Корбан чалу кемнәргә фарыз?

06 октябрь 2013 ел 21:28

Кешегә корбан чалу ваҗиб гамәл дип исәпләнә, әгәр дә:

1)    ул мөселман булса (мөселман булмаганнарга корбан чалу ваҗиб гамәл булып саналмый, чөнки корбан чалу ул – гыйбадәт (Аллаһка  табыну));

2)    ирекле кеше булса (кол булмаса);

3)    авыл яки шәһәрдә даими яшәүче булса (мосафир булмаса);

4)    тиешле мөлкәткә ия булган хәлле кеше булса. Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәлам) болай дигән: “Тиешле җитеш тормышка (дәрәҗәсенә) җиткән кеше корбан чалсын”.

Аллаһның рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) корбан чалу өчен шарт итеп (ваҗиб гамәл итеп) җитеш тормышта яшәүне куйган. “Җитеш тормыш” бу кешедәге байлык күләмен аңлата.

 Аның яшәү урынын, җиһазын, кием-салымын, хәрәкәт итү чарасын (автомашина) һәм бу кешенең көндәлек хаҗәтләре өчен кирәк булган башка мөлкәтне исәпләмәгәндә) акчалата бәяләмәсе 200 дирһәм (612,36 грамм) көмеш яки 20 динар (87,48 грамм алтын) бәрабәреннән дә ким булмаган мөлкәт байлык булып исәпләнә.

Зәкятел-фитыр нисабы да байлык булып исәпләнә (мәсәлән, алтын-көмеш әйберләр, банк счётындагы акчалар, сатар өчен әзерләнгән товарлар – болар барысы да – зәкят нисаблары; ә аннан аермалы буларак, сәдакател-фитыр һәм корбан өчен нисаб исәпләгән вакытта тиешле чыгымнардан арткан бар әйберләр дә нисаб исәбенә керә, мәсәлән, сез киеп йөрми торган артык киемнәр һ. б.).

“Бәдәигүс-санәәигь” һәм “Китәәбүл-Үдъхийәһ” китапларыннан

Башка журналлар

Уразаның максатлары (вәгазь)

Аллаһы Раббыбыз безгә дә рамазан аеның төннәрендә уяу торып, Аллаһының Китабын укып, Аның...

16 июнь 2015 ел 14:43

Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың

Нәрсә соң ул ураза? Ни өчен без аны тотабыз? Без уразаны Раббыбыз ризалыгы өчен дип тотабыз.

16 июнь 2015 ел 14:39

Болгарны зиярәт кылу шәригатькә туры киләме?

1989 елда болгар бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуы тантаналы...

29 май 2015 ел 16:52

Чын ирләр чын аналардан туа. Җәлил хәзрәт нәсихәте

Берәр очрашуга чакыралар да, менә бу галимә хатын-кыз, менә шагыйрә хатын-кыз, менә җырчы хатын-кыз...

03 март 2015 ел 14:23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана