Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре Президентка мөрәҗәгать юллады

05 октябрь 2012 ел 14:39

Мөхтәрәм Рөстәм Нургалиевич! Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! 

Инде күпме вакыт матбугат битләрендә Мөфтиебез Илдус хәзрәт Фәйзовка пычрак атып киләләр. Баштарак тынарлар дип дәшми килдек, әмма дә ләкин тынарга уйламыйлар да, дәшмәгән саен ныграк кына “котырыналар”. Инде “Яңа гасыр” телевидениесе аркылы да үзләренең тузга язмаган фикерләрен җиткерә башладылар. Дәлилле сүзләр булса бер хәл, ә монда бит һәркем ачыктан-ачык үзенең фаразлары, фантазиясе нәрсәгә җитә, шуны җиткерә башлады. Кемнәрдер шуның белән акча эшли, үзенә исем ясый, популярлык казана. Диннән гомумән ерак булган, үзләре динебезнең асылын халыкка җиткерү өстендә кыл да кыймылдатмаган кешеләребез Сез һәм Илдус хәзрәтебез алып барган юнәлештәге эшләрне пычратып күрсәтергә тырыша. Бу күренеш мөселманнарга карата тискәре фикер уята, ышанычны киметә, халыкны дин юлыннан ераклаштыра гына бит. Без күпме көч түгеп, халыкны дин юлына чакырабыз, төрле очрашулар, чаралар оештырып киләбез, яшьләр белән даими эшлибез, ә кемнәрдер бер язмалары белән бөтен республикабыздагы дин әһелләре башкарган хезмәтләрнеюкка чыгара.

Инде хәзрәтләребез пикетларга чыгарга теләгән иде, башкалабызда көн саен пикет-митинглар үткәрелеп торганга күрә генә, Сезнең йөзегезгә кызыллык китермәс өчен, көч-хәл белән тыеп торабыз. Чөнки без барыбыз да Сезнең һәм Илдус хәзрәтебез алып барган юнәлешне хуплыйбыз.

Без бердәм булырга тиешбез, Диния нәзарәте дә (Илдус хәзрәт Мөфти итеп сайланганнан) бирле моңа омтыла, шул юнәлештә эш алып бара. Бер имам турында начар сүз әйтсәләр, тәнкыйтьләсәләр – мөфтияттә моны ачыктан-ачык уртага салып сөйләшергә, фикерләшергә күнектек. Әйтәсе килгән фикеребез шул: һәрберебез аерым төбәкләрдә яшәсәк тә, аерым җирлекләрдә имамлык вазыйфаларын башкарсак та, без – бербөтен өммәт. Шуңа да бер-беребезгә карата битарафлык күрсәтә алмыйбыз. Бигрәк тә Мөфтиебез Илдус хәзрәт Фәйзовка “пычрак ату”лар күңелебезне бимазалый. Без имамнар исеменнән сүз йөртәләр, безнең хәтта уебызда да булмаган фикерләрне җиткерәләр. Без, республикабызның барлык районнарының имам-мөхтәсибләре, мөфтиебез Илдус хәзрәт Фәйзов белән тулысынча канәгатьбез. Бер ел эчендә мөфтиятебездә бихисап алга китешләр булды: мөхтәсибләр, мәдрәсә мөгаллимнәре хезмәт хакы белән тәэмин ителә башлады, яңа берләштерелгән программалар булдырылды,динебезнең күтәрелешендә, китаплар бастырылуында, хаҗ мәсьәләләрендә, дини дәресләр бирү, вәгазьләр сөйләү, укыту мәсьләләрендә тулысынча тәртипләр салынды.

Кызганыч ки, бүгенге көндә әз генә каләм чарлый белгән кеше дә сүзен җәмгыять хөкеменә чыгара ала башлады, теле яхшы сөйләгәннәре зәңгәр экран аркылы ни теләсә, шуны җиткерә башлады. Аларның сүзләре дөресме-түгелме, берсе дә тикшерелми... Ә бит гади халык матбугат битләрендә чыккан мәкаләләрдән, телевидениедән ишеткән хәбәрләрдән чыгып фикер йөртә, аларга чын күңелдән ышана. Бигрәк тә район, авыл җирлекләрендә яшәгәннәр өчен массакүләм мәгълүмат чаралары ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып тора. 26 сентябрьдә “Яңа гасыр” телевидениясенең “Кара-каршы” тапшыруында Мөфтиебез турында да, мәрхүм Вәлиулла хәзрәтебез турында да тузга язмаган сүзләр әйтелде. Әлеге тапшыру соңыннан ике көн рәттән кабатлап күрсәтелде. “Яңа гасыр” татарның яшәешен, тормышын, динен халыкка җиткерүче бердәнбер телевидение булып тора. Шуңа да һәр әйтелгән сүз, яңгыраган фикер тикшерелергә һәм дәлилле булырга тиеш.

Бигрәк тә Искәндәр Сираҗи элек җырчыларыбыз турында төрле пычраклар язган булса хәзер инде динебез, мөфтиебез турында төрле-төрле уйдырмалар язып, инде “ТНВ” каналына чыгып ничек кенә мөфтиебезне мыскыллап карамый. Татарстан имамнары бу хәлгә бер дә риза түгел. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич без Сезне бик хөрмәт итәбез, Сезнең  эшләрегезгә шатланып,  догада торабыз. Сез алып барган сәясәт белән без бик риза, Сездән, мөфтиебездән без бик канәгать. Сезгә Раббыбызның рәхмәтләре яусын. Бу юллаган хатыбыз өчен ачуланмассыз дип ышанып каласыбыз килә. Бер милләт кешеләре дә үзенең дин әһелләрен мыскыллап, мәсхәрә кылып тапшырулар төшерми. Безнең мөрәҗәгатебез шуннан гыйбарәт: Искәндәр Сираҗи кебек кешеләр башка динебезне, мөфтиебезне мыскыллап гәҗитләргә, тапшыруларга чыкмасыннар иде. Зур бәладән исән калган мөфтиебезгә болай да бик авыр булганда бөтен республика күләмендә мәсхәрә итүне ишетү бигрәк тә авыр. Илдус хәзрәтебез бер дә моңарга лаеклы түгел. Без Сездән hәм мөфтиебездән бик тә риза булып торабыз.

Зур хөрмәтләр белән Татарстан имам мөхтәсибләре

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Башка журналлар

Рөстәм Хәйруллин: "Казахстанда хөкүмәт ярдәме белән эшләүче мөселман телеканалы бар"

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Казахстанда беренче мәртәбә үткәрелүче имамнар җыенында...

03 март 2015 ел 14:17

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм – иң камил кеше

Безнең эраның алтынчы гасырында, бу дөньяга бөтен кешелек өчен үрнәк камил кеше җибәрелә – соңгы...

19 декабрь 2014 ел 10:38

Ахирәткә юл фани дөньядан башлана

“Ул үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп, сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак...

11 декабрь 2014 ел 09:58
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана