Зәкят турында

31 июль 2013 ел 11:17

Билгеле булганча, ислам дине биш баганага таяна, шуларның берсе – зәкят түләү.  Нәрсә соң ул зәкят? Аны кемнәргә бирү мәҗбүри? Ул мәчет-мәдрәсәләргә тапшырыла аламы һәм бу ислам диненең канун-кагыйдәләре (фикъһе белеме) тарафыннан ничек кабул ителә?

Шулай итеп, “Нәрсә ул зәкят?” дигән сорауга җавап эзләп карыйк әле.

Зәкят ул – аерым бер мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр яисә яшәү ихтыяҗлары начар булганнар (мохтаҗлар) хисабына бирелә торган билгеле акча күләме.

«Зәкят» сүзе гарәп телендә ике мәгънәдә килә: «арттыру, күбәйтү, ишәйтү» һәм «чисталык, сафлык, пакьлек». Юкка гына Аллаһы Тәгалә “акча түләү”не “чиста итү” дип атамый.

Беренчедән, зәкят ул – кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау белән бәйле хаталардан һәм ялгышлыклардан, ярамаган эшләрдән арындыра.

Икенчедән, зәкят – кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек сыйфатлардан азат итә. Зәкят нәтиҗәсендә кешеләр күпкә юмартрак була башлый һәм алар мәрхәмәтлерәккә әверелә. Ә соңгы сыйфат исә, Аллаһ ризалыгын алу өчен иң кирәк булганнарыннан санала.

Өченчедән, зәкят – Аллаһ ризалыгы өчен үз ният һәм гамәлләреңне пакьләү, чөнки зәкят түләгән кеше, үз нияте һәм гамәлләренә Аллаһы Тәгаләнең контроле барлыгын тоя һәм Аның кануннары буенча яши башлый.

Дүртенчедән, зәкят – җәмгыятьне социаль тигезсезлек сәбәпле килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра, чөнки җәмгыятьнең хәлле кешеләре фәкыйрь һәм мохтаҗларны бәладә калдырмасын яхшы аңлый.

Бишенчедән, авыр вакытларында хәлле кешеләр дә аларны ярдәмсез калдырмаячакларын тою халәтенә күчә.

Алда санап кителгәннәр зәкяткә хас гамәлнең бары бик кечкенә бер өлеше генә булып санала.

 

Кемнәр зәкят түләргә тиеш соң?

Зәкят түләү – ирекле, балигъ, акылында булган һәм үзенең моны башкарырга кирәк икәнен белүче һәр мөэмин-мөселманның һичсүзсез үтәлелергә тиешле бурычы.

 

Зәкят түләүнең нинди шартлары бар?

Беренче шарт: ел дәвамында билгеле бер мөлкәткә, суммага (“нисаб”ка) ия булу. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) болай дип әйткән: “Ел тәмам булганчы бернинди мөлкәттән дә зәкят алынмыйдыр” (Әбу Давыд). Зәкят ел азагына булган суммадан чыгып түләнә, зәкят түләү өчен кешенең ел башы һәм ел азагындагы халәте без алда әйтеп киткән “нисаб”ка җиткән булуы шарт.

Икенче шарт: зәкят кешегә үзенең көндәлек тормышын тәэмин итәр өчен кирәк булган акчадан (мөлкәттән) алынмый. Моңа азык-төлек, кешеләрнең яши торган йортлары, өй җиһазлары, аларны суыктан һәм эсседән саклый торган киемнәр, эш кораллары, акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен эш барышында кулланыла торган әсбаплар (әйтик, китаплар) һәм көндәлек тормыш өчен зарур булган башка әйберләр керми.

Өченче шарт: зәкят түләүче кешенең тиешле нияткә ия булуы. Бу ниятнең зәкят түләү өчен акчаларны бүлеп куйган вакытта булуы да җитә.

 

Зәкятне нинди мөлкәттән түлиләр?

Зәкят җиде төрле әйбердән түләнә: алтын, көмеш әйберләре, сәүдә, җиләк-җимеш һәм яшелчә, маллар (мөгезле эре терлек һәм мөгезле вак терлек), файдалы казылмалар, табылган хәзинә.

 

Кыйммәтле кәгазьләрдән зәкят түләнәме?

Әлбәттә, алтын, көмеш һәм акчадан түләнгәндәге кебек үк – 2,5 % күләмендә түләнә.

 

Нинди суммадан зәкят чыгару тиешле?

Зәкят түләү өчен алына торган минималь микъдар (ягъни “нисаб”ны   акчалата бәяләү) алтын бәясенә бәйле. Ул микъдар 84 грамм алтын хакына бәрабәр. Без 84 граммны алтынның бер грамм йөргән бәясенә тапкырлыйбыз һәм шул 84 грамм алтын хакы ярдәмендә “нисаб” суммасын ачыклыйбыз. Әгәр дә кешенең бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме “нисаб”тан артып китә икән, аңа бар булган мөлкәте суммасыннан 2,5 процентны зәкят итеп түләү тиешле.

 

Зәкят түләүнең вакыт кысалары ничек билгеләнгән?

Зәкят ел саен түләнеп торырга тиеш. Әгәр дә кешенең мөлкәте “нисаб”тан артып китә икән һәм, аннан соң бер ел вакыт үткәч тә, аның мөлкәте “нисаб”тан ким булмаса, ул үзендә булган мөлкәт суммасыннан зәкят түләргә тиеш.

 

Зәкяттән кергән акчалар нинди максатларда тотыла ала?

Зәкятнең кемнәр өчен тотылуы Коръәндә билгеләнгән (“Тәүбә” сүрәсе, 60 нчы аять): “Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүчедер”.

 

Шулай итеп, бүгенге заман таләпләрен искә алып, зәкят түбәндәге максатларда тотыла:

1.     Фәкыйрьләргә (ярлыларга) ярдәм итәр өчен. Әбу Хәнифәнең фикере буенча, ярлылар исәбенә үзендә “нисаб” күләмендә акчасы булмаган яки үзенең бу акчаларын (мөлкәтен) үзенең көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен (үзен торак, кием һ. б. белән тәэмин итәр өчен) тота алмаучылар керә. Әгәр дә кеше “нисаб”ка җитәрлек күләмдә финанс чараларына (мөлкәткә) ия булса, ул ярлы булып исәпләнми һәм зәкят ярдәменә исәп тота алмый.

2.     Мөлкәте булмаганнарга ярдәм итү. Мөлкәтсез кеше – бер нәрсәсе дә булмаган кеше.

3.     Зәкят җыючыларның чыгымнарына. Болар – зәкят җыю һәм аны бүлеп бирү белән шөгыльләнүче кешеләр, алар бу эшкә мөселманнар тарафыннан билгеләп куела. Зәкят җыю һәм җыелган ул сумманы бүлеп тарату кешеләр алдында да, Аллаһы Тәгалә каршында да зур җаваплылык дигән сүз.

4.     Бурычлылар – болар үз мәнфәгатьләрендә (мәсәлән, кием сатып алырга, дәваланырга) яки башкалар мәнфәгатьләрендә, мәсәлән, алар арасындагы дошманлыкка чик куяр өчен бурычка акча алып торган кешеләр. Үзләре үз бурычларын үз көчләре белән түли алмаган кешеләрнең бурычлары зәкят исәбенә капланырга мөмкин. Ләкин бу шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән максатларда алынган бурычларга гына кагыла. Үз көче белән бурычын кайтара алырга сәләтле кеше зәкят итеп җыелган суммалар ярдәменә исәп тота алмый.

5.     Аллаһ исеме өчен булган бар эшләргә. Бу – исламга өндәү һәм дәгъвәт кылу, аның фәнни потенциалын ныгыту һәм мөселманнар арасында фетнә чыгара торган каршы як идея һөҗүмнәрен кире кайтару буенча эшчәнлек дигән сүз. Зәкят акчалары мәчетләр (гыйбадәт кылу урыннары) һәм мөселман дини уку йортларын тоту өчен дә кулланылырга мөмкин.

6.     Мосафирларга тапшыру. Юлда булучы һәм бу вакытта авыр хәлдә калган (бар акчаларын да югалтып бетергән, талануга дучар булган юлчылар, мәсәлән) мосафирларга ярдәм итү өчен кулланыла. Бу  вакытта аларның гомуми матди хәле исәпкә алынмый.

 

ЗӘКЯТ ӨЧЕН ТӘГӘЕНЛӘНГӘН АКЧАНЫ МӘЧЕТ ЯКИ МӘДРӘСӘЛӘРГӘ КИТЕРЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?  ЯРАСА, НИ ӨЧЕН?

Фикъһе буенча элекке китапларда зәкят акчасы мәчетләргә бирелергә тиеш түгел дип күрсәтелә иде. Ул вакытларда (бу китаплар язылган мөселман илләрендәге ул вакытларда) зәкятне казнага җыю белән дәүләт үзе шөгыльләнгән. Ил җитәкчесе моны үзе тикшереп тора, бу юнәлештә эшләүче тулы бер структура булган. Мәктәп һәм мәдрәсәләрне тоту чыгымнарын дәүләт үзе күтәрергә тиеш булган. Шуңа күрә дә элек бу мәсьәлә күтәрелмәгән. Ә хәзер исә, вәзгыять бөтенләй башкача. Без мәчет һәм мәдрәсәләр төзибез, ә дәүләт тарафыннан, кызганыч ки, аларны тоту өчен акча бүлеп бирелми. “Яшәү” өчен хәзер без үзебез финанс чыганаклары эзләргә мәҗбүрбез. Бүген без гыйбадәт кыла торган мәчетләр үзләрен үзләре кайгыртырга мәҗбүр. Россиядә шартлар башкача. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, мәсәлән, гади бер мөәзин генә дә аена 850 доллар күләмендә хезмәт хакы ала. Ә имамнарның хезмәт хакы турында әйтеп тә торасы юк. Төркиядә, мәсәлән, бар мәчетләр дә дәүләт исәбенә тотыла, ә аларның имамнары Ислам эшләре һәм вәкыфлар министрлыгы фәрманы белән тәгаенләнә.

Мәчеткә йөрүчеләрнең иганәләренә килгәндә исә, алар мәчетләрне тотуның бар чыгымнарын да каплый алмый. Әйдәгез, үткән һәм аннан алдагы йөзьеллыклар – XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы вәзгыятенә күз салыйк. Безнең ул вакытларда мәчетләребез дә, мәдрәсәләребез дә булган, ә без ул мәчет һәм мәдрәсәләрнең нәрсә хисабына тотылулары турында уйлап та караганыбыз юк. Бу сорауга җавап бик гади – алар хәйриячеләр һәм төрле дәрәҗәдәге сәүдәгәрләр исәбенә тотылган. Бу турыда мәчетләрнең үз исемнәре дә сөйли: Борнай мәчете, Апанай мәчете, Гали мәчете. Ул эшмәкәрләр игелекле эш эшләгән, проблеманың асылын бик яхшы аңлаган.

Бүгенге көндә кем дә булса үз акчасына мәчет яки мәдрәсә тотарга тиеш дип беркем дә әйтми. Мәчет һәм мәдрәсәләрнең эшчәнлекләрен тәэмин итү – бар мөселманнарның да җаваплылыгында! Моны аеруча ассызыклап әйтәсе килә. Шуңа күрә дә бу уңайдан хәзер ниндидер бәхәсләр куерту урынлы түгел. Белүебезчә, зәкят Аллаһ юлында йөрүчеләр өчен түләнә, ә мәчет һәм мәдрәсәләр шул пунктка туры килә, чөнки алар Аллаһ диненең торгызылуы һәм таралыш алуы өчен хезмәт итә. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, без бүген горурлана торган бар татар халкының зыялы вәкилләре дә диярлек шундый мәдрәсәләрдә белем алган.

 

“Зәкят” хәйрия фонды сезгә ислам диненең өченче баганасын үтәргә булышачак.

Әгәр сез зәкят бирелергә тиеш булган мөмкинлеккә (матди якка) ия булсагыз, я мохтаҗларга ярдәм итәргә теләсәгез, әмма аны кая һәм кемгә бирергә кирәклеген белми икәнсез, “Зәкят” фонды белгечләре сезнең акчагызны шәригать (ислам кануннары җыентыгы) күздә тоткан игелекле максатлар өчен юнәлдерергә ярдәм итәчәк. Сез үзегез зәкят түләү өчен тиешле сумманы алып килә яисә исәп-хисап счётына күчерә аласыз.

 

Оешманың исеме: “Зәкят” хәйрия фонды.

Адресы: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.

Генераль директор: Вәлиев Илнур Илдус улы.

Исәп-хисап счёты:

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД “ЗАКЯТ”

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

Р/с: 40703810662190000765

(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г. Казани

К/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603

Юридический адрес:

420111 г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон: +7 (843) 225-33-22.

Сайт: zakyatrt.ru.

 

“ЗАКЯТ” сүзе белән 7715 номерына SMS җибәрергә дә мөмкин (50 сум акча тотып калыначак). 

Башка журналлар

Олуг шәехне яд итү

26 август 2013 ел 10:51

Авырлыклар турында хикәят

23 август 2013 ел 11:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы