Сезнең игътибарыгызга Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.
“Төп бурычларыбызның берсе – җәмгыятьтә ислам диненә карата уңай караш формалаштыру”
– Быел Россия ислам институты ачылуның 15 еллык юбилее билгеләп үтелде. Сез ничек уйлыйсыз, ниндидер нәтиҗәләр ясар, максатлар билгеләр өчен бу зур датамы? Киләчәккә нинди планнар белән яшисез? Заман ихтыяҗларын күздә тотып, үз алдыгызга нинди бурычлар билгелисез?
– Чыннан да, унбиш ел ул – уку йорты өчен зур дата булмаса да, ислам уку йортлары өчен, әлбәттә, зур, әһәмиятле даталардан саналырга хаклы, чөнки РИИ – Россиядә оешкан беренче ислам югары уку йортларының берсе. Шуңа да без беренчеләрдән булып бу унбиш еллык датаны билгеләп үттек. Шуңа кайбер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин. Беренче чиратта, уку йортыбыз турында сүз алып барганда, аның төп максаты нидән гыйбарәт дигән сорау килеп туа. Институт нәрсә белән шөгыльләнергә һәм кемнәр әзерләргә тиеш? Мөселман югары уку йортларының концептуаль нигезе нәрсәдән гыйбарәт дигән мәсьәлә, чыннан да, бар. Чөнки бүгенге көндә ислам уку йортлары дин әһелләре генә укытып чыгарырга тиеш дигән фикер дә бар. Хәлбуки, без бу әйбергә киңрәк карыйбыз, чөнки ислам проблемасы ул, билгеле ки, мөселман өммәте проблемасы гына түгел. Чөнки мөселманнар да җәмгыятьтә яши, аларның төрле ихтыяҗлары бар һәм шуңа күрә җәмгыятьтә ислам диненә карата уңай (позитив) караш формалаштыру безнең төп бурычларыбызның берсе булып тора. Ә андый караш формалаштыруны мәчет кысаларында гына алып барып булмый. Чөнки мәчеткә мөселманнар гына йөри. Позитив карашны гомумән җәмгыятьтә формалаштыру кирәк. Шунлыктан Россия ислам институтының төп миссияләренең берсен мөселман зыялылары әзерләү дип тә карыйбыз. Без 1917 нче елгы революциягә кадәрге тарихыбызга күз салсак, җәмгыятьнең бик күп мөһим проблемаларын хәл итүдә муллалар, дин әһелләре түгел, ә бәлки мөселман зыялылары катнашкан. Зур дини-теоретик бәхәсләр, җәмгыятьне, халыкны борчыган сорауларга җавап – бу, әлбәттә, мөселман зыялыларының төп бурычларының берсе.
Бүгенге көндә җәмгыятьтә ислам диненә карата җыелган бик күп сорауларга җавапның табылмавы – мөселман интеллигенциясе булмау белән дә бәйле. Шуның өчен без, әлбәттә, мөселман зыялыларын әзерләргә тиеш. Дөрес, монда сорауның тууы бик тә мөмкин: институт бетергән дин әһелләре мөселман зыялылары була түгелме соң инде? Ләкин биредә “мөселман зыялылары” сүзтезмәсенә киңрәк карарга кирәк, алар җәмгыятьнең төрле сфераларында да эшләргә тиеш. Әйтик, без соңгы елларда икътисад, лингвистика, теология һәм журналистика буенча да белгечләр әзерлибез. Шунлыктан Россия ислам институтының төп максатларының берсе – Татарстан дини оешмалары өчен югары белемле дин әһелләре һәм шул ук вакытта мөселман зыялылары әзерләү. Шушы ике төп бурыч өстендә эшебезне алып барабыз. Төп юнәлешләребезнең берсе – дин әһелләре әзерләү. Югарыда санап үтелгән дөньяви юнәлешләр буенча да белем бирәбез. Шулай итеп, РИИда бүгенге көндә киңкырлы эшчәнлек алып барыла. 15 ел дәвамында ирешелгән төп уңышларыбызның берсе – дөньяви юнәлешләр буенча дәүләт дипломы бирелә башлануда. Теология буенча ул инде күптәннән бирелә. Лингвистикадан – быел, экономикадан киләсе елга дәүләт дипломы бирә башлаячакбыз. Безнең уку йортын тәмамлаган яшьләр җәмгыять өчен югары белемле, әзерлекле кадрлар булып чыга. Теология буенча магистратура ачтык, анда укучыларга менә инде ике ел рәттән дәүләт дипломы бирелеп килә. Монысы – ягъни магистратурада укучыларга дәүләт дипломы бирелә башлау – Россиядә беренчеләрдән. Бу – уку йортының үз йөзе формалаша башлау турында сөйли.
Перспективалар турында сүз алып барганда, ислам университетларында тагын нинди белгечлекләр буенча укыту мөһим дигән сорау туа. Мин бер юнәлеш итеп ислам хокукы (юриспруденция) белгечләрен әзерләүне куяр идем. Дөрес, бүгенге көндә экономика, юриспруденция буенча белгечләр буа буарлык дәрәҗәдә бик күп. Профильле булмаган күп кенә уку йортларында юриспруденция белән экономика буенча белгечләр әзерләүне туктата да башладылар. Ләкин пародокс шуннан гыйбарәт ки, бездә ислам икътисады буенча да, ислам хокукы буенча да белгечләр юк дәрәҗәсендә (бик аз). Безнең мондый белгечләр әзерләргә теләвебез – ул модага иярү өчен генә түгел. Дөрес, республикабызда кайбер вузлар, бигрәк тә дәүләти булмаган уку йортлары студентлар җыяр өчен экономика белән юриспруденция белгечлеге ачып бик күп акча эшләп калды. Биредә безнең өчен эш нидән гыйбарәт соң? Без хәзер дин әһелләрен әзерләү белән беррәттән, кайбер мөселман оешмаларындагы кадрлар кытлыгын да хәл итәргә тиеш. Әйтик, Диния нәзарәтендә “Хәләл” стандарты комитеты бар. Аңа әзерлекле икътисадчылар кирәк. Хәзер без төрле оешмалар белән килешүләр төзеп эшли башларга уйлап торабыз. Мисал өчен, хәзергә килешү төзелгән шундый зур компанияләрнең берсе –“Альянс” иминиятләштерү компаниясе. Килешүләр төзегәндә, “Хәләл” комитеты өчен кадрлар әзерләгәндә иң зур проблемаларның берсе – шәригать комитетларын булдыру. Андый комитетларны булдыру лазем, чөнки һәрбер продуктны шәригать комитетында карап, аның хәләлме, юкмы икәнлеген тикшерүче кадрлар кирәк. Бүгенге көндә, кызганыч ки, мондый кадрлар юк. Без хәзер шушы мәсьәләгә килеп терәлдек дип әйтергә мөмкин. Бүгенге көндә икътисад өлкәсендә хезмәт куючы күп кенә зур бизнес-структуралар мөселманнар белән эшләргә әзер. Әмма мөселманнар белән эшләүнең иң зур үзенчәлеге – теге яки бу компания чыгарган продуктны “Бу хәләл” дип, аны тикшереп карар чыгаручы комитет булырга тиеш. Безнең бу өлкәдә әзерлекле белгечләребез бик аз. Бу юнәлештә эш алып бару өчен юриспруденция белгечлеге ачылса бик әйбәт булыр иде.
– Хәзер мөселман инфраструктурасы җәмгыятебезнең төрле өлкәләренә ныклап үтеп керә бара. Шуны күздә тотып, РИИда берничә ел элек яңа юнәлешләр (әйтик, мөселман журналистикасы) ачылган иде. Укучыларыбызны болар белән, гомумән, укырга кабул ителү, нинди дипломнар алып чыгу турында якыннанрак таныштырып үтсәгез иде.
– Безнең институтка укырга керүнең үз нечкәлекләре бар. Беренчедән, абитуриентлар югарыда әйтеп үтелгән дүрт (дөньяви) юнәлешкә – теология, экономика, лингвистика һәм журналистикага – әлбәттә, Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) буенча кабул ителә. Шуңа күрә безгә укырга керергә теләге булган укучылар чыгарылыш имтиханнары тапшырганда бу таләпне истә тотсыннар иде. Безнең кабул итү комиссиясе эшләгән чорда “ЕГЭ”сыз килүчеләр бик күп була. Әлбәттә, дини факультетка керү өчен “ЕГЭ” кирәк түгел. Алар имтиханны РИИда биреп керә. Мәдрәсә тәмамлап күлүчеләргә дә дүрт юнәлешнең берәрсенә укырга керү өчен “ЕГЭ” тапшыру шарт. Янә кабатлап әйтеп узасым килә: без дүрт юнәлеш буенча гына дәүләт дипломнары тапшырабыз. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәзерге вакытта уку-укыту стандартлары эшли. Белгәнебезчә, быел мөфтият тарафыннан Укыту-методик берләшмә оештырылды. Мәдрәсәләрдә укытуны билгеле бер тәртипкә салсак, ике ел укыган шәкертне өченче курска алу җиңелрәк булыр иде, дип уйлыйм. Бүгенге көндә, әлбәттә, “Без мәдрәсәдә укыдык” дип килгән шәкертләр шактый. Әмма аларның белем дәрәҗәләрен билгеләү шактый кыен, чөнки мәдрәсәләр үзләре эшләгән программалар буенча укыта. Ул программалар төрле. Билгеле ки, алар нинди остаз бар, шуңа карап корылган. Кайберләрендә укытылмый торган предметлар да бар. Шул ук вакытта кайбер фәннәр тирәнтен үзләштерелә... Стандарт (уртак таләпләр) дигән әйбер хәзерге вакытта дини уку йортлары өчен бик тә мөһим дип әйтергә кирәк.
“Илебезнең 45 төбәгеннән килеп укыйлар”
– Без гомер-гомергә югары мәдәнияткә ия, укымышлы халык булганбыз. Бүгенге шәкертләрнең белем дәрәҗәсен ничек бәяләр идегез? Кайлардан, кемнәр, нинди белгечлекләр буенча укырга атлыгып тора?
– Ислам мәгарифе әле аякка басып килү этабында гына. Шуңа күрә зур дәүләти уку йортлары белән ислам мәгариф системасын чагыштырып булмый. Мин Казан (Идел буе) федераль университетында да укытканлыктан (анда да ислам теологиясен ачтылар), шуны әйтә алам: безнең шәкертләребез әзерлек ягыннан түбән дәрәҗәдә дип әйтмәс идем. Лингвистика, экономика буенча беренче курска килгәннәр теләсә кайсы Россия вузы таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә әзерлек белән килә. Дөрес, теология буенча кайбер проблемалар бар. Мөгаен, теология белгечлек буенча бик җәлеп итми дә торгандыр. Аның исеме дә бик гомуми яңгырый. Бу бүлеккә керүчеләр: “Кем соң ул теолог? Мин ничек эш табам?” – дип хафалана. Лингвистикада укучылар – тәрҗемәче, экономикада укучылар икътисадчы булып эшли ала. Шуңа күрә бу юнәлешләр белән кызыксынучылар күбрәк. Белем бирү дәрәҗәсе бездә шактый югары дип әйтер идем. Чөнки хәзер кадрлар тупланды, бездәге укытучыларның кырыктан артыгы чит илдә укып кайткан. Төп дини предметларны хәзер үзебезнең остазларыбыз алып бара. Гарәп теле кафедрасы шактый көчле эшли. Гарәп телен үзебездә ныклап өйрәтү мөмкинлеге бар. Бездә Коръән ятлау үзәге – Җиддә шәһәрендә урнашкан Халыкара Коръәнне өйрәнү үзәгенең бер бүлекчәсе эшләп килә. Ул Россиядә урнашкан шундый үзәкләр арасында бердәнбер. Аның бездә урнашуы бик тә мөһим. Чөнки Коръән өйрәнү традицияләрен матур итеп тормышка ашырырга кирәк. РИИны тәмамлаучыларга килгәндә исә, шактый танылган шәхесләрдән бүгенге көндә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт, Коми мөфтие Вәлиәхмәт хәзрәт белем алып чыкты; Кемерово, Белоруссия мөфтиләре бездә укый. Институтыбызның Россиядә үз йөзе бар, шуңа укырга килүчеләр дә бик күп төбәкләрдән бар дип әйтер идем. Россиянең нинди генә төбәген алып карасак та, анда РИИны тәмамлаган имамнар эшли. Уйлап кына карыйк: читтән торып уку бүлегендә белем алу өчен безгә Россиянең 45 төбәгеннән киләләр. Ә көндезге бүлектә укучыларның географиясе – Россиянең 25 төбәгеннән килүчеләр. Әйтергә кирәк, укып бетергәч аларның күбесе үзләренә кайтып эшли башлый.
– Институтта бүгенге заман технологияләре, әйтик, дистанцион укыту белән ни рәвешле файдаланасыз? Гомумән, моңа мөселман уку йорты ректоры буларак карашыгыз ничек?
– Ислам мәгарифендә, һичшиксез, дистанцион технологияләр файдаланылырга тиеш. Без аны теология буенча файдаланабыз да инде. Казакъстаннан гына да ике йөздән артык дистанцион укучыбыз бар. Хәзер Россиянең дә төрле төбәкләреннән җыела башладылар. Ул перспектив, икътисадый яктан да уңай күренеш. Әмма хикмәт юлга акчаны экономияләүдә генә түгел, ул белем бирү системасы буларак та читтән торып укуга караганда яхшырак, биредә тестлар системасы бар, укытучылар үзләренең дәресләрен интернетка куя, алар турыдан-туры элемтәгә чыгып сорауларга җавап бирә, лекцияләр укый. Дистанцион укытуның төп шартларының берсе – һәрбер курс буенча укытучының кыскача булса да үзенең видеолекцияләре булу. Шәкерт шушы видеолекцияләрне карый, сораулар бирү мөмкинлеге дә тудырыла. Дистанцион укытуның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре шактый. Ләкин дини гыйлемне бары тик дистанцион укытуга гына кору дөньяга караш системасын формалаштырганда бик күп моментларны искә алмауга да кайтып калыр иде. Шуңа күрә дистанцион укыту ул – мәгариф системасына кергән өстенлекле юнәлешләрнең берсе, ислам мәгариф системасында аны, һичшиксез, бик актив файдаланырга кирәк.
– Яңа гасыр башында ныклап формалашкан ислам мәгарифе хәзерге көндә нинди проблемалар белән күзгә-күз очраша?
– Хәзерге мәгариф системасында бик мөһим мәсьәләләрнең берсе – гомуми ислам нигезләрен генә түгел, аның җирле үзенчәлекләрен дә, илаһият гыйлемен дә өйрәтү бик мөһим. Чөнки ислам өлкәсендә үзенең туган җирлегеннән аерылу, “Мин Коръән, Пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәте нигезендә яшим” дип, бөтенесен шуңа кайтарып калдыручылар бик күп. Әлбәттә, монда проблемага киңрәк карарга кирәк. Мөселман кешесе Коръән һәм Пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәте нигезендә яшәү белән беррәттән, үзе яшәгән төбәкнең, үзенең ата-бабаларының тарихын белергә тиеш. Юкка гына татар-мөселманнарда җиде буын шәҗәрәңне белү тиеш диелмәгән. Бу шулай ук мөһим! Ата-бабаларыңның нәселен өйрәнсәң, аларның ни белән шөгыльләнгәнлеген белеп, шул чорларның тарихы белән кызыксынырга мөмкин, югыйсә. Бүгенге көндә үзебезнең тарихыбызны белү, аңа горурлык уяту үтә дә мөһим. Тарихыбыз бик зур. Шуны күздә тотып, без Ислам мәдәнияте музее бүлмәсе ачарга булдык. 15 еллык юбилеебызны билгеләп үткәндә экспозицияләр куеп ул музейны әзерли башлаган идек. Озакламый ул яңартылган экспозицияле музей буларак хезмәт итәчәк. Ул безнең студентлар өчен дә, мәгариф системасын күзаллау өчен дә бик мөһим дип саныйм.
“Мәчетләрдәге имамнарның белем дәрәҗәсе турында район администрациясе дә уйланырга тиеш”
– Рәфыйк абый, 2014-15 нче уку елына РИИга күпме студент кабул итәргә исәплисез?
– Без читтән торып укучылар белән бергә биш йөздән артык кешене укырга кабул итә алабыз. Ел саен өч йөзләп шәкерт җыела. Шуның 150-200 тирәсе көндезге уку бүлегендә укый. Әзерлек бүленә иллеләп кеше алабыз. Менә шушы иллеләп шәкертнең ун-унбише беренче курска керсә – ул безнең өчен зур күрсәткеч, чөнки, беркемгә дә сер түгел, әзерлек бүлегенә беркая укырга керә алмаганнар, “ЕГЭ”ны бирә алмаучылар, мәктәптә уку дәрәҗәсе шактый түбән булганнар җыела. Билгеле, без дә интеллектуаль мөмкинлекләре булмаган, ялкау студентларны соңгы курска кадәр өстерәп алып килә алмыйбыз. Шулай да, беренче курсларда йөз иллеләп студент сайлап алынгач, “отсев” дигән әйбер бик күп түгел дияр идем. Быел РИИны 90 студент тәмамлый. Бер караганда, бу сан бик күп кебек, ләкин имам булып эшләргә теләүчеләр бик аз. Бүген беркем өчен дә сер түгел, мотивация дигән әйбер бар. “Мин имам булсам кайда эш табармын? Мине кем тиешле дәрәҗәдә эш хакы һәм тору урыны белән тәэмин итәр?” дигән уй бөтен кешене дә борчый. Бу – Россия ислам институтының гына проблемасы түгел. Ул Диния нәзарәте белән бергәләп эшли торган эш. Бу юнәлештә эш башланып китте дә инде. Яшь имамнарга грантлар бирү, аларның эшли башлаган урыннарында берегеп калу мәсьәләсе хәл ителә башлады. Вузның рейтингы (укыту дәрәҗәсе) аны тәмамлап эш табучылар санына карап билгеләнә. Әйтик, КФУдагы булачак математиклар-физиклар да тормышта үз урынымны ничек табармын дип уйлана бит. Гәрчә аларның элек-электән килгән Лобачевский мәктәбе булса да.
– Беркемгә дә сер түгел: авыл-районнарда яңа төзелгән мәчеттә генә түгел, фельдшерлык пунктларында, клубларда эшләү өчен дә белгечләр җитешми. Сез ничек уйлыйсыз: авыл мәчетләрен кадрлар белән тәэмин итү кем өстендә булырга тиеш?
– Без кадрларны үзебездә әзерләүне максат итеп куябыз. Хәзер бу юнәлештә районнар белән дә актив эшли башладык. Әйтик, районда 40-50 мәчет бар икән, район администрациясе дә аларны имамнар белән тәэмин итү турында баш ватарга тиеш. Бу – мөхтәсибәтнең, Диния нәзарәтенең генә проблемасы түгел. Чөнки анда мөселманнар яши, ул мәчетләргә мөселманнар йөри. Аңа эшкә барган имамның белем дәрәҗәсе турында администрация дә уйланырга тиеш. Чөнки әзерлекле имам, һичшиксез, администрация өчен бик зур ярдәм. Ул әхлакый тәрбия аша дәүләт органнарын борчыган бик күп проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә алачак. Бездә дин дәүләттән аерылган дигән гыйбарә бик примитив рәвештә аңланыла. Үзегезнең проблемаларыгызны үзегез хәл итегез, янәсе. Әмма ул проблемалар хәл ителми, җыелганнан-җыела бара. Ахырдан аның бөтен җәмгыять проблемаларына әйләнүе мөмкин. Бүгенге көндә хакимият органнары бу мәсьәләләр белән шөгыльләнә башлады, нәтиҗәләре дә булыр дип өметләнәбез, иншә Аллаһ.
– Уку – энә белән кое казу, ди халкыбыз. Сез җитәкләгән институтта студентларга белем алу өчен нинди шартлар тудырылган?
– Бездә “4”легә, “5”легә укучы барлык студентларга да стипендия бирелә. Стипендияләр дәүләти булган уку йортларыныкына караганда күбрәк тә әле. Ай саен 3 мең сум күләмендә стипендия түлибез. Өстәмә кызыксындыру чаралары төрле ярыш, конкурсларда катнашучылар өчен дә каралган. Тулай торагыбыз бар. Хәләл ризык белән тәэмин ителгән ашханәбез эшли. Укырга теләүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Россия ислам институтының адресы: 420049 Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 нчы йорт.
2013 нче елның 22 нче декабрендә РИИда Ачык ишекләр көне узачак. Барлык сораулар белән дә вузның кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Телефон: +7 (843) 251-01-55.
Электрон почта: ucheb.otdel_riu@mail.ru.
Сайт: www.kazanriu.ru.
Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ