Фикъһе һәм фикъһе ысулы фәннәре арасындагы аермалыклар

17 июнь 2013 ел 10:05

Балигълык яшенә җиткәннәр тарафыннан үтәлергә тиешле гамәлләр (ягъни аларга шәригать күрсәтмәләренең һәм аның белән бәйле рәвештә кабул ителгән тәртипләрнең мәҗбүри булуы) фикъһе (шәригать хөкемнәре турындагы фән) фәненең өйрәнү предметы булып тора. Сәнәгать ширкәтләренең, сәүдә вәкиллекләренең эшчәнлеге, намаз гыйбадәте, вәкыф милке, караклык, мөлкәтне закладка салу, нәрсәне дә булса арендага бирү, сату-алу кебек мәсьәләләргә карый торган кагыйдәләрнең һәм дәлилләрнең төп нигезен фәнни яктан тикшерү белән фикъһе белгечләре (факиһлар) шөгыльләнә.

Фикъһе ысулы ул – шәригать тәртипләрен җентекле исбатлаулардан өйрәнеп хөкем (нәтиҗә) чыгару (истинбат) өчен кирәк булган кагыйдәләргә аңлатма бирү белән бәйле фән. Әйтик, гарәп телендә үтәлергә тиешлекне (гарәпчә “вүҗүб” – кирәклек) боерык фигыль ачыклап килә, ә аның кире формасы тыю (гарәпчә “хүрмәт”) булуын фикъһе ысулы фәне әйтеп бирә.

Факиһ намаз укуның мәҗбүри яки мәҗбүри булмавы турында карар чыгарганда иң элек Коръәндәге “Намаз укыгыз” дигән аятькә (“Бәкара” сүрәсенең 43 нче аяте) мөрәҗәгать итә.

Зәкят мәсьәләсе дә шул ук тәртип буенча карала. Хаҗ гыйбадәтен ачыклап бирү таләп ителгәндә фикъһе белгече дәлил сыйфатында пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) хәдисен китерә: “Аллаһ Сезнең өстегезгә хаҗ кылуны йөкләде. Аны үтәгез!” (Нәсаи, Мәнәсик (хаҗга баручылар үтәргә тиешле эшләр), 1). Исерткеч эчемлекләргә кагылышлы мәсьәләләргә чишелеш табу турында сүз барганда, факиһ Коръәннең түбәндәге аятен искә ала: “Әй, мөселманнар! Исерткеч эчү, азгын уеннар уйнау, табынгыч сыннарга баш ору, ырымланган уклар белән шобага салу шайтан гамәлләредер, шакшылыктыр, мондыйлардан ерак торыгыз: котылырсыз (бәхеткә ирешерсез)” (“Әл-Маидә” сүрәсенең 90 нчы аяте).

Фикъһе ысулын белгечлек итеп алган галим төрле мәсьәләләрне аерым яклап өйрәнү белән шөгыльләнми. Ул бөтенесен үз эченә ала торган нигезгә ия кагыйдәләр эшли. Аның тарафыннан билгеләнгән закончалыклар фикъһе белгеченә хокукка бәйле сораулар буенча нәтиҗә (карар) чыгарырга ярдәм итә. Шуның белән бергә факиһ тулы яки аерым рәвештә һәрбер мәсьәләне өйрәнә, аерым моментларны һәм дәлилләрне карый. Моннан тыш, ул һәрбер проблемага күпьяклап бәя бирә, мәсьәләгә төрлечә якын килү мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Дөресрәге, фикъһе ысулы – факиһ кулланырга тиешле дәлил һәм ысулларның (чыганакның әһәмиятенә бәйле рәвештә) башлангыч квалификациясен ясап, аларны куллану тәртибен аңлатучы фән. Иң элек Коръәннән, Сөннәттән, аннан соң кыястан һәм шуннан соң гына Коръән һәм Сөннәттә чагылыш тапмаган дәлилләрне кулланырга була. Фикъһе – бу кагыйдәләргә таянып ясалган дини күрсәтмәләр җыелмасы.

Фикъһе белән фикъһе ысулы бәйләнеше башка фәлсәфи фәннәр арасында мантыйкның (логиканың) тоткан урынына тиң. Гарәп телендә дөрес сөйләү һәм хаталарсыз язу өчен грамматика фәне кирәк булган кебек, фикъһе ысулы факиһны хаталардан саклау өчен кирәк. Фикъһе ысулы төрле сорауларга җавап биргәндә хата җибәрүдән саклый. Бары тик фикъһе ысулы фәненә таянып, факиһ хокук нормаларына кагылышлы сорауларда үзе чыгарган карарның дөреслеген аңлый ала.

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы