Вәлиулла хәзрәт турында истәлекләр

06 сентябрь 2012 ел 15:45

«Көнчыгыш Европа мөселман өммәтенеӊ үсешен һәм бигрәк тә Татарстанда аныӊ бүгенге халәтен объектив рәвештә күзәтүче ирексездән түбәндәге, бәлкем, аныӊ өчен көтелмәгән нәтиҗәгә килә: дини күзлектән караганда Идел-Урал төбәге асыл Исламныӊ хәзинәсе буларак саклана алган. Бабаларыбыз Исламны сәхабәләрдән кабул итүләре, алар арасында табигыйннар, тәбгу-табигыйннар булуы халкыбызда Исламныӊ асыл тәгълиматын сакларга мөмкинлек биргән. Бүген дә без тышкарыдан һөҗүм итүче зиндыйлыкка, фасикълыкка, экстримистлыкка баткан «мөселман» агымнары тәэсиренә бирелмичә, бабаларыбыз саклаган, Пәйгамбәребездән (сгв) килгән саф асыл Исламда булуыбызны дәвам итсәк икән».

Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт үзенең «Ислам асылына кайту» исемле китабына кереш сүздә шушыларны яза. Бу сүзләр аныӊ, милләткә, ислам диненә карашын, тормыштагы максатын, яшәү рәвешен күрсәтә. Чынлап та, ул безнеӊ халыкта ислам дине сәхабәләрдән ирекле рәвештә кабул ителгән һәм ислам динен пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәләм ничек тараткан, дин шул асыл рәвештә сакланган дип саный иде. Һәм шул асыл динне торгызу өстендә армый-талмый эшләде, хәтта, күргәнебезчә, үзен корбан итү бәрабәренә.

Без Вәлиулла хәзрәт белән 1994 елдан, мин «Йолдыз» мәдрәсәсендә ректор булып эшли башлаганнан бирле таныш. Баштарак мәдрәсә ректорлары буларак аралаша идек. Аннары, 1998 елдагы берләштерү корылтаеннан соӊ ул мөфтинеӊ беренче урынбасары булып эшләде һәм мин инде аныӊ җитәкчелегендә эшләдем. Ул эшли иде. Бу сүземә басым ясап әйтәсем килә: бүген аны тәнкыйтьләүчеләрдән аермалы буларак, ул тырышып эшли иде. Дөресен әйтергә кирәк, ул үз максатын тормышка ашырырга тырышты. Шуӊа күрә аныӊ белән эшләү бер үк вакытта авыр да, җиӊел дә иде. Авыр иде, чөнки мин болай телим дип кенә нәрсәдер эшләп булмый. Шул ук вакытта үзеӊчә эшләр өчен, аны үзеӊнеӊ дөреслегеӊә ышандырырга кирәк һәм хәзрәтне ышандырып була иде. Җиӊел иде, чөнки үзара бәхәстә икеӊ дә бер фикергә киләсеӊ һәм эшли торган эш тә тиешенчә эшләнә. Ягъни эшли торган эштә билгесезлек юк иде. Мәсәлән, Имамнарныӊ белемен күтәрү курсларын оештырганда аныӊ белән күп бәхәсләшергә, әһәмиятен аӊлатырга туры килде, менә оештыргач һәм имамнарны укыту дәверендә күп мәсьәләләрне бергә чиштек. Безнеӊ мәдрәсәне прокуратура ябарга теләгәндә, судлашып йөргән вакытларда да, Вәлиулла хәзрәт иӊ беренче ярдәмче, яклаучы булды. Мәдрәсә уставлары язганда да ул үзенеӊ киӊәшләре белән ярдәм итте. Бәлки болай әйтүем бик үк дөрес тә түгелдер, чөнки Диния нәзарәтенә кергән барлык оешмаларныӊ да уставларыныӊ авторы ул дисәм, дөресрәк буладыр. Узган гасырның 90 нчы елларында чит илләрдән кергән юнәлешләр никадәр генә көчле, акчалы булсалар да уставларда үзебезнеӊ халык мең елдан артык тоткан хәнәфи мәзһәбе юнәлешен саклап калды. Вәлиулла хәзрәт үзенеӊ хезмәтләрендә: «Татарлар тота торган хәнәфи мәзһәбе ислам диненеӊ иӊ толерант булган юнәлеше», дип әйтә килде.

Диния нәзарәтенеӊ мәгариф системасы оешуга, аның бүгенге көндәге эшчәнлегендә дә Вәлиулла хәзрәтнеӊ өлеше бик зур. Нинди генә кимчелекле яклары булса да, Диния нәзарәтенеӊ мәгариф системасы хәзер бар һәм ул бүген дә гамәлдә. Ә инде аны камилләштерү мәсьәләсенә килгәндә, ул һәрвакыт дәвамлы булачак. Мисал өчен, бүгенге Россия мәгариф системасын алып карасак, ул әле бүген дә камилләшүен дәвам итә.

Илдус хәзрәт Фәиз мөфти булып сайлангач, ул Диния нәзарәтенеӊ үзе нигезләгән мәгариф системасын алып барды. Кайберәүләрнеӊ хәзер мәдрәсәләр таралыр инде дип фараз кылуларына карамастан, мәдрәсә системасы сакланды, фәкать таләпләр генә артты. Элек гакыйдә, фикъһе мәсьәләләрендә үзебезнеӊ традицион хәнәфи мәзһәбенә игътибар аз булса, практикада кайбер мәдрәсәләрдә традицион ислам төшенчәсе, гомумән, динсезлек дәрәҗәсендә аӊлатыла иде, хәзер исә төпле итеп, меңьеллык тарихыбызны истә тотып, бер юнәлештә алып барыла.

Узган гасырның 90 нчы елларында Советлар Союзын сүгү, аны гел кимчелекле итеп күрсәтү модага керде. Шушы модага ияреп күпләр илне таратуда үзләренеӊ өлешләрен кертте. Һәм еллар үткәч, Совет иле гел кимчелектән генә тормаган, ул вакытта ниндидер яхшылыклар да булганлыгы күренде. Шуныӊ кебек Вәлиулла хәзрәт исән вакытта аны сүгү модага керде. Хәтта мөхтәсибләр, җыелышып, аны беренче урынбасар вазифасыннан да алдылар. Күпләргә Вәлиулла хәзрәт беренче номерлы дошман булып күренде. Вәлиулла хәзрәтнеӊ үлемендә турыдан-туры катнашмасалар да, үз вакытында В.Якуповны эшеннән алу мәсьәләсен оештыручылар, эшеннән алырга дип кул күтәрүчеләр, шушы үтерүгә беренче булып заказ бирүчеләр. Мин аларга: «Бүген Вәлиулла хәзрәт юк, сезгә комачаулаучы юк, нишләп дин күтәрүдә тырышлыгыгыз артмады?» – дип сорау бирер идем.

Вәлиулла хәзрәтнеӊ дингә, милләткә булган мөнәсәбәтенә бәя бирергә теләсәк, аның үзенеӊ сүзләрен искә төшерүебез урынлырак булыр:

«Хәнәфи мәзһәбенә килгәндә, без аны бүген ни өчен тотарга тырышабыз? Кайберәүләр уйлаганча: безнеӊ бабаларыбыз меӊ елдан артык тоткан өчен түгел. Безнеӊ өчен аныӊ хаклыгы әһәмиятле – Әбу Хәнифә хәзрәтләре табигыйн булган, ягъни сәхабәләрне күреп алардан гыйлем алган. Әлбәттә, ул үзенеӊ табигыйн статусы бәрабәренә шәригать белемен үзеннән соӊ килүче галимнәргә караганда яхшырак аӊлаган. Шуныӊ өчен кем генә булмасын – Бохари, Ибне Тәймия һәм башкаларныӊ сүзләре хәнәфи мәзһәбеннән өстен була алмыйлар. Димәк, без татарлар булу сәбәпле генә хәнәфи түгелбез. Бу мәзһәбтә Пәйгамбәр саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм өйрәтмәләре иӊ мөкәммәл рәвештә чагылыш тапканга, без – хәнәфиләр».

Бүген Вәлиулла хәзрәт турында күп язалар: аны Мәрҗәниләргә тиӊ шәхес диеп мактаучылар да бар, аны кяферлеккә чыгарып түбәнчелеккә төшерергә теләүчеләр дә бар. Бу ике фикер дә аныӊ гади намаз укучы гына булмаганын күрсәтә. Ул бөтен көчен хәнәфи мәзһәбен таратуга куйды: алда үзе әйткәнчә, ата-бабаларыбыздан калган өчен түгел, бәлки Әбу Хәнифә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (сгв) якынрак чорда яшәгән өчен, аныӊ аӊлатуының хаклыгына төшенгән өчен. Димәк, аны имам Әгъзам Әбу Хәнифәнеӊ шәкерте дип санарга була. Остазына да шундый ук капма-каршы булган бәя бирәләр: кемдер аны пәйгамбәр дәрәҗәсендә санаган, кемдер кяферлектә гаепләгән. Икесенеӊ дә үлемнәре дә залим кулыннан була. Димәк, шәкерте остазына лаек. Аӊа дөрес бәя бирер өчен вакыт кирәк. Мин фәкать аныӊ гади булганлыгы турында гына әйтә алам. Аныӊ белән бәхәсләшергә дә була иде, ошамаган нәрсәләреӊне әйтеп аны сүгәргә дә була иде, артыннан ук кочаклашып килешергә, берни булмаган кебек сөйләшергә дә була иде. Башланган сүзне бүлми иде, үзе ошатмаса да, фикерне ахырынача тыӊлый иде, бу миӊа каршы әйтте дип, үч сакламый иде. Бәлки аныӊ шушы сыйфатлары хәзрәтнең гади булмаганлыгын күрсәтә торгандыр. Аллаһ Белүчерәк.

Рөстәм хәзрәт ШӘЙХИВӘЛИЕВ,

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, 

Кама буе төбәге казые

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы