Фетнә ни дигәнне аңлата?

24 сентябрь 2012 ел 08:34

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) өч тапкыр:“Валлаһи, фетнәләрдән ерак торганнар бәхетледер”, – дигән. (Әбу Давыд)

“Фетнә” сүзе гарәпчәдән “гауга”, “фикер каршылыгы”, “таркалу” дип тәрҗемә ителә. Шундый юньсез күренешнең мөэминнәр арасында да булып торуын күрү – гадәттән тыш аяныч. Гәрчә безнең фетнәдән котыла алмавыбыз турында Ислам барлыкка килү вакытында ук әйтелгән булса да, барыбер, мөэмин-мөселман апа-сеңелләрнең, башка туганнарның, үзара аңлашуларын югалтып, конфликтларга (һәм еш кына хәрби конфликларга да) кереп батуларын күрү – түзеп торгысыз авыр. Ислам – тынычлык, якыныңны ярату дине бит. Безнең арада булып торган мондый хәлләр – һич тә Аллаһы Тәгаләбезнең дине андый булу аркасында түгел, ә безнең җаһил, зәгыйфь, Аллаһтан курку тойгысын югалткан коллары булуыбыздан. Әгәр дә без үзебез  башкачарак булсак, без Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Бер-берегез белән араларны өзмәгез, бер-берегезне кире какмагыз, бер-берегез белән ызгышмагыз, бер-берегезгә хөсетлек һәм көнчелек кылмагыз, Аллаһның коллары – туганнар булыгыз! Бер мөэмингә икенче бер мөэмин белән өч көннән артык сөйләшмичә, үпкәләп тору килешми" (Бохари, Мөслим), – дигән сүзләрен искә төшергән булыр идек. Һәм дә без, фетнә алдында безнең сакланусыз калуыбыз турында сөйләп, фетнә – имансызларга гына түгел, ә ... бүтәннәргә дә яный дип әйткән Раббыбызны ачуландырудан куркыр идек... Мөселманнар арасындагы беренче сугыш Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сәхабәләре яшәгән  вакытта ук булган һәм бик авыр эз калдырган.

Хөзәйфә болай дип сөйләгән: “Инсаннар гадәттә Аллаһның Рәсүленнән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) яхшылык турында сорадылар, ә мин, миңа очрар дип шикләнеп, яманлык турында сорадым. Мин: “Аллаһның Илчесе, без чынлап та җаһиллектә һәм яманлыкта булганбыз, ә  аннан соң Аллаһы Тәгалә безгә яхшылык бүләк иткән, ләкин моннан соң да яманлык киләчәкме?” – дидем. Ул: “Әйе”, – диде. Шунда мин: “Ә бу  яманлыктан соң яхшылык килерме соң?” – дип сорадым. Ул: “Әйе, ләкин бу яхшылыкка яманлык катнашкан булыр”, – диде”. (Бохари, Мөслим)

Бары тик Кыямәт көнендә генә мөэминнәр арасындагы таркалышка  кемнең гаепле икәне ачыкланыр; читтән карап кына, кешеләрнең күңеленә  үтеп керми торып, хөкем йөртүе кыен; ләкин, кем мөэмин-мөселман туганына кылыч күтәргән, барысына да җавап бирергә туры киләчәк, чөнки, һәрвакытта да, тукталырга мөмкинлек бар.

Ә җаваплылык дәрәҗәсе бик зур (мәгънәсе): “Кем дә кем мәкер белән мөселманны үтерсә, эчләрендә дөрләп ут янган җәһәннәм аның җәзасыдыр. Ул анда дәвамлы калачак. Аллаһ аңа газап бирер, ләгънәт орыр вә аның өчен авыр җәза әзерләр” (“Ән-ниса (Хатыннар)” сүрәсенең 93 нче аяте).

Әгәр ике мөэмин очрашып, дошман булып аерылалар икән, алар фетнә оештыралар дигән сүз. Чөнки аларның һәрберсе үз якыннарына килә дә, үзе килешә алмаган кешегә юнәлтелгән тискәре фикерләре, мөнәсәбәте белән  бүлешә башлый. Шулай итеп, фетнәдә уннарча кеше катнашып китә ... аннан соң да шулай дәвам ителә.

Аллаһы Тәгалә (мәгънәсе): “Сез шундый фетнәләрдән куркыгыз, ул фетнәләр бары тик залимнәргә генә кагылмас (барыгызны да тар-мар итәр), белегез ки, Аллаһның газабы дәһшәтледер” (“Әнфал (Табыш малы)” сүрәсенең 25 нче аяте), – дигән.

(“Фетнә” сүзенең башка төрле мәгънәләре дә бар: чуалыш, гауга, башбаштаклык, бозыклыкка өндәү, ара бозу, котырту. Юк-барга кызыгып, тугры юлдан язу, Җиһадта катнашудан баш тарту, Ватанга хыянәт, милләтнең бербөтенлеген таркатырлык гамәлләр кылу... Әйтик, бер шәхес, үз тормышын матди яктан баету өчен, халкының мәнфәгатьләрен сатса, бөтен халык, алар арасында гөнаһсызлар да, зыян күрә. Бу аятьнең тәрҗемәләрендә дә, тәфсирләрендә дә аерма шактый. Шуңа күрә, берничәсен мисалга китерү мәҗбүрендәбез.

И.Крачковскийда: «Бойтесь испытания, которое постигнет не только тех из вас, которые несправедливы»: гаделләргә дә кагыла торган яман сынаулардан куркыгыз, ягъни Аллаһның сынауларыннан гаделләр дә куркырга тиеш.

Ш.Ногманида: “Зарары фетнәне булдыручыга гына булмыйча, бәлки зарары барыгызга да була торган фетнәне булдырудан сакланыгыз”. Нәтиҗә: кеше урлашса, үзе генә гөнаһлы була; икәү зина кылса, икәвесе гөнаһлы була. Ләкин аңлы рәвештә дә, абайламастан да кылынган шундый ялгышлар, хаталар, гөнаһлар була, мондый гамәлләрне кылган кеше үзе генә Аллаһ каршысында гөнаһлы булып калмый, берничә кешегә, күп кешегә, бөтен халыкка, хәтта барча кешелеккә зыян салучы хаин, Иблискә тиң гунаһкяр була.)  

Ачуланышулар, үзара аңлаша алмаучанлыклар, мөэминнәрнең бер-берсенә карата күралмаучанлыгы – Аллаһы Тәгаләнең инсаннарны сынавы ул. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: “Мин Бөек Заттан өч (әйбер) сорадым. Ул миңа икесен бирде, берсен бирүдән баш тартты: мин Аннан кешеләрне корылык белән һәлак итмәвен үтендем, һәм Ул бу үтенечемне кире какмады; мин, шул ук вакытта, үз өммәтемне туфан белән һәлак итмәвен сорадым, Ул монысын да кире какмады; мин Аннан берсенең ачуын икенчесенә каршы кулланмауларын  сорадым, тик ул минем бу үтенечемне үтәүдән баш тартты” (Мөслим, № 2890).

Үзебезнең мөэмин кардәшебезгә ачу тотаргамы-юкмы, яки үз ачу-ярсуларыбызны тыеп торыргамы икәнен без, һәм үзебез генә, сайлап ала алабыз. Бер-беребезне һәлак итеп без кая барып чыгарбыз соң? Бу турыда Аллаһы Тәгалә безне Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аша кисәтергә теләгән. Ул безгә: “Мөхәммәд! Әгәр дә Мин нинди дә булса карар кылганмын  икән, ул – котылгысыз. Мин синең өммәтеңә, аңа олы казалар җибәреп аны һәлак итмәү бүләк иттем. Мин аны үз араларында булганнарыннан тыш, башка дошман хакимлегенә дә бирмәм, бар шәһәрләр дә аңа каршы чыгыш  ясый башласалар да, һәм дә, алар бер-берсен әсир итә, харап итә  башлаганга кадәр” (Мөслим, № 2889), – дип җиткергән.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) өммәте туган-туганга каршы үзара сугышлар башлаганга кадәр, аңа тышкы дошманнардан Аллаһның яклавы вәгъдә ителгән булган. Аллаһы Тәгаләнең ни өчен мөселман дөньясын төрле бәла-казаларга, басып алуларга дучар итүенең сәбәпләрен эзләп йөрисе юк. Без башта үзебез бер-беребезне һәлак итә  башладык, һәм аннан соң безне һәлак итәр өчен башкалар килде. Фәлистыйнлыларның, гыйраклыларның, әфганстанлыларның, Кавказда яшәүче мөселманнарның бер-берләрен һәлак итүләрен искә төшерегез. Алар бер-берләрен  һәлак итәләр, аннан соң аларны башкалар һәлак итә һәм алар шуннан соң Аллаһка ялвара башлыйлар, ә Аллаһы Тәгалә фетнә заманында ни булганы  турында аларны алдан кисәткән иде бит. Барысы да фетнәдән башлана һәм ул Кыямәт көненең бер билгеседер.   

Әгәр дә арабыздан пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләмне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үз күзләре белән күргән, аннан Исламны өйрәнгән иң көчлеләребез дә тыелып, ызгыш коткысыннан котылып кала алмаган бер вакытта, безгә фетнәләрдән ничек сакланып калырга соң?

Әбу Һөрәйрадан (радыйАллаһу ганһу) җавапка охшаш мәгънәле сүзләр китерелгән: “Фетнәләр заманы килер, алардан батып баручының ялваруы кебек ялварудан башка берни дә коткарып кала алмас”.

Бары тик гыйбадәт кылырга, котылуны өмет итеп, гыйбадәт кылырга гына.

Бәхәстә тыныч булырга, ашыгулардан сакланырга.

Ни сөйләгәнеңне хәтергә алып барырга, чөнки һәр каршылык сүздән башлана. “Башка бер мөэминнең каны, мөлкәте, намусы башка мөэмин өчен хәрам”. (Мөслим)

Иң мөһиме – фетнәнең һәрберебездән башланып китеп, бар җәмгыятьнең таркалуына китерергә мөмкин икәнлеген истә тотарга. Һәм аны туктату өчен, һәр кешенең чын күңелдән каршылыкны киметүдә нәтиҗәле катнашуы кирәк. Әгәр барлык мөэминнәр дә бер-берсен үпкәләтә, ачуландыра торган бар сөйләшүләрдән дә кинәт кенә туктасалар, ничек яхшы булыр иде! “Мондый мөэмин – мин булам” дип һәрберсе сүздә һәм гамәлдә карар кылса, тагын да яхшырак.

Нияз САБИРҖАНОВ

Башка журналлар

Иманлы кешенең сыйфатлары

25 гыйнвар 2013 ел 12:51

Сөннәт

21 гыйнвар 2013 ел 16:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы