Рамазан ае фазыйләтләре

08 июль 2013 ел 11:59

9 июль – рамазан аеның 1 нче көне

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: “Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр”.

Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табарани, Бәйһәкый).

Рамазан – барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ галәйһиссәлам: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә”, – дигән.

Мөхтәрәм җәмәгать! Рамазан ае хасиятләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәте өчен махсус бирелгән, шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: “Рамазан – өммәтемнең ае”, – дип әйткән.

Бер көнне Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән: “Йә Раббым, Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?” – дип сораган. Аллыһы Тәгалә: “Әйе, алар хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтләредер”, – дигән. Шунда Муса галәйһиссәлам: “Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды соң?” – дигән. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әй Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәтләре ураза тотып, иреннәре кибеп ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә Минем белән пәрдәсез сөйләшәләр”. Шунда Муса галәйһиссәлам: “Йә Раббым, шул рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә бирче”, – дип сорагач, Аллаһы Тәгалә: “Бу ураза – хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтенә генә хастыр”, – дип әйткән.

Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, – дигән (Ибне Мәҗә), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухый яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында: “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәтләр тәкъвалылар өчен әзерләнде”, – дигән (“Әл-Гыймран” сүрәсе, 133 нче аять). Шушы ук сүрәнең 134 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз болай ди: “Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә игелек кылганнарны сөядер”. Менә без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиешбез, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышу лазем.

Хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе күңел сафлыгына ирешербез. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: “Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер”. (Бохари, Мөслим).

Хөрмәтле мөселманнар! Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: “Ураза –  Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.

Газиз дин кардәшләрем! “Бәкара” сүрәсенең 183 нче аятендә: “Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять тәкъва булырсыз”, – дип, вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга кирәк. Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан айларыбызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршы алганбыз икән, Аллаһ Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге

Башка журналлар

Коръән белән өшкерү

01 июнь 2020 ел 13:46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы