«Ий, иман китергән адәмнәр, сабыр-түзем булып, намаз укып, Аллаһтан ярдәм сорагыз. Хактыр ки, Аллаһ сабыр кешеләр белән бергә» (“Бәкара (Сыер)” сүрәсенең 153 нче аяте).
Хәзерге заманда сабырлык кимчелек, хәтта көчсезлек буларак та кабул ителә. Сабыр кешеләрне мыскыл итәргә дә күп уйлап тормыйлар. Дөрестән дә, беренче карашка кемнеңдер сабыр итүе аның көчсезлеге булып күренергә мөмкин. Ләкин сабырлыкка ислам дине күзлегеннән карыйк әле. Сабырлык – тормышта очраган авырлыкларга түземлек күрсәтү һәм яхшы үзгәрешләр өмет итү ул. Сабыр кеше зарланмый, кычкырмый, җан һәм тән газапларын тыныч кичерергә тырыша. Бу көчсезлекме әллә?! Юк, сабырлык күп көч таләп итә.
“Сабыр” сүзе безгә гарәп теленнән кергән. Ул сабырлыктан кала, “саклау, тотып тору, бикләү” дигәнне дә аңлата. Кеше үзен ачудан, башкаларның халәтен боза алган начар хисләрдән, начар нәтиҗәгә китергән теләкләрдән саклый – мәсәлән, хәмер эчемлекләр куллану теләгеннән. Кешенең сабырлык кебек күркәм сыйфатын борынгы һәм хәзерге заман шагыйрь-язучылары да үзләренең әсәрләрендә үрнәк итеп тасвирлыйлар.
Сабырлык – һәр мөселман кешесенә хас булырга тиешле сыйфат. Бу сыйфаты булган кеше көнен, атнасын, гомумән, тормышын дөрес планлаштырып үз максатына ирешә. Сабырсызлык исә, киресенчә, кире нәтиҗәләргә китерә. Чөнки еш кына кайберәүләр сабырлыклары җитмәү сәбәпле башлаган эшләрен ташлыйлар.
Коръәндәге сүзләр мөселман кешесенә сабырлыкның бу дөнья һәм ахирәт өчен әһәмиятен күрсәтә.
“(Ий, Рәсүлем), әйт син:
– Иманлы кешеләр! Раббыгыздан куркыгыз. Бу дөньяда игелек кылганнар өчен (җәннәтләр) нигъмәтләр бар. Аллаһның җирләре бик киңдер. Бары тик сабыр иткәннәргә генә бихисап әҗерләр булачак” (“Зүмәра (Халык өере)” сүрәсенең 10 нчы аяте).