Шәһәрдә намазларны бергә кушып укырга рөхсәт итүчеләргә җавап

26 ноябрь 2013 ел 11:26

Күптән түгел ислам сайтларының берсеннән кайбер имамнарның, намазларны бергә кушып укуны сәфәр вакытында гына түгел, ә Россия территориясендә “катлаулы  вазгыять булган вакытта” шәһәр  шартларында да  рөхсәт итеп, фәтва чыгарулары билгеле булды. Сүз кыш көне икенче һәм өченче намазларны (өйлә һәм икенде намазларын), ә җәй көне исә дүртенче һәм бишенче намазларны (ахшам һәм ястү намазларын) берләштереп уку турында бара. Алар Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) юлда булганда, хәтта  Мәдинәи Мөнәүвәрәдә булганда да, намазларны кайвакыт кушып укуын сылтау итә. Имам Бохари җыентыгының 543 номерлы хәдисендә болай диелгән:

Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһү) шуны тапшыралар, Пәйгамбәр  (салләллаһу галәйһи вәссәлам) Мәдинәдә җиде һәм сигезне башкарды; өйлә һәм икендене,  ахшам һәм ястүне. Аннан соң Әюп (тапшыручыларның берсе) әйтте: “Ә бәлки ул тоташ яңгырлы төннәр булгандыр?” Җәбир: “Бәлки шулайдыр”, - дип җавап бирде.

Бәдреддин әл-Айни үзенең “Өмдәтел-Кари, шәрхел-Бохари” исемле китабында, бу хәдискә аңлатма биреп, болай дигән: “Хәдистә “җиде” дигән вакытта - ахшамның  өч рәкәгате һәм ястүнең  дүрт рәкәгате, ә “сигез” дигәндә өйләнең  дүрт рәкәгате һәм  ястүнең дүрт рәкәгате күз алдында тотыла”.

Алга таба ул болай дип дәвам итә: “Бу хәдиснең иң  матур аңлатмасы һәм  кабул итәр өчен иң якын шәрехләмәсе шул: Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам) беренче намазны аның вакытына кадәр калдырып торган, аны әйтелгән шул вакытта башкарган, ә намазын укып бетергәч, икенче намазның вакыты җиткән һәм ул (салләллаһу галәйһи вәссәлам) икенче намазны аның башлану вакытында башкарган. Бохари һәм Мөслимнең  Габдуллаһ  бине Мәсгудтан алып тапшырган бу хәдистә болай дип әйтелә:

“Мин Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) Мөздәлифәдә (хаҗ кылуга барган вакытта) укылганыннан тыш намазны үз вакытында  укымаганын бервакытта да күргәнем булмады. Мөздәлифәдә ул ашхам һәм ястү намазларын кушып, ә иртәнге намазны вакытыннан алдарак  укыды. Иртәнге намазны Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам) гадәттә яктыргач укый торган булган.

Бу хәдис өйлә һәм икенде, ашхам һәм ястү намазларын кушып уку турындагы бар хәдисләрне дә нигезсез итә. Бу очракта кешенең намазны хәдәрдәме яки сәфәрдәме (өйдә яки юлда булгандамы) яки башка авыр шартлардамы (яңгыр, кар яву һ.б.) укуының әһәмияте юк.

(Алга таба Айни шулай дип сөйли) Әгәр дә син бине Гомәрдән (радыйаллаһу ганһү) китерелгән хәдис  турында сорыйсың икән:

1. “Әгәр дә Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам) юлда  булып, ашыкса, ул  (салләллаһу галәйһи вәссәлам) кичке шәфәкъ беткәч, ахшам белән ястү намазын кушып бергә укыды” (Әбу Дауд һ.б.).

Шуңа охшаган хәдис Әнәс бине Маликтан (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган икенче бер хәдистә дә бар.

2. “Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) юлга кояш зәвәлдән узгач чыга торган иде, ул  (салләллаһу галәйһи вәссәлам) өйлә намазын икенде намазы вакытына кадәр калдырып торып, аннан соң атыннан  төшеп, ике намазны берләштереп укый торган иде”.

Әл-Айни (рәхимәһүллаһ) дәвам итә:

Бу хәдис үзенең тышкы мәгънәсе белән Аллаһның Рәсүле  (салләллаһу галәйһи вәссәлам) икенче намаз вакытында ике намазны кушып укуы турында сөйли.

3. Икенче бер риваятьтә Пәйгамбәр  (салләллаһу галәйһи вәссәлам) сәфәрдә булган вакытында  ике намазны берләштерергә теләгәч, ул (салләллаһу галәйһи вәссәлам) өйлә намазын икенде намазы вакытына кадәр калдырып торган һәм аларны берләштереп укыган.

4. Тагын бер риваятьтә Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам) ахшам намазын башка  вакытка калдырып торуы, аны һәм ястү намазын кичке шәфәкъ юкка чыкканчы  берләштерүе турында әйтелгән. 

Имам әл-Айни (рәхимәһүллаһ), беренче хәдискә җавап биреп,  шәфәкъның ике төре – ак төре һәм кызыл төре була,  бу уңайдан сәхабәләрдән булган галимнәр һәм башкаларның да төрле фикерләре булган, дип аңлата.

Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам), бәлки, бу намазларны  кичке шәфәкъ кызыллыгы беткәч берләштергәндер, ахыр чиктә, шәфәкъны кызыл дип исәпләүчеләр өчен ахшам намазы үз вакытында укылган  була.  Ә шәфәкъны ак дип исәпләүчеләр өчен, ястү намазы да үз вакытында укылган була. 

Гомумән, Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) бу намазларны шәфәкъ  югалгач берләштергән.

Имам әл-Айни  (рәхимәһүллаһ), икенче хәдискә  җавап биреп, Әнәс бине Маликның  “өйлә намазын икенде намазы вакытына кадәр калдырып торган” сүзләренең мәгънәсе шунда дип аңлата: Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам) өйлә намазын икенде намазы вакыты җиткәнче калдырып торган һәм ул (салләллаһу галәйһи вәссәлам) аны үз вакытының ахырында башкарган, ә аннан соң, икенде намазы вакыты җиткәч, икенде намазын укыган, шулай итеп, бу ике намаз берләштерелгән кебек булган. Тик бу читтән караган вакытта гына шулай тоела,  намазларның вакыты буенча бу алай түгел. 

Әл-Айни (рәхимәһүллаһ), өченче һәм дүртенче  риваятьләргә җавап биреп,   икенде намазының башлану вакыты буенча төрле фикерләр  бар, ди. Алар - предметтан төшкән шәүлә аның үз зурлыгына тигез яисә ул предметтан ике тапкыр озынрак  булуы турындагы фикерләр. Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам), бәлки,  өйлә намазын шәүлә предметның озынлыгына тигез булганга кадәр калдырып торгандыр, аны аннан соң башкаргандыр. Өйлә намазын укыганнан соң  икенде намазын укыгандыр. Ә бу исә  ул  (салләллаһу галәйһи вәссәлам), өйлә намазының тәмамлану вакыты предмет шәүләсенең  озынлыгы аның үзенә тигез булган вакытка туры килә, дип исәпләүчеләр фикере буенча өйлә намазын үз вакытында  башкарган дигәнне аңлата.

Һәм, өйлә намазының тәмамлану вакыты предмет шәүләсенең  озынлыгы аның үз озынлыгыннан ике тапкыр озынрак булган вакытта  дип исәпләүчеләр фикере буенча, ул (салләллаһу галәйһи вәссәлам) икенде намазын да үз вакытында башкарган булып чыга. Бу, әгәр дә кеше шулай итеп эшли икән, намазларны үз вакытында  башкарып, аларны берләштерә ала дигәнне аңлата.  Әгәр дә  моны  мосафир булмаган кеше эшләсә дә, бу  - безнең мәзһәбтә  рөхсәт ителә торган гамәл. Ә дини бурычларын җиңеләйтүгә мохтаҗ мосафирлар өчен  әйтеп  торасы да юк.

Имам әл-Айни (рәхимәһүллаһ) шулай дип әйтә: “(Мин болай дим): бине Габбастан тапшырылган Бохари һәм Мөслим китергән хәдис турында әл-Хәттаби болай дип әйткән: “Факиһларның күп өлеше аның буенча гамәл кылмаганнар”.

Имам әт-Тирмизи үзенең “Мөснәд”ендә болай дип язган: “Минем җыентыгымда, бине Габбастан тапшырылган “куркыныч янамаган һәм яңгыр яумаган вакытта да Мәдинәдә ике намазны берләштерү” һәм  “дүртенче тапкыр шәраб эчүдә фашланган теләсә кемне үлемгә дучар итү” турында әйтелгән хәдисләрдән тыш, галимнәр бертавыштан бу хәдисләр буенча гамәл кылуны калдырып торабыз, дип әйткән хәдисләр юк”.

Гомумән, намазларны кушып уку турындагы хәдисләр без алда китергән хәдис  белән кире кагылалар. Ул Габдуллаһ бине Мәсгүд тапшыруында Бохари һәм Мөслим җыентыкларына кертелгән.

“Мин Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) намазны үз вакытында  укымаганын бервакытта да күргәнем булмады ...”.

Алда бар әйтелгәннәрдән соң, без  болай дип дәвам итәбез:

Коръәндә әйтелгән:

 

 إِنَّ الصَّلاَةَ كَانَتْ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَابًا مَّوْقُوتًا

 

(Мәгънәсе): “Намаз – мөселманнарның төгәл вакытларда укылырга фарыз ителгән гыйбадәтедер” (“Ниса” сүрәсе, 103 нче аять).

Бохари “Намазны бозу турында...” бүлегендә имам әз-Зөһри (рәхимәһүллаһ) тапшыруында шундый риваять китерә. Имам әз-Зөһри (рәхимәһүллаһ) әйткән: “Мин Димәшкъта Әнәс бине Маликка (радыйаллаһу ганһү) кердем, ул елый иде, мин аннан: Син нигә елыйсың?” - дип сорадым. Ул миңа: “Мин Пәйгамбәр  (салләллаһу галәйһи вәссәлам) заманында булганнардан хәзер намаздан башка берни дә күрмим. Ә сез шул намазны да югалта барасыз (үз вакытында башкармыйсыз)”, - дип әйтте”.

Бу аять һәм хәдис намазларыбызны без үз вакытында укырга, аларны калдырмаска  тиешлегебез турында кисәтә. Без метрода булсак та,   автобуста булсак та,  болар барысы да намазны калдыру өчен   игътибарга лаек сәбәп булып тора алмый. Андый кеше  «җәмгуc-сури» белән намаз укырга,  ягъни беренче намазны аның вакытының ахырында, ә  икенче намазны аның вакытының башында башкарырга  мөмкин. Бу турыда алдан аңлатылган иде инде. Мөселман метрода, поездда, автобуста барганда, тукталышларга, метро станцияләренә чыгып, алар туктап торган вакытта намаз укый ала. Без бар мөселманнарны да шулай эшләргә чакырабыз, безнең күпләребез җәмәгать урыннарында намаз укырга ояла, кыенсына. Әгәр дә андый мөмкинлек юк икән, автобус, метро, поезд туктап тормый икән, ахыр чиктә, сәҗдә һәм рөкүгъләрне башларны ию белән (имагълар белән) билгеләп үтеп, аларда барган вакытта да намаз укырга  була.

Әгәр дә аның тәһарәте юк, ә тәһарәт алыр өчен су юк, ә намаз вакыты чыгып килә икән, ул мондый очракта тәяммем (су булмаганда кулларны чиста туфракка сугып пакьләнү) алырга һәм намаз укырга тиеш.

Мөҗтәһид булмыйча, үз аңлавынча фәтва чыгарган кешеләр турында да әйтәсебез килә. Аларны “хатыйбел ләйл” (төнлә утын  җыючылар, ягъни, дәлилне каян алганнарын белмәүчеләр), диләр. Без бары тик үз мәзһәбебез мөҗтәһидләренең фикерләрен генә китерергә тиешбез, ә үзебезнең ялгыш фикеребез һәм башка мәзһәбләр имамнары һәм галимнәре фикерләрен китерергә тиеш түгелбез.

Бу  темага (шәһәр шартларында намазларны кушып уку) караган мондый фикерләрне безнең Әбу Хәнифә мәзһәбе генә түгел, ә Әһле-Сөннәтнең башка мәзһәбләренең дә күп галимнәре өстенлекле дип исәпләмәгән.

Сүзебезне йомгаклап, Хәнәфи мәзһәбенең соңгы “мөхаккыгы” (иң соңгы сүзе) дип йөртелгән Мөхәммәд Әмин бине Габидинның (һиҗринең 1252 нче елында Димәшкъ шәһәрендә вафат) «Укуду-Рәсмил-Мөфти» китабындагы сүзләрен  китерәсебез килә: “Үзенә карата “гамәл” башкарырга яки башкалар өчен фәтва чыгарырга  җыенган кешегә,  үз мәзһәбендәге галимнәр өстенлек биргән фикерләргә  мәҗбүри рәвештә тәкълид итәргә кирәк. Аңа, өстенлекле булмаган  фикер буенча, кайбер урыннардан тыш (ягъни, кайбер галимнәр кайбер вакытларда өстенлекле булмаган фикерләр буенча да фәтва чыгарганнар, тик без караган бу теманы бер генә хәнәфи галиме дә хәтта өстенлексезләр дәрәҗәсенә дә куймаган)   “гамәл” кылырга яки  фәтва чыгарырга юл  куймаска кирәк. Галимнәр әйтүенчә, бу мәсьәлә буенча иҗмаг (мөҗтәһидләрнең гомуми фикере) бар. Мөфтигә мөнәсәбәтле рәвештә бине Хәйтарәл-Хайтами, бине Сәлах һәм маликитлардан  әл-Баҗи шуңа тәкълид иткәннәр. Болар һәм маликитлардан әл-Карафиның сүзләре, мөкаллидләрнең мөҗтәһидләргә  тәкълид итәргә тиешлеген, һәм, алар өчен өстенлекле булмаган фикер буенча хөкем һәм фәтва чыгару – рөхсәт ителгән гамәл түгел икәнен, - дәлилли. Чөнки бу - үз  дәртләрең  буенча гамәл кылу була, ә бу исә, иҗмаг буенча, хәрам гамәл булып исәпләнә”.

Без алда китерелгән сүзләр һәр аңлы кеше өчен җитәрлек булыр дип исәплибез.

Мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Башка журналлар

Биш нәрсәне дөрес куллан!

28 декабрь 2012 ел 09:08

Туй гына җитмиме?

27 декабрь 2012 ел 14:58
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы