Танылган җәмәгать эшлеклесе һәм дин галиме, мөдәррис-педагог, мөфти Галимҗан Барудиның әл-Мәрҗани хакындагы истәлекләрен тәкъдим итәбез. Әлеге хатирәләр олуг шәхесне төрле яклап күзалларга ярдәм итә һәм Мәрҗани хезмәтләренең, аның туган халкына калдырган рухи мирасының зурлыгын тагын бер кат искәртә.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Мөкаддимә
Исламият һәм кешелек камиллегенең иң югары дәрәҗәсе булган нәфесне тәрбияләү һәм әхлакны камилләштерүдә иң нәтиҗәле чара - яхшы һәм яманнарның хәлләренә күңел күзе белән карау һәм һәркайсыннан тиешле гыйбрәт алу. «Аларның кыйссаларында күңел күзе белән караучылар (зирәкләр) өчен гыйбрәт бар» (Коръән, «Йосыф» сүрәсе, 111 нче аять) аятенә нигезләнеп, тарих фәне универсаль гыйлем, файдалы гыйлем, гыйбрәтле гыйлем санала.
Дин һәм шәригатьне саклау, биргән фәтваларның дәрәҗәләрен аңлау өчен мөфти һәм галимнәрнең гыйлем дәрәҗәләрен, сәламәт табигатьләрен, фикер турылыгын, диндә нык булуларын яхшы белү тиешле. «Дини белемегезне кемнән алганыгызны белегез» (Имам Мөслимнең «Сахих»ында китерелә) хәдисенә нигезләнеп, хәдисләрне тапшыра торган бәндәләрнең шәхесләрен өйрәнә торган фән һәм шул кешеләрнең шәхесләрен ышанычлыларга, ышанычсызларга бүлү шәригать буенча дөрес һәм кирәкле санала.
Шуның өчен остаз Шиһабеддин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең кыскача хәлен, мәгърифәт дәрәҗәсен һәм өстенлеген бәян итеп, дин кардәшләребезгә бер ядкарь китерергә булдык.
Остаз Шиһабеддин әл-Мәрҗани хәзрәтләре
Ибне мелла Баһаведдин бине мелла Сөбхан бине мелла Габделкәрим бине Габдеттәүваб бине Габделгани бине Габделкоддус бине Ядәш бине Ядкярь. Үзенең бәянына күрә, атасы Казан төбәгендә Ябынчы авылында имамлык иткәндә, шул ук авылда 1233 елда җиденче рабигыль әүвәлдә туган. Анасы - Бибихәбибә бинте Габденнасыйр (Ашытта олуг мөдәррис булган) бине Сәйфелмөлек бине Мозаффар бине Мортаза бине Гали бине Йосыф.
1237 елның бишенче рабигыль әүвәлендә мелла Баһаведдин шул ук төбәктәге Ташкичүгә имам булып, утыз сигезенче елның сигезенче Зөлхиҗҗәсендә анасы дөньядан китеп, Мәрҗани биш яшьлек хәлендә ана тәрбиясеннән аерыла. Соңыннан гыйлем алуга керешеп, әүвәлге гыйлемне Ташкичү мәдрәсәсендә булган хәлфәдән укып, «Шәрхе Җами», «Шәрхе Шәмсийә» һәм «Шәрхе гакаид вә Тәүзыйх» дәресләрен атасыннан алып, гыйлем эстәүне камилләштерү өчен, 1254 елның дүртенче рабигыль әүвәлендә Троицк юлы белән Бохарага юнәлгән һәм шул ук елның алтынчы шәүвәлендә Бохарага килеп дәрес алуга керешкән. Гасырының иң күренекле мөдәррисләреннән рәсми дәресләр дә алган.
Бөек остазлары: мелла Мирза Салих (дамелла Мирза Салих Әгъләм дип танылган), Ибне Надир бине Габдуллаһ Хаҗәнди, мелла Мөхәммәд (дамелла Хаҗибай дип танылган), Ибне Сафар Хаҗәнди, мелла Фазыл бине Гашур әл-Гаҗдүвәни, мелла Габделмөэмин (Ишан Мөэмин хуҗа дип танылган), Ибне Үзбәк хуҗа әл-Әфшанҗи (Әл-Вәбәкинди), хаҗи мелла Ходайбирде Әл-Бәйсү-ни, мелла Баба Рафигъ әл-Хаҗәнди һәм казый Шәриф (Мәүләви буларак танылган), Ибне Гата хуҗа бине Һади хуҗа (Остаз буларак танылган) эл Боха-ри. Аллаһ аларга мәрхәмәтле булсын.
Соңыннан 1260 елда Сәмәркандка сәяхәт кылып, гасырының камиле һәм китап яратучысы, гыйлем сөючесе, мөхтәрәм галимнәрдән булган казый Сәмәр-канд Әбү Сәгыйдь бине Габделхәй бине Әбелхәер бине Әбелфәез бине Гариф әс-Сәмәрканди хәзрәтләренә юлыгып, искә алынган казый Мәрҗанидә яхшы укымышлылык күреп, бик яхшы кабул иткән, сирәк очрый торган һәм кызык китаплар белән тулы китапханәсе белән кулланырга рөхсәт итеп, күп китапларны укуга һәм гадәттән тыш күп мәгълүмат арттыруына этәргеч булган. Шул елдан соң башлыча кыш көннәрендә Бохарада рәсми дәресләр белән мәшгуль булып, яз көннәрендә Сәмәркандта искә алынган казый янында шөгыльләнгән һәм дәрес алган. Бохарада бик аз кешедә булган һәм аз нөсхәле Мулла Җәлял Дүвәнинең «Рисәлә-и җәдидә»сен искә алынган казый янында укуын махсус рәвештә үзе сөйләр иде. Казый, ул заманнарда сирәк булган «Тәһзиб әл-кәлям»не Мәрҗани кулында күреп, язып бирүне үтенгәч, тулысынча күчереп биргәнен әйтер иде.
Бер сүз белән әйткәндә, Мәрҗани хәзрәтләре, Бохараның мәдрәсә дәресләре искедән бирү һәм биш-алты танылган китапларда булган мәгънәләрне аңлату һәм уку рәвешен өйрәтүдән гыйбарәт булганлыктан, гарәп телен начар белгән һәм хаталы укучы адәмнәр өчен тиешле кайгырту булса да, Мәрҗани кебек затлар өчен аз эш булганлыктан, казый хәзрәтләре уку вакытында ук илаһи өстенлек булган сәләте һәм көчле тырышлыгы сәбәпле, акылга бәйле гыйлемнәрдә хикмәт иясе булган галимнәр сүзләреннән шәех Шиһаб Сәһрәварди, Мелла Җәлял Дүвәни, Хәким Мирбакыр Дамад һәм һәр ике - Садыр Ширази һәм Заһид Һарави әсәрләрен кайгырту белән укып, Коръән белән хәдискә караган гыйлемнәрдә дә гадәттән тыш күп китаплар күргән, күп мәсьәләләрдә, мәшһүрләргә алданмый, хакыйкатькә ирешкән. Һәр фәндә ирешкән хакыйкатьне югалтмас өчен, аларны исәпкә ала барган, форсат тапкан кадәр, төн һәм көнне, сәфәрдә булуны яки өйдә булуны аермый, буш һәм ял вакытын көтми яза барган. Шуның өчен байтак әсәренең материалы Бохарада вакытта
ук барлыкка килгән.
Фикеренең башлангычы
Мәрҗанинең белемгә беренче тапкыр тартылуы һәм чыннан да хәрәкәт итә башлавы, үзеннән ишеткәнемчә, шулай булган: Бохарага барганда, Троицкида бер голәма мәҗлесендә Әбеннасыйр әл-Курсави хәзрәтләренең кайбер эшләре һәм сыйфаты хакында булган фикере сөйләнгән. Сүзләрнең күбесе каршы килү һәм мәсхәрәләү юлы белән булса да, шунда Мәрҗани хәзрәтләренең акылына бер хәрәкәт килгән. Атасыннан һәм башка күп адәмнәрдән Курсави хәзрәтләре турында тәнкыйть ишеткән булса да, китапларын яхшылап күрүне күңеленә урнаштырган. «Гыйлем һәм зирәклеге дусты һәм дошманы тарафыннан танылган адәмнең сүзе асылсыз булмас, әлбәттә, инсаф белән фикер йөртү тиеш», - дип, үзенә хөкем иткән. Бохарага баргач, Курсави хәзрәтләренең хаваһирзадәсе мелла Исмәгыйль бине Муса Кышкари хәзрәтләреннән «Шәрхе гакаиде Курсави»ны алып торганда, Кышкари: «Ул китап укырга лаек түгел, сигез сыйфатны бер билгеләмә белән билгеләнә дигән китапны карап ни эшлисең?» - дигән нәфрәтле сүзләренә карамый алып укыган һәм китап хуҗасы сөйләгән сүзләрдән пакь һәм ерак дип тапкан. Шуннан соң мәрхүм Курсави хакындагы көнгеләргә иярү генә булган фикере алмашып, дөрескә әйләнгән. Кирәк аның фикерен, кирәк башкаларның сүзләрен иярүсез һәм фанатикларча яратусыз уйлауны үзенә гадәт итеп алган. Һәр фәндә хак белән дөреслекне аеручан булган һәм күп очракта моңа ирешкән.
Бохарада ук тикшерү һәм күп китап уку белән шөһрәте чыгуга, туганы мелла Садреддин әл-Мәрҗанидән тыш мелла Габделхәбир бине Габделваһһаб әл-Мөслими әл-Кызылҗари, мелла Мөхәммәди бине Салих әл-Гомәри әл-Казани, мелла Хафизеддин бине Насреддин әл-Бәрәнкәви кебек сәләтле затлар мәхәббәт һәм игътибар белән аның янында дәрес укыганнар. Шул рәвештә унбер ел кадәр белем алу һәм камиллеккә ирешүдә булып, 1265 елның унынчы рәҗәбендә ватанына таба Бохарадан чыгып, Иман-Колга (Орск), Оренбург аркылы уникенче рамазанда Казанга, унөчендә ватаны булган Ташкичүгә сәламәт хәлдә һәм бәрәкәт белән кайтып кергән.
Казанда имам һәм мөдәррис булуы
Шул елны Казанның беренче мәхәллә имамы мелла Сәгыйд бине Хәмид әл-Бәрәскәви Хиҗазга сәфәргә китүе сәбәпле имамлык һәм мөдәррислек эшеннән азат ителгәнлектән, Мәрҗанинең Бохарадан кайтуы, аның өстенлеге һәм камиллеге бу мәхәлләнең, бәлки, бөтен Казан шәһәренең, иң күренекле байгурасы Ибраһим (Ибраһим бай) бине Гобәйдуллаһ бине Мөхәммәдрәхим Юнысыйга ирешеп, Казан галимнәре һәм башка өстен кешеләрдән торган һәм «Мөстәфадел-әх-бар»да тәфсилләп язылган бер бөек мәҗлес ясап, Мәрҗанине имтихан иттергән (Ибраһим байның имам һәм мөдәррис имтиханында инсафлы олуг кешеләрдән торган гыйльми комиссия хозурында имтихан ысулына керүе байтак зиһенле булуыннан һәм милләт өчен яхшы хезмәт итүеннәндер. Аллаһ аңа әҗерен бирсен! Юкса күп адәмнәр һәм байлар, фәкать нәсәпкә, мираска, мактау сүзләренә карап, күп вазифаларны югалталар, имамлык һәм мөдәррислек кебек ислам милләтенең дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк булган кыйммәтле вазифаларны төшереп калдыралар һәм югалталар. Шул юл белән милләткә чиксез олуг хыянәт кылалар. Ибраһим байның бу эше бер яхшы гадәт була торып - күпчелек имамнарның шәхси максатларына муафыйк килмәүләрен-нән һәм байлар эчендә дә кыю, күренекле, зирәк адәм гүя калмаганлыктан - тәмам төшеп калган, игътибар итүче калмаган. Фәкать соң заманда дәүләт иясе һәм кыюлыгы, ярдәме һәм яхшылыгы белән танылган Әхмәд бай Хөсәензадә бу эшне мәйданга чыгарып торуны теләде. Кайбер авыл имамнарына карата моны гамәлгә ашырырга теләгәч, гаделлек ияләренең аз булуы, фанатизм һәм үҗәтлек ияләренең күплеге омтылышына киртә булды. Аллаһ аңа рәхмәт кылсын!)
Бөек бәхәсләр соңында гаделлек ияләре тарафыннан өстенлек һәм камил ленә шәһадәт бирелгәч, әлеге мәхәлләдә имам ха-тыйп һәм мөдәррис булуыны үтенеп, Мәрҗани хәзрәтләре дә атасыннан рөхсәт алгач, кабул итеп, 1266 елның мөхәррәмендә Казанга күчеп, шул ук ел гасыр мөфтие Габделвахид бине Сөләйман әфәнде хозурында да имтихан үтеп, егерме җиденче җөмадел-әүвәл-дә, милади белән 1850 елның алтынчы мартта имам хатыйплык һәм мөдәррислек өчен рәсми указ алган. Ахунлык дәрәҗәсе 1284 елда бирелгән.
Дәресе һәм дәрес бирүдә мәсләге
Остаз Мәрҗани искә алынган елдан башлап гомеренең ахырына кадәр (бераз кичегү белән) имам ха-тыйпларга һәм ахуннарга гореф-гадәт буенча тиеш булган таләпләрне яхшы үтәү өстенә дәрес бирү белән шөгыльләнде. Дәресендә дәвамлы, яхшы эчтәлекле, юк-бар өстәмә катыштырмыйча, кагыйдәле һәм файдалы китаплардан, файдасыз бәхәсләр белән озынайтмыйча, рәсми китаплардан дәрес биргән. Аеруча яратып укыткан һәм аны укуны башкаларга да кызыктырган китаплары: гакылга караган фәннәрдән - Мирсәет Заһир һәрави әсәре, соңгы заман галимнәренең «Тәһзиб әл-кәлям»е, фикыһта «Кидайә» һәм «Фәтхелкадир» шәрехе кебек тикшерелгән һәм файдалы китаплар иде.
Тәфсир һәм хәдис, гарәп әдәбияты, тарих фәннәренең һәркайсында һәммә тасырдашларыннан өстен булса да, болардан дәрес бик аз булып, әңгәмә вакытында аңлатуы күп булыр иде. Мәҗлесләрнең күбесе, бигрәк тә үҗәт, кире адәмнәрдән башка, укымышлы кешеләр булганнары һәр өстенлекле бәндә өчен югарыда әйтелгән фәннәрдән гүзәл дәрес булыр иде.
Дәресләре башлыча мәшһүрләргә иярү булмыйча, танылган галимнәрнең әсәрләренә,үзенең бөек фикерләренә таянган булганлыктан, аны аңлау зирәклек ияләренә һәм күркәм акыллы шәкертләргә махсусрак иде. Гади аңлы шәкертләр күп файда алырлык түгел иде. Шуның өчен шәкертләренең саны аның күркәм дәрәҗәсенә туры килә торган түгел, бәлки тасырдашларына карата шәкертләре азрак булыр иде. Ләкин шәкертләренең иң яхшылары һәм уртачалары - кайберәүләре булса да, бер дәрәҗәдә карышусыз фикергә, гыйлем төрләренә мәхәббәт, аеруча тәфсир, хәдис, биография, тарих фәннәренә омтылыш, кайбер тикшерүчеләрнең әсәрләрен тану хасил булуда башкалардан аермалары бар иде. Көч һәм кызыксынуының күп өлешен китап язуга һәм аны бастыруга сарыф итүе дә, бөтен көчен һәм игътибарын дәрескә сарыф иткән мөдәррисләргә караганда шәкертләренең аз булуының ахыргы сәбәбе шул булса да гаҗәп түгел.
Игътибар: шәкертләр күплеге-азлыгы, аларның яхшы белем алулары башлыча яхшы өйрәтү һәм тәрбия ысулына карый. Яхшы укыту һәм тәрбия бирү матдәләргә һәм вак кисәкләргә күп игътибар бирү һәм алар белән күп шөгыльләнүне, һәр дәрәҗәдәге шәкерт белән яхшы мөгамәлә һәм дәресләрендә аларның фикер дәрәҗәләренә төшү, мөмкин кадәр яхшы кәефтә булуны таләп иткәнгә, сәләте белән бүтәннәрдән аерылып торган югары фикерле адәмнәр дә күп вакытта кимчелекле булырга тиешледер. Күп мәмләкәтләрдә күрелгән һәм ишетелгән тәҗрибәләр дә шулай күрсәтә. Мәрҗанинең гаилә тәрбиясендә дә халыктан аермалы, яхшы үрнәк һәм гамәл кагыйдәсе итеп тотарлык күркәм әсәре күрелмәде. Бу да, искә алган хикмәт сәбәпле булса, гаҗәп түгелдер.
Иршад [туры юлга юнәлдерү], ислахы һәм фикерләренең таралуы
Мәрҗани хәзрәтләре бөек тырышлыгын шәригатьне таратуга һәм сөннәтне тергезүгә, милләтне яхшыга үзгәртүгә, ал арны бидгатьтән ерак һәм сөннәткә муафыйк итәргә сарыф итте. Бу эштә үзен гаепләүчеләрнең сүгүеннән дә, наданнарның тәнкыйтеннән дә, дошманнарның мәкерле шатлануыннан да курыкмады. Телдән ирештерү күп шартларны үтәүгә мохтаҗ булганга, шуның белән беррәттән күп афәт һәм каршылыкларга очраганга күрә, фикерләрен язып таратуны яхшырак, тулырак, файдалырак күреп, китап язу һәм бастыруга әһәмият бирде, бу эштә хаклыкка иреште. Аң ияләре өчен яхшы, файдалы китаплар язды һәм гүзәл ядкарьләр калдырды.
Олы галимнәрдән алган файда-гыйлемнәр күркәм сәләтле һәм көчле аңлы адәмнәргә генә җиңел булганлыктан, күпчелек шәкертләренең белем алуы аз була, бәлки кайбер вакытта белемнән мәхрүм калучылар һәм зарланучылар күрелә. Язган әсәрләре нәшер ителсә, заман үтүе белән төрле җирдә сәләтле һәм булдыклы адәмнәргә очрап, аңлаучы һәм тиешле бәя бирүчеләр күбәюе һәм шуның өчен тиешенчә таралуы һәм күп адәмнәрнең аны куллануы мөмкин була.
Мәрҗани хәзрәтләренең дә югары фикерләрен ятларлык һәм таратырлык шәкертләре бик аз санлы булганлыктан, әсәрләре аркылы хасил иткән сәләтле хакыйкый шәкерт булган үзен сөючеләр булмаса, үзе һәм фикерләре дүрт имам дәрәҗәсендә саналган имам мөҗтәһид Ләйс бине Сәгъдиең югалуы кебек,
тиз арада онытылуга дучар булачак иде. Ләкин, Аллага шөкер, әсәрләре ярдәме белән үзен сөючеләр күбәя һәм фикерләре тарала. Алла боерса, бу эшенең беркайчан да туктамас әҗер чыганагы булуына өмет итәбез.
Мәрҗани хәзрәтләре язган әсәрләр
1) «Әл-хикмәтүл-бәлига фи шәрхил-гакаидин-нәсә-фия». Ислам гакыйдәсен исбат итүдә Коръән белән хәдистән алынган дәлилләрне һәм акыл дәлилләрен үз эченә ала. Уку тиеш булган гүзәл бер китап. Казанда басылган.
2) «Әл-газбүл-фират вәл-мәэүз-зүләл фи шәрхил-җәләл». Мелла Җәлял Дүвәнинең «Гакаид Газдия» шәрхенә мелла Хөсәен Халхали кебек дөрес укып, заһиди (тәкъва) әсәрләрдән һәм үз китапларыннан байтак файдалы сүзләр китергән. Истанбулда иранлылар тарафыннан кабат бастырылган.
3) «Әт-тарикател-мүслә вәл-гакыйдәтел-хүснә». «Тәһзиб әл-мантыйк вәл-кәлям»нең кыскартылган варианты сыйфатында.
4) «Әлмәсәл-әл-әгълә».
5) «Тәзкирәтел-мөниб бигадәми тәзкияти әһлис-са-либ». Насараларның чалган итләрен ашау дөрес түгеллекне бәян иткән.
6) «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм ягыйбиш-шәфәкъ». Казанда бастырылган, күп файданы үз эченә ала, укырга лаеклы.
7) «Горфәтел-хаувафин лигыйрфәтил-хавакыйн». Казанда басылган.
8) «Гыйляләтез-заман фи тарихи Болгар вә Казан». Казанда басылган.
9) «Мүнтәхабүл-вафияти». «Вафийәтел-әсляф»тан галимнәренең гасыры һәм тормышы, танылган әсәрләренең бәяны. Казанда басылган.
10) «Вафийәтел-әсляф вә тәхиятел-әхляф». Җиде-сигез бөек томнан гыйбарәт, галимнәрнең тәрҗемәи хәлләрен һәм дәрәҗәләрен күрсәтүче китап. Ләкин үз заманында «Тарих Ибне Халдун»ның кереш өлешенә якын күләмдә һәм гомуми файданы үз эченә алган кереш өлеше бик кыенлык белән генә басылды. Шул ук китапны бастыру өчен җитәрлек батырлык һәм тырышлык һаман да Казан тирәсендә булмады. Моннан соң ни булыр.
11) «Тәнбиһ әбнәил-гасри галә тәнзиһ әнбәи Әбин-наср». Әбеннасыйр әл-Курсави хәзрәтләренең Бохара әмире һәм голәмасы белән Аллаһының сыйфатлары хакында булган бәхәсе турында кызыклы язма.
12) «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк». «Нәзурәтел-хак» турында кайбер хатлар һәм урынсыз язмалар таралгач язылды. Казанда басылган.
13) «Бәркул-вамид фир-радди галәл-бәгыйдил-мү-сәммә биннәкыйд». Казанда басылган. Кайбер фикыһ мәсьәләләрен, байтак файда һәм кисәтүләрне үз эченә ала. Алда искә алынан мелла Сәгыйдь әл-Бәрәскәвинең Мәрҗани хакындагы кайбер начар сүзләренә җавап итеп каләмен алып, китап бастыру вакытында нөсхәсенә эченә дә, тышына да байтак файдалы өстәмә кертте. «Ән-нәкыйд» дигән сүздән максат - искә алынган хурлаучы кеше.
14) «Шәрхе мөкаддимә әр-рисәләтиш-шәмсийә».
15) Тәхарире мөфрадә (аерым әсәрләр).
16) «Җәвамигыль-хикәм вә зәраиген-нигам». Мөэминнәрнең әмире Гали разыйаллаһу ганһүнең әйткән сүзләреннән.
17) «Китабен-нәсаих». Хайваннарга шәфкатьле булу турында. Казанда басылган.
18) «Мөхтасарун-нуҗүмиз-заһра фи әхвәли Мисыр вәл-Каһирә».
19) «Хаккуль-бәян вәт-тасвир фи мәсьәләти хүдү-си галәмил-әмри вәт-тәкъдир». Галәм үзе заманның барлыкка килүе яки дәверләрнең барлыкка килүе белән барлыкка килгән булса да, расланган һәм ышану тиеш булганы, соңгы заман кәлям әһелләре әйткәнчә, заманның барлыкка килүе түгел, фәкать «булмаганнан соң бар ителгәнлек һәм булу» икәнлекне исбат итү турында.
20) «Әлхаккуль-мүбин фи мәхәсини әүзагыйд-дин». Хазәмә хашийәсе янында бастырылган. Гүзәл, кечкенә язма.
21) «Игъләмү әбнәэәд-дәһри биәһвали әһли Мавә-раэннәһри».
22) «Кәшфел-гатаи ганил-әбсар биәгъләтый тава-рихи Болгар». «Мөстәфадел-әхбар»га кушымча буларак басылды.
23) «Рисәләтү фи мәсәилин-нәхү».
24) «Мәнәсикүл-хаҗ». Төрек телендә.
25) «Рихләт». 1297 елда булган Хиҗаз сәфәрен тәфсилләп язган язма. Төрек телендә. Казанда басылган.
26) «Әл-фәваид әл-мүһиммә». Коръәнне бизәп язу фәненә бәйле булган гыйльми һәм тарихи файдалы кечкенә язма.
27) «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар». Казан төрки телендә, ике томда. Беренче томы Казан һәм Болгарның иске хәлләрен, патша-ханнар-ның биографияләрен үз эченә ала. Икенчесендә рус яулап алуыннан соңгы хәлләр, Казан һәм мәшһүр авылларның мәчет-мәдрәсәләре һәм имамнары, Диния нәзарәте, анда булган мөфти һәм казыйлар бәян ителгән. Казанда басылган.
28) «Хәзәмәтил-хәваши». «Фикыһ ысуллары» фәненең аңлатмалы өстәмәсе. Сәед Шәрифнең тәнкыйтен һәм башка файдалы нәрсәләрне эченә алучы гүзәл әсәр. Казанда һәм Мисырда басылган.
29) «Мәшәригыль-усуль». Фикыһ ысуллары буенча гаять кыска бер текст. Шәех Ибне Һәммәмнең «Тәхрирел-усуль»е һәм Ибне Нәҗим тарафыннан әйтелгән кыскача ысулында һәм Ибне Хәҗибнең «Мөх-тасар мөнтәһә»се рәвешендә, ләкин бик кыскартып язылган бер битле әсәр. Яхшы шәрех язучы булса, файдалы китап булачак. Казанда басылган.
Болардан тыш та гүзәл хотбәләре һәм кайбер олы шәхесләргә язылган әдәби хатлары бар.
Мәрҗани хәзрәтләре һәр китабында хаклыкка һәм дөреслеккә ирешү өчен яхшы тырышкан, халыкның ихтыяҗына карап файдалы мәсьәләләрне искә алган, хата дип фараз кылган мәсьәләләрне катгый рәвештә кире каккан. Изге галимнәр хакында яхшы уйда һәм әдәпле булган хәлдә, бәндәчелек сәбәпле хата җибәргән фәтваларын һәркем сискәнер һәм уйланыр рәвештә кире каккан. Болар бигрәк тә «Нәзу-рател-хак», «Хаккуль-мәгърифә» һәм «Бәркул-ва-мид»тә күренә. Хак һәм дөреслекне өскә чыгару, ялган һәм хатаны кире кагу вазифалары, ялгыш һәм хатаның начарлыгын көчле рәвештә бәян кылмый һәм халыкның фикерен кузгатып, аннан баш тартырлык дәрәҗәдә күрсәтми җиңел булмый.
«Мөстәфадел-әхбар»да бәндәчелек сәбәпле кайбер тасырдашлары хакында бераз арттырып җибәрү яки төшереп калдыру омтылышы күренә. Дошманнарының яхшы сыйфатларын күренмәслек итеп яки бик кыскача итеп, начар сыйфатларын арттырып, озын итеп, яраткан кешеләре хакында киресендә язган.
Иске заманнан бирле сәләтле югары сыйфат ияләре, өстенлекле бәндәләр булган кешеләрнең һәркай-сына гади халык һәм абруйлы бәндәләрдән дошманлык һәм хөсетлек күп булган кебек, Мәрҗанигә карата да дошманлык һәм хөсетлек аз түгел иде. Алар
тарафыннан хәйлә-мәкер һәм фетнәләр дә күрде. Аз-маз сылтау белән ике мәртәбә басыла торган китаплары алынды һәм күптөрле хурлау һәм сүгүгә дучар ителде. Шуның өчен дошман һәм хөсетлеләрдән мие көю һәм йөрәге җәрәхәтләнү сәбәпле, урыны килгәндә кайберәүләр хакында начар сүз һәм үткер каләм кулланды.
Югары фикерләренең кайберләре
1) Игътикад һәм гамәл турында Изге Китап һәм Сөннәткә тотынуның тиешлеген һәм һәр караштан, риваятьтән моның өстен һәм гамәл кылуда хаклырак икәнен яхшы белде һәм ачык бәян итте. Исбат ителгән хәдисләргә каршы булган риваятьләрнең (күп китапларда искә алынса да) гамәл кылырга лаек түгел икәнлеген игълан итте.
Бу олы мәсьәләне илебездә элек бәян һәм игълан итүче голәма Курсави хәзрәтләре булса да, Мәрҗани хәзрәтләре бөтен гомерен шуңа багышлавы, фикеренең киңлеге һәм мәгълүматының күп булуы сәбәпле бәяны нигезле һәм исбаты ачык булды. Шуның белән беррәттән, Курсави кебек, хәнәфи мәзһәбе һәм Имам Әбү Хәнифә мәхәббәтендә һәм аның мәзһәбен өстен күрү, куәтләүдә шәех Ибне һәммәм кебек нык, башка мәзһәбтән өстен булу юлында үзен корбан итүче һәм тырышлык куючы иде.
2) Икенчел һәм шикле мәсьәләләрдә кыяс [чагыштыру] һәм иҗмагъны [галимнәрнең уртак фикерен] дәлил күрсә дә, гакыйдә мәсьәләләрендә бу ике юлның дәлилсез булуына барлык тикшерүче кебек бәян, Аллаһыдан килгән кадәресен кабул итү һәм ышану, ачык расланмаганнары турында шәригать күзлегеннән эндәшмәү тиеш икәнлеген исбат итте. «Исбат (дәлил) -- шәригать раслаган нәрсәләр, инкарь итү - шәригать инкарь иткән нәрсәләр һәм моннан тыш нәрсәләр турында эндәшмәү тиеш» мәкаләсен кагыйдә итеп алды. Шуңа нигезләнеп, галәмнең барлыкка килүе мәсьәләсендә Китап һәм Сөннәттә, хәтта сәхабәләрнең сүзләрендә һәм тәбигыйньнәрнең, мөҗтаһид имамнарның араларында «замананың барлыкка килүе» билгеләмәсе булмыйча, фәкать фәлсәфә китапларыннан кәлям китапларына күчерелмә сүз булганга галәмне «Мәхлук булу мәгънәсендә аны булмаган хәлдән соң Аллаһы Тәгалә Үзенең ихтыяры белән барлыкка китерде» дип шәригатьтә ышану тиеш һәм фарыз. Ләкин вакытның чиге акыл белән расланса да, заманияттә вакыттан соңгы чор үзе расланса да, шәргый дәлил түгел. Шуның өчен ышануы шәригать буенча тиеш булган мәсьәләләр арасына керүе тиеш түгел дип күрсәтте.
3) Шулай ук Аллаһының сыйфатлары хакында Коръән-Газыйм исбат иткән һәм борынгы изге галимнәр бәян иткән кадәреннән артык, арттыру һәм мөмкинчелек белән сүзне хаклыкка каршы килүче һәм сөннәт белән җәмәгать әһеленә каршы килүче дип күрер иде. Бу һәм аңа охшаш башка мәсьәләләрдә Имам Рази, галим Тафтазани һәм башкалар әшгари мәзһәбе тарафдарлары булып, гакыйдә мәсьәләсендә акылга таянып күп аңлату һәм кирәгеннән артык сөйләү юлына мөрәҗәгать иткән кешеләрне каты шелтәләп, бу эшләрен кире кага иде.
4) Икенчел мәсьәләләрдән караган шәфәкъ батмаган җирләрдә дә ястү намазының катгый рәвештә фарыз икәнлеген ачык бәян итте. Искеләрдән һәм яңа дәүләтебездә үткән галимнәрдән намазның төшеп калуы хыялына барган кешеләрнең фикерләрен кире кага, аларны шелтәли иде. Тотынган шөбһәле дәлилләрен тәмам юкка чыгарып, фарызлыгын раслаучы катгый дәлилләрне торгызды. Чыннан да, мәмләкәтебездә Шәфәкъның югалмау шөбһәсенә тотынып, ястү намазын укымау фикеренең югалуына һәм кара нокта булып тарих сәхифәләрендә генә калуына сәбәпче булды. «Нәзурәтел-хак»та бу турыда язылып, нәшер ителде.
5) Мәмләкәтебездә һәрбер шәһәрдә һәм бөек Ислам авылларында, мәхкәмә тарафыннан рөхсәт булганда, җомганың фарыз булганын һәм үтәгәннән соң өстәмә рәвештә өйлә намазын уку (күп язучылар тарафыннан тиеш күрелгән булса да) дөрес түгел, бәлки бидгать һәм сөннәткә каршы икәнен «Бәхре ләкаик» һәм «Мәрәкый әл-фәлях» авторларыннан артыграк һәм ачыграк дәлилләр белән исбат итте.
Тәшәһһедтә бармак белән ишарә итү, имамнан соң «Фатиха» сүрәсен уку, хотбәләрдә хәмедне кабатламау һәм, сөннәттә килгәнчә, шәһадәт кәлимәләрен берлек санында әйтү, Холәфәи-рашидинне исемнәре белән икенче хотбәдә искә алу кебек сөннәтне үтәү кебек ирекле өлешләр күп. Инсаф белән китапларын укучы күп нәрсәдән хәбәрдар булачак.
6) Казанда бастырылган Коръәне Шәриф башлыча Мәрҗани каравы һәм тикшерүе белән бастырылган. Аларны илебездә тулысынча кулланудан чыккан, сөннәткә нигезләнгән бизәү белән төзәтте һәм Госманлы мосхафында сәхабәләр тарафыннан сайланган һәм борынгылар тарафыннан иярү ваҗиб күрелгән рәвештә бастырды. Илебезнең галимнәренең дини һәм тарихи гыйлемнәрдә белемнәре аз булганлыктан, һәр эштә халкыбыз тарафыннан үрнәк итеп тотылган Бохарада сөннәткә туры килгән Коръән язуы кабул ителгән хәлдә, элегрәк бу мәсьәләдә галимнәр һәм наданнар тарафыннан күп гаепләүләргә һәм шелтәләргә дучар ителсә дә, сабыр итеп һәм риза булып эшне чыгарды, бөек хезмәт торгызды.
7) Һәр фәнне белүне, дини гыйлем һәм гарәп теле тармагы өстенә хикмәтле фәннәрнең һәркайсын (математика, табигый белемнәр һәм илаһи белемнәр бүлеген) тиешле күрер иде. Котылу, уңышка ирешү, алга китү гыйлем белән генә хасил була, һәртөрле бозыклык һәм фетнә дөрес гыйлем юклыктан дияр иде.
8) Дини кагыйдәләрне һәм сөннәткә нигезләнгән йолаларны саклауда чиксез нык булган кебек, милли гадәтләрне, халык билгеләрен саклауда да бик тырыш иде. Төрки һәм татар халкының сөйләмендә рус сүзләренең катнашуына һич тә риза түгел иде. Шулай ук кием-салым, йөреш-торыш һәм башка тормыш кирәк-яракларында катгый рәвештә халкыбызның гадәтләрнен һәм билгеләрен (шәригатькә каршы килмәгән очракта) тоту тиешле һәм саклау кирәкле күрер иде. Халыкның телләре һәм башка рәвешләре рус һәм Аурупа рәвешләренә әверелүеннән, фәкать милләт һәм кавем карашларыннан түгел, бәлки дин җәһәтеннән дә бик курка иде. Шуның белән беррәттән русча белүне, хәтта руслардан һөнәр алуны тиешле күрер иде. Чит дәүләт яклавы астында булган кавем өчен әлеге дәүләтнең ысул һәм канунын белү, идарә серләренә ирешү, шул ысул белән аның зарарынннан саклану һәм үз кавемеңнең мәнфәгатен күзәтү өчен әлеге дәүләтнең телен яхшы белү кулай чара икәнлекне ачык белдерер иде.
9) Эшне уңнан башлап эшләү сөннәтенә гадәттән тыш дикъкать итәр, һәр мәсьәләдә бу сөннәтне үтәр, бу эштә һәр кешегә каты киңәш бирер иде. Хәтта арбага менгәндә дә, атка менгәндәге кебек, сул тарафтан уң аяк белән арбага басар һәм, үзенең уң тарафын иптәшенә калдырып, үзе сул тарафка утырыр иде. Сул тарафтан берәүнең килүен, йөрешен, утырышын начар һәм шомлы күрер иде.
1306 елны мөхәррәм аенда кардәшем Әбү Мөхәммәд Салихҗан бине Мөхәммәдҗан туе өчен Мәчкәрәгә барганда, Мәрҗани хәзрәтләренең өч атлык арбасында уң тарафта утыручы юлдашы булган идем. Арбасының сул тарафы артык салынганлыкны «ип-
тәшемне уң тарафка алып, үзем һәрвакытта сул тарафка утырганнан» диде. Чөнки Мәрҗани бик авыр гәүдәле иде.
Бу мәсьәләдә имам белән моктади [имамга иярүче кеше] бер хөкемдә. Кыямәттә Гамәл дәфтәренең уңнан яки сулдан бирелү мәсьәләсе аңлаган кешеләр өчен җитәрлек дәлил.
Кыскача әхвале һәм әхлагы
Үзе хөрмәтле һәм киң күңелле кеше иде. Тормышында һәм халык белән аралашуында кадерен һәм дәрәҗәсен саклар, гыйлем әһеле өчен кадерсезлекне китереп чыгара торган эшләрдән бик сакланыр иде. Байларга байлыклары өчен түбәнчелеккә төшмәс һәм мактау сүзләре әйтмәс иде.
Яхшы өйдә торыр һәм яхшы кием кияр, кыйммәтле ат һәм арбада йөрер иде. Бу рәвешенең максаты - гыйлемнең кадерен күрсәтү һәм динне ихтирам итү иде. Дөньясы киң, иң кирәкле әсбаплары булса да, үзе тыйнак, шәкертләргә, галимнәргә һәм фәкыйрьләргә илтифатлы, аларга ярдәмле, аеруча дин һәм гыйлем юлында аңлы, гыйлем тарату һәм гыйлем әһелен олылар өчен көчен түгәр вә бу эшкә сүз һәм гамәл белән өндәр иде. Үзен түбән эшләрдән һәм куштанлыктан ерак тотар, һәр эшендә вәкарь һәм кадерен саклар, артык кызыксынучанлыктан һәм үзенә кагылмаган эшләргә катнашудан ерак торыр иде. Шул сәбәптән кайбер җиңел карашлы адәмнәр аны тәкәббер дип гаепләрләр иде. Ләкин гаепләүләре хата һәм урынсыз иде.
Суфыйчылык өлкәсендә шәех Габделкадир Сахиб-задә әл-Башавири, шәех Гобәйдуллаһ бине әш-шәех Ниязколый Төрекмәни, шәех Мөхәммәд Мәзһар әл-Мәдәни арадашлыгы белән Нәкышьбәндия хасил иткән, калебен сафландырган, күңел күзенең нурын хасил иткән. Шуның өчен вакытын һәм сәгатен байлык бүлеп заяга уздырмыйча, бөтен гомерен уку һәм китап язу, фикер йөртү һәм язудан башкага сарыф итмәскә тырышыр иде. Китап бастырудан тыш, нөсхәсе сирәк булган китапларны яшьлегеннән бирле өйрәнгән яхшы гадәтенчә, җитмеш яшькә ирешкән көннәрендә дә язар һәм күчерер иде. Вафатына өч-дүрт ел кала илебездә ялгыз фәкыйрь кулында (минем кулда) булган шаһ Габделгазиз әд-Дәһләви хәзрәтләренең «Төхфәи иснәй гашрия» (Искә алынган китапның асылы «Насыйхатүл-мүэ-минин вә фәдыйхәтүш-шәятыйн» исемендә. Имамия һәм Тәфдыйлия шигый мәзһәбләренә һәр мөэмин язучы канәгать булыр дәрәҗәдә каршы чыккан һәм тәнкыйть иткән. Тарихи һәм тәэсирле дәлилләр белән имамлык һәм өстенлектә әһле сөннәт вәл-җәмәгать мәзһәбен исбат иткән фарсы телендәге матур, сирәк нөсхәле китап. 1305 елда Хиҗаз сәфәрендә бер бастырылган нөсхәсен очратып, Мәрҗани хәзрәтләренә бүләк иттем.) исемендә танылган кадерле әсәрне егерме-утыз дәфтәр (төп) кадәр үз кулы белән язган иде.
Табигатендә юмартлык һәм шәфкать бар иде. Ка-рендәшләренә (ерак һәм якынына) ярдәмле, фәкыйрь һәм гарипләргә шәфкатьле, барлык халык өчен яхшы теләкле, саф йөрәкле, тугры сүзле, һәр эшендә Аллаһы Тәгаләдән куркыр һәм аның хөкемен алда тотар иде. Бер сүз белән әйткәндә, Мәрҗани хәзрәтләре, аз матдәләрен санамаганда, Казан һәм Болгар мөселманнарының гыйлем һәм дин, күркәм әхлакый сыйфатлар ягыннан мактанычы һәм бөтен Ислам галәменең олы байлыгы иде.
Авыруы һәм вафаты
«Мәтәл-галимү фәмәтәл-галәмү» [Галим үлгәндә, галәм дә үлә]
Мәрҗани хәзрәтләренә дә башлыча ашау-эчүдә чамасыз булудан һәм аеруча чәй яратучы адәмнәргә ирешә торган ашказаны шеше (рагы) иреште. Акрынлап ашавы азайды, ике-өч айдан соң урын өстенә ятып, васыятьләрен тәмам итеп, 1306 елның 28 шәгъбан аенда, милади белән 1889 елның 17 апрелендә ястү намазы алдыннан вафат булды. Җитмеш өч яшьлек ислам динендә картайган кеше иде. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. (Дөреслектә, без Аллаһыныкы һәм Аңа гына әйләнеп кайтабыз.) Шул сәгатьтә мәчеттә ястү укыганыбыздан соң, Әбү Садыйк Сафа бине Галикәй үлем турында хәбәр иткәндә, «Мәүтүл-галими -- мәүтү әл-галәми» [Галимнең вафаты — галәмнең вафаты] сүзен искә алып, бик кайгыга төштем. Вакыйгага туры килгән «Галим үлгәндә, галәм дә үлә» дигән фаҗигале җөмләне бу очракка муафыйк дип игътибар иттем. Шәгъбан аенда күздән югалып, 29 көнендә җеназасын зур төркем белән улы Борһанеддин Мөхәммәд әфәнде укып, Казанның Яңа зиратында үзе әзерләгән ихата эчендә күмелде. Рухы белән дә, җисеме белән дә җир йөзеннән юкка чыкты. Аллаһы Тәгалә аңа мәрхәмәтле булсын.
Варислары
Мәрҗанинең варислары бер улы, ике кызы, ике хатыны калды. Улы (беренче җамигъ мәчетендә имам-хатыйб, Мәрҗания мәдрәсәсендә мөдәррис) Әбел-Габбас Борһанеддин Мөхәммәд. Атасы хозурында гыйлем алганнан соң, алты ел Истанбул сәяхәтендә булып, 1299 елның ахырында имамлык һәм мөдәррислек хезмәтләрендә атасына иптәш булды. Гыйлемгә сәләте, кызыксынучанлыгы һәм туры фикерлеге булса да, соң елларда әмрады гасабиягә [психик авыруга] дучар булу сәбәпле, укытудан һәм башка вазифалардан азат булып яшәде.
Кызларының олысы Хәерниса Өммехәер Галия -иң олы баласы. Әүвәлге хәлендә башыннан байтак бәхетсезлекләр кичерде. «Мәрҗания» мәдрәсәсен тәмамлап чыгучылардан, Борһанеддин Мөхәммәд әфәнде белән Җамигъ мәчетендә имам-хатыйп һәм «Мәрҗания»дә мөдәррис Әбү Нәгыйм Сафиуллаһ бине Габдуллаһ әс-Симбири әл-Җәбәлинең никахында була. Коръәнне яттан белүче, гарәпчәгә сәләтле, аңлау һәм фикер йөртүдә атасыннан күп белемнәр алган, Коръән бастыру эшендә хезмәт итешкән, Нәгыймә исемле бер кыз анасы, күркәм хатын. Кече кызы - Ситтел-бәнат (алты кыз балалы) Өмме Әйман Хава, Казанның Печән базары мәчетенең беренче имамы Әбү Яхъя Габдуллаһ бине Габделкәрим бине Исхак бине Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай никахында. Күп кыз һәм ир балаларның анасы булган, мәгърифәт һәм аң иясе хатын.
Балалары 1287 елда, искә алынган Ситтел-бәнат Хаваны тапканда вафат булган хатыны Нәгыймә бинте Хөсәен бине Йосыф Апанайдан.
Хатыннары: искә алынган Биби Нәгыймә вафа-тыннан соң өйләнгән Биби Фатыйма бинте Хөсәен бине Муса һәм гомеренең ахырында өйләнгән Биби Зөһрә, мәшһүр Габденнасыйр әл-Буави кызы иде.
Китаплары
Гомере буе үз каләме белән язган һәм Бохара белән Казанда җыйган - араларында кадерле һәм сирәк очрый торганнары булган хәлендә - барлык китапларын балаларына калдырган. Аллаһы Тәгалә ул балаларга шул китаплар белән файда бирсен. Ул киапларны тикшергәндә һәм бүлгәндә, кайбер тәмамланмаган кисәкләр һәм хатлар җыелмасы кебек тарихи әсәрләрдән кала бик аз нөсхә өлешкә керде.
Мәрҗани хәзрәтләренең яшәгән чагында язган әсәрләре бәрабәрендә әйтелгән тезмә һәм чәчмә мәдхияләр, вафаты соңында кайгының зурлыгыннан укылган мәрсияләр күп. Аның үткен телле табигый шигърияттән туган әсәре — Акмулла дип танылган Мулла Мифтахеддин бине Мөхәммәдьяр төркичә мәрсиясе.
Язучының Мәрҗанигә мөнәсәбәте
Мәрҗани хәзрәтләренең әсәрләрен «Нәзурәтел-хак» чыкканан бирле укып килдем. Имамлык һәм дәрес бирү хезмәтләрен укый башлаганымнан соң, үзенә алты ел кадәр дусларча мөнәсәбәттә тордым, сәфәрләрдә юлдашы булдым, гомуми һәм хосусый мәҗлесләрдә мәҗлестәше булдым, әңгәмәләренең күбесендә әңгәмәдәше һәм тыңлаучысы булдым. Шуның өчен эшләренең һәм холкының күбесен, күркәмлек һәм камиллеген күрдем. Аңа карата бер ядкарь, юксыну вакытында үземә бер юаныч булсын дип, бу язмада кыскача расладым.
Галимҗан бине Мөхәммәдҗан әл-Баруди
Һиҗри белән 1326 елның 26 шәгъбаны
Милади белән 1908 елныц 9 сентябре
Вологда шәһәре
Чыганак: “Мәрҗани” фәнни-популяр җыентык, 2010
Галимжан Баруди — “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә һәм “Әд дин вә әл-әдәп” дини-әхлакый журналына нигез салучы шәхес. Ул шулай ук 1917 елда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда сайланган беренче мөфти буларак та мәгълүм.
Баруди (Галиев) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы (1851-1921) Казан өязенең Чуашиле авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Казанда Күлбуе мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1875 елны Бохарага китә. Анда “Мир-гарәб” мәдрәсәсендә 7 еллап укыганнан соң, 1881 елда Казанга кайта һәм шәһәрнең 4 нче мәхәллә имамы итеп сайлана. 1882 елда җәдит ысулындагы атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен оештыра һәм шунда 35 елга якын мөдәррис булып тора.
1891-1916 елларда җәдит мәктәпләре өчен күпсанлы дәреслекләр, Ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген аңлаткан һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләрен язып бастыра.
1917 елда Г.Баруди Уфадагы Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлана. 1921 елның 6 декабрендә ул Мәскәү каласында, ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган вакытында вафат була.
Г.Баруди гомере буе шәрык халыкларының борынгы язма һәм басма китапларын җыю белән шөгыльләнеп, гаять бай китапханә туплаган була. 4 меңнән артык берәмлек басманы туплаган әлеге китапханә 1920 елда дәүләт карамагына алына һәм бүгенге көндә Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды нигезен тәшкил итә.