Иман мәсьәләсендә шик туу белән нишләргә?

12 август 2013 ел 16:01

Сорау. Кешене, аны мөэминнәр исәбеннән төшереп калдыра торган ниндидер сүзләр әйтүе яки гамәлләр кылуы турындагы төрле икеләнүле (вәсвәсә) уйлар борчый. Бу очракта нишләргә?

Җавап. Кайвакыт кешене Иблис эзәрлекли, ул аның күңеленә аның иманы хакында төрле вәсвәсәләр сала. Бу кешедә, шуннан соң, бәлки мин чын мөэмин түгелмендер дигән шик туа, ул Аллаһның барлыгында, диннең теге яки бу раславының хаклыгында шикләнә башлый. Шундый уйлар нигезендә ул кеше: “Мин нинди мөселман инде?”, “Ничек мин үз динем турында алай уйлый алам?” дип шөбһәләнә һәм үзен гаепле итеп саный башлый.

Гәрчә мондый уйларның гөнаһ икәнлеген күпләр белсә дә, чынлыкта исә, алар – иманлылык билгесе булып тора. Сахих Мөслим җыентыгында бер хәдис бар. Анда бәян ителгәнчә, сәхабәләрнең бер төркеме Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) килә дә: “Безнең башка төрле шик-шөбһәле уйлар килә һәм моның өчен без бик оялабыз”, – дип зарланалар.

Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) алардан шулай дип сорый: “Сездә чынлап та шундый тойгылар бармы?” Алар уңай җавап бирә. Шуннан соң ул аларга: “Бу – иманның чын билгесе”, – дигән. (Сахих Мөслим, 357 нче хәдис).

Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) мондый шөбһәләр иман билгесе дип әйткән вакытта, ул, андый уйлардан курыккан кеше чын мөселман була дигән фикерне күз алдында тоткан. Күңелендә иман булган кеше генә андый сораулар белән борчылырга сәләтле.

Моны яхшырак аңлар өчен, шундый бер мисал карап китик. Бернинди дә кыйммәтле әйбере булмаган йортны яки икенче бер урынны бер карак та таларга тырышмаячак. Ул ниндидер затлы әйберләр сакланган йортка үтеп керергә  омтылачак.

Нәкъ менә шуның кебек үк, иманлы кешенең күңелендә дә бу дөньяда һәм ахирәттә булган иң кадерле әйбер – аның иманы саклана. Шуңа күрә, Иблис  күңелләрендә шул чын кыйммәтлек – иман булган кешеләргә генә вәсвәсә сала ала, ул бу кеше иманын югалтсын өчен бар көчен куячак, мөмкин булганның барысын да эшләячәк. Шулай итеп, андый уйлар килүдән өметсезлеккә бирелмәскә, ә алар өчен Аллаһка рәхмәтле булырга кирәк.

Адәм баласын шундый шик-шөбһәләр борчыса, нишләргә кирәк соң?

Иң мөһиме – аларга әһәмият бирмәскә. Галимнәр мондый уйлардан котылуның иң яхшы чарасы – аларга  игътибар итмәү, диләр. Андый шөбһәләрдән интеккән кеше, аңа шундый уйлар килгән һәр очракта – аларга әһәмият бирмәскә һәм күбрәк Аллаһны искә төшерергә, зикер әйтергә тиеш. Болар – барысы да бер нигезсез шайтан коткылары гына, аларга бернинди  игътибар да күрсәтергә кирәкми.

Андый шөбһәләр туу – мөселман белән кяфер арасында булган аерманың чагылышы. Мөселманда андый шикләр туган вакытта, ул борчыла, шуның белән, аның аңы андый уйларны кабул итмәвен күрсәтә, ә бу – иманның ачык билгесе. Киресенчә, имансыз кешене андый уйлар бер дә борчымый, ул алар белән яши һәм ул уйларны башкаларга да тарата. Мөселманның андый уйлар барлыкка килүе белән канәгать булмавы – аның иманлы һәм үзенең ислам диненнән канәгать булуы билгесе.

Өч тапкыр “Колһуаллаһ”ны, Коръәннең соңгы өч сүрәсен ешрак укыгыз, гөнаһлардан ерак торыгыз. Аларны укуны иртәнге намаздан соң гадәткә кертегез.

Сездә шөбһәләр уята ала торган бар әйберләрдән дә (китаплар, оятсыз фильмнар һ. б.) баш тартыгыз һәм, иң мөһиме, тыелган әйберләрнең барысыннан да ераграк торырга тырышыгыз. Нәкъ менә шул (хәрәм) гамәлләр иманны югалтуга китерә дә инде (Иблискә сездән өстен чыгарга мөмкинлек бирәләр).

 Андый очракларда бу догаларны укыгыз: “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” һәм “Әмәнтү биЛләһи вә русүлиһ”.

Әбу Һөрәйрә (Аллаһ аннан риза булса иде!) шулай дип тапшыра: Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) “Кеше шик-шөбһәләр белән очрашса, ул аларны әһәмияткә алмаска, Аллаһтан ярдәм итүен сорарга тиеш”, – дип әйткән (Сахих Бохари, 3276 нчы хәдис).

Гайшә (Аллаһ аннан риза булса иде!) Аллаһның Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) шундый сүзләрен китерә: “Кешедә Аллаһка карата шик барлыкка килә икән, ул “Әмәнтү биЛләһи вә русүлиһ” дип әйтергә тиеш; бар шөбһәләрдән дә котылу өчен шул җитә” (Мөснәд Әхмәд, 26203 нче хәдис).

Димәк, андый уйлар борчыган кеше моның өчен дулкынланырга тиеш түгел.  Күңелгә шик төшүдән курку – иман билгесе. Алда әйтелгән киңәшләрне кулланып, иманыңны күпкә тәрбияләргә була.

Аллаһка барысы да яхшырак мәгълүмдер. 

Башка журналлар

Олуг шәехне яд итү

26 август 2013 ел 10:51

Авырлыклар турында хикәят

23 август 2013 ел 11:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы