Мулла шагыйрь

24 сентябрь 2012 ел 08:37

Мөхәммәдсадыйк Шаһиәхмәт улы Иманколый 1870 елда Казанда мулла гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе Казанның сигезенче мәчете (Яңа бистәдәге Кечкенә мәчетнең) имамы, китапка гашыйк кеше була. Ш.Мәрҗани аның хаҗ сәфәреннән бик күп китаплар алып кайтуына махсус тукталып үтә. Шаһиәхмәт үзе дә каләм иясе булган. Ул – Ш.Мәрҗанинең “Нәзурәтел хак” исемле китабына каршы зур тавыш тудырган “Җәрүдә” китабын бастырган кеше. Мөхәммәдсадыйк хәзрәт аның яшь хатыныннан туган, күрәсең – малае туганда аңа 67 яшь була. Улына сигез яшь тулганда, ягъни 1878 елда мулла дөнья куя. Вафатыннан соң, әҗәт-бурычларын түләү өчен, җыйган акчалары гына җитми, гаилә әгъзалары мулланың бөртекләп җыелган өй җиһазларын, хәтта китапханәсен дә сатарга мәҗбүр булалар. Атасыз һәм милексез калган малай матди яктан авыр тормышта үскән булырга тиеш. Шуңа күрә, бар ышаныч – уку, белем алуда. Ул үсмер чагында ук башка сыймаслык мөстәкыйль карарга килә – кесәсендә бер тиен булмаган хәлендә Бохарага белем эстәргә юл тота. “Үз әхвалем” дигән шигырендә язуына караганда, бу вакытта аңа 14 яшь тула. (Ләкин хакыйкать өчен искәртик, бу хәл һиҗри белән 1303 елда, 1886 елның җәендә, Мөхәммәдсадыйкка 16 яшь тулган көннәрдә була.)

Казаннан кузгалып, ул ике көндә пароход белән Самарага, аннан поезд белән Ырынбурга килеп җитә. Анда ике атналап мәдрәсәдә яшәп, байлар иганәсе ярдәмендә дөя кәрванында Казалы шәһәренә юнәләләр. Утыз өч көн дигәндә анда да барып җитәләр, тагын егерме ике көннән Бохарага да барып ирешәләр. Шулай итеп, мәдрәсәгә урнашып, гаять авыр шартларда укый башлый.

Шул шартларда ул Бохарада сигез ел белем ала. 1894 елда Бохарадан хәзерге Красноводский шәһәренә поездда килеп, аннары Каспий һәм Идел буйлап пароходта Казанга кайтып төшә һәм Яңа бистәнең алтынчы мәчетенә, Зариф Әмирхан белән берлектә, шәрик мулла булып урнаша. Соңрак ул гади мулла гына булмыйча, каләм иясе һәм галим буларак та таныла. Ул “Тәрҗемәи руси, фарси вә төрки” дигән сүзлек төзеп, аны 1909, 1913, 1917 елларда кат-кат бастыра. 1910 елда 744 битле “Коръән тәфсире”н әзерләп бастырып чыгара. Башка хезмәтләре дә билгеле. Әмма, башка муллалардан аермалы буларак, Мөхәммәдсадыйк хәзрәт байлык та, зур шөһрәт тә казана алмаган.

Әйтергә кирәк, татар руханилары көнкүрештә киң катлау крестьяннардан әллә ни аерылмаганнар – алар да иген иккәннәр, мал асраганнар. Әмма рухани катламыннан булган әһли голамә, тулаем алганда, тормыш турында тирәнрәк уй-фикер йөртергә сәләтле булулары белән башкалардан аерылып та торганнар. Шул яктан алар крестьяннарның аң-фикер үсешенә сизелерлек йогынты ясаганнар. Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның иҗаты исә шул тормышны күзәтү, шул хакта уйлану үрнәге ул. Шагыйрь илдә барган хәлләр хакында милләт, халык язмышы югарылыгына күтәреп уйлана. Аның иҗатына конкрет бер чорның, нәкъ менә XX йөзнең 20 нче еллары моң-зарын чагылдыру хас. 

Мөхәммәдсадыйк Иманколый шигъри мирасының яртысын диярлек дини эчтәлектәге шигырьләр тәшкил итә. Ә менә дөньяви темаларга язылган кайбер әсәрләрендә ул, безнеңчә, шул чор татар милли аңы үсешендә яңа бер сәхифә ача. Аның бу казанышының мәгънәсен дөнья мәдәни хәрәкәтенең шул юнәлештәге казаныш-табышларына бәйләп, шуңа нисбәтән рәвештә аңлап һәм аңлатып булыр иде.

Мәсгуд ГАЙНЕТДИН,

филология фәннәре докторы 

Башка журналлар

Коръән могҗизалары

01 июнь 2020 ел 13:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы