«Традицион ислам» – ул үзбилгеләмә түгел, ә бүген килеп туган ситуацияне хәл итү өчен бирелгән атама, төгәлләнмәгән доктрина, тренд. Мәсәлән, Әбу Хәнифә үз заманында, фарсыларны Исламнан аермас өчен, диндә шәраб эчү генә хәрам, дип әйтеп, фарсыларның традицион эчемлеге булган исерткечтән – набиздан аларны тыймаган. Ахырдан дин юлына ныклап баскач, алар үзләре үк хәмердән баш тарткан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) яшәгән чорда ук та фарсылар намазны үз телләрендә укыган. Аларга сүз әйтмәгәннәр. Традицион ислам – ул китап сүзен генә түгел, реаль тормыш ситуациясен, яшәү җирлеген исәпкә алып гамәл кылуны күздә тота. Формальлек һәм хәрефчелеккә бирелеп, һәр нәрсәне туры мәгънәсендә аңлаучыларның бүген гарәп илләрендә әүлияләрнең каберләрен җимерүләрен, тарихи һәйкәлләрне юк итүләрен күрәбез бит. Ә тарихи һәйкәлләр белән бергә традицияләр, буыннан-буынга күчеп килгән йолалар да юкка чыга. Безгә башбаштаклыкны, мин-минлекне бетерергә, сыгылмалырак булырга кирәк. Төркиядә, тормыш тәҗрибәсе туплап, җитәрлек гыйлем эстәп, кырык яшенә җитмәгән ир-атларны “бары тик чәй ясарга гына сәләтле” диләр. Традицион ислам мөселманны буйсынучан һәм тыңлаучан булырга өнди.
Бер авылның надан мулласы халыкка аякларын юмыйча гына мәчеттә намаз укырга рөхсәт биреп, авылдашларын мәчеткә йөрергә өйрәтә. Ә авылга килгән гыйлемле шәкерт, бу хәлне күреп, мулланы тәнкыйтьли башлагач, ул: «Мин аларны мәчеткә йөрергә өйрәттем, ә хәзер син аларны аякларын юарга өйрәт», – ди. Без ике начарлыкның азрак зыян китерә торганын сайларга тиеш.
Рөстәм хәзрәт БАТЫР,
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы рәисе