Кешегә корбан чалу ваҗиб гамәл дип исәпләнә, әгәр дә:
1) ул мөселман булса (мөселман булмаганнарга корбан чалу ваҗиб гамәл булып саналмый, чөнки корбан чалу ул – гыйбадәт (Аллаһка табыну));
2) ирекле кеше булса (кол булмаса);
3) авыл яки шәһәрдә даими яшәүче булса (мосафир булмаса);
4) тиешле мөлкәткә ия булган хәлле кеше булса. Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам) болай дигән: “Тиешле җитеш тормышка (дәрәҗәсенә) җиткән кеше корбан чалсын”.
Аллаһның рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) корбан чалу өчен шарт итеп (ваҗиб гамәл итеп) җитеш тормышта яшәүне куйган. “Җитеш тормыш” бу кешедәге байлык күләмен аңлата.
Аның яшәү урынын, җиһазын, кием-салымын, хәрәкәт итү чарасын (автомашина) һәм бу кешенең көндәлек хаҗәтләре өчен кирәк булган башка мөлкәтне исәпләмәгәндә) акчалата бәяләмәсе 200 дирһәм (612,36 грамм) көмеш яки 20 динар (87,48 грамм алтын) бәрабәреннән дә ким булмаган мөлкәт байлык булып исәпләнә.
Зәкятел-фитыр нисабы да байлык булып исәпләнә (мәсәлән, алтын-көмеш әйберләр, банк счётындагы акчалар, сатар өчен әзерләнгән товарлар – болар барысы да – зәкят нисаблары; ә аннан аермалы буларак, сәдакател-фитыр һәм корбан өчен нисаб исәпләгән вакытта тиешле чыгымнардан арткан бар әйберләр дә нисаб исәбенә керә, мәсәлән, сез киеп йөрми торган артык киемнәр һ. б.).
“Бәдәигүс-санәәигь” һәм “Китәәбүл-Үдъхийәһ” китапларыннан