Мәдрәсәләрдә суфичылыкны укыту нигә кирәк?

09 ноябрь 2012 ел 12:05
Шәригать фәннәре буенча билгеле китапларның кереш өлешләрендә шәригать кануннары өч өлешкә бүленә дип языла:

гакыйдә (дин тәгълиматы);

гыйбадәт (Аллаһка табыну);

әхлак.

Ислам диненең фәнни тәгълиматы мәсьәләләре белән гакыйдә (дин тәгълиматы) һәм кәләм (мөселман дин гыйлеме) шөгыльләнә. Мөселман хокукын, шул исәптән Аллаһка табынуның гамәли (практик) аспектларына караган белемнәрне дә, фикъһе фәне өйрәнә. Мораль-этик сораулар һәм әхлак нормалары әхлак һәм тәсаувүф фәннәренең өйрәнү предметлары булып торалар.

“Тәсаувүф” сүзе кайбер мөселманнарның аңында бу фани дөньядан баш тарта торган будда, индуистик карашларның төрле формалары, аскетизм һәм дәрвиш тормыш рәвеше белән ассоциацияләнә. Ләкин андый карашлар ни тарихи, ни теоретик чынбарлыкка туры килми. Мөселман галимнәренең күпчелеге тәсаувүфне – максаты күңелдәге яшерен бозыклыклар белән көрәшү һәм шәхесне рухи тәрбияләү булган ислам фәне дип исәплиләр.

Билгеле булганча, хәзерге Россия территориясендә Ислам таралыш алуда, аеруча Алтын Урда чорында, зур рольне суфичылык мәзһәбләре (тарикатьләр) уйнаган. Безнең җирләрдә булган ясәвия, нәкшибәндия, кубравия мәзһәбләре үзенчәлекле мөселман мәдәнияте формалашуга зур өлеш керткәннәр, аеруча әдәбиятта, шигърияттә, Исламны аңлауда, аңа интерпретацияләр бирүдә [Якупов В. Мусульманская культура в общественной сфере. – Казань: Иман, 2007. – С. 3].

Шуңа күрә дә безнең шәкертләр, атаклы фәкыйһ, мөфәссир, мөхәддисләрдән тыш, Харис Мөхәсиби, Җүнайд Багдади, Габделкәрим әл-Кошайри, Әхмәд Ясәви, Баһаведдин Нәкышбәнди, имам Раббани кебек башка бөек мөтәсаввифләрне дә өйрәнергә, хөрмәт итәргә һәм сөяргә тиешләр. Аларның үгетләре белән күп кешеләрнең күңеле Ислам нурына коенды, бозыклыклардан тазарынды, Аллаһы Тәгаләгә сөю белән тулды һәм Аның рәхмәтен яуларга омтыла башлады.

Безнең шәкертләргә суфичылык тарихы буенча фәнни эшләр (курс һәм чыгарылыш эшләре) язарга, татар галимнәренең бу фән турындагы хезмәтләрен өйрәнергә кирәк. Чөнки безнең мирас тәсаувүф белән нык бәйле. Шул вакытта гына алар чын суфичылыкны ялган суфичылыктан аера беләчәкләр, дөрес һәм аңлаешлы итеп тәсаувүфның максатын һәм ысулларын аңлата алачаклар. Бүгенге көндә тәсаувүфны пропагандалаучы һәм алар суфичылык тарафдарлары дип раслаучы төркем һәм агымнар бик күп. Шуңа да сак булырга кирәк, чөнки күпләр суфичылыкны ялгыш аңлыйлар. Ә бу ялгыш аңлау Коръән белән Сөннәткә каршы бара торган инструкцияләр буенча эш кылуларга, шундый ялгыш гамәлләргә китерә.

Күптән түгел тәсаувүф тарихын Россия ислам университетында укыта башладылар. РИУ студентлары тәсаувүф темасы буенча бик яхшы хезмәтләр эшләделәр. Аерым предмет буларак, тәсаувүф тарихын мөселман югары уку йортларында гына түгел, ә урта мәдрәсәләрнең соңгы курсларында да укытырга кирәк дип исәплим. Мәсәлән, Казан ислам колледжында бу предмет III курста атнасына бер дәрес укытыла.

Әйтеп китәргә кирәк, Вәлиулла хәзрәт тәсаувүф тарихын, аның максат һәм тәрбия ысулларын укытуның мөһим икәнлеген аңлап, суфичылык турында аз булманган санда китаплар бастырып чыгарды. Мәсәлән, Сүрия галимнәре хезмәтләренең тәрҗемәләрен. Шулар арасында Йосыф Хаттар Мөхәммәднең “Суфичылык энциклопедиясе» һәм шәех Сәед әфәнде Чиркавиның “Файдалы белемнәр хәзинәсе” (татар телендә), Әбу Хәмид әл-Газзәлинең “Бәхет элексиры” һ. б.

“Иман” нәшриятында татарларда суфичылык тарихы, Әхмәд Ясәви, Суфи Аллаһияр, Мәүлә Колый һәм безнең халык бик яратып укыган һәм хөрмәтләгән башка төрки-татар суфи шагыйрьләре әсәрләре буенча күп китаплар нәшер ителде.

Мәкаләмнең ахырында билгеле дин галиме, фәкыйһ, һиҗринең II гасыры мөхәддисе Габдулла бине әл-Мөбарәкнең сүзләрен китерәсем килә: “Без күп белемннәргә ия булуга караганда, элементар әдәпкә (тәрбиялелеккә) күбрәк мохтаҗ”. Бу сүзләр бүгенге көндә дә актуаль. Бүген шәригать белемнәрен теләгән һәр кеше дә ала ала. Ләкин чын мөселман булу өчен бу гына җитми, югары әхлак сыйфатларына да ия булырга кирәк. Ягъни алган белемнәребез аркылы без тискәре сыйфатлардан арынырга, яхшыларын тупларга тиешбез. Тәсаувүф тарихы предметын өйрәнү безнең шәкертләргә Исламның рухи-әхлакый якларын тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк, безнең өчен үрнәклек өлгесе булган тәсаувүф шәхесләренең тормыш эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Нияз САБИРОВ,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы әгъзасы,

Казан ислам колледжының директор урынбасары

 

Башка журналлар

Мигъраҗ

31 май 2013 ел 12:48

Дин юлындагы хезмәт

31 май 2013 ел 10:47
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы