Дини мәгариф турында соңгы вакытларда шактый сүз кузгатыла. РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин "Дин вә мәгыйшәт" газетасына Россия ислам университетында көтелгән яңалыклар белән уртаклашты.
– Рәфыйк әфәнде, соңгы елларда мәгариф өлкәсендә үзгәртүләр һәм яңалыклар кертү турында күп сөйлиләр. Ислам мәгарифе өлкәсендә яңалыклар кертүгә сез ничек карыйсыз? Россия турында сүз барганда, алар нинди адымнардан башланырга тиеш?
– Яңалыклар кертү һичшиксез кирәк, без бит мәгариф өлкәсе турында сүз алып барабыз. Шуңа күрә педагогикада кулланыла торган яңа технологияләр мөселман мәгарифе системасында да кулланылырга тиеш. Югыйсә, без дөньядан артта калачакбыз. Минемчә, яңа технологияләр кулланмыйча, уку йортларыннан заманча укымышлы мөселманнарны чыгарып булмый. Хәлебездән килгәнчә без дөнья тәҗрибәсендә булган барлык яңалыкларны да кулланырга тырышабыз. Мәсәлән, ике ай элек Согуд Гарәбстанында Ислам дөньясы университетлары федерациясенең (ФУИМ) утырышы узды. Анда Россиядәге генә түгел, ә гомумән бөтен мөселман илләрендәге мәгариф системасының Көнчыгыш Европа мәгариф системасыннан яңалыклар кертү буенча шактый калышуы турында сүз барды. Дистанцион уку формасында белем бирүче уку йортлары челтәреннән торган виртуаль Ислам университетын ачу мәсьәләсе каралды. Нәкъ менә быел без Ислам үсеш банкы белән берлектә ислам икътисады буенча зур проект башлап җибәрәбез. Безгә дистанцион рәвештә ислам икътисады магистрларын әзерләү хокукы бирелде.
Тагын бер быел эшләп китәргә тиешле, шулай ук дистанцион рәвештә белем бирүгә нигезләнгән зур проектта БДБ илләре – әлегә Казакъстан һәм Кыргызстан катнашачак. Теология буенча тулысынча дистанцион рәвештә белем бирү күз алдында тотыла. Читтән торып уку белән чагыштырганда, дистанцион укуның уңай яклары күбрәк – югары уку йорты һәм укытучылар белән һәрвакыт бәйләнештә тору мөмкинлеге бар. Студент көнгә сәгать ярым вакытын белем алуга багышларга тиеш. Мин, дистанцион белем алу киләчәктә алгы планга чыгачак дип уйлыйм, шуңа да мондый белем бирү технологияләре тулысынча кулланылышка керергә тиеш. Шулай да, тотрыклы классик мөселман мәгарифе турында сөйләгәндә гореф-гадәтләр бозылмаска тиеш. Яңа ысуллар белән классик методлар бәйләнештә булырга тиеш.
Игътибар иткәнегез бардыр, һәр абруйлы мөселман дин белгече горурланып үз остазының исемен атый яки гыйлем тапшырылу бәйләнеше (иҗазәт) турында сөйли. Һәм моны югалтмаска кирәк. Моның мөселман мәгарифе системасындагы әһәмияте бик зур, бигрәк тә гыйлемнең чылбыр буенча рәсүлебез Мөхәммәдтән (сгв) башлануын истә тотсак. Бу – динне эмоциональ яктан кабул итү һәм белем алу ягыннан да бик мөһим. Бездә хәзер иҗазәте булган берничә укытучы (остаз) эшли. Алар студентлар белән индивидуаль дәресләр уздыра. Быел, мәсәлән, без Мароккодан доктор дәрәҗәсенә ия булган дин белгечен чакырып алдык. Ул безнең укытучылар һәм студентлар белән дәресләр үткәрде. Без алга таба да бу тәҗрибәне дәвам итәчәкбез, чөнки, яңа процесслар барлыкка килү белән беррәттән, Пәйгамбәребез (сгв) заманнарыннан килгән гореф-гадәтләрнең юкка чыкмавы бик мөһим.