Галимҗан Барудиның Мәрҗани хакындагы хатирәләре

11 октябрь 2013 ел 11:42

Танылган җәмәгать эшлеклесе һәм дин галиме, мөдәррис-педагог, мөфти Галимҗан Барудиның әл-Мәрҗани хакындагы истәлекләрен тәкъдим итәбез. Әлеге хатирәләр олуг шәхесне төрле яклап күзалларга ярдәм итә һәм Мәрҗани хезмәтләренең, аның туган халкына калдырган рухи мирасының зурлыгын тагын бер кат искәртә.

 

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Мөкаддимә

Исламият һәм кешелек камиллегенең иң югары дәрәҗәсе булган нәфесне тәрбияләү һәм әхлакны ка­милләштерүдә иң нәтиҗәле чара - яхшы һәм яман­нарның хәлләренә күңел күзе белән карау һәм һәркайсыннан тиешле гыйбрәт алу. «Аларның кыйсса­ларында күңел күзе белән караучылар (зирәкләр) өчен гыйбрәт бар» (Коръән, «Йосыф» сүрәсе, 111 нче аять) аятенә нигезләнеп, тарих фәне универсаль гый­лем, файдалы гыйлем, гыйбрәтле гыйлем санала.

Дин һәм шәригатьне саклау, биргән фәтваларның дәрәҗәләрен аңлау өчен мөфти һәм галимнәрнең гыйлем дәрәҗәләрен, сәламәт табигатьләрен, фикер турылыгын, диндә нык булуларын яхшы белү тиеш­ле. «Дини белемегезне кемнән алганыгызны белегез» (Имам Мөслимнең «Сахих»ында китерелә) хәдисенә нигезләнеп, хәдисләрне тапшыра торган бәндәләрнең шәхесләрен өйрәнә торган фән һәм шул кешеләрнең шәхесләрен ышанычлыларга, ышанычсызларга бүлү шәригать буенча дөрес һәм кирәкле санала.

Шуның өчен остаз Шиһабеддин әл-Мәрҗани хәз­рәтләренең кыскача хәлен, мәгърифәт дәрәҗәсен һәм өстенлеген бәян итеп, дин кардәшләребезгә бер яд­карь китерергә булдык.

Остаз Шиһабеддин әл-Мәрҗани хәзрәтләре

Ибне мелла Баһаведдин бине мелла Сөбхан бине мелла Габделкәрим бине Габдеттәүваб бине Габделга­ни бине Габделкоддус бине Ядәш бине Ядкярь. Үзе­нең бәянына күрә, атасы Казан төбәгендә Ябынчы авылында имамлык иткәндә, шул ук авылда 1233 елда җиденче рабигыль әүвәлдә туган. Анасы - Бибихәбибә бинте Габденнасыйр (Ашытта олуг мөдәр­рис булган) бине Сәйфелмөлек бине Мозаффар бине Мортаза бине Гали бине Йосыф.

 

1237 елның бишенче рабигыль әүвәлендә мелла Баһаведдин шул ук төбәктәге Ташкичүгә имам бу­лып, утыз сигезенче елның сигезенче Зөлхиҗҗәсендә анасы дөньядан китеп, Мәрҗани биш яшьлек хәлен­дә ана тәрбиясеннән аерыла. Соңыннан гыйлем алуга керешеп, әүвәлге гыйлемне Ташкичү мәдрәсәсендә булган хәлфәдән укып, «Шәрхе Җами», «Шәрхе Шәмсийә» һәм «Шәрхе гакаид вә Тәүзыйх» дәреслә­рен атасыннан алып, гыйлем эстәүне камилләштерү өчен, 1254 елның дүртенче рабигыль әүвәлендә Тро­ицк юлы белән Бохарага юнәлгән һәм шул ук елның алтынчы шәүвәлендә Бохарага килеп дәрес алуга ке­решкән. Гасырының иң күренекле мөдәррисләреннән рәсми дәресләр дә алган.

 

Бөек остазлары: мелла Мирза Салих (дамелла Мирза Салих Әгъләм дип та­нылган), Ибне Надир бине Габдуллаһ Хаҗәнди, мел­ла Мөхәммәд (дамелла Хаҗибай дип танылган), Иб­не Сафар Хаҗәнди, мелла Фазыл бине Гашур әл-Гаҗдүвәни, мелла Габделмөэмин (Ишан Мөэмин ху­җа дип танылган), Ибне Үзбәк хуҗа әл-Әфшанҗи (Әл-Вәбәкинди), хаҗи мелла Ходайбирде Әл-Бәйсү-ни, мелла Баба Рафигъ әл-Хаҗәнди һәм казый Шә­риф (Мәүләви буларак танылган), Ибне Гата хуҗа бине Һади хуҗа (Остаз буларак танылган) эл Боха-ри. Аллаһ аларга мәрхәмәтле булсын.

 

Соңыннан 1260 елда Сәмәркандка сәяхәт кылып, гасырының камиле һәм китап яратучысы, гыйлем сөючесе, мөхтәрәм галимнәрдән булган казый Сәмәр-канд Әбү Сәгыйдь бине Габделхәй бине Әбелхәер би­не Әбелфәез бине Гариф әс-Сәмәрканди хәзрәтләренә юлыгып, искә алынган казый Мәрҗанидә яхшы укымышлылык күреп, бик яхшы кабул иткән, сирәк очрый торган һәм кызык китаплар белән тулы китапханәсе белән кулланырга рөхсәт итеп, күп китап­ларны укуга һәм гадәттән тыш күп мәгълүмат арт­тыруына этәргеч булган. Шул елдан соң башлыча кыш көннәрендә Бохарада рәсми дәресләр белән мәшгуль булып, яз көннәрендә Сәмәркандта искә алынган казый янында шөгыльләнгән һәм дәрес ал­ган. Бохарада бик аз кешедә булган һәм аз нөсхәле Мулла Җәлял Дүвәнинең «Рисәлә-и җәдидә»сен искә алынган казый янында укуын махсус рәвештә үзе сөйләр иде. Казый, ул заманнарда сирәк булган «Тәһзиб әл-кәлям»не Мәрҗани кулында күреп, язып бирүне үтенгәч, тулысынча күчереп биргәнен әйтер иде.

 

Бер сүз белән әйткәндә, Мәрҗани хәзрәтләре, Бохараның мәдрәсә дәресләре искедән бирү һәм биш-алты танылган китапларда булган мәгънәләрне аңла­ту һәм уку рәвешен өйрәтүдән гыйбарәт булганлык­тан,  гарәп  телен  начар  белгән  һәм  хаталы  укучы адәмнәр өчен тиешле кайгырту булса да, Мәрҗани кебек затлар өчен аз эш булганлыктан, казый хәз­рәтләре уку вакытында ук илаһи өстенлек булган сә­ләте һәм көчле тырышлыгы сәбәпле, акылга бәйле гыйлемнәрдә хикмәт иясе булган галимнәр сүзләрен­нән шәех Шиһаб Сәһрәварди, Мелла Җәлял Дүвәни, Хәким Мирбакыр Дамад һәм һәр ике - Садыр Шира­зи   һәм   Заһид   Һарави   әсәрләрен   кайгырту   белән укып, Коръән белән хәдискә караган гыйлемнәрдә дә гадәттән тыш күп китаплар күргән, күп мәсьәләләр­дә, мәшһүрләргә алданмый,  хакыйкатькә ирешкән. Һәр   фәндә   ирешкән   хакыйкатьне   югалтмас   өчен, аларны исәпкә ала барган, форсат тапкан кадәр, төн һәм  көнне,   сәфәрдә булуны  яки  өйдә  булуны  аер­мый, буш һәм ял вакытын көтми яза барган. Шуның өчен байтак әсәренең материалы Бохарада вакытта

ук барлыкка килгән.

Фикеренең башлангычы

 

Мәрҗанинең белемгә беренче тапкыр тартылуы һәм чыннан да хәрәкәт итә башлавы, үзеннән ишет­кәнемчә, шулай булган: Бохарага барганда, Троицкида бер голәма мәҗлесендә Әбеннасыйр әл-Курсави хәзрәтләренең кайбер эшләре һәм сыйфаты хакында булган фикере сөйләнгән. Сүзләрнең күбесе каршы килү һәм мәсхәрәләү юлы белән булса да, шунда Мәрҗани хәзрәтләренең акылына бер хәрәкәт кил­гән. Атасыннан һәм башка күп адәмнәрдән Курсави хәзрәтләре турында тәнкыйть ишеткән булса да, ки­тапларын яхшылап күрүне күңеленә урнаштырган. «Гыйлем һәм зирәклеге дусты һәм дошманы тара­фыннан танылган адәмнең сүзе асылсыз булмас, әл­бәттә, инсаф белән фикер йөртү тиеш», - дип, үзенә хөкем иткән. Бохарага баргач, Курсави хәзрәтләре­нең хаваһирзадәсе мелла Исмәгыйль бине Муса Кышкари хәзрәтләреннән «Шәрхе гакаиде Курсави»ны алып торганда, Кышкари: «Ул китап укырга ла­ек түгел, сигез сыйфатны бер билгеләмә белән билге­ләнә дигән китапны карап ни эшлисең?» - дигән нәфрәтле сүзләренә карамый алып укыган һәм китап хуҗасы сөйләгән сүзләрдән пакь һәм ерак дип тап­кан. Шуннан соң мәрхүм Курсави хакындагы көнге­ләргә иярү генә булган фикере алмашып, дөрескә әй­ләнгән. Кирәк аның фикерен, кирәк башкаларның сүзләрен иярүсез һәм фанатикларча яратусыз уйлау­ны үзенә гадәт итеп алган. Һәр фәндә хак белән дө­реслекне аеручан булган һәм күп очракта моңа ирешкән.

Бохарада ук тикшерү һәм күп китап уку белән шөһрәте чыгуга, туганы мелла Садреддин әл-Мәрҗанидән тыш мелла Габделхәбир бине Габделваһһаб әл-Мөслими әл-Кызылҗари, мелла Мөхәммәди бине Са­лих әл-Гомәри әл-Казани, мелла Хафизеддин бине Насреддин әл-Бәрәнкәви кебек сәләтле затлар мәхәб­бәт һәм игътибар белән аның янында дәрес укыган­нар. Шул рәвештә унбер ел кадәр белем алу һәм ка­миллеккә ирешүдә булып, 1265 елның унынчы рәҗә­бендә ватанына таба Бохарадан чыгып, Иман-Колга (Орск), Оренбург аркылы уникенче рамазанда Казан­га, унөчендә ватаны булган Ташкичүгә сәламәт хәлдә һәм бәрәкәт белән кайтып кергән.

 

Казанда имам һәм мөдәррис булуы

 

Шул елны Казанның беренче мәхәллә имамы мел­ла Сәгыйд бине Хәмид әл-Бәрәскәви Хиҗазга сәфәр­гә китүе сәбәпле имамлык һәм мөдәррислек эшеннән азат ителгәнлектән, Мәрҗанинең Бохарадан кайтуы, аның өстенлеге һәм камиллеге бу мәхәлләнең, бәлки, бөтен Казан шәһәренең, иң күренекле байгурасы Иб­раһим (Ибраһим бай) бине Гобәйдуллаһ бине Мөхәммәдрәхим Юнысыйга ирешеп, Казан галимнәре һәм башка өстен кешеләрдән торган һәм «Мөстәфадел-әх-бар»да тәфсилләп язылган бер бөек мәҗлес ясап, Мәрҗанине имтихан иттергән (Ибраһим байның имам һәм мөдәррис имтиханында инсафлы олуг кешеләрдән торган гыйльми комиссия хозу­рында имтихан ысулына керүе байтак зиһенле булуыннан һәм милләт өчен яхшы хезмәт итүеннәндер. Аллаһ аңа әҗерен бирсен! Юкса күп адәмнәр һәм байлар, фәкать нә­сәпкә, мираска, мактау сүзләренә карап, күп вазифаларны югалталар, имамлык һәм мөдәррислек кебек ислам миллә­тенең дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк булган кыйммәтле ва­зифаларны төшереп калдыралар һәм югалталар. Шул юл белән милләткә чиксез олуг хыянәт кылалар. Ибраһим байның бу эше бер яхшы гадәт була торып - күпчелек имамнарның шәхси максатларына муафыйк килмәүләрен-нән һәм байлар эчендә дә кыю, күренекле, зирәк адәм гүя калмаганлыктан - тәмам төшеп калган, игътибар итүче калмаган. Фәкать соң заманда дәүләт иясе һәм кыюлыгы, ярдәме һәм яхшылыгы белән танылган Әхмәд бай Хөсәензадә бу эшне мәйданга чыгарып торуны теләде. Кайбер авыл имамнарына карата моны гамәлгә ашырырга телә­гәч, гаделлек ияләренең аз булуы, фанатизм һәм үҗәтлек ияләренең күплеге омтылышына киртә булды. Аллаһ аңа рәхмәт кылсын!)

 

Бөек бәхәсләр соңында гаделлек ияләре тарафыннан өстенлек һәм ка­мил ленә шәһадәт бирелгәч, әлеге мәхәлләдә имам ха-тыйп һәм мөдәррис булуыны үтенеп, Мәрҗани хәз­рәтләре дә атасыннан рөхсәт алгач, кабул итеп, 1266 елның мөхәррәмендә Казанга күчеп, шул ук ел гасыр мөфтие Габделвахид бине Сөләйман әфәнде хозурын­да да имтихан үтеп, егерме җиденче җөмадел-әүвәл-дә, милади белән 1850 елның алтынчы мартта имам хатыйплык һәм мөдәррислек өчен рәсми указ алган. Ахунлык дәрәҗәсе 1284 елда бирелгән.

 

Дәресе һәм дәрес бирүдә мәсләге

 

Остаз Мәрҗани искә алынган елдан башлап гоме­ренең ахырына кадәр (бераз кичегү белән) имам ха-тыйпларга һәм ахуннарга гореф-гадәт буенча тиеш булган таләпләрне яхшы үтәү өстенә дәрес бирү бе­лән  шөгыльләнде.  Дәресендә дәвамлы,   яхшы  эчтә­лекле,   юк-бар  өстәмә  катыштырмыйча,   кагыйдәле һәм файдалы китаплардан, файдасыз бәхәсләр белән озынайтмыйча, рәсми китаплардан дәрес биргән. Ае­руча яратып укыткан һәм аны укуны башкаларга да кызыктырган китаплары:  гакылга караган фәннәр­дән - Мирсәет Заһир һәрави әсәре, соңгы заман га­лимнәренең «Тәһзиб әл-кәлям»е, фикыһта «Кидайә» һәм «Фәтхелкадир» шәрехе кебек тикшерелгән һәм файдалы китаплар иде.

Тәфсир һәм хәдис, гарәп әдәбияты, тарих фәннәре­нең һәркайсында һәммә тасырдашларыннан өстен булса да, болардан дәрес бик аз булып, әңгәмә вакытында аңлатуы күп булыр иде. Мәҗлесләрнең күбе­се, бигрәк тә үҗәт, кире адәмнәрдән башка, укы­мышлы кешеләр булганнары һәр өстенлекле бәндә өчен югарыда әйтелгән фәннәрдән гүзәл дәрес булыр иде.

Дәресләре башлыча мәшһүрләргә иярү булмыйча, танылган галимнәрнең әсәрләренә,үзенең бөек фи­керләренә таянган булганлыктан, аны аңлау зирәк­лек ияләренә һәм күркәм акыллы шәкертләргә мах­сусрак иде. Гади аңлы шәкертләр күп файда алыр­лык түгел иде. Шуның өчен шәкертләренең саны аның күркәм дәрәҗәсенә туры килә торган түгел, бәлки тасырдашларына карата шәкертләре азрак бу­лыр иде. Ләкин шәкертләренең иң яхшылары һәм уртачалары - кайберәүләре булса да, бер дәрәҗәдә карышусыз фикергә, гыйлем төрләренә мәхәббәт, ае­руча тәфсир, хәдис, биография, тарих фәннәренә ом­тылыш, кайбер тикшерүчеләрнең әсәрләрен тану ха­сил булуда башкалардан аермалары бар иде. Көч һәм кызыксынуының күп өлешен китап язуга һәм аны бастыруга сарыф итүе дә, бөтен көчен һәм игътиба­рын дәрескә сарыф иткән мөдәррисләргә караганда шәкертләренең аз булуының ахыргы сәбәбе шул бул­са да гаҗәп түгел.

Игътибар: шәкертләр күплеге-азлыгы, аларның яхшы белем алулары башлыча яхшы өйрәтү һәм тәр­бия ысулына карый. Яхшы укыту һәм тәрбия бирү матдәләргә һәм вак кисәкләргә күп игътибар бирү һәм алар белән күп шөгыльләнүне, һәр дәрәҗәдәге шәкерт белән яхшы мөгамәлә һәм дәресләрендә алар­ның фикер дәрәҗәләренә төшү, мөмкин кадәр яхшы кәефтә булуны таләп иткәнгә, сәләте белән бүтәннәр­дән аерылып торган югары фикерле адәмнәр дә күп вакытта кимчелекле булырга тиешледер. Күп мәмлә­кәтләрдә күрелгән һәм ишетелгән тәҗрибәләр дә шу­лай күрсәтә. Мәрҗанинең гаилә тәрбиясендә дә халыктан аермалы, яхшы үрнәк һәм гамәл кагыйдәсе итеп тотарлык күркәм әсәре күрелмәде. Бу да, искә алган хикмәт сәбәпле булса, гаҗәп түгелдер.

 

Иршад [туры юлга юнәлдерү], ислахы һәм фикерләренең таралуы

 

Мәрҗани хәзрәтләре бөек тырышлыгын шәригать­не таратуга һәм сөннәтне тергезүгә, милләтне яхшы­га үзгәртүгә, ал арны бидгатьтән ерак һәм сөннәткә муафыйк итәргә сарыф итте. Бу эштә үзен гаепләүче­ләрнең сүгүеннән дә, наданнарның тәнкыйтеннән дә, дошманнарның мәкерле шатлануыннан да курыкма­ды. Телдән ирештерү күп шартларны үтәүгә мохтаҗ булганга, шуның белән беррәттән күп афәт һәм кар­шылыкларга очраганга күрә, фикерләрен язып тара­туны яхшырак, тулырак, файдалырак күреп, китап язу һәм бастыруга әһәмият бирде, бу эштә хаклыкка иреште. Аң ияләре өчен яхшы, файдалы китаплар язды һәм гүзәл ядкарьләр калдырды.

Олы галимнәрдән алган файда-гыйлемнәр күркәм сәләтле һәм көчле аңлы адәмнәргә генә җиңел бул­ганлыктан, күпчелек шәкертләренең белем алуы аз була, бәлки кайбер вакытта белемнән мәхрүм калу­чылар һәм зарланучылар күрелә. Язган әсәрләре нә­шер ителсә, заман үтүе белән төрле җирдә сәләтле һәм булдыклы адәмнәргә очрап, аңлаучы һәм тиешле бәя бирүчеләр күбәюе һәм шуның өчен тиешенчә та­ралуы һәм күп адәмнәрнең аны куллануы мөмкин була.

Мәрҗани хәзрәтләренең дә югары фикерләрен ят­ларлык һәм таратырлык шәкертләре бик аз санлы булганлыктан, әсәрләре аркылы хасил иткән сәләтле хакыйкый шәкерт булган үзен сөючеләр булмаса, үзе һәм фикерләре дүрт имам дәрәҗәсендә саналган имам мөҗтәһид Ләйс бине Сәгъдиең югалуы кебек,

тиз арада онытылуга дучар булачак иде. Ләкин, Ал­лага шөкер, әсәрләре ярдәме белән үзен сөючеләр кү­бәя һәм фикерләре тарала. Алла боерса, бу эшенең беркайчан да туктамас әҗер чыганагы булуына өмет итәбез.

 

Мәрҗани хәзрәтләре язган әсәрләр

1)  «Әл-хикмәтүл-бәлига фи шәрхил-гакаидин-нәсә-фия». Ислам гакыйдәсен исбат итүдә Коръән белән хәдистән алынган дәлилләрне һәм акыл дәлилләрен үз эченә ала. Уку тиеш булган гүзәл бер китап. Ка­занда басылган.

2)   «Әл-газбүл-фират вәл-мәэүз-зүләл фи шәрхил-җәләл». Мелла Җәлял Дүвәнинең «Гакаид Газдия» шәрхенә мелла Хөсәен Халхали кебек дөрес укып, заһиди  (тәкъва)  әсәрләрдән  һәм үз  китапларыннан байтак файдалы сүзләр китергән. Истанбулда иран­лылар тарафыннан кабат бастырылган.

3)     «Әт-тарикател-мүслә     вәл-гакыйдәтел-хүснә». «Тәһзиб   әл-мантыйк   вәл-кәлям»нең   кыскартылган варианты сыйфатында.

4)  «Әлмәсәл-әл-әгълә».

5)  «Тәзкирәтел-мөниб бигадәми тәзкияти әһлис-са-либ». Насараларның чалган итләрен ашау дөрес тү­геллекне бәян иткән.

6)   «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм  ягыйбиш-шәфәкъ».   Казанда бастырылган,   күп файданы үз эченә ала, укырга лаеклы.

7)   «Горфәтел-хаувафин   лигыйрфәтил-хавакыйн». Казанда басылган.

8)   «Гыйляләтез-заман фи  тарихи Болгар вә Ка­зан». Казанда басылган.

9)   «Мүнтәхабүл-вафияти».   «Вафийәтел-әсляф»тан галимнәренең гасыры һәм тормышы, танылган әсәр­ләренең бәяны. Казанда басылган.

10)  «Вафийәтел-әсляф вә тәхиятел-әхляф». Җиде-сигез бөек томнан гыйбарәт, галимнәрнең тәрҗемәи хәлләрен һәм дәрәҗәләрен күрсәтүче китап. Ләкин үз заманында «Тарих Ибне Халдун»ның кереш өле­шенә якын күләмдә һәм гомуми файданы үз эченә алган кереш өлеше бик кыенлык белән генә басыл­ды. Шул ук китапны бастыру өчен җитәрлек батыр­лык һәм тырышлык һаман да Казан тирәсендә бул­мады. Моннан соң ни булыр.

11)  «Тәнбиһ әбнәил-гасри галә тәнзиһ әнбәи Әбин-наср». Әбеннасыйр әл-Курсави хәзрәтләренең Бохара әмире һәм голәмасы белән Аллаһының сыйфатлары хакында булган бәхәсе турында кызыклы язма.

12)  «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк». «Нәзурәтел-хак»  турында кайбер хатлар һәм урынсыз язмалар таралгач язылды. Казанда басылган.

13)  «Бәркул-вамид фир-радди галәл-бәгыйдил-мү-сәммә     биннәкыйд».     Казанда     басылган.     Кайбер фикыһ мәсьәләләрен, байтак файда һәм кисәтүләрне үз эченә ала. Алда искә алынан мелла Сәгыйдь әл-Бәрәскәвинең Мәрҗани хакындагы кайбер начар сүз­ләренә җавап итеп каләмен алып, китап бастыру ва­кытында нөсхәсенә эченә дә, тышына да байтак фай­далы өстәмә кертте. «Ән-нәкыйд» дигән сүздән мак­сат - искә алынган хурлаучы кеше.

14)  «Шәрхе мөкаддимә әр-рисәләтиш-шәмсийә».

15) Тәхарире мөфрадә (аерым әсәрләр).

16)  «Җәвамигыль-хикәм вә зәраиген-нигам». Мөэ­миннәрнең әмире Гали разыйаллаһу ганһүнең әйткән сүзләреннән.

17)  «Китабен-нәсаих». Хайваннарга шәфкатьле бу­лу турында. Казанда басылган.

18)  «Мөхтасарун-нуҗүмиз-заһра фи әхвәли Мисыр вәл-Каһирә».

19)  «Хаккуль-бәян вәт-тасвир фи мәсьәләти хүдү-си галәмил-әмри вәт-тәкъдир». Галәм үзе заманның барлыкка килүе яки дәверләрнең барлыкка килүе бе­лән барлыкка килгән булса да, расланган һәм ышану тиеш булганы, соңгы заман кәлям әһелләре әйткән­чә, заманның барлыкка килүе түгел, фәкать «булма­ганнан соң бар ителгәнлек һәм булу» икәнлекне ис­бат итү турында.

20)    «Әлхаккуль-мүбин   фи   мәхәсини   әүзагыйд-дин». Хазәмә хашийәсе янында бастырылган. Гүзәл, кечкенә язма.

21)  «Игъләмү әбнәэәд-дәһри биәһвали әһли Мавә-раэннәһри».

22)   «Кәшфел-гатаи ганил-әбсар биәгъләтый тава-рихи Болгар». «Мөстәфадел-әхбар»га кушымча була­рак басылды.

23)  «Рисәләтү фи мәсәилин-нәхү».

24)  «Мәнәсикүл-хаҗ». Төрек телендә.

25)   «Рихләт».   1297  елда булган Хиҗаз сәфәрен тәфсилләп  язган язма.  Төрек телендә.  Казанда ба­сылган.

26)  «Әл-фәваид әл-мүһиммә». Коръәнне бизәп язу фәненә бәйле булган гыйльми һәм тарихи файдалы кечкенә язма.

27)   «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Бол­гар». Казан төрки телендә, ике томда. Беренче томы Казан һәм Болгарның иске хәлләрен, патша-ханнар-ның биографияләрен үз эченә ала. Икенчесендә рус яулап алуыннан соңгы хәлләр,  Казан һәм мәшһүр авылларның мәчет-мәдрәсәләре һәм имамнары,  Ди­ния нәзарәте, анда булган мөфти һәм казыйлар бәян ителгән. Казанда басылган.

28)  «Хәзәмәтил-хәваши». «Фикыһ ысуллары» фә­ненең аңлатмалы өстәмәсе. Сәед Шәрифнең тәнкыйтен һәм башка файдалы нәрсәләрне эченә алучы гү­зәл әсәр. Казанда һәм Мисырда басылган.

29) «Мәшәригыль-усуль». Фикыһ ысуллары буен­ча гаять кыска бер текст. Шәех Ибне Һәммәмнең «Тәхрирел-усуль»е һәм Ибне Нәҗим тарафыннан әй­телгән кыскача ысулында һәм Ибне Хәҗибнең «Мөх-тасар мөнтәһә»се рәвешендә, ләкин бик кыскартып язылган бер битле әсәр. Яхшы шәрех язучы булса, файдалы китап булачак. Казанда басылган.

 

Болардан тыш та гүзәл хотбәләре һәм кайбер олы шәхесләргә язылган әдәби хатлары бар.

 

Мәрҗани хәзрәтләре һәр китабында хаклыкка һәм дөреслеккә ирешү өчен яхшы тырышкан, халыкның ихтыяҗына карап файдалы мәсьәләләрне искә ал­ган, хата дип фараз кылган мәсьәләләрне катгый рә­вештә кире каккан. Изге галимнәр хакында яхшы уйда һәм әдәпле булган хәлдә, бәндәчелек сәбәпле хата җибәргән фәтваларын һәркем сискәнер һәм уй­ланыр рәвештә кире каккан. Болар бигрәк тә «Нәзу-рател-хак», «Хаккуль-мәгърифә» һәм «Бәркул-ва-мид»тә күренә. Хак һәм дөреслекне өскә чыгару, ял­ган һәм хатаны кире кагу вазифалары, ялгыш һәм хатаның начарлыгын көчле рәвештә бәян кылмый һәм халыкның фикерен кузгатып, аннан баш тар­тырлык дәрәҗәдә күрсәтми җиңел булмый.

«Мөстәфадел-әхбар»да бәндәчелек сәбәпле кайбер тасырдашлары хакында бераз арттырып җибәрү яки төшереп калдыру омтылышы күренә. Дошманнары­ның яхшы сыйфатларын күренмәслек итеп яки бик кыскача итеп, начар сыйфатларын арттырып, озын итеп, яраткан кешеләре хакында киресендә язган.

Иске заманнан бирле сәләтле югары сыйфат иялә­ре, өстенлекле бәндәләр булган кешеләрнең һәркай-сына гади халык һәм абруйлы бәндәләрдән дошман­лык һәм хөсетлек күп булган кебек, Мәрҗанигә ка­рата да дошманлык һәм хөсетлек аз түгел иде. Алар

тарафыннан хәйлә-мәкер һәм фетнәләр дә күрде. Аз-маз сылтау белән ике мәртәбә басыла торган китап­лары алынды һәм күптөрле хурлау һәм сүгүгә дучар ителде. Шуның өчен дошман һәм хөсетлеләрдән мие көю һәм йөрәге җәрәхәтләнү сәбәпле, урыны килгән­дә кайберәүләр хакында начар сүз һәм үткер каләм кулланды.

 

Югары фикерләренең кайберләре

 

1) Игътикад һәм гамәл турында Изге Китап һәм Сөннәткә тотынуның тиешлеген һәм һәр караштан, риваятьтән моның өстен һәм гамәл кылуда хаклырак икәнен яхшы белде һәм ачык бәян итте. Исбат ител­гән хәдисләргә каршы булган риваятьләрнең (күп китапларда искә алынса да) гамәл кылырга лаек тү­гел икәнлеген игълан итте.

Бу олы мәсьәләне илебездә элек бәян һәм игълан итүче голәма Курсави хәзрәтләре булса да, Мәрҗани хәзрәтләре бөтен гомерен шуңа багышлавы, фикере­нең киңлеге һәм мәгълүматының күп булуы сәбәпле бәяны нигезле һәм исбаты ачык булды. Шуның бе­лән беррәттән, Курсави кебек, хәнәфи мәзһәбе һәм Имам Әбү Хәнифә мәхәббәтендә һәм аның мәзһәбен өстен күрү, куәтләүдә шәех Ибне һәммәм кебек нык, башка мәзһәбтән өстен булу юлында үзен корбан итүче һәм тырышлык куючы иде.

 

2) Икенчел һәм шикле мәсьәләләрдә кыяс [чагыш­тыру] һәм иҗмагъны [галимнәрнең уртак фикерен] дәлил күрсә дә, гакыйдә мәсьәләләрендә бу ике юл­ның дәлилсез булуына барлык тикшерүче кебек бә­ян, Аллаһыдан килгән кадәресен кабул итү һәм ышану, ачык расланмаганнары турында шәригать күзлегеннән эндәшмәү тиеш икәнлеген исбат итте. «Исбат (дәлил) -- шәригать раслаган нәрсәләр, ин­карь итү - шәригать инкарь иткән нәрсәләр һәм моннан тыш нәрсәләр турында эндәшмәү тиеш» мәкалә­сен кагыйдә итеп алды. Шуңа нигезләнеп, галәмнең барлыкка килүе мәсьәләсендә Китап һәм Сөннәттә, хәтта сәхабәләрнең сүзләрендә һәм тәбигыйньнәрнең, мөҗтаһид имамнарның араларында «замананың бар­лыкка килүе» билгеләмәсе булмыйча, фәкать фәлсә­фә   китапларыннан   кәлям   китапларына   күчерелмә сүз булганга галәмне «Мәхлук булу мәгънәсендә аны булмаган хәлдән соң Аллаһы Тәгалә Үзенең ихтыяры белән барлыкка китерде» дип шәригатьтә ышану ти­еш һәм фарыз.  Ләкин вакытның чиге акыл белән расланса да, заманияттә вакыттан соңгы чор үзе рас­ланса да, шәргый дәлил түгел. Шуның өчен ышануы шәригать  буенча  тиеш  булган  мәсьәләләр  арасына керүе тиеш түгел дип күрсәтте.

 

3) Шулай ук Аллаһының сыйфатлары хакында Коръән-Газыйм исбат иткән һәм борынгы изге га­лимнәр бәян иткән кадәреннән артык, арттыру һәм мөмкинчелек белән сүзне хаклыкка каршы килүче һәм сөннәт белән җәмәгать әһеленә каршы килүче дип күрер иде. Бу һәм аңа охшаш башка мәсьәләләр­дә Имам Рази, галим Тафтазани һәм башкалар әшгари мәзһәбе тарафдарлары булып, гакыйдә мәсьәлә­сендә акылга таянып күп аңлату һәм кирәгеннән ар­тык сөйләү юлына мөрәҗәгать иткән кешеләрне ка­ты шелтәләп, бу эшләрен кире кага иде.

 

4) Икенчел мәсьәләләрдән караган шәфәкъ батма­ган җирләрдә дә ястү намазының катгый рәвештә фарыз икәнлеген ачык бәян итте. Искеләрдән һәм яңа дәүләтебездә үткән галимнәрдән намазның төшеп калуы хыялына барган кешеләрнең фикерләрен кире кага, аларны шелтәли иде. Тотынган шөбһәле дәлил­ләрен тәмам юкка чыгарып, фарызлыгын раслаучы катгый дәлилләрне торгызды. Чыннан да, мәмләкә­тебездә Шәфәкъның югалмау шөбһәсенә тотынып, яс­тү намазын укымау фикеренең югалуына һәм кара нокта булып тарих сәхифәләрендә генә калуына сә­бәпче булды. «Нәзурәтел-хак»та бу турыда язылып, нәшер ителде.

 

5)  Мәмләкәтебездә һәрбер шәһәрдә һәм бөек Ислам авылларында, мәхкәмә тарафыннан рөхсәт булганда, җомганың фарыз булганын һәм үтәгәннән соң өстәмә рәвештә өйлә намазын уку (күп язучылар тарафын­нан тиеш күрелгән булса да) дөрес түгел, бәлки бидгать  һәм  сөннәткә  каршы  икәнен   «Бәхре  ләкаик» һәм   «Мәрәкый әл-фәлях»   авторларыннан  артыграк һәм ачыграк дәлилләр белән исбат итте.

Тәшәһһедтә бармак белән ишарә итү, имамнан соң «Фатиха» сүрәсен уку, хотбәләрдә хәмедне кабатла­мау һәм, сөннәттә килгәнчә, шәһадәт кәлимәләрен берлек санында әйтү, Холәфәи-рашидинне исемнәре белән икенче хотбәдә искә алу кебек сөннәтне үтәү кебек ирекле өлешләр күп. Инсаф белән китапларын укучы күп нәрсәдән хәбәрдар булачак.

 

6)  Казанда бастырылган Коръәне Шәриф башлыча Мәрҗани каравы һәм тикшерүе белән бастырылган. Аларны   илебездә   тулысынча   кулланудан   чыккан, сөннәткә нигезләнгән бизәү белән төзәтте һәм Гос­манлы мосхафында сәхабәләр тарафыннан сайланган һәм борынгылар тарафыннан иярү ваҗиб күрелгән рәвештә   бастырды.   Илебезнең   галимнәренең   дини һәм  тарихи  гыйлемнәрдә  белемнәре  аз  булганлыктан, һәр эштә халкыбыз тарафыннан үрнәк итеп то­тылган Бохарада сөннәткә туры килгән Коръән язуы кабул ителгән хәлдә, элегрәк бу мәсьәләдә галимнәр һәм   наданнар   тарафыннан   күп   гаепләүләргә   һәм шелтәләргә дучар ителсә дә, сабыр итеп һәм риза бу­лып эшне чыгарды, бөек хезмәт торгызды.

 

7)  Һәр фәнне белүне, дини гыйлем һәм гарәп теле тармагы өстенә хикмәтле фәннәрнең һәркайсын (ма­тематика, табигый белемнәр һәм илаһи белемнәр бү­леген) тиешле күрер иде. Котылу, уңышка ирешү, алга китү гыйлем белән генә хасил була, һәртөрле бозыклык һәм фетнә дөрес гыйлем юклыктан дияр иде.

8)  Дини кагыйдәләрне һәм сөннәткә нигезләнгән йолаларны саклауда чиксез нык булган кебек, мил­ли  гадәтләрне,  халык  билгеләрен  саклауда да бик тырыш иде. Төрки һәм татар халкының сөйләмендә рус сүзләренең катнашуына һич тә риза түгел иде. Шулай ук кием-салым, йөреш-торыш һәм башка тор­мыш кирәк-яракларында катгый рәвештә халкыбыз­ның гадәтләрнен һәм билгеләрен (шәригатькә каршы килмәгән очракта) тоту тиешле һәм саклау кирәкле күрер иде. Халыкның телләре һәм башка рәвешләре рус һәм Аурупа рәвешләренә әверелүеннән,  фәкать милләт һәм кавем карашларыннан түгел, бәлки дин җәһәтеннән дә бик курка иде. Шуның белән беррәттән русча белүне, хәтта руслардан һөнәр алуны ти­ешле күрер иде. Чит дәүләт яклавы астында булган кавем өчен әлеге дәүләтнең ысул һәм канунын белү, идарә серләренә ирешү, шул ысул белән аның зарарынннан саклану һәм үз кавемеңнең мәнфәгатен кү­зәтү өчен әлеге дәүләтнең телен яхшы белү кулай ча­ра икәнлекне ачык белдерер иде.

9)  Эшне уңнан башлап эшләү сөннәтенә гадәттән тыш дикъкать итәр, һәр мәсьәләдә бу сөннәтне үтәр, бу эштә һәр кешегә каты киңәш бирер иде. Хәтта ар­бага менгәндә дә, атка менгәндәге кебек, сул тараф­тан уң аяк белән арбага басар һәм, үзенең уң тара­фын иптәшенә калдырып, үзе сул тарафка утырыр иде. Сул тарафтан берәүнең килүен, йөрешен, уты­рышын начар һәм шомлы күрер иде.

1306 елны мөхәррәм аенда кардәшем Әбү Мөхәммәд Салихҗан бине Мөхәммәдҗан туе өчен Мәчкәрәгә барганда, Мәрҗани хәзрәтләренең өч атлык арба­сында уң тарафта утыручы юлдашы булган идем. Арбасының сул тарафы артык салынганлыкны «ип-

тәшемне уң тарафка алып, үзем һәрвакытта сул та­рафка утырганнан» диде. Чөнки Мәрҗани бик авыр гәүдәле иде.

Бу мәсьәләдә имам белән моктади [имамга иярүче кеше] бер хөкемдә. Кыямәттә Гамәл дәфтәренең уң­нан яки сулдан бирелү мәсьәләсе аңлаган кешеләр өчен җитәрлек дәлил.

 

Кыскача әхвале һәм әхлагы

 

Үзе хөрмәтле һәм киң күңелле кеше иде. Тормы­шында һәм халык белән аралашуында кадерен һәм дәрәҗәсен саклар, гыйлем әһеле өчен кадерсезлекне китереп чыгара торган эшләрдән бик сакланыр иде. Байларга байлыклары өчен түбәнчелеккә төшмәс һәм мактау сүзләре әйтмәс иде.

Яхшы өйдә торыр һәм яхшы кием кияр, кыйм­мәтле ат һәм арбада йөрер иде. Бу рәвешенең макса­ты - гыйлемнең кадерен күрсәтү һәм динне ихтирам итү иде. Дөньясы киң, иң кирәкле әсбаплары булса да,   үзе  тыйнак,   шәкертләргә,   галимнәргә  һәм  фә­кыйрьләргә илтифатлы, аларга ярдәмле, аеруча дин һәм гыйлем юлында аңлы, гыйлем тарату һәм гый­лем әһелен олылар өчен көчен түгәр вә бу эшкә сүз һәм гамәл белән өндәр иде. Үзен түбән эшләрдән һәм куштанлыктан ерак тотар,  һәр эшендә вәкарь һәм кадерен   саклар,   артык   кызыксынучанлыктан   һәм үзенә кагылмаган эшләргә катнашудан ерак торыр иде. Шул сәбәптән кайбер җиңел карашлы адәмнәр аны тәкәббер дип гаепләрләр иде. Ләкин гаепләүләре хата һәм урынсыз иде.

Суфыйчылык өлкәсендә шәех Габделкадир Сахиб-задә әл-Башавири, шәех Гобәйдуллаһ бине әш-шәех Ниязколый Төрекмәни, шәех Мөхәммәд Мәзһар әл-Мәдәни арадашлыгы белән Нәкышьбәндия хасил ит­кән, калебен сафландырган, күңел күзенең нурын хасил иткән. Шуның өчен вакытын һәм сәгатен бай­лык бүлеп заяга уздырмыйча, бөтен гомерен уку һәм китап язу, фикер йөртү һәм язудан башкага сарыф итмәскә тырышыр иде. Китап бастырудан тыш, нөс­хәсе сирәк булган китапларны яшьлегеннән бирле өйрәнгән яхшы гадәтенчә, җитмеш яшькә ирешкән көннәрендә дә язар һәм күчерер иде. Вафатына өч-дүрт ел кала илебездә ялгыз фәкыйрь кулында (ми­нем кулда) булган шаһ Габделгазиз әд-Дәһләви хәз­рәтләренең «Төхфәи иснәй гашрия» (Искә алынган китапның асылы «Насыйхатүл-мүэ-минин вә фәдыйхәтүш-шәятыйн» исемендә. Имамия һәм Тәфдыйлия шигый мәзһәбләренә һәр мөэмин язучы канә­гать булыр дәрәҗәдә каршы чыккан һәм тәнкыйть иткән. Тарихи һәм тәэсирле дәлилләр белән имамлык һәм өстен­лектә әһле сөннәт вәл-җәмәгать мәзһәбен исбат иткән фар­сы телендәге матур, сирәк нөсхәле китап. 1305 елда Хиҗаз сәфәрендә бер бастырылган нөсхәсен очратып, Мәрҗа­ни хәзрәтләренә бүләк иттем.) исемендә та­нылган кадерле әсәрне егерме-утыз дәфтәр (төп) ка­дәр үз кулы белән язган иде.

Табигатендә юмартлык һәм шәфкать бар иде. Ка-рендәшләренә (ерак һәм якынына) ярдәмле, фәкыйрь һәм гарипләргә шәфкатьле, барлык халык өчен ях­шы теләкле, саф йөрәкле, тугры сүзле, һәр эшендә Аллаһы Тәгаләдән куркыр һәм аның хөкемен алда тотар иде. Бер сүз белән әйткәндә, Мәрҗани хәзрәт­ләре, аз матдәләрен санамаганда, Казан һәм Болгар мөселманнарының гыйлем һәм дин, күркәм әхлакый сыйфатлар ягыннан мактанычы һәм бөтен Ислам га­ләменең олы байлыгы иде.

 

Авыруы һәм вафаты

 

«Мәтәл-галимү фәмәтәл-галәмү» [Галим үлгәндә, галәм дә үлә]

Мәрҗани хәзрәтләренә дә башлыча ашау-эчүдә ча­масыз булудан һәм аеруча чәй яратучы адәмнәргә ирешә торган ашказаны  шеше  (рагы) иреште.  Ак­рынлап ашавы азайды, ике-өч айдан соң урын өстенә ятып,   васыятьләрен   тәмам   итеп,   1306   елның   28 шәгъбан аенда, милади белән 1889 елның 17 апре­лендә ястү намазы алдыннан вафат булды. Җитмеш өч яшьлек ислам динендә картайган кеше иде. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. (Дөреслектә, без Аллаһыныкы һәм Аңа гына әйләнеп кайтабыз.) Шул сәгатьтә мәчеттә ястү укыганыбыздан соң,  Әбү Са­дыйк Сафа бине Галикәй үлем турында хәбәр иткән­дә,   «Мәүтүл-галими -- мәүтү әл-галәми»  [Галимнең вафаты — галәмнең вафаты] сүзен  искә  алып,  бик кайгыга төштем. Вакыйгага туры килгән «Галим үл­гәндә, галәм дә үлә» дигән фаҗигале җөмләне бу оч­ракка муафыйк дип игътибар иттем. Шәгъбан аенда күздән югалып,  29 көнендә җеназасын зур төркем белән улы Борһанеддин Мөхәммәд әфәнде укып, Ка­занның Яңа зиратында үзе әзерләгән ихата эчендә күмелде. Рухы белән дә, җисеме белән дә җир йөзен­нән  юкка  чыкты.  Аллаһы  Тәгалә  аңа  мәрхәмәтле булсын.

 

Варислары

 

Мәрҗанинең варислары бер улы, ике кызы, ике хатыны калды. Улы (беренче җамигъ мәчетендә имам-хатыйб, Мәрҗания мәдрәсәсендә мөдәррис) Әбел-Габбас Борһанеддин Мөхәммәд. Атасы хозурын­да гыйлем алганнан соң, алты ел Истанбул сәяхәтен­дә булып, 1299 елның ахырында имамлык һәм мөдәррислек хезмәтләрендә атасына иптәш булды. Гый­лемгә сәләте, кызыксынучанлыгы һәм туры фикер­леге булса да, соң елларда әмрады гасабиягә [психик авыруга] дучар булу сәбәпле, укытудан һәм башка вазифалардан азат булып яшәде.

Кызларының олысы Хәерниса Өммехәер Галия -иң олы баласы. Әүвәлге хәлендә башыннан байтак бәхетсезлекләр кичерде. «Мәрҗания» мәдрәсәсен тә­мамлап чыгучылардан, Борһанеддин Мөхәммәд әфәнде белән Җамигъ мәчетендә имам-хатыйп һәм «Мәрҗания»дә мөдәррис Әбү Нәгыйм Сафиуллаһ би­не Габдуллаһ әс-Симбири әл-Җәбәлинең никахында була. Коръәнне яттан белүче, гарәпчәгә сәләтле, аң­лау һәм фикер йөртүдә атасыннан күп белемнәр ал­ган, Коръән бастыру эшендә хезмәт итешкән, Нәгый­мә исемле бер кыз анасы, күркәм хатын. Кече кызы - Ситтел-бәнат (алты кыз балалы) Өмме Әйман Хава, Казанның Печән базары мәчетенең беренче имамы Әбү Яхъя Габдуллаһ бине Габделкәрим бине Исхак бине Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай никахын­да. Күп кыз һәм ир балаларның анасы булган, мәгъ­рифәт һәм аң иясе хатын.

Балалары 1287 елда, искә алынган Ситтел-бәнат Хаваны тапканда вафат булган хатыны Нәгыймә бинте Хөсәен бине Йосыф Апанайдан.

Хатыннары: искә алынган Биби Нәгыймә вафа-тыннан соң өйләнгән Биби Фатыйма бинте Хөсәен бине Муса һәм гомеренең ахырында өйләнгән Биби Зөһрә, мәшһүр Габденнасыйр әл-Буави кызы иде.

 

Китаплары

 

Гомере буе үз каләме белән язган һәм Бохара бе­лән Казанда җыйган - араларында кадерле һәм си­рәк очрый торганнары булган хәлендә - барлык ки­тапларын балаларына калдырган. Аллаһы Тәгалә ул балаларга шул китаплар белән файда бирсен. Ул киапларны тикшергәндә һәм бүлгәндә, кайбер тәмам­ланмаган кисәкләр һәм хатлар җыелмасы кебек та­рихи әсәрләрдән кала бик аз нөсхә өлешкә керде.

Мәрҗани хәзрәтләренең яшәгән чагында язган әсәрләре бәрабәрендә әйтелгән тезмә һәм чәчмә мәд­хияләр, вафаты соңында кайгының зурлыгыннан укылган мәрсияләр күп. Аның үткен телле табигый шигърияттән туган әсәре — Акмулла дип танылган Мулла Мифтахеддин бине Мөхәммәдьяр төркичә мәрсиясе.

 

Язучының Мәрҗанигә мөнәсәбәте

 

Мәрҗани хәзрәтләренең әсәрләрен «Нәзурәтел-хак» чыкканан бирле укып килдем. Имамлык һәм дәрес бирү хезмәтләрен укый башлаганымнан соң, үзенә алты ел кадәр дусларча мөнәсәбәттә тордым, сәфәрләрдә юлдашы булдым, гомуми һәм хосусый мәҗлесләрдә мәҗлестәше булдым, әңгәмәләренең кү­бесендә әңгәмәдәше һәм тыңлаучысы булдым. Шу­ның өчен эшләренең һәм холкының күбесен, күркәм­лек һәм камиллеген күрдем. Аңа карата бер ядкарь, юксыну вакытында үземә бер юаныч булсын дип, бу язмада кыскача расладым.

 

Галимҗан бине Мөхәммәдҗан әл-Баруди

Һиҗри белән 1326 елның 26 шәгъбаны

Милади белән 1908 елныц 9 сентябре

Вологда шәһәре

Чыганак: “Мәрҗани” фәнни-популяр җыентык, 2010

 

Галимжан Баруди — “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә һәм “Әд дин вә әл-әдәп” дини-әхлакый журналына нигез салучы шәхес. Ул шулай ук 1917 елда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда сайланган беренче мөфти буларак та мәгълүм.

Баруди (Галиев) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы (1851-1921) Казан өязенең Чуашиле авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Казанда Күлбуе мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1875 елны Бохарага китә. Анда “Мир-гарәб” мәдрәсәсендә 7 еллап укыганнан соң, 1881 елда Казанга кайта һәм шәһәрнең 4 нче мәхәллә имамы итеп сайлана. 1882 елда җәдит ысулындагы атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен оештыра һәм шунда 35 елга якын мөдәррис булып тора.

1891-1916 елларда җәдит мәктәпләре өчен күпсанлы дәреслекләр, Ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген аңлаткан һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләрен язып бастыра.

1917 елда Г.Баруди Уфадагы Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлана. 1921 елның 6 декабрендә ул Мәскәү каласында, ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган вакытында вафат була.

Г.Баруди гомере буе шәрык халыкларының борынгы язма һәм басма китапларын җыю белән шөгыльләнеп, гаять бай китапханә туплаган була. 4 меңнән артык берәмлек басманы туплаган әлеге китапханә 1920 елда дәүләт карамагына алына һәм бүгенге көндә Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды нигезен тәшкил итә.

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы