ӘЛ-МАТУРИДИ ТӘГЪЛИМАТЫ ТАТАРЛАРГА НИЧЕК ҮТЕП КЕРГӘН?

08 октябрь 2012 ел 13:12

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) билгеле бер хәдисендә бервакыт Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) һәм аның сәхабәләренә бәдәви кыяфәтенә кереп Җәбраил фәрештә килүе һәм Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) каршына утырып, аңа сораулар бирә башлаганы турында сөйләнә. Аның иң мөһим сорауларыннан “Ислам нәрсә була ул?”, “Иман нәрсә була?” һәм “Ихсан нәрсә буладыр?” сораулары булган. Бу сораулар Ислам гыйлеменең өч төп фәне – фикъһе, гакыйдә һәм тәсаувүфнең нигезләрен салганнар.

Гакыйдә – иман төшенчәсен, ягъни, инкыйлабка кадәрге татар китапларында искә алынган аның шул алты баганасын өйрәнә торган фән.

«Әәмәнтү билләәһи үә мәләәикәтиһи үә күтүбиһи үә русүлиһи уәл йәүмил әәхыйри, үәл кадәри шәрриһи үә хайриһи минәллаһи тәгаләә үәл бәгъси бәгъдәл мәүти». (Мәгънәсе: «Мин Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Китапларына, Пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә, Тәкъдирнең яхшысы-яманы да Аллаһы Тәгаләдән икәнлегенә һәм үлгәннән соң янә терелүгә иман китердем»).

Соңгы багана Кыямәт көне вакыйгаларының берсе һәм шуның өчен без иманның алты баганасы турында сөйлибез дә. Бу фән шуны өйрәнә дә инде.

Гакыйдәнең, фикъһе кебек үк, шәригать гыйлеменең иң төп һәм иң мөһим фәннәренең берсе икәнен әйтеп китәргә кирәк. Ләкин шул ук вакытта болар – саф теоретик фәннәр. Шуңа да, мөэмингә камиллеккә ирешү өчен бу фәннәрнең рухи якларына зур әһәмият бирергә кирәк. Бу өлкәне я әхлак, я тәсаувүф, я селүк дип атала торган мөселман этикасы ачыклап килә. Ләкин этиканың ничек итеп гыйбадәт кылырга, ничек тәгам кабул итәргә кебек өлешен генә түгел, ә бәлки, бу фәннең инсан белән аны Бар итүче арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, ихласлык, рәхим-шәфкатьлелек, нәфескә каршы тору һ. б. яклар да өйрәнелә. Инсан менә шул алда искә алынган өч фәнне үзендә берләштерә алганда гына чын иманлы була ала.

Ислам фәннәренең килеп чыгышы һәм барлыкка килү тарихы

Билгеле булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм заманнарында безгә билгеле булган Ислам фәннәренең берсе дә булмаган. Әлеге барлык фәннәрне дә без бик кыю рәвештә яңалык кертү (бидгать) дип атый алабыз. Шәригать буенча, яңалык кертүләрнең ике төре була: рөхсәт ителгәннәре һәм тыелганнары. Бу фәннәр безгә динне өйрәнүне нык җиңеләйткәнгә, аларны хуплана торган яңалык исемлегенә кертә алабыз.

Нәкъ шушы вакытта сорау да туа инде: “Ни өчен Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) заманында алар булмаганнар соң?” Җавап бик гади: “Аларның зарурлыгы булмаган”. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) теләсә кайсы замандашы килеп туган мәсьәлә буенча теләсә нинди сорауны аңа килеп сорый алган. Тиешле җавапны алгач, ул Аллаһ канунары буенча тормыш итүен дәвам иткән. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу дөньядан китеп баргач, вазгыять үзгәргән, Аллаһ ачышлары иңдерелү тукталган, мөселманнар Коръән һәм Сөннәттә булган олуг бу мирас белән бергә-бер торып калганнар.

Мөселманнарга Коръән белән Сөннәт кенә җитми идемени? Нишләп кисәк кенә бу фәннәр барлыкка килгән соң? Ни өчен гакыйдә, фикъһе, сира, тәфсир, хәдис, ысул әл-фикъһе, үлүм әл-Коръән, үлүм әл-хәдис һәм башкалар барлыкка килгәннәр? Бу үсеш-үзгәреш тарихта ничек барган соң?

Алда әйтеп кителгән фәннәрнең барлыкка килүе берничә сәбәпкә бәйле. Менә аларның кайберләре:

* Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мирасын саклап калу зарурлыгы;

* Исламны гарәп булмаганнар арасында да тарату;

* Исламга таныш булмаган йогынтылар (идеологияләр), диннәр, йолалар, мәдәниятләр белән очрашырга туры килүе;

* аерым дин белгеченең шәхси сыйфатларының йогынтысы;

* Ислам эчендә төрле агымнар һәм мәзһәбләр барлыкка килү.

Алга таба катлаулы тарихи бу процессны күзәтеп чыгыйк.

Системалаштыру, Ислам фәннәренең килеп чыгышы һәм барлыкка килү барышы, әлбәттә, Коръәннән башланып киткән. Билгеле булганча, Әбу Бәкер хакимлек иткән вакытта хәлифәттәге сәяси вазгыять тотрыксызлана. Бу – ялган пайгәмбәрләр килеп чыгу, кайбер кабиләләрнең зәкят түләүдән баш тартуы һәм кайберәүләрнең хәтта мөшриклеккә кире күчүләре аркасында килеп чыккан. Катлаулы бу вазгыять вакытында Әбу Бәкер барлык фетнәчеләр белән дә сугышырга карар иткән. Бу сугышлар вакытында беренчеләрдән булып Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) сәхабәләре шәһит киткән, алар араларында Коръән хафизлары да күп булган. Мәсәлән, Ямам орышы вакытында җитмешләп Коръән белгече һәлак булган. Бу Гомәр бине әл-Хәттабны сагаерга мәҗбүр иткән, һәм ул, Коръәнне язма рәвештә бер җыентыкка туплау кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан. Әбу Бәкер бу фикердән, мондый эш Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзе яшәгән вакытта да булмаганына сылтау ясап, башта бераз куркып калса да, Гомәр бине әл-Хәттабның ныклы үгетләве нәтиҗәсендә, аның белән килешкән. Нәтиҗәдә, Коръән тексты беренче тапкыр язма рәвештә бер җыентыкка тупланган.

Соңыннан, Госман бине Гаффан заманында, Коръәнне икенче тапкыр бер җыентыкка туплау үткәрелгән. Бу туплауның асылы шунда булган – ул укуның курәеш вариантында тупланган. Билгеле булганча, соңгы Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) заманында гарәп теленең җиде шивәсе (хәрф) булган. Һәм Аллаһы Тәгалә, Коръән барысына да аңлаешлы булсын өчен, аны алда әйтелгән шивәләрнең җидесендә дә иңдергән. Сәхабәләр, Коръәнне Пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) алгач, аны үз шәкертләренә үзләре сөйләшкән шивәдә тапшырганнар. Госман бине Гаффан заманында сәхабәләрнең күп шәкертләре хәзерге Азәрбайҗан территориясенә җибәрелә торган гаскәрләрдә җыелган булганнар һәм алар арасында Коръәннне дөрес уку буенча каршылыклар килеп чыккан.

Мөэминнәр арасында фетнә чыгу куркынычын сизеп, Хөзәйфә бине әл-Яман Мәдинәгә ашыккан, анда хәлифкә барып барысын да сөйләгән, аннан соң: “Өммәтеңә дөрес укуны күрсәт”, – дигән. Нәтиҗәдә, Госман бине Гаффан Коръәнне бары тик курәеш шивәсендә генә саклап калырга карар иткән, ә башка сөйләшләрдәге бар язмаларны да юк итәргә фәрман бирелгән. Аннан соң Коръән язуларын камилләштерү дәвам иттерелгән, нокталар кертелгән, сузык авазларны билгеләүче тамгалар эшләнгән, соңыннан тәҗвид фәне барлыкка килгән.

Аннан соң Сөннәтне саклап калу буенча эшләр эшләнгән, хәдисләрнең беренче җыентыклары төзелгән. Хәдисләрнең беренче җыентыкларын сәхабәләр үзләре үк төзи башлаганнар. Араларында иң билгелеләре исә Габдулла бине Әмр бине әл-Ас һәм Гали бине Әбу Талиб җыентыклары. Ләкин бу юнәлештә системалы эш бары тик хәлиф Гомәр бине Габделгазиз фәрманыннан соң гына башланган. Алар арасында Бине Шиһаб әз-Зөһри, имам Мәлик, Әбу Мөхәммәд Габделмәлик бине Габделгазиз бине Җөрәйҗ, Әбу Әмр Габдрахман әл-Әүзаи, Әбу Абдулла Суфьян бине Сәед әс-Сәүри, Әбу Сәлем Хәммәд бине Сәлем бине Динар җыентыкларын аерып күрсәтергә кирәк. Ә тулыландырылган хәдис җыентыклары бары тик һиҗри буенча III гасырда гына дөнья күргән.

I гасыр ахырына таба Ислам галимнәре арасында белгечлекләргә бүленү башлана. Беренче махсус хезмәт булып Бине Исхакның Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм тормышы турында язылган китабы исәпләнә. Кызганыч, ул үзенең төп нөсхә хәлендә безгә кадәр килеп җитмәгән, без аны Бине Хишам тасвирлавында гына алганбыз һәм бу хезмәт сира фәненең нигезе булып тора. Аннан соң әкренләп гакыйдә, фикъһе, ысул әл-фикъһе, тәфсир, тарих һ. б. фәннәр буенча да аерым хезмәтләр күренә башлый.

Гакыйдәгә тәфсилләп тукталып, бу фәннең үсешенә төрле мәзһәб белгечләре ярдәм итүен әйтеп китәргә кирәк. Беренче мәзһәбләр дүртенче хәлиф Гали (рг) вакытында күренә башлыйлар. Бу хариҗиләр һәм шигыйлар була. Башта алар сәяси хәрәкәтләр генә булсалар да, вакытлар үтү белән алар үз идеологияләрен дә булдыралар. Шуңа бәйле рәвештә, калган мөселман галимнәре алдында, бу мәзһәбләр идеяләрен кире кага торган дәлилләр эшләү мәсьәләсе килеп баса. Бу җәһәттән, аеруча мутәзиләләрне күрсәтеп китәргә кирәк. Мутәзиләләр үз тәгълиматларында юнән (грек) галимнәре хезмәтләреннән файдаланганнар. Аларның төп ялгышы – аңны Коръәннән һәм Сөннәттән өстенрәк дип санауда. Сөземтәдә, алар Коръәннең барлыкка китерелгән булуы, кабердә җәзага тартуның мөмкин түгеллеге, зур гөнаһлар кылучыны иманлы да, иманын җуйган дип тә танып булмавы һ. б. шуның кебек ялгыш нәтиҗәләргә килгәннәр. Һәм, әлбәттә, сөнничелек галимнәре мутәзиләләр идеологиясен кире кагарга мәҗбүр булганнар. Әгәр дә Әбу Хәнифә мутәзиләләр белән бары тик дини бәхәсләр (дискуссияләр) генә алып барса, Әхмәд бине Хәнбәл заманында вазгыять кискенләшкән. Моның сәбәбе – мутәзиләләрнең хакимияткә килүе була. Дәүләтнең мәҗбүр итү аппаратын кулланып, алар үз тәгълиматларын бар мөселман дөньясына тагарга тырышканнар. Ул чорның күп кенә галимнәре җәзага тартылган, төрмәләргә утыртылган, җәфа чигәргә мәҗбүр булган. Ләкин хәлиф алмашыну белән мутәзиләләр хакимиятләрен югалтканнар һәм сөнничелек галимнәренә Ислам дөньясын мутәзиләләр идеологиясеннән арындыру мөмкинлеге туган. Нәкъ менә шул чордан Әһле-Сөннәт вәл-Җәмәгать төшенчәсе барлыкка килү турында сөйли башларга мөмкин. Бу дәвердә Ислам гыйлемендә ике мәктәп булган: Әшариййә һәм Матуриди мәктәпләре. Беренчесе – Багдад галиме Әбу әл-Хәсән әл-Әшарига, икенчесе – Урта Азия дин белгече Әбу Мансур әл-Матуридига барып тоташа. Алар икесе дә Ислам тәгълиматын тәртипкә салганнар, ә алардан соң килгән бар галимнәр дә бу фән үсешенә зур өлеш керткәннәр. Әл-Әшари һәм әл-Матуриди хезмәтләре белән танышкан вакытта, аларның I гасыр Ислам галимнәре хезмәтләреннән (сәләф) әллә ни аерылып тормаганын күрергә мөмкин. Төрле тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә, әл-Әшари мәктәбе, күпчелектә, Ислам дөньясының көнбатышында, ә әл-Матуриди мәктәбе исә көнчыгыш өлешендә таралыш тапкан. Әл-Матуридиның дәвамчылары нигездә – хәнәфиләр, ә әл-Әшариныкылар калган өч мәзһәб вәкилләре.

Безнең Идел-Урал төбәгенә әл-Матуриди тәгълиматы, әлбәттә, Урта Азиядән үтеп кергән. Билгеле булганча, күпләр, башта болгарлар, ә аннан соң аларның нәселләре – татарлар, Бохара, Сәмәрканд, Кабул һәм башка шәһәрләр мәдрәсәләрендә белем ала торган булганнар. Аннан укып кайткач, алар мөгаллим булып китеп, үз шәкертләрен үзләре укыган программалар буенча укытканнар. Әбу Мансур әл-Матуридиның хезмәтләре шактый катлаулы дини телдә язылган, алар белән бары тик яхшы әзерлекле, гарәп телен камил белгән укучы гына шөгыльләнә ала.

Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары,

тарих фәннәре кандидаты

 

Башка журналлар

«Мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел...»

Ислам динендә һәр йоланың, фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу...

31 май 2016 ел 13:49

Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре

13 апрель 2016 ел 10:03
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана