Сугыш дәүләтнең Исламга карата мөнәсәбәтенә сизелерлек төзәтмәләр кертә. Хөкүмәт дингә элеккечә тыелгысыз басым ясау тәҗрибәсеннән баш тартып, илнең диндар халкына өлешчә ташламалар ясарга мәҗбүр була.
Дин белән дәүләтнең кискен капма-каршылыгы дәвам ителгән очракта, хезмәт тылында таркалу килеп чыгу ихтималлыгы туа һәм хакимиятне, буйсындырырга тырышылган, тик рухы сындырылмаган динле халыкның ышанычын югалта баруы куркыта. Хөкүмәт үзенең сугышчан дәһрилек сәясәтен авызлыкларга, аны Исламга карата түземлерәк мөнәсәбәткә алыштырырга мәҗбүр була. 1943 елдан хакимият дингә карата юл кую сәясәтенә күчә.
СССР Халык комиссарлары Советының 1944 ел, 19 май Карары белән СССР Халык комиссарлары Советы каршында Дин эшләре буенча Совет оештырыла. Ул православиедән тыш, бар конфессия дини оешмалары берләшмәләре җитәкчеләре һәм хөкүмәт арасында бәйләнешләр өчен җавап бирергә тиеш була.
Шунысын әйтеп китәргә кирәк, тикшерүчеләр, кагыйдә буларак, сугыш вакыты дини сәясәтендәге сизелерлек бу борылышны ил өчен авыр булган ул көннәрдә дини оешмаларның, аның эшлеклеләренең ватанпәрвәрлек карашларын куәтләүләре белән бәйлиләр. Ислам тәгълиматының танылган белгече Т.С. Сәидбаев, мәсәлән, бу күренешкә карата гомум кабул ителгән карашларны берләштереп: “... Совет хакимиятенә карата лояль бу карашлар, аларның эшчәнлекләрендә узган гасырның 20 нче елларыннан ук урын алып, индустрилизация, социализм төзү вакытында тагын да үскән һәм ныгыган карашларның логик йомгаклануы булды”, – дип исәпли.
Чынлап та, сугыш елларында мәчетләрдә Ватанны якларга чакырулар яңгырый, фронтка киемнәр, ашамлыклар җыю оештырыла, дәүләт облигацияләре займнары таратыла, мөселманнар Кызыл Армиягә акча җыюда катнашалар.
СССР мөселманнары танк колоннасы төзү өчен акча җыялар, бу турыда мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Г.Рәсүлев телеграмма белән Сталинга хәбәр итә. Мөфтинең телеграммасы һәм аңа җавап “Известия” газетасында басылып чыга.
1942 нче елның май аенда ук СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең чираттан тыш киңәшмәсе үтә. Анда СССРның бар мөселманнарына гомерләрен кызганмый Ватанны яклау турында мөрәҗәгать кабул ителә. Ул бар мәчетләрдә дә, мөселманнарның җыелышларында да укыла.
Нәкъ менә шул мөрәҗәгать һәм динле кешеләрнең аңа карата булган фикерләре хөкүмәтне мөселманнарның лояльлегенә инандыра, һәм шуның нәтиҗәсе буларак, Исламга карата Бөек Ватан сугышы елларында дини сәясәттә борылыш күзәтелә. Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте мөрәҗәгате дингә мөнәсәбәт курсы үзгәрүнең тышкы бер сәбәбе була. Чынбарлыкта исә, дингә һәм дин тотучыларга карата мөнәсәбәт үзгәрүнең төп сәбәбе – СССРда динне җиңеп чыгу турындагы фикерләрнең иллюзор булуын, чиркәү белән мөнәсәбәтләрне нормальләштерү, гәрчә күз буяр өчен генә булса да, нормальләштерү зарурлыгын аңлау була.
Хакимиятнең дингә карата сугыш елларында булган чагыштырмача лояль сәясәте, аның дин эшлеклеләренә бирелгән кайбер салым ташламалары гамәли гәүдәләнеш ала. Аларның берсе СССР Халык комиссарлары Советы каршындагы мобилизациядән азат итү һәм кичектерү буенча комиссия тарафыннан 1945 елның 26 февралендә кабул ителгән карарында билгеләнгән. Бу карар буенча, гыйбадәт йортларында дини йолаларны башкаручы дин эшлеклеләре хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителергә тиешләр. Бу – СССР территориясендә эшчәнлек алып барган барлык конфессия руханиларына да кагылган.
СССР Министрлар Советының 1946 елның 3 декабрендә кабул ителгән “Дин эшлеклеләренә салым салу тәртибе” махсус карары буенча дин эшлеклеләренә салым күләме киметелә. 1948 елның августында алар өчен паспорт режимы да йомшартыла. Дәүләт-дин мөнәсәбәтләрен нормальләштерүдә СССР Халык комиссарлары Советының 1946 елның 28 гыйнварында кабул ителгән «Дини оешмаларның гыйбадәт йортлары турында”гы карары әһәмиятле роль уйный. Бу карарның беренче пунктында: “Дини җәмгыятьләр файдалануында булган гыйбадәт биналарын, бар диндәгеләр өчен дә, алар гыйбадәт кылу өчен арендага алган йортларны СССР Халык комиссарлары Советы каршындагы Дини эшләр Советы рөхсәтеннән башка ябу тыела”, диелә. Бу – элеккеге дини мәхәлләләрне торгызырга рөхсәт итү буларак кабул ителә.
СССР Халык комиссарлары Советы каршындагы Дин эшләре буенча Совет һәм аның өлкә-республикалардагы вәкилләре гыйбадәт йортларын ачу, дини мәхәлләләр оештыру турындагы дини төркемнәрнең гаризаларын тикшерергә керешәләр. Гамәлдә исә бу яңадан теркәүгә кайтып кала.
Мәсәлән, 1945 елның 1 гыйнварына БАССРда унике мәчет теркәлә. Аларның өчесендә бернинди дин эшлеклесе дә булмый.
Дин тотучыларның бу гаризаларын тикшергәндә СССР Министрлар Советы каршындагы Дин эшләре буенча Советның 1947 елның гыйнварында таратылган “Гыйбадәт йортлары ачу турындагы эшләрне рәсмиләштерү” дип аталган хатка таянып эшләргә кирәк була. Тутырылырга тиешле документлар исемлеге мәчетләр ачу мәсьәләсен уңай хәл итүне шактый кыенлаштыра. Күрсәтмәләрдә, “яңа вак дини оешмалар саны артуын булдырмау өчен”, гаризаларны кире кагу тәртибе дә әйтеп кителә: бинаның яраксыз, төркемнең аз санлы булуы, бинаның мәдәният, сәнәгать-оборона яки торак максатларында файдалануы, якында гына бу конфессиянең гыйбадәт йорты булуы һ. б.
Хакимият органнарының гыйбадәт йортларын ачтыру, мәхәлләләр төзү турындагы гаризаларны кире кагу өчен бар нигезләре дә була. Мәсәлән, Стәрлетамактагы дүрт мөселман мәхәлләсенең шәһәрдәге Кырым урамы, 33 нче йортта мәчет ачу турындагы гаризасын, элек мәчет булган ул йортның балалар бакчасына әйләндерелүе, хәзерге Башкортстанның Бүздәк районындагы Гафури (элекке исеме – Чукраклы) авылы мөселманнарының гаризасын “җиде километр ераклыктагы күрше Иске Муса авылында мәчет булуы” сәбәпле кире кагалар.
Иң күп үтенечләр 1945-1946 елларда канәгатьләндерелә. Сугыш бетүе хакимияткә дингә карата булган элеккеге лояль мөнәсәбәттән баш тартырга мөмкинлек бирә. Партиянең идеологик эшне көчәйтү турындагы 1946 елгы карары 180 градуска кире борылуны, барлык башкача фикер йөртүчеләргә,
аеруча дин тотучыларга карата, элеккеге килешүләрсез басым ясауга күчүне аңлата. Идел буенда, Уралда, Мордовиядә дини җәмгыятьләрне теркәү күпкә кими.
1947, 1948, 1949 елларда мәхәлләләрне теркәү кискен кими. 1948 елның апрелендә үк инде Дин эшләре буенча Совет үзенең җирле вәкилләренә “дини җәмгыятьләрне теркәүне туктатырга катгый рәвештә тәкъдим ителүе” турында күрсәтмәләр җибәрә. 1950-1954 елларда Дин эшләре буенча Совет рәхимсез карашларда тора: дин тотучыларның бер генә үтенече дә канәгатьләндерелми.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: Дин эшләре буенча Советта бары тик тиешле бар документлары булган гаризалар гына тикшерелә, канәгатьләндерелә яки кире кагыла. Гаризаларның күп өлеше документларның тиешле дәрәҗәдә тутырылмаган булуы сәбәпле түбәндәге идарә баскычларында ук кире кагыла.
Мәләвез мөселманнарының тырышлыклары бары тик дүртенче омтылышта гына уңышка ирешә. Стәрлетамак районының Аллагувәт авылы дин тотучыларның гаризалары 1946 елдан 1955 елга кадәр карала. Кайвакыт дин тотучылар Югары Советка шикаять белән мөрәҗәгать итәргә – «Булганин исеменә” хат язарга мәҗбүр булалар.
Шуңа да карамастан, мөселманнар элеккечә үк дини гореф-гадәтләрне башкаруын дәвам иттерә, балаларга исем кушканда, туйлар вакытында, мәрхүмнәрне җирләгәндә дини йолалар үтиләр, һәм дә әлбәттә, мәчетләргә һәм муллаларга мохтаҗлык кичерәләр. Дин эшләре буенча Совет вәкиле отчётларында: хакимият органнары рөхсәтеннән башка дини йолаларны башкаручы дини төркемнәр “теркәлмәгән дини җәмгыятьләр” булып исәптә торалар, диелә. Мондый статус мөселманнарга җәмгыятьнең тиешле гыйбадәт-йолаларында катнаша алу гына түгел, ә бәлки, мөэминнәрнең төп бурычы – мәхәллә, мәчет тоту өчен акча җыярга да мөмкинлек бирмәгән.
Шулай да, кайберәүләр артта калган, надан бабайлар дип атаган дин эшлеклеләре, бернигә дә карамастан, төрле репрессияләр, кимсетелүләргә дә түзеп, еш кына, яшерен рәвештә дә, Аллаһы Тәгалә күрсәтмәләрен таратканнар һәм башкарганнар. Традицион исламга төрлечә пычрак атарга тырышкан, шул исәптән аны “бабайлар исламы” дип атаган бүгенге күпме “активистлар” шундый сынаулар астында калса, аны ничек кичерер иде микән?
Марат хәзрәт МӘРДАНШИН,
тарих фәннәре кандидаты,
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы әгъзасы