Хәнәфи мәзһәбендәге мөселманнарның хаҗ кылу тәртибе

25 сентябрь 2012 ел 11:35

Хаҗ кылу – ислам дине баганаларының берсе. Шул сәбәпле ул сау-сәламәт, балигъ, үз акылында һәм ирекле, юл чыгымнарын күтәрергә матди мөмкинлеге булган, үзе хаҗда вакытта, гаиләсенә яшәү чыгымнарын капларлык барлык башка мөһим мохтаҗлыклардан азат очракта, һәр мөселманның бурычы (фарыз гамәл). Бу бурычны, үз гомереңдә бер тапкыр булса да үтәү зарур.

Ибне Мәҗаһ тарафыннан китерелгән, Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бер хәдисе моңа дәлил булып тора. Әлеге хәдистә болай дип әйтелә: “Пәйгамбәрдән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аның бер сәхабәсе сораган: “Аллаһның Илчесе, хаҗ кылу ел саен үтәлергә тиешме, әллә гомергә бер тапкырмы?” Аңа Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Бер тапкыр гына, тик кемнең мөмкинлеге бар, аңа (күбрәк тә) мөмкин”, – дип җавап биргән.

Хаҗ шартларына, бер үк вакытта, сәфәрнең куркынычсыз булуы да керә. Хатын-кызга, гәрчә ул өлкән яшькә җиткән булса да, мәхрәмнән (ир бертуганы, атасы, әтисенең яки әнисенең ир-ат бертуганы, кызының ире) яки иреннән башка хаҗ кылу – карәхәт-тәхрим (инкяр ителә торган, хәрамгә якын гамәл) дип санала; әмма ул, шулай да, алардан тыш хаҗ кыла икән – аның бу бурычы башкарылган булып исәпләнә. Әгәр дә үсмер, ихрамга кергәч кенә (микатта хаҗ кылу нияте) балигъ булса, һәм дә, аннан соң Гарәфәт тавында басып  торганчы ихрамын яңартырга микатка кайтып килмәсә, бу гамәл аның өчен мәслихәт, тик киләчәктә хаҗ кылу бурычын аннан төшерми.

Мәккәгә Мәдинә ягыннан сәфәр кылучыларга (Россиядән сәфәр кылучылар шул юлдан килә) микат булып Мәдинәдән алты миль, Мәккәдән ун мәрхәл (400 чакрымнан артык) булган Зөл-Хөләйфә дип аталган урын исәпләнә. Хәзерге вакытта бу урын Әбу Гали исеме астында да билгеле. Кем хаҗ яки гомрә кылырга ниятләсә, шушы микатта яки аннан алдарак ихрамга керә.

Ихрамга кергәнче барысына да, шул исәптән, хәтта бала тапканнан соң чистарыну (нифас) һәм хәез (айлык күремнәр) халәтендәге хатын-кызларга да госел коену кирәк. Ирләр ике ак тукыма кисәген кияләр, аларның яңа булуы яхшы, әмма чиста һәм юылган булсалар да ярый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: “Киемнәрегезнең иң яхшысы – ак киемдер, шуңа да аның белән мәрхүмнәрегезне төрегез һәм дә үзегез дә шундыйны киегез” (Ибне Мәҗаһ).

Тукыманың бер кисәге белән кендектән башлап, тезгә кадәр тәнне уратып алалар. Киемнең бу өлешен изар дип атыйлар. Киемнең икенче  өлеше – рида, аның белән җилкәне каплыйлар. Тегелгән кием кию тыела. Ләкин  тегелгән  башмаклар кияргә була. Тырнакларны кисү, мыекны кыру, култык астындагы, касыктагы төкләрне бетерү, баштагы чәчне алдыру – күркәм гамәл. Ихрамга кергәнче хушбуй сипсәң яхшы. Мөслим имам, мөэминнәрнең анасы Гайшәдән алып, шундый бер хәдисне китерә: “Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ихрамга кергәндә үзе таба алганнар арасындагы иң яхшы хушбуйларын гына сөртә иде”. Аннан соң хаҗга керүнең ике рәкәгать сөннәт намазы укыла һәм күңелең белән хаҗ кылу ниятләнә. Һәм бу вакытта ният сүзләре әйтелә: “Аллаһүммә инниии үриидүл хәҗҗә фәйәсиирһү лии үә тәккабәлһү миннии” (Аллаһым, мин хаҗ кылырга ният иттем, аны кылуга миңа җиңеллекләр бир, һәм дә минем хаҗымны кабул кыл!). Аннан соң “Ләббәйкә” укыйлар. Әгәр дә таматтуг ысулы белән хаҗ кылына икән, башта гомрә кылу өчен ният әйтелә. “Ләббәйкә” сүзләре Пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бирелгән, шуңа да, аны киметергә дә, үзеңнән нидер өстәргә дә кирәкми. “Ләббәйкә” укылмый торып, гәрчә ният кылынса да, бу хаҗ кылу йолаларына керү булып исәпләнми.

Ихрамга кергән мизгелдән башлап Аллаһы Тәгалә тыйган  бар гамәлләрдән дә читләшеп торырга  кирәк. Ир-хатын мөнәсәбәтләре, хәтта бу турыда хатының янында сүз кату да тыела. Төрле бәхәсләргә керү, кыргый  җанварларны үтерү, аларның кайда булганнарын ихрамда булмаганнарга әйтү шулай ук тыела, тегелгән өс һәм баш киемнәре, хөффәләр (читекләр) кияргә; йөзне һәм башны капларга, тәнгә һәм киемгә хушбуй сөртергә, баштагы чәч бөртекләрен, биттән һәм тәннән төкләрне алып ташларга, тырнак кисәргә, башны һәм сакалны сабын белән юарга ярамый. Су коенырга һәм киемнәрне юарга, өй, чатыр, зонт, паланкин күләгәсендә булырга рөхсәт ителә. Каеш белән билне буарга ярый.

“Ләббәйкә”не мөмкин кадәр күбрәк, бигрәк тә вакыт алмашынган саен укырга кирәк. Басып торганда да, утырып торганда да, ятып торганда да, караңгы төшкәндә дә, таң атканда да, калкулыкка күтәрелгәндә дә, аннан  төшкән вакытта да, йоклап киткәндә дә, уянганда да, намаз укыгач та “Ләббәйкә”не укырга кирәк. Кыскасы, намаз укымаган һәм вирд башкарылмаган һәр вакытта да, бар җирдә дә “Ләббәйкә” укырга кирәк.

Әл-Лубаб фи Шәрхел-Китаб

Башка журналлар

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы