Ярдәмгә ашыгучылардан булыйк!

19 август 2013 ел 13:33

Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмиин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә хаатәмил әмбийәәә-и үәл мүрсәлиин. Әлмәбгүүси рахмәтәл лильгәәләмиин. Мүхәммәди үә гәләәә әәлиһии үә сахбиһии әҗмәгиин.

Аллаһы Тәгалә кешене Үзенең яралтканнары арасында иң күркәме һәм иң мактаулысы иткән. Күктә һәм җир йөзендә булган бөтен нәрсәне дә Ул кешегә хезмәт итсен өчен яралткан.

Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Шик юктыр ки, Без адәм баласын хөрмәт иттек. Аларны коры җирдә дә, диңгез-суда да йөрттек...» (“Исра” (“Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары”) сүрәсе, 70 нче аять).

Башка бер аятьтә: «Аллаһ Күкләрне вә Җирне яралтты. Күктән яңгыр яудырып, дым белән үстереп, сезгә төрле ризык, җимешләр бирә. Рөхсәте белән диңгездә йөзеп йөрсеннәр өчен, сезнең карамакка көймәләр (ясау сәләте) бирде. Сезгә кулай булсын өчен елгалардан мул су агыза. Төгәл тәртип белән гизә торган Кояшны һәм Айны файдалы кылды. Төнне вә көнне сезгә кулай итте» (“Ибраһим” сүрәсе, 32-33 нче аятьләр).

Бу чиксез галәмне бер агач итеп, ә кояш, ай, йолдызлар һәм диңгеләрне аның ботаклары итеп күз алдына китерсәк, кеше бу агачның бердәнбер һәм иң кыйммәтле җимеше булачак. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә адәм баласын җир йөзенә халифә буларак җибәргән, аңа пәйгамбәрләр аша шәригать кануннарын җиткергән, Аның гына колы булырга әмер биргән. Җир йөзендә яшәеш кеше өчен булдырылган, кеше өчен җир җир булып, дөнья дөнья булып тора. Кеше булмаса, җир йөзендә берни дә булмас иде, ул буш булыр иде. Бу турыда Аллаһы Тәгаләгә якын булган бер кеше болай дигән: “Җирнең яшәеше – кеше, кешенең яшәеше – җан, җанның яшәеше – акыл, акыл яшәеше – гыйлем, гыйлем яшәеше – гамәл, гамәл яшәеше – ихласлык”.

Кешегә хезмәт итү, аңа ярдәм кулы сузу иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә. Бөек Раббыбызның Илчесе (салләллаһу галәйһи вәссәлам) болай дигән: “Кешеләр арасыннан иң яхшысы – башка кешеләр өчен файдалы булганы”. Кеше гомерен саклап калу, аны бәхетле итү, аның авыртуын һәм газапларын басу җаваплылыгын үз өстенә алган кеше бигрәк тә мактауга лаеклы. Зарар сала, авыртуга илтә торган эшләр, бигрәк тә кеше гомерен өзү кебек гамәлләр кешене хайван дәрәҗәсенә төшерә һәм ул иң начар гамәлләрдән исәпләнә.

«Менә шуңа күрә, Исраил угылларына шулай дип яздык: “Кем дә кем кеше җанын кыймаганны үтерсә яки дөньяда бозыклык кылмаганны үтерсә, бөтен кешеләрне дә үтергән кебек булыр. Бер җанны коткарып калган кеше бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр...”» (“Маидә” (“Табын”) сүрәсе, 32 нче аять).

Кешенең төп бурычы – Аллаһы Тәгалә һәм Аның коллары алдында булган вазыйфаларны үтәү. Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычларга Аның берлегенә ышану, Аңа гыйбадәт кылу һәм Аның пәйгамбәрләр аша җибәргән күрсәтмәләрен үтәү керә. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Мин җеннәрне дә, кешеләрне дә: бары тик Миңа сәҗдә итсеннәр, дип яралттым» (“Зарият” (“Таратучылар” сүрәсе, 56 нчы аять).

Аллаһы Тәгаләнең коллары алдындагы бурычлар булып, авырлык килгән вакытларда аларга ярдәм кулы сузу, аларга хезмәт итү һәм газапларын җиңеләйтү тора.

И кардәшем! Хәзерге көн медицинасы кешелеккә хезмәт итү, авыруларны дәвалау һәм алар китергән кайбер газапларны җиңеләйтү буенча зур адымнар ясады һәм элек күз алдына да китерергә мөмкин булмаган биеклеккә күтәрелде. Бүгенге заманда кеше гомерен саклап калу өчен аңа икенче кеше әгъзаларын күчерү мөмкинлеге ачылды. Бу турыда сөйләшүебезне алдагы саннарда дәвам итәрбез.

Мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Башка журналлар

«Мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел...»

Ислам динендә һәр йоланың, фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу...

31 май 2016 ел 13:49

Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре

13 апрель 2016 ел 10:03
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы