Иманлы кешенең сыйфатлары

25 гыйнвар 2013 ел 12:51

Чын иманлы кеше бу дөньяның бакый түгел, ә фани, ул бакыйлыкка күчкән вакыттагы бер чара гына һәм безгә аның белән хушлашырга туры киләчәк бер урын гына булганын яхшы аңлый. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен Аллаһ алдында җавап тотарга туры киләчәгән бервакытта да онытмый. Шуңа күрә ул бу дөньяның һәр көненә, һәр сәгатенә, һәр мизгеленә сакчыл карый, дөньяви дәртләр вәсвәсәсенә бирелми, дөньяның бәрәкәтләрен куллану белән генә шөгыльләнми, ул үз-үзенә югары тәрбия биреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен ирешергә омтыла. Ә аның өчен үрнәк өлге булып пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) тора, чөнки ул – кешеләр арасында иң камиле, күркәм холык иясе, Аллаһның могҗизаи Яратылганы. Коръәндә аның турында: “Ий Мөхәммәд галәйһиссәлам, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” (“Пәйгамбәрләр” сүрәсенең 107 нче аяте), – диелгән. Пәйгамбәребез (сгв) болай дигән: “Иман нуры төшкән күңелнең өч сыйфаты бар: беренчесе – ул рәнҗетми, икенчесе – ул рәнҗеми, өченчесе – ул игелекле эшләре өчен бернинди дә әҗер сорамый, аны Аллаһ ризалыгы өчен генә эшли”.

Болар – иманлы кешенең төп сыйфатлары. Аллаһның рәсүле Мөхәммәд (сгв) үзенең бер хәдисендә: “Дин –  ул әхлаклылык”, – дигән. Андый күңелгә ия булу – һәр динле кешенең чын бәхете. Шулай итеп, ислам диненең максаты – үзенең бар күңеле һәм аңы белән Аллаһка итагать итүен танучы югары әхлаклы кеше тәрбияләү.

Исламның чын максатын аңлау өчен, Аллаһ ризалыгын алу юлында бар омтылышлары да, бар Яратылганнарга да хезмәт итү, аларга Аллаһ хакыйкатьләрен җиткерүгә юнәлтелгән булган Мөхәммәд пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), сәхабәләрнең, тәкъваларның тормышын тирәнтен өйрәнү лазем.

Исламның бер тәкъва иясе булган Мәгъруф әл-Кархи тормышыннан бер мисал китерәсем килә, ул: “Әгәр Аллаһ үз бәндәсен сөйсә, Ул аңа изге гамәлләр ишеген ачар”, – дигән. Бер көнне Мәгъруф Кархиның өенә бер авыру карт килә. Мәгъруф Кархи аны ашата, ял итәргә тәкъдим итә. Бу карт остазның йортында яши башлый. Карт, төннәрен түзеп тора алмаслык авыртуларга чыдый алмаганлыктан, бик каты улый, йорт әһелләренең берсе дә тыныч йоклый алмый. Карт бик кире һәм көйсез була. Барлык кешеләргә дә кычкыра һәм барысына да комачаулый. Йорт әһелләре акрын гына йорттан китә башлыйлар. Өйдә йортның хуҗасы, ягъни Мәгъруф Кархи һәм аның хатыны гына кала. Мәгъруф Кархи көне-төне бу картка хезмәт кыла, һәрвакыт аның күңелен күрергә тырыша. Бервакыт ул, хәлсезләнеп, картның урын-җирендә йоклап китә. Карт бу хәлне күргәч: “Бу нинди кешеләр? Бу нинди монафикълар? Тыштан изгеләр булып күренәләр, ә эчтән әшәкеләр икән. Башкаларга нәсыйхәтләр бирәләр, ә үзләре шәригать боерыкларын үтәмиләр. Монысы да йоклап китте. Минем турыда бер дә уйламыйлар. Миңа ничек авыр булганын әллә белмиләр микән?” – дип ачулана башлый.     

Мәгъруф Кархи бу сүзләрне тыңлый, ләкин ишетмәгән кебек аңа хезмәт кылуын дәвам итә. Ләкин аның хатыны түзә алмый һәм иренең колагына болай дип әйтә: “Ничек инде бу шыксызлыкка, ямьсезлеккә түзәргә мөмкин?! Сез ишеттегезме инде яхшылыкны белмәүче бу картның сүзләрен! Әйтегез аңа: безнең йорттан китсен! Яхшылыкның кадерен белгән кешеләргә генә ярдәм итәргә кирәк”.

Мәгъруф Кархи дәшмичә хатынының сүзен тыңлый да, елмаеп: “Ни өчен син аның сүзләренә үпкәлисең? Ул миңа кычкырды, миңа карата әдәпсезлек кылды. Аның сүзләре миңа бернинди зыян китермәде. Син күрәсең бит, аңа бик авыр, ул хәтта тыныч кына йоклый да алмый. Бел шуны – үзе газапланган һәм башкаларны да газаплаган кешеләргә хезмәт кылу, аларга карата миһербанлы, шәфкатьле булу – олуг бер сәнгатьтер”, – дигән.

Аллаһы Тәгалә үзенең Китабында безгә болай дип мөрәҗәгать итә:

 

وَاعْبُدُواْ اللّهَ وَلاَ تُشْرِكُواْ بِهِ شَيْئًا وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا وَبِذِي الْقُرْبَى وَالْيَتَامَى وَالْمَسَاكِينِ وَالْجَارِ ذِي الْقُرْبَى وَالْجَارِ الْجُنُبِ وَالصَّاحِبِ بِالجَنبِ وَابْنِ السَّبِيلِ وَمَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ إِنَّ اللّهَ لاَ يُحِبُّ مَن كَانَ مُخْتَالاً فَخُورًا

 

“Аллаһның үзенә ихлас гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз. Ата-анага, якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган һәм кардәш булмаган күршеләргә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә булганда ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек кылыгыз. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми” (“Ән-Ниса (Хатыннар)” сүрәсенең 36 нчы аяте).

Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезне күркәм сыйфатлар белән баетса, безгә бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсә иде!

Нияз хәзрәт САБИРОВ,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы әгъзасы,

Казан ислам колледжының директор урынбасары

 

 

 

Башка журналлар

«Мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел...»

Ислам динендә һәр йоланың, фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу...

31 май 2016 ел 13:49

Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре

13 апрель 2016 ел 10:03
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы