Ислам динендәге төрле мәзһәбләргә кагылышлы мәсьәләләр турындагы белем (фикъһе) буенча беренче фундаменталь хезмәтләр һиҗри ел исәбе буенча II гасыр башларында – III гасыр ахырларында күренә башлый. Мондый китапларда төрле мисаллар тикшерелгән һәм алар сорау-җавап рәвешендә төзелгән. Хәнәфи мәзһәбендә бу төр китапларга без имам Мөхәммәднең «Әл Асыл» хезмәтен кертеп карый алабыз; әлеге иҗат җимешендә Әбу Хәнифәнең, Әбу Йосыфның һәм авторның үз фикерләре чагылыш таба. Мәлики мәзһәбендәгеләр өчен моңа охшаш китап булып «Мүдәүвәнә» торса, шәфигыйлар исә «Үмм» хезмәтенә таяна.
Аннан соң бүлекләргә һәм темаларга берләштерелгән фундаменталь текстлар (мәтен) барлыкка килә башлый, алар нигездә мәзһәб имамы фикерләреннән, ә кайбер очракта әлеге мәзһәбкә караган соңгы дәвер галим фикерләреннән төзелгән. Мондый китаплар, ятларга теләгән кешеләр өчен җиңел булсын өчен, күләме ягыннан зур булмаган. Озакламый әлеге китапларга күптөрле аңлатмалар (шәрех) язылган.
VIII гасырдан соң яшәгән хәнәфи мәзһәбе галимнәре аеруча дүрт хезмәтне билгеләп узалар (алар аны «мүтүн әл арбага» дип атаганнар). Болар – “Мухтәр”, “Кәнз”, “Викая”, “Мәҗмәгуль Бәхрәйн”. Шуннан соңгы галимнәр өч китапка басым ясаганнар (алар тарафыннан ул «мүтүн ас сәләсә» дип йөртелгән): “Викая”, “Кәнз”, “Мохтәсар Кудури” [Кара: Габделхәй Ләкнәви. Әл Фәвәидү әл Бәһия фи тәраҗимил хәнәфия. – Б. 106-107].
Күргәнебезчә, хәнәфи мәзһәбе галимнәре һәрвакыт әлеге биш фундаменталь текстка таянган (“Кудури”, “Мухтәр”, “Кәнз”, “Викая”, “Мәҗмәгуль Бәхрәйн”).
Миннән хәнәфи мәзһәбенә караган китаплар турында язуымны сораган күп кенә мөселман кардәшләребезнең үтенече буенча, Аллаһның ярдәме белән, алда санап үтелгән биш китап арасында иң беренче булып дөнья күргәне – “Мохтәсар әл Кудури” турында әйтеп узарга телим.
“Мохтәсар әл Кудури”. Әлеге хезмәтнең авторы – Әхмәд ибн Мөхәммәд Әбелхөсәен әл Кудури (428/1037), китап 12 мең сорау-теманы үз эченә ала [Кара: Кәтиб Чәләби. Кәшф аз Зунүн. Т. 2. – Б. 1631]. Башка классик хезмәтләр кебек үк, ул да темаларга (мәсәлән, намаз турында, ураза турында һ. б.) һәм бүлекләргә бүленгән. Әлеге китап чистарыну (тәһарәт) бүлегеннән башлана һәм мираска хокук (фәраиз) бүлеге белән тәмамлана.
Бу хезмәт нинди дә булса мәсьәлә буенча дәлилләр эзләүгә йөз тотмый һәм анда башка мәзһәб фикерләре дә китерелми, үзәк урында Әбу Хәнифә карашлары тора, аннан соң имам Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбәни (Әбу Хәнифәнең ике укучысы) фикерләре бирелә.
Әгәр дә кечкенә генә тикшерү үткәреп, әлеге хезмәтне язганда имам Кудури нинди китапларга таянганын ачыкларга тырышсак, без аның Әбуҗәгъфәр әт-Тәхавиның (321/933) “Мохтәсар” китабына берникадәр мөрәҗәгать иткәнлеге турында искә алуларны таба алабыз. Шулай ук аның Әбелхәсән әл-Кархыйның (340/951) “Мохтәсар” хезмәтен файдалануы да бик мөмкин, чөнки имам Кудури әлеге китапка аңлатма (шәрех) язган; сүз башы буларак ул аның шәкерте Әбугали әш-Шаши (344/955) сүзләрен китерә: “Әлеге китапны ятлаган кеше безнең мәзһәб буенча баручылардан булса, моны аңлап укучылар әлеге мәзһәбкә ныклап төшенүчеләрдән саналадыр”. Кудури китабындагы темаларның бирелү тәртибе, эчтәлек ягыннан бай булуы, аның хәнәфиләрдә өстәл китабына әверелеп китүенә сәбәп була (бу урында “Мохтәсар Кудури”ның башка күп кенә китаплар өчен чыганак булып хезмәт иткәнен дә әйтеп узарга кирәк). Мәсәлән, “Түхфәтүл Фүкахә” китабының авторы Галәветдин әс-Сәмәрканди (539/1144), Кудурида телгә алынмаган мәсьәләләрне тикшерү һәм авыр аңлашыла торган урыннарга ачыклык кертү максаты белән, шул исемдәге китабын язарга карар кыла.
Борһанетдин Маргинани (593/1197) имам Мөхәммәд әш-Шәйбәнинең “Җәмигъ әс Сагыйр” һәм “Мохтәсар Кудури” китапларына таянып, үзенең күпләргә мәгълүм “Һидәя” (аның мәтене “Бидәя әл Мөбтәди”) китабын яза. Шулай ук Мәхмүд ибн Әхмәднең (673/1274) “Викая” китабы “Һидәя”нең кыскартылган мәтене (төп тексты) булып тора, димәк, аның чыганаклары арасында “Мохтәсар Кудури” китабы да бар.
“Мәҗмәгуль Бәхрәйн”. Бу китапның авторы Ибн әс Сәгатаи (693/1294) үзенең кереш сүзендә файдаланылган чыганаклар турында искә алып, аны язганда “Мохтәсар Кудури”га һәм “Мәнзумәтүн Нәсәфия”гә (аның авторы Әбухафс Гомәр ибн Мөхәммәд ән-Нәсәфи (537/1132)) таянганлыгы турында әйтә. Китапта төрле мәзһәбләргә нигез салучыларның (аерым алганда, имам Мәлик һәм имам Шәфигый) фикер аерымлыклары турында сүз бара.
Барыбызга да аңлашылганча, “Мохтәсар Кудури” китабы хәнәфи мәзһәбенең шуннан соңгы барлык китапларына да зур йогынты ясый һәм аны хаклы рәвештә Әбу Хәнифә мәзһәбенең тирән нигезле (фундаменталь) китабы дип атарга мөмкин.
“Мохтәсар Кудури” бик күп тапкырлар бастырып чыгарылган, аңа берничә дистәдән артык аңлатма язылган, әйтергә кирәк, шуның иң беренчесе Кудуриның Акта (474/1081) исемле укучысы тарафыннан эшләнгән. Әлегә бу аңлатма нәшер ителмәгән (ул кулъязма рәвештә генә йөри); миндә булган мәгълүматлар буенча, аны басмага әзерләп яталар. Әлеге китапка иң киң таралган аңлатма булып “Әл Лүбәб фи шәрхил китәб” тора (аның авторы Габделгани әл Гунәйми (1298/1881) хәтта Ибн әл Габидиннең укучысы булган).
Киләсе мәкаләләрдә, иншә Аллаһ, хәнәфи мәзһәбенә кагылышлы бүтән фундаменталь хезмәтләр турында да сүз алып барырга тырышырбыз. “Мохтәсар Кудури” буенча минем дәресләремне www.darulfikr.ru сайтында тыңлый аласыз.
Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте
рәисе/мөфти вазыйфаларын башкаручы