2014 нче елда Россия мөселманнары өчен хаҗга квоталарны бүлеп бирү мәсьәләсе каралды. Бездә яшәүчеләргә бу өлкәдә нинди үзгәрешләр һәм яңалыклар көтелә?
– Россиянең Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов; Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ОИС) Россиядәге даими вәкиле, Согуд Гарәбстаны Корольлегендә Россия илчесе Олег Озеров; Ингушетия Республикасы мөфтие Гайсә хаҗи Хамхоев; Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов һәм минем составта Россиянең хаҗ делегациясе, чыннан да, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең хаҗ министры белән очрашуга башкалардан аерым рәвештә беренчеләрдән булып чакырылды. Без Әл-Хәрәм мәчетендә бара торган ремотка бәйле рәвештә Россия хаҗилары өчен квоталарның санын киметмәү мөмкинлеге турында фикер алыштык. Мәгълүм ки, узган ел, шуны сәбәп итеп, квоталарны 20 процентка азайтканнар иде. Безнең үтенечебез кире кагылу җавабы әлегә булмады, тәкъдимебез билгеле бер өметкә ишарә булып тора.
– Эш сәфәрегез барышында сез безнең илдән укырга китүчеләр булган Мәдинәдәге ислам университетында булдыгыз. Әлеге югары уку йортларында укыган элекке студентларның Россиядәге эшкә җайлашу проблемалары билгеле. Сез алар турында сөйләшмәдегезме?
– Беренчедән, барлык студентлар да имам булып эшләми. Әгәр мондый вузны тәмамлаган кеше Татарстанда имам булырга яисә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте структурасында булырга теләсә, ул хәнәфи мәзһәбен һәм мәтуриди гакыйдәсен тоткан очракта, аерым проблемалар булмаячак. Бу – иң төп шарт.
– Нәтиҗә ясап, сәфәрегез белән бәйле гомуми тәэсирләр турында сорыйсым килә. Ул сезгә, Татарстан мөфтие буларак, кай ягы белән файдалы булды?
– Бу – вакыйгаларга һәм яңа очрашуларга, файдалы элемтәләргә һәм күркәм башлангычларга бик бай сәфәр булды. Кабул итүчеләргә мин Коръәннең “Казан басмасы”н бик теләп бүләк иттем, хәтта Коръәни-Кәрим бастыру буенча король Фәһед исемендәге комплекста вакытта да мин үзебездә чыккан Коръәннәрнең берсен биреп калдырдым. Согуд Гарәбстаны Корольлеге вәкилләрендә безнең илебез һәм аның мөселманнары турында бары яхшы истәлекләр генә калыр дип уйлыйм.
Islam-Today