25 октябрь – Корбан бәйрәме

12 октябрь 2012 ел 11:43

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт ШӘЙХИВӘЛИЕВнең корбанга бәйле кайбер аңлатмалары:

– Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Шәригатебез буенча корбан бәйрәмендә гает намазы уку һәм корбан чалу каралган. Корбан гает намазы укылганнан соң беренче, яки икенче, яки өченче көнне чалына. Зөлхиҗҗә аеның уникенче көненә кадәр (ахшам намазына чаклы) корбан чалуны төгәлләргә кирәк. Әгәр инде шул вакыттан соң чалынса, корбаны дөрес булмый.

         Корбанга безнең якта өч төрле хайван чалына – сарык, кәҗә, сыер; шәригать буенча – дүрт төрле. Бездә аларның дүртенчесе – дөя үрчетелми. Сарыкны кайбер якларда «куй» да диләр. Сарык һәм кәҗәнең бер яше тулган булырга тиеш. Куй булса, ул инде эре сарык. Шушы куйларның гына рөхсәт ителә алты айлыкларын корбанга чалырга. Ә болай сарык, кәҗә – бер, сыер ике яшен тутырырга тиеш. Сарык, кәҗә бер кеше, ә сыер күп дигәндә җиде кеше өчен чалына. Сыерны чалганда бер кеше ике өлешкә кергән вакытта биш кешегә берәр өлеш кала. Әмма бу очракта кешеләр саны алтыдан артмый. Һәм инде аларның ниятләре фәкать корбан чалуда гына булырга тиеш. Ягъни арадан берсе ит өчен генә дип керсә, калганнар бу хакта белсәләр, аларның корбаннары корбанлыктан үтми. Әгәр бу кеше моны әйтмичә эшли икән, үзе генә гөнаһлы була, башкаларның корбанлыгы корбанлыктан үтә. Шуңа күрә белә торып кемнедер ит өлешенә кертүдән сак булырга кирәк.

Безнең халыкта корбанга бәйле кайбер аңлашылмаучанлыклар яши. Мәсәлән, быел гаилә белән корбан чалабыз, диләр. Икенчеләр: “Быел үземә, алдагы елны хатыныма, аннары балаларыма чалам”, – дип әйтә. Корбан гаиләдән түгел, ә мөмкинлеге булган кешедән чалына. Фитыр сәдакасы гаиләнең һәр әгъзасы өчен бирелгән кебек. Гаилә әгъзаларының кайсысыныӊ булса да корбан гаете көненә мөмкинлеге булса, ягъни нисабы җитсә, ул һәр елны корбан чалырга тиеш. Бу алар өчен вәҗип гамәл. Көмеш нисабы белән   исәпләгәндә, малларының нисабы (бүгенге көндә 20 мең сумга туры килә) тулган вакытта, аларның һәркайсы корбан чала. Шулай да булырга мөмкин: ир-атның нисабы җитми, ә хатынның җитә. Бу очракта корбан чалу хатынга гына тиеш була.

Корбан чалучы хәлле кеше булса, корбанлыгының өчтән бер өлешен мохтаҗларга, икенче өлешен туганнарына, күршеләренә тарата, ә өченче өлешен үз гаиләсе өчен тота. Үзенә калдырмыйча тулаем мохтаҗларга таратса да, дөрес була.

Нисабы җитмәүчеләр арасында да корбан чалырга теләүчеләр очрый. Мондый мохтаҗ кешеләр корбаннары итен таратмыйча үз гаиләләрендә генә тотсалар да ярый, ә корбан чалган өчен аларга әҗер-савап була.

         Чалган корбанлыкның тиресен сатып акчасын үзеңә куллану ярамый. Тирене берәр мохтаҗ кешегә сәдака итеп бирү яисә аны сатып шуның акчасын сәдака итеп тапшыру тиешле, әмма сатмыйча күн яисә тун итү дөрес.

         Корбанлыкка нинди хайван бара дигәндә, сау-сәламәтләре. Бик арык хайваннар, йөри алмаслык дәрәҗәдә аксаклар, яисә бер колагының, мөгезенең, койрыгының өчтән бер өлеше «һәлак булган» хайваннар корбанлыкка ярамый. (Мөгезне кисү дигәннән, аны  бәләкәйдән үк дару белән яндырып үстертмәүчеләр бар һәм шулай ук үзе мөгезсез хайваннар да була. Мондый очракларда корбанга ярый. Ә инде үскән мөгез кисеп алынса яки сугып сындырылса, ярамый). Шулай ук бер күзе сукыр, яки колаксыз, яки койрыксыз (әгәр туганда ук шундый булмасалар) хайваннар корбанга чалынмый.

         Корбанны кеше үзе чалса күркәм була. Әмма чала алмаса ышанычлы кешедән чалдыра. Корбан малы чалынганда аның янында тору яхшы. Әмма тора алмаса да дөрес, бу эш мәҗбүри түгел. Шулай ук кайбер кешеләр, догасын белмим дигән сылтау белән корбан чалудан тыелып торалар. Аллаһы Тәгаләгә ният кылып: “Я Раббым Аллаһ, фәлән-фәлән улыннан, фәлән-фәлән кызыннан Үз ризалыгың белән кабул ит, дип әйтәсең дә, “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр” дип чаласың. Бернинди дә катлаулылыгы юк. Намазын укый, догасын кыла белмим дип корбан чалмау да дөрес түгел. Корбан чалганнан соң намаз уку да мөстәхәб гамәл, мәҗбүри түгел.

         Кайбер урыннарда корбанны пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (сгв) атап чалу гадәте бар. Әлбәттә, ул Аллаһы Рәсүленә хөрмәт күрсәтү булып тора. Әмма шәригатьтә андый әйбер юк. Һәр кеше үзенә чалырга тиеш. Чөнки ул аның үзе өчен вәжип гамәл. Асып тунарга, сөяген вакларга, этләргә бирергә ярамый дип әйтүләр дә шул урындагы гадәткә кайтып кала. Бу гамәлләр яхшы ният белән кергәннәрдер. Әмма алар шәригатьне бозу булып тора. Әйтик, сөяген вакламыйча сыер малын ничек бүләсең? Корбан малы калдыкларын исраф итеп ташлаганчы эткә бирү дә хәерлерәк түгелме? 

Башка журналлар

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы