Хаҗ кылуның хикмәте

12 октябрь 2012 ел 12:10

Хаҗ – ислам дине нигезләренең берсе булган олуг бер гыйбадәт. Хаҗ дип Мәккәи-Мөкәррәмәгә барып, шәригатьтә күрсәтелгән рәвештә билгеле бер гамәлләрне кылу белән бергә Кәгъбәтулланы зиярат кылуга әйтелә. Хаҗ – бөтен гыйбадәтләрне, ягъни җан, тән һәм мал гыйбадәтләрен үз эченә алу өстенә мөселманнар өчен бер гыйбрәтле вакыйга да булып тора.

Ислам диненең башка баганаларыннан аермалы буларак, ул билгеле бер вакыт эчендә һәм Җир шарының билгеле бер урынында кылына. Ә намаз, ураза, зәкят гыйбадәтен, җаена карап, теләгән урында кылырга була.

Аллаһы Тәгалә коллары өчен кагыйдә һәм кануннарны шундый итеп билгеләгән, аларны үтәгәннең файдасын мөселманнар бу һәм теге дөньяда да күрәчәк. Коръәни-Кәримдә хаҗ кылудан булган файда һәм зирәклек турында әйтелә.

Хаҗ кылуның кайбер хикмәтләре:

1. Мөселманнарны берләштерү. Ислам дине дөнья халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга зур әһәмият бирә. Ислам кануннары мөселманнарның берләшүенә ярдәм итә. Мәсәлән, бер урам мөселманнары якындагы мәчеттә фарыз җәмәгать намазларын кылу өчен көнгә 5 тапкыр очрашалар. Мөселманнар атнага бер тапкыр гына булса да җомга намазына мәчеткә килергә тиеш. Ә Җир йөзендә яшәүче мөселманнарның хаҗ вакытында бер-берсе белән очрашырга мөмкинлекләре бар.

2. Мөселманнар бердәмлеген яңартып җибәрү. Барлык милләт мөселманнары бер үк йола һәм кагыйдәләрне үтиләр, барлык кешеләр өчен Бер булган Аллаһы Тәгаләгә үтенечләрен юллыйлар, Кәгъбәтулла ягына юнәлеш тоталар.

3. Җирнең төрле почмакларында яшәүче  мөселманнарны Ислам дөньясының үзәге – Бер Аллаһы Тәгаләгә ышану дине таралган Мәккә шәһәренә тарту.

4. Мөселманнарның тигезлеген белдерү.  Хаҗ кылу вакытында беркемнең  дә бернинди  өстенлекләре юк: хуҗа белән хезмәтче, министр белән эшче – барысы да бер дәрәҗәдә булалар. Бу – Аллаһы Тәгалә каршында бөтен кеше бертигез икәнлеген исебезгә төшерә торган урын. Шулай ук хаҗ  барыбызның да курку хәлендә киемсез, исәп-хисап алдында торачагыбызны; байлыгыбыз да, затлы нәселдән булуыбыз да, җәмгыятьтә тоткан урыныбыз да булыша алмаган Кыямәт көне турында исебезгә төшерә.

5. Хаҗ – мөселманнарның иманын ныгыту өчен пәйгамбәрләр һәм сәхабәләр турында искә төшерү ул. Хаҗ йолалары үткән һәрбер урын нинди дә булса тарихи вакыйга белән бәйле. Дөньядагы беренче кеше атабыз Адәмне (гс) һәм бөтен дөньяны су баскач ишелгән  Кәгъбәтулланы яңадан төзүче Ибраһимны (гс) һәм Исмәгыйльне (гс) искә төшерәбез.

Шулай ук мөселманнар Кәгъбәне төзекләндерергә  булышучы, аны әйләнеп үтүче, «Әл-Хаҗәр әл-әсвад» ташын үбүче рәсүлебез Мөхәммәтне (сгв) күз алдына китерәләр. Сафа һәм Мәрва калкулыклары хаҗ кылучыларга, улы Исмәгыйль пәйгамбәргә су эзләгән Хаҗәр (аңа Аллаһның рәхмәте булсын!) турында искә төшерәләр. Минада ташлар ыргыту вакыты, бу җирдә ташлар ыргытып, үзеннән Иблисне куган Ибраһим пәйгамбәр һәм шул урыннан әтисе корбан итү өчен алып киткән Исмәгыйль пәйгамбәрне искә төшерә.

Гарәфә тавында исә хаҗилар саубуллашу хаҗын кылучы Аллаһы Тәгалә илчесен күз алдына китерәләр. Ул аларга васыять итеп, болай дигән: “И кешеләр, Аллаһы Тәгалә бер генә, һәм сез барыгыз да Адәм токымыннан, Адәм җирдән ясалган, гарәпнең гарәп булмаган кеше алдында өстенлеге – тәкъвалыгында гына була ала. Бер-берсе белән көрәшкән кяферләргә охшамагыз...”

6. Хаҗ гамәле – хаҗины тәрбияләү дә ул. Сәфәрдә төрле кыенлыклар белән очрашканда ул сабырлык күрсәтергә тиеш. Хаҗда бер урында бик күп мөселман очраша, һәм монда кыенлыклар  белән очрашканда чыдамлылык, тыйнаклык, әдәплелек, күндәмлек күрсәтергә кирәк. Хаҗ шулай ук кешедә  юмартлылык тәрбияли: Корбан бәйрәме көнендә корбан чалып, мохтаҗларга  сәдака тараталар.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

 

Башка журналлар

Дүрт туган көн

06 май 2013 ел 13:27

Бөеклеккә юл

06 май 2013 ел 11:58

Мәрҗанинең хаҗ сәфәре

09 апрель 2013 ел 14:04
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы