Вакыф гарәп телендә “сакларга”, “чикләргә” яки “тыярга” дигән мәгънәне аңлата. Исламда бу сүз ниндидер билгеле бер милеккә ия булуны һәм аны билгеле бер файдага яки хәйриячелек өчен саклауны һәм аны шушы конкрет максатлар кысаларыннан тыш, башка өлкәләрдә теләсә нинди куллануны һәм реализацияләүне тыюны аңлату өчен кулланыла.
Бу билгеләмә – вакыфта куллану вакыты чикләнмәгән шартнамәлеккә туры килә, ягъни, бу – үзләштерелергә һич тә тиеш булмаган, юкка чыкмый торган милек. Шуңа да вакыф җир һәм биналар белән нык бәйле. Ләкин шул ук вакытта китаплар, авыл хуҗалыгы техникасы, терлек, кыйммәтле кәгазьләр, “тере акча” вакыфлары да бар.
Вакыф идеясе кешелекнең үзе кебек үк борынгы. Мөселман хокукы белгечләре Мәккәдә Кәгъбәне (Гарәп ярымутравының көнбатыш өлешендә) төзү – иң беренче вакыфларның берсе дип раслыйлар, чөнки, Коръән (“Әл-Гыймран (Гыймранның гаиләсе)” сүрәсенең 96 нчы аяте) аны кешеләр дини йолалар башкару өчен җыела торган беренче гыйбадәт йорты дип искә ала. Бер искәрмәсез дип әйтерлек, бар җәмгыятьләрдә дә, бар мәхәлләләрдә дә дини йолаларны башкару өчен бүленгән билгеле бер җир кишәрлекләре һәм биналар бар. Гасырлар буена гыйбадәтханәләр (мәчетләр) һәм башка төр корылмалар төзелгәннәр һәм дини практика өчен файдаланылганнар.
Вакыфның башлануы һәм аның төрләре. Ислам тарихында беренче дини вакыф булып Мәдинәдәге Куба мәчете (ул Мәккәдән 400 чакрым көньяктарак урнашкан) тора. Ягъни ул пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) килгәч, 622 елны төзелгән. Ул хәзер дә шул урында тора, тик бераз зурайтылган гына. Алты ай үткәч, Куба мәчете үрнәгенә Мәдинәнең уртасында төзелгән Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мәчете дә иярә. Мәчетләр һәм күчемсез милекләр мәчетне тәэмин итү өчен сарыф ителүләр белән чикләнәләр. Техник хезмәт күрсәтү һәм агымдагы чыгымнар дини вакыфлар категориясенә керәләр.
Хәйрия вакыфы – вакыфларның икенче төренә керә. Ул җәмгыятьнең ярлы өлешен һәм китапханәләр, фәнни тикшеренүләр, мәгариф, сәламәтлек саклау системасы, тирә-як мохит һәм хайваннар дөньясын саклау, кече бизнеска кредитлар бүлү, парклар, юллар, күперләр, плотиналарны тоту һәм башка шуның кебек халыкның киң катламы мәнфәгатьләренә туры килүче эшчәнлекнең бар төрләрен дә яклау өчен юнәлтелә. Хәйрия вакыфлары Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзеннән үк башланып киткәннәр. Сәхабәләрнең берсе үзенең Мәдинәдәге җиде бакчасын вафатыннан соң Мөхәммәд пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) калуын теләгән булган.
Һиҗринең дүртенче елында бу кеше вафат булган. Һиҗри – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Мәккәдән Мәдинәгә күчкән 622 елдан башлана торган ай календаре. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу бакчаларны кабул итеп алып аларны ярлы һәм мохтаҗлар файдасына хәйрия вакыфы иткән. Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу гамәлен аның сәхабәсе, икенче варис Гомәр (Аллаһ аңа ризалыгын бирсен!) кабул итеп алып дәвам иткән. Ул Пәйгамбәрдән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Гарәп ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан Хәйбәр шәһәрендәге бакча белән нишләргә икән?” – дип сораган. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аңа: “Әгәр дә теләгегез булса, сез бу милекне вакыф итеп тота, ә аның җимешләрен хәйрия итеп тарата аласыз”, – дип бавап биргән. Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) вафатыннан соң (һиҗринең 632 нче елы), тагын башка күп хәйрия вакыфлары барлыкка килеп үз көчләренә кергәннәр.
Вакыфның өченче төре Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) вафатыннан соң, аның икенче варисы Гомәр (Аллаһ аңа ризалыгын бирсен!) (635–645) хакимияте вакытында ук башланып киткән. Гомәр (Аллаһ аңа ризалыгын бирсен!) үзенең Хәйбәрдәге вакыфын язма рәвештә теркәргә теләгәч, ул бу документка шәһадәтлек кылсыннар өчен Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) берничә сәхабәсен чакыртып алган.
Тагын бер Җәбир (Аллаһ аңа ризалыгын бирсен!) исемле сәхабә: “Бу хәбәр барысына да барып җиткәч, алар барысы да үз күчемсез милекләрен вакыфка бирделәр”, – дип сөйли. Кайберләре бу вакыфлардан килгән керемнәр һәм бакча җимешләре, иң беренче чиратта, үз балаларына, аларның киләчәктәге нәселләренә тотылуын, бары тик аннан артканнары гына, әгәр дә андыйлары булса, ярлыларга бирелергә тиеш, дип шарт куйганнар. Мондый вакыфлар – нәселдән килгән яки гаилә вакыфлары дип аталалар. Шуңа да, дини һәм хәйрия максатлары белән генә чикләнгән Америкадагы фондлардан аермалы буларак, ислам җәмгыятендәге вакыфлар үз гаиләң һәм киләчәктәге бала-оныкларың өчен дә файдаланырга мөмкинлек бирәләр.
Юридик күзлектән караганда, вакыфка милек хокукы вакыфка элек ия булган кешегә кире кайтарылмый. Кайбер мөселман юристлары вакыфка милек хокукы Аллаһныкы дип раслыйлар. Икенче берәүләр исә ул табышка ия булучыларныкы (хәзерге финанс һәм юридик терминология белән әйтсәк, бенефициарларныкы) дип исәплиләр, гәрчә аларның бу милке аннан файдалану мәгънәсендә тулы дип атала алмаса да. Чөнки, алар бу милек белән бары тик аны нигезләгән кагыйдәләр кысаларыннан тыш, башка максатларда файдалану хокукларына ия түгелләр. Бу өлкәдә вакыф – фондлар белән идарә итүнең төп принципларыннан аерыла. Фондлар, кагыйдә буларак, милек итеп сатылырга мөмкиннәр. Ә бу исә – куллану срогы чикләнмәгән ия булу хокукы – вакыфларда, фондларга караганда, ныграк чагылган булуны аңлата.
Вакыфның типлары
Хәйриячелекнең махсус бер төре буларак, вакыфның үз үзенчәлекләре бар.
I. Куллану вакытының чикләнмәгән булуы.
Бу – вакыф итеп бирелгән милек (еш кына күчемсез милек) бөтенләйгә кала икәнлеген аңлата. Вакыфның күчмә милек кебек төрләрен юкка чыгару – авыр һәм озакка сузылган процесс. Андый күчемсез милекне тиңдәш бәясендәге башка милеккә мәхкәмә хуплавыннан соң гына күчерергә була. Андый операцияләр эшләгәч тә, яңа күчемсез милек, шул ук максатлардагы вакыф булып, бенефициарлар өчен элеккечә үк булып кала. Димәк, срогы чикләнмәгән булу – теоретик яктан караганда вакыфның сыйфатлары кимергә тиеш түгел икәнлекне күз алдында тота.
Вакыф эшен документлаштыру һәм саклау өчен вакыфның оештыручылары һәм хөкем органнары өстәмә саклык чаралары күрәләр. Бу гаҗәп тә күренергә мөмкин, ләкин күп кенә шәһәр һәм бистәләр мәхкәмәләренең (судларның) XV һәм XVI гасыр документларында вакыф сыйфатлары турында бөртекләп язылган язмалар әлегә кадәр дә булса сакланалар. Андый язмаларның күбесе “исән-сау” һәм аларны Истанбул, Каһирә, Фәс, Димәшкъ (Шам), Кодүс (Иерусалим), Исфахан кебек шәһәрләрнең тарихчылары тикшерә.
II. Вакыфны нигезләүченең шартнамәсендәге даимилек. Вакыф – ирекле хәйрия акты буларак, аны нигезләүче билгеләгән шартларда (әгәр дә алар шәригать кануннарына каршы килмәсәләр һәм аны бозмасалар) гамәл ителергә тиешле. Ә бу исә аннан алынган табышлар бары тик аны нигезләүче билгеләгән максатларда гына кулланыла ала, идарә һәм административ мәхкәмә тарафыннан куелган мәсьәлә, бер яктан – шәригатькә туры килгән вакытта, ә икенче яктан – башкарыла ала торган вакытта үзгәртелә алмый дигәнне аңлата. Вакыфның максатлары үтәлә алмый башласа, аның табышлары шуңа охшаш максатларда файдаланылырга тиешле, әгәр дә алар булмаса, ярлы һәм мохтаҗларга таратылырга тиеш. Вакыф төзү өчен билгеле бер шартлар таләп ителә.
Алар арасында аеруча мөһимнәре:
1. Вакыфка бирелгән мөлкәт күчемсез милек яки ниндидер бер бәягә ия булган әйбер булырга тиеш. Мөселман җәмгыятендә вакыф җирләре, биналар, дөяләр, сыерлар, сарыклар, китаплар, зәркән (ювелир) әйберләре, кылычлар, авыл хуҗалыгы кораллары һ. б. киң таралган.
2. Милек даими нигездә тапшырылырга тиеш. Кайбер юристлар вакытлы вакыфлар барлыгын да таныйлар. Андый вакыфлар бары тик гаилә вакыфлары очрагында гына була алалар.
3. Вакыфны нигезләүче, аңа юридик яктан туры килергә һәм андый операцияләрне башкаруга сәләтле халәттә булырга тиеш. Акылы зәгыйфь яки бала булган кеше яисә бу милеккә хокукы булмаган зат вакыф төзи алмый.
4. Вакыфның максаты, ахыр чиктә, шәригать күзлегеннән караганда да, аны оештыручының нияте буенча да хәйриячелек булырга тиеш. Димәк, бай кешеләр файдасына вакыф төзү үзеннән-үзе үк мөмкин булмаган эш, чөнки бу – хәйриячелек дип атала алмый.
Гамир ГЫЙБАДУЛЛИН,
Татарстанның Вакыф фонды генераль директоры;
Нияз САБИРҖАНОВ