Имамга иярү мәсьәләсе

09 гыйнвар 2013 ел 09:47

Һәр мөселман фәкать Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның илчесенә (сгв) генә буйсынырга тиеш. Пәйгамбәребезгә (сгв) буйсыну – аның безгә Аллаһы Тәгаләнең боерыкларын аңлатуы сәбәпле мәҗбүр ителә. Буйсынуда Аллаһы Тәгаләдән дә лаеклырак зат юк. Әмма гади кешегә Аллаһның нәрсә теләгәнен һәм Аның нәрсәдән риза булганын Аның белән турыдан-туры сөйләшмичә белеп булмаганлыгы ачык күренә. Шулай ук Аллаһның Илчесенә (сгв) турыдан-туры мөрәҗәгать итеп аңардан Аллаһның боерыкларын белү дә мөмкин эш түгел. Шулай булгач, Аллаһка һәм Аның Илчесенә (сгв) буйсыну өчен Аллаһның Китабына һәм Аның Илчесенең (сгв) Сөннәтләренә мөрәҗәгать итүдән башка юл юк.

Бүгенге көндә Коръән белән Сөннәтнең шәригать кануннары белән ачык расланган һәм ышанычлы чыганаклар белән дәлилләнгән кайбер боерулары бар, алар турында бернинди шик тә, фикер каршылыгы да юк (мәсәлән, зинаның тыелуы, биш вакыт намазның, уразаның, зәкятнең һәм хаҗның мәҗбүри булуы). Һәр кеше бу боеруларны үзлегеннән белергә мөмкин, шуңа күрә дә бу мәсьәләләрдә иҗтиһад (Коръәннән һәм Сөннәттән ачык әйтелмәгән шәригать хөкемнәрен чыгару өчен бар көчеңне, тырышлыгыңны кую) кылуның яисә кемгә дә булса иярүнең хаҗәте юк.

 Әмма Коръәндә һәм Сөннәттә икенче төрле боерулар да бар һәм аларны аңлауда төрле кыенлыклар туа, чөнки бер үк мәсьәләдә ике төрле күрсәтмә булырга мөмкин һәм алар икесе дә Коръәндә һәм хәдисләрдә булган ышанычлы чыганаклар белән расланалар. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә:

وَ الْمُطَلَّقَاتُ يَتَرَبَّصْنَ بِأَنْفُسِهِنَّ ثَلَثَةَ قُرُوْءٍ

«Талак кылынган хатыннар икенче иргә барганчы өч күрем вакыты көтәрләр» (“Бәкара (Сыер)” сүрәсенең 228 нче аяте).

Мондаقُرُوْءِ   сүзе сүзлектә ике мәгънәгә ия: беренчесе – күрем килү, икенчесе – аңардан чистарыну. Монда без кайсы мәгънәне алырга тиеш дигән сорау туа.

Яисә, мисал өчен, бер хәдистә әйтелгән:

لا صلوة لمن لم يقرأ بفاتحة الكتاب

 «Фатиха» сүрәсе укымаган кешенең намазы юк». Бу хәдис беренче карашка имамга да, аның артында торучыга да, аерым укучыга да «Фатиха» сүрәсен укуның мәҗбүри булуын аңлата кебек. Әмма икенче бер хәдистә әйтелә:

من كان له إمام فقرأءة الامام له قراءة

«Имамга оеп намаз укучының Коръән укуы булып имамның укуы тора».

Бу хәдистән исә имамга оеп укучының бер нәрсә дә укырга тиеш түгел икәнлеге күренә.

Бу хәдисләрдәге ачык күренгән аермалыклардан саклануның ике юлы бар. Беренчесе – әүвәлге хәдисне нигез итеп алырга һәм аның белән гамәл кылырга, чөнки икенче хәдистә Коръән уку дигәндә «Фатиха» сүрәсе түгел, бәлки «Фатиха» сүрәсеннән соң килә торган сүрәләр күздә тотыла. Икенчесе – икенче хәдисне нигез итеп алырга һәм аның белән гамәл кылырга, чөнки беренче хәдистә «Фатиха» сүрәсен укуны боеру фәкать имамга гына һәм аерым укучыга гына кагыла, имамга оеп укучыга кагылмый. Бу очракта нишләргә?

Коръәнне һәм хәдисләрне аңлатканда шуның кебек сораулар еш туа. Безнең алдыбызда мондый кыенлыклардан чыгу юлы фәкать икәү генә булырга мөмкин: үзебезгә кайсы да булса бер якны сайлап алу һәм үзебезнең белемгә һәм акылга таянып гамәл кылу яисә (аның урынына) зур белемгә ия булган элекке галимнәрнең ничек эш йөртүләренә карарга, үзебез ныграк ышана торган галимнең һәм мөҗтәһиднең фикеренә таянып гамәл кылырга.

Соңгы юл «тәкълид» (кемгә дә булса иярү) сүзе белән билгеләнә. Әгәр төптән уйлап карасак, алда әйтелгәннәрдән беренче юлның куркынычрак һәм анда адашу мөмкинлегенең күбрәк икәнлегендә шикләнергә урын юк. Безнең белемебезнең һәм тәкъвалыгыбызның ислам дине тарала башлауның беренче чорларында яшәгән мөселманнарның белеме һәм тәкъвалыгы белән һич кенә дә чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә икәнлеген фәкать гафилләр генә кире кагарга мөмкин. Беренчедән, имам-мөҗтәһидләр Аллаһның Илчесенә (сгв) якынрак чорда яшәгәннәр, шуңа күрә дә аларга Коръәнне һәм Сөннәтне, шулай ук Коръәннең иңү шартларын аңлау безгә караганда җиңелрәк булган. Икенчедән, безнең белемебезне һәм аңыбызны Аллаһы Тәгалә аларны нигъмәтләгән белем һәм аң дәрәҗәләре белән берничек тә чагыштырып булмый. Өченчедән, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт гөнаһ эшләргә әзер булганнарга хаклыкны һәм Коръән белән хәдисләрне аңлауны ачык кылмый. Коръәннең һәм хәдисләрнең мәгънәләрен дөрес аңлау өчен белем генә җитми, бәлки аеруча ныклы тәкъвалыкка ия булырга кирәк. Әгәр без үзебезнең тәкъвалык белән имам-мөҗтәһидләрнең тәкъвалыкларын чагыштырып карасак, җир белән күк арасындагы аерманы күрербез.

Ислам шәригате принципларын урнаштыручы галимнәр тәкълидне түбәндәгечә билгеләгәннәр:

العمل بقول إمام مجتهد من غير مطالبة دليل

«Имам-мөҗтәһидләрнең сүзләренә нигезләнеп, дәлил таләп итмичә гамәл кылырга». Кайбер кешеләр шушы аңлатмаларга таянып, дәлилсез әйтелгән сүзләргә иярү һәм аларны берсүзсез хак дип кабул итүне ширек була дип әйтә башлады. Әмма, алда әйтелгәнчә, тәкълид турында аңлатуны карасак, бу тәнкыйть үзеннән-үзе юкка чыга. Мөҗтәһид шәригать урнаштырмый, бәлки аны аңлата гына. Ышанычлы чыганаклар белән расланучы Коръән һәм Сөннәтнең ачык боеруларындагы мәсьәләләрдә безнең ниндидер бер имамга иярмәвебез моны  исбат итүче дәлил булып тора. Без Коръәнне һәм хәдисләрне аңлатуда туган шикләргә һәм кыенлыкларга кагылган мәсьәләләрдә генә яисә Коръәндә һәм хәдисләрдә бер үк сорау буенча төрле күрсәтмәләр булганда гына мөҗтәһидләргә мөрәҗәгать итәбез.

Тәкълидне аңлатканда «дәлил таләп итмичә гамәл кылу» дигән сүздән мөҗтәһиднең үзенә буйсынырга кирәк дигән ялгыш нәтиҗә ясарга кирәк түгел. Чынлыкта, мөҗтәһиднең Коръәннән һәм хәдисләрдән алынган көчле дәлилләре булуына ышануыбыз сәбәпле генә аңа мөрәҗәгать итәбез. Һәм фәкать аның дәлилләренең дөреслеген тикшерерлек иҗтиһад кылырга безнең көчебез тиешле дәрәҗәдә булмавы сәбәпле генә без аңардан дәлил таләп итмибез. Шулай итеп, мөҗтәһиднең сүзләре белән гамәл кылу өчен ул китергән дәлилләрне белү мәҗбүри түгел, чөнки кайбер мәсьәләләрдә без аларны аңласак та, күпләрендә без аларны аңламыйбыз.

«Исламда мәзһәб мәсьәләсе» китабыннан алынды,

Чаллы, Ак мәчетә

"Дин вә мәгыйшәт"

 

Башка журналлар

Биш нәрсәне дөрес куллан!

28 декабрь 2012 ел 09:08

Туй гына җитмиме?

27 декабрь 2012 ел 14:58
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы