Мәчет әдәпләре

19 март 2013 ел 12:06

Аллаһы Тәгалә “Нур” сүрәсенең 36-37 нче аятьләрендә: “Бу нурлы кандил байтак кына өйләрнең эчен яктырта. Шундый өйләрнең абруе артсын дип вә анда Үзенең исемен зекер итсеннәр өчен (Аллаһ) рөхсәт бирде. Ул өйләрдә иртә-кич Аңа тәсбих әйтәләр (Аллаһка мәдех укыйлар). Бар шундый кешеләр, аларны сәүдә һәм алыш-биреш эшләре дә Аллаһны зекер итүдән, (вакытында) намаз укудан, зәкят бирүдән аера алмый. Алар дәһшәтле Көн килеп, йөрәкләрне тетрәтә торган, күзләрне акайта торган Көннән куркалар”, – ди. (Монда һәм алга таба аятьләр “Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре” китабыннан алып бирелә.) Бу аятьтә Аллаһ Раббыбыз мәчетләрнең нигә кирәклеген, ни өчен төзелгәнлеген ачык итеп аңлатып бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән:

"لا تقوم الساعة حتّي يتباهى الناس في المساجد".

“Кешеләр мәчетләр белән мактаныша башлаганчы Кыямәт купмас”. Мәчетләрнең зурлыгы, матурлыгы, байлыгы, манараларының биеклеге һәм башка шуның ише әйберләр белән мактанышу бүгенге көндә мөселманнар арасында киң таралган һәм бу – Пәйгамбәребез (сгв) әйткәнчә, Кыямәт якынлашуның билгесе. Мондый мактанышулар Аллаһның хак дине булган ислам диненә каршы килә, чөнки мәчетләр – Аллаһка гыйбадәт кылу өчен генә билгеләнгән йортлар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән:

"جنّبوا المساجد صبيانكم و مجانينكم و شراءكم و بيعكم و خصوماتكم و رفع أصواتكم .... "

“Мәчетләрегезне сабыйлардан, диваналардан, сату-алу эшләреннән, низаг-талашлардан, тавыш күтәрүдән саклагыз”. Пәйгамбәребез (сгв) мәчетләрнең пычрануына яки Аллаһны искә алудан башка тавышларның чыгуына китерә торган сәбәпләрне мәчетләрдән ерак тотарга куша.

Пәйгамбәребез (сгв) дә мәчетләрнең ни өчен төзелгәнен аңлаткан:

"إنّما بنيت لذكر الله و الصلاة فيها".

“Мәчетләр Аллаһны зекер итәр өчен һәм намаз укыр өчен генә төзелде”. Мәчетләр никах уку, балага исем кушу яисә мәеткә җеназа уку өчен каралмаган. Нәсара динендә булучылар гына бу мәрасимнәрне чиркәүләрдә үти, ә безне Пәйгамбәребез (сгв) аларга охшаудан тыйган.

Имам Бохари бер кыйссаны риваять кыла. Язид Әл-Кинди сөйләгән: “Гомәр ибен Әл-Хаттаб миңа: “Теге икәүне китер әле”, – диде һәм мин ул әйткән ике кешене китердем. Алар: “Сез кем?” – дип сорадылар һәм үзләренең Таиф шәһәреннән булуларын әйттеләр. Гомәр әйтте: “Әгәр Мәдинә әһелләреннән булсагыз, сезгә җәза бирер идем, Аллаһның илчесе мәчетендә нигә тавышыгызны күтәрәсез? Кайда икәнегезне беләсезме сез?!” Ягъни, Гомәр хәлифә булган вакытта, тавышланырга ярамый икәнен белеп тә, мәчеттә тавышланган кешегә суктырып җәза бирү каралган булган.

Мөселман кешесе мәчеткә кергәндә үк Пәйгамбәребез (сгв) өйрәткән догаларны укып керергә тиеш:

"اللّهمّ افتح لي أبواب رحمتك".

“Әй Аллаһ, миңа рәхмәт ишекләреңне ач”. Һәм мәчеттән чыкканда да дога укып чыгарга тиеш:

"اللّهمّ افتح لي أبواب فضلك".

“Әй Аллаһ, миңа фазиләт ишекләреңне ач”.

Алда китерелгән аятьтәге “...Аның исеме зекер ителә...” дигән сүзләрне Ибен Габбас: “Аллаһның Китабы Коръән укыла”, – дип аңлаткан.

“Әгъраф (Пәрдә, калкулык)” сүрәсенең 204 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Коръән укылганда шауламыйча тыңлагыз: сез Аллаһның ярлыкавына юлыгырсыз”, – ди. Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә намаздагы Коръән уку яки намаздан тыш уку дип, ишетсәң яки ишетмәсәң дип аермый, ә гомумән әйтә. Шулай булгач, мәчеттә Коръән намаз вакытында укылса да, намаздан тыш укылса да аны тыңлау һәм шым тору вәҗип була. Гыйбадәттән башка эшләр белән шөгыльләнү, сөйләшеп утыру, хәтта сөйләшмичә тик торып та Коръәнне тыңламау – Аллаһы Тәгаләнең әмеренә каршы килү дигән сүз.

“Әгъраф (Пәрдә, калкулык) сүрәсенең 29 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Әйт:

– Раббым гадел булырга боерды, – диген.

– Һәр сәҗдәдә йөзегезне Кыйблага таба юнәлтегез. Аллаһка ялварып, динне Аллаһ ризалыгы өчен (Аллаһ кабул итәрдәй) ихлас тотыгыз. Ул сезне әүвәл ничек яралткан булса, шулай ук Аның хозурына кайтачаксыз”. Ягъни һәр мәчет Аллаһның йорты һәм һәр мәчеттә намаз уку тиешле. “Бу мәчеткә бармагыз, теге мәчеткә барыгыз”, – дип әйтүчеләр Аллаһы Тәгаләнең алда әйтелгән сүзләренә каршы киләләр. Аллаһы Тәгалә тигез кылган әйберне Аллаһтан өстен булып ничек аермак мөмкин?!

“Әгъраф (Пәрдә, калкулык)” сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Әй, Адәм балалары, намаз укый торган урынга барганда һәрвакыт пакь киемнәр киегез; ашагыз, эчегез, ләкин (артыгын) исраф кылмагыз. Аллаһ исрафчыларны сөйми”, – ди. Ягъни, мөшрикләрнең Кәгъбәне шәрә килеш таваф кылуларыннан аермалы буларак, Аллаһы Тәгалә мәчеткә барганда гаурәтләрне капларга һәм иң яхшы киемнәрне кияргә куша. Ир-атларга исә ислемайлар сөртү, сөрмә тарту, тешне тазарту, чиста-пакь ак киемнәр кию мөстәхәб булып тора (бигрәк тә җомга һәм гает көннәрендә).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән:

 "ألبسوا من ثيابكم البياض فإنّه من خير ثيابكم ..."

“Киемнәрегездән агын киегез, чөнки ул – киемнәрегезнең иң хәерлесе”.

“Әнфәл (Табыш малы)” сүрәсенең 35 нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Аларның Бәйтулла янындагы догалары да сызгыру яки кул чәбәкләүдән башка нәрсә түгел. (Әй, кяферләр) инкарь итүегезгә күрә, хәзер инде газабын да татыгыз. (Риваятьләргә күрә, мөшрикләрнең кайбер ирләре, хатыннары Бәйтулла тирәли ялангач килеш әйләнеп йөри, таваф итә. Таваф вакытында алар бармакларын авызларына кабып сызгыралар, кул чабалар. Баксаң, бу аларның дога кылуы икән.)” Төрле тавышлар чыгару, кычкырулар мөшрикләрнең гадәтләреннән, гыйбадәтләреннән санала. Мондый эшләр мәчетләрдә тыела.

“Тәүбә” сүрәсенең 17-18 нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә: “Аллаһтан башка тәңре эзләүчеләр үзләренең кяфер булганлыгына үзләре шаһитлек иткәнгә күрә, Аллаһның йорты – мәчетне торгызырга йөрүләре файдалы эш булачак түгел. Менә шулай! Аларның бөтен бу эшләре заяга китәр. Һәм алар ут эчендә дәвамлы калачак. Аллаһка иман китергәннәр, Ахирәт көненә инанганнар, намаз калдырмаганнар, зәкят биргәннәр вә Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмаганнар гына мәчет кордырырга тиеш. Аларның тугры юлда булачагына өмет бар”, – дип мөрәҗәгать итә. Ягъни алар үзләре үк үзләренең мөшрик булуларына “мин нәсара”, “мин яһүди” яки “мин мөшрик” дип шаһитлек бирәләр. Мәчетләрне чын тергезүчеләр булып, аны төзүчеләрдән дә бигрәк, бер Аллаһка гына ихлас күңелдән гыйбадәт кылып мәчеткә йөрүчеләр тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйтә:

"إذا رأيتم الرجل يعتاد المسجد فاشهدوا له بالإيمان".

“Әгәр бер кешенең мәчеткә даими йөрүен күрсәгез, аның иманлы булуына шаһитлек бирегез”.

Шулай ук Пәйгамбәребез (сгв) әйткән:

"إذا أراد الله بقوم عاهة نظر إلى أهل المساجد فصرف عنهم".

“Әгәр Аллаһы Тәгалә бер кавемгә чир җибәрергә теләсә, мәчет әһелләренә карар һәм ул бәлане кире кайтарыр”.

Мәчетләр булу, ягъни Аллаһка гыйбадәт кылу белән тергезелгән мәчетләр сәбәпле күп бәлаләр китә (үле мәчетләр сәбәпле түгел).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән:

"إنّ الشيطان ذئب الإنسان كذئب الغنم يأخذ الشاة القاصية و الناحية فإيّكم و الشعاب و عليكم بالجماعة و العامّة و المسجد".

“Сарыкларның бүресе булган кебек үк, шайтан – кешенең бүресе, бүре аерылган һәм читтә йөргән сарыкларны ала. Берүк, аерылудан сак булыгыз, җәмәгать белән, күпчелек белән һәм мәчетләр белән бергә булыгыз!” Һәм хәзерге заманда да күрәбез, мөселманнар арасында таралган фиркаләр һәм секталар мәчетләрдә түгел, ә мәчетләрдән тыш җирләрдә җыелалар, андый җирләргә барудан сак булыгыз, чөнки Пәйгамбәребез (сгв) безне бу турыда кисәтте.

Аллаһы Тәгалә “Җен” сүрәсенең 18 нче аятендә: “Барча мәчетләр бары тик Аллаһка гыйбадәт кылу урыны. Шуңа күрә, сез Аллаһка тиң дип, һичбер башка затка табынмагыз”, – ди.

Сәхабәләр әйткәннәр:

"إنّ المساجد بيوت الله في الأرض و إنّه حقّ على الله أن يكرم من زاره فيها".

“Мәчетләр – Аллаһның җирдәге йортлары. Мәчеткә үзен зиярат кылырга килүчене Аллаһ, әлбәттә, хөрмәт кылыр”. Ягъни мәчеткә йөрүчеләргә Аллаһы Тәгалә Үзенең дөнья вә ахирәт нигъмәтләрен бирер.

Мәчетләрдә кешене иза кылу, рәнҗетү ярамый. Башка кешегә намаз укырга комачауларлык итеп пышылдап сөйләшү дә тыела.

Кеше йортына керсәк, үзебезне ничек яхшы итеп тотарга тырышабыз! Ә галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ йортларына керсәк, без үзебезне ничек тотарга тиеш соң?! Әлбәттә, күпкә әдәплерәк, тыйнаграк һәм бөек Аллаһ каршында мескен бәндә икәнебезне тоеп.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән: “Җир йөзендә Аллаһка иң сөекле урыннар –  мәчетләр, иң сөйкемсез урыннар – базарлар”. Аллаһ ризалыгына ирешәсебез килсә, Аллаһка сөекле урында мөмкин кадәр күбрәк булуыбыз тиешле түгелме?!

Аллаһка гыйбадәт кылып, мәчетләрдә вакытларыбызны күбрәк итеп үткәрүләр насыйп булса иде!

Рафикъ хәзрәт МИҢНӘХМӘТОВ,

Татарстанның көнчыгыш төбәге казые,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы,

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе

Башка журналлар

Коръән могҗизалары

01 июнь 2020 ел 13:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы