Сез Исламга әзерме?

27 август 2012 ел 07:51

Без кешелек тарихының үзгә чорында яшибез. Безгә күптән түгел генә тормышыбызга үтеп кергән, кешенең эшчәнлеген һәм көнкүрешен шактый җиңеләйтә торган искиткеч яхшы технологияләр тәкъдим ителә. Әмма хәзергедәй зирәк һәм киң белемле буынга авыр сынаулар да күрергә туры килә.

Байлар һәм фәкыйрьләр арасындагы градация (бер нәрсәдән икенчесенә күчкәндәге эзлеклелек) көтмәгәндә генә булып куйды. Медицина һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы алгарышка да карамастан, дөньяда ачлыктан интегүчеләр, эпидемияләрдән җәфаланучылар күпкә артты, ә техноген һәлакәтләр шундый җимергеч көч хасил итә башлады ки, әйтерсең лә безнең Армагеддонга яки Апокалипсиска килеп җитүебез беренче генә булмады. Җәмгыятебезне наркотиклар, алкоголь һәм тәмәке басып алды. Без кешелек дәрәҗәсен төшерә торган теләкләр колына әверелдек. Җинаятьчелек белән көрәш нәтиҗәләр бирми диярлек. Халык хәтта яши торган урынында да үзен куркынычсыз итеп хис итми башлады. Менә шуннан чыгып без үзебезне цивилизацияле җәмгыятьтә яшибез дип йөрибез дә инде.          

Дөньяда булган барлык тискәре күренешләргә дә каршы тору чарасы булып Ислам тора. Ул алкоголь һәм наркотиклар куллануның зыянын фаш итүче бердәнбер дин (мәгънәсе): «Әй, мөселманнар! Исерткеч эчү, азгын уеннар уйнау, табынгыч сыннарга баш ору, ырымланган уклар белән шобага салу шайтан гамәлләредер, шакшылыктыр, мондыйлардан ерак торыгыз: котылырсыз (бәхеткә ирешерсез). Исерткеч һәм азгын уеннар белән шайтан арагызда үч орлыкларын, дошманлык чәчә; Аллаһны искә төшерүдән вә намаздан биздерергә тели. Сез бу эшләрдән ваз кичә алырсызмы икән?» («әл-Маидә (Табын)» сүрәсе, 90-91 нче аятьләр).

Дөнья икътисады безнең көннәрдә бик тиз алмашынып тора ки, аның үзгәрешләре артыннан җитү беркемнең дә хәленнән килми. Башлыча, барлык әлеге күренешләргә (үсеп килүче илләргә буталчыклык (хаос) китереп чыгару өчен, аларның гаять зур акчаларын алып, табигать вә кеше ресурсларын үз карашларына төбәү) кредитлар буенча ставкалар, Бөтендөнья Банкы һәм Халыкара валюта фонды тарафыннан кулланыла торган система йогынты ясый. Коръәндә әйтелгән (мәгънәсе): «Риба (әҗәткә биреп торган акчадан-малдан арттырып алынган хәрам керем) ашаганнар исә шайтан зәхмәте суккан тилеләр кебек, каберләреннән кубар. Алар: “Сәүдә итү дә риба кебек бит”, – дигәннәре өчен шундый хәлдә калырлар. Хәлбуки, Аллаһ сәүдәне (алыш-бирешне) хәләл итте, рибаны хәрам кылды. Әгәр дә кемдер Аллаһтан (риба алмаска) үгет килгәч, рибадан баш тартса, үз файдасына булыр. Аның эше Аллаһ хөкемендә булыр. Кем кабаттан (бу аять иңгәннән соң) риба ала калса, андыйлар җәһәннәм әһелләре булыр һәм алар шунда дәвамлы калыр» («Бәкара (Сыер) сүрәсе», 275 нче аять).

Шул ук сүрәдә: «Иман китергән кешеләр! Мөселман икәнсез, Аллаһның нәфрәтеннән куркыгыз, алынмаган рибаларыгызны алмагыз» («Бәкара (Сыер)» сүрәсе, 278 нче аять), – диелә. Шунда ук ике як сәүдә килешүендә үзләрен ничек тотарга тиеш икәнлеге китерелә: «Әгәр (сезгә бурычлы кеше әҗәтен кайтарырга) кыен хәлдә калган булса, бурычын түләр өчен аңа уңай вакыт бирегез» («Бәкара (Сыер) сүрәсе», 280 нче аять).

         Теләсә кайсы зур шәһәрдә, кирәк ул Америкада яисә Россиядә булсын, бәхетсезлеккә юлыгу сәбәпле сыеныр урыны булмаганнарны бик тиз табарга мөмкин. Ислам дине, акчалыларга байлыкларыннан бер өлешне фәкыйрьләргә бирүне таләп итеп, мал-мөлкәт җыюны тыя. Бу күрсәтмә Коръәндә берничә мәртәбә кабатлана: «(Сәдака) үзләрен Аллаһ юлына багышлаганнарга (фәкыйрьләргә, галимнәргә) бирелергә тиеш. Чөнки алар Җир йөзе буйлап йөри алмый. Аларның хәлен белмәгән наданнар, аларның тыйнак һәм итагатьле булганнарына карап, хәер сорашмаганнарына күрә, бу адәмнәрне бай диеп уйлыйлар. Син аларны (үзләренә генә хас) галәмәтләреннән танырсың. Алар (кыен хәлдә булсалар да күзгә керә-керә) хәер сорамый. Сезнең (Хак юлында) күпме мал сарыф иткәнегезне, шик юк ки, Аллаһ, хакыйкатән, белеп тора» («Бәкара (Сыер)» сүрәсе, 273 нче аять). «Мөэминнәр, игелек кылганнар, намазны дөрес укыганнар, зәкятен биргәннәр Раббының хозурында әҗерләрен табар. Аларга һичбер куркыныч янамас, аларга хәсрәт тә килмәячәк» («Бәкара (Сыер)» сүрәсе, 277 нче аять).

         Зәкят – ислам диненең төп нигез булып торган кагыйдәләреннән санала. Ул кешелек җәмгыятендә байлыкны тигез бүләргә ярдәм итүче һәм шул сәбәпле байлар белән ярлылар арасындагы аерманы бетерә баручы бердәнбер дин. Ислам, шулай итеп, кешене уңышка илтүче бәхет юлы булып тора.     

         Хәзерге вакытта 42 миллионнан артык кеше СПИДтан иза чигә. Бу сан исә – җәмгыятебездәге әхлакый кыйммәтләрнең бүгенге хәле нык түгеллеккә дәлил. Технологияләр ягыннан алга киткәнбез, ә мораль яктан артта калганбыз. Ислам дине күңел кайтаргыч холык-фигыльләргә юл куймый торган кагыйдәләрне үз эченә ала. Исламда хатын-кызлар да, ир-атлар да гыйффәтле, тотнаклы булсыннар өчен җитди караш юнәлтелә. «(Ий, Мөхәммәд), мәэмин ирләргә әйт: (хәрамга) күз йомсыннар (күз атарга ярамаганнарга бакмасыннар, җенси вәсвәсәгә, азгынлыкка бирелмичә) пакьлекне сакларга кирәклеге турында сөйлә. Шулай эшләү аларның үзләре өчен әдәпле бер гамәл булыр. Шик юк ки, Аллаһ алар кылганнарның барысыннан да хәбәрдар. Мөэминә хатын-кызларга да сөйлә: (ярамаганнарга караудан) тыйлыксыннар; намус һәм гыйффәтләрен сакласыннар. Күрсәтергә яраганнардан (йөз белән куллардан) башка зиннәтләрен күрсәтмәсеннәр. Баш яулыклары, якалары муеннарын, күкрәкләрен каплап торсын. Зиннәт урыннарын үз ирләреннән, үз аталарыннан, үз ирләренең аталарыннан, үз угылларыннан, үз ирләренең (башка хатыныннан туган) угылларыннан, үз ир туганнарыннан, үз туганнарының угылларыннан, кыз кардәшләренең угылларыннан, үзенең (хезмәтче) асрауларыннан, үзләренең колларыннан, җенси ихтыяҗы булмаган ир хезмәтчеләрдән, хатыннарның яшерен җирләренә дикъкате булмаган балалардан башка кешеләргә хатын-кыз зиннәтле урыннарын күрсәтмәскә, ачмаска тиеш. Яшерелгән зиннәтләре беленсен, күренсен дип, (ирләрнең игътибарын тартырдай итеп) каты басмасыннар. Әй, мөэминәләр, барыгыз да Аллаһ алдында тәүбә итегез. Куркынычлардан котылып, морадыгызга (җәннәткә) ирешерсез» («ән-Нур» сүрәсе, 30-31 нче аятьләр).

         Кием киюебез – ул безне хайваннардан аерып торучы сыйфатларның берсе. Кешелек тарихының барлык чорларында да киеме була торып киенми йөрүчеләрне вәхшиләр (варварлар) һәм кыргыйлар дип атаганнар. Тән билгеләрен ачык белдертеп (ярымшәрә), оят урыннарны капламыйча йөрүдә хурланырлык нәрсә күрмәүчеләргә менә дигән заман җитте. Һәм бу ирекле булу дип атала! Бу рәвешле ирекле булганнарның берсенең дә банк счёты яки карточкасы номерын чыгарып салу башына килмәс дип ышанасы килә – бу ахмаклык. Ә ни өчен соң алайса, тәнебезнең байлыгы турында сүз барганда, кеше шулкадәр ваемсызлык күрсәтә икән: бар матурлыгын тирә-юньдәгеләргә ачып салып, теләсә нинди һөҗүмгә барырга әзер торучы ерткыч хайваннарны үчекләгән сыман, аларга хас сыйфатларны үзләштергән кебек кылана? Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: «Әй, Пәйгамбәр! Хатыннарыңа, кызларыңа һәм барча мөэминнәргә әйт, (йомыш белән урамга чыкканда) өс киемнәрен яхшылап капласыннар. Бу – (аларның затлы нәсел хатыны икәнен) танысыннар һәм рәнҗетмәсеннәр өчен бик тә кулай эш. Аллаһ – ярлыкаучы һәм миһербан иясе» («әл-Әхзаб» сүрәсе, 59 нчы аять). «Әй, Адәм балалары, оят җирләрегезне каплар өчен кием, бизәкле күлмәкләр яралттык. Тәкъвалык (саф әхлак, диндарлык) – киемнәрнең иң гүзәледер. Болар Аллаһның галәмәтләредер. Бәлки яхшылап уйлый торгач, гыйбрәт алырсыз. Әй, Адәм балалары, ата-анагызны җәннәттән кудырыр өчен, шайтан аларның киемнәрен салдырып, оят җирләрен үзләренә күрсәтте; ул сезне дә шулай алдамасын. Чөнки ул (шайтан) һәм аның дуслары сезне күреп тора, сез аларны күрмисез. Хактыр ки, Без шайтаннарны имансызларның дусты иттек» («әл-Әгъраф (Пәрдә, калкулык)» сүрәсе, 26-27 нче аятьләр). Җәмгыять, җенси азгынлык күренешләренә күнә барган тәртибебез (аеруча гаиләдә) белән, акрынлап җимерелә бара.  

Расачылык, кеше фикере белән санашмаучанлык, кайсы да булса милләттән булуыңа карата чиктән тыш горурлык белдерү – кешелек тарихында күп кенә низагларның килеп тууына сәбәп булды. Ислам дине безне расачылык куркынычыннан азат итү өчен килгән бит, югыйсә. «Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз дип, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһ каршысында иң олы абруй казаныр. Шөбһәсездер ки, Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдар булып тора» («әл-Хөҗүрәт» (Бүлмәләр) сүрәсе, 13 нче аять). «Аның күкләрне һәм Җирне юктан бар итүе дә, Ана телләрегезне, тән төсләрегезне төрле-төрле итеп яралтуы да – Аллаһның бәхәссез дәлилләредер. Хактыр ки, боларда хәбәрдарлар өчен гыйбрәтләр бар» («әр-Рум» сүрәсе, 22 нче аять).

         Безгә Аллаһ тарафыннан бирелгән Ислам – ул җәмгыятебезне яманлыклардан арындырырга сәләтле яшәү рәвеше. Мөселманнар бар нәрсәдә, бигрәк тә гыйбадәттә бердәм. Хаҗ кылганда, шул исәптән король һәм президент та, – бөтен кеше дә ихрамнан йөрергә тиеш. Ислам – ул гамәл вә гыйбадәт дине. Күрекле мөселман булыр өчен, гел хезмәт итәргә, шул исәптән, үз-үзеңә тырышлыклар куярга, контрольне көчәйтергә, гыйбадәткә һәм дисциплинага буйсыну өчен әзер торырга кирәк. Ислам дине мөселманнардан чыдам булуны сорый: күңелне аздыра торган нәрсәләргә каршы торырга үзеңдә көч булдыру һәм ашау өчен генә яшәмәс өчен ихтыяр көчен үстерү таләп ителә – шул максатны тормышка ашыру ниятеннән без ураза тотарга тиешбез. Динебез кушканча яшәү иге-чиге күренмәгән белемнәргә омтылыштан башка була алмый. Коръәндә әйтелгән: «Кешеләр арасында да, хайваннар, мал-туар арасында да шундый төстәгеләре бар. Галим кеше Аллаһның җәзасыннан курка (чөнки ул – укыган, белемле. Надан кеше генә Аллаһны бар дип тә белми). Шик юк ки, Аллаһ һәрвакыт өстен, чиксез ярлыкаучы» («Фатыр (Яралтучы)» сүрәсе, 28 нче аять). «Сабыр-чыдам булганнар, иманнарына тугры калганнар, гыйбадәттә итагатьле булганнар, хәер биргәннәр: “Йа Раббыбыз, без иман китердек. Инде безнең гөнаһларыбызны кичер вә безне җәһәннәм газапларыннан коткар! – дип сәхәрләрдә Аллаһтан ярлыкау сорарлар» («әл-Гыймран (Гыймранның гаиләсе)» сүрәсе, 16-17 нче аятьләр); «(Мөселманнар) каушамагыз, хафаланмагыз, әгәр дә сез мөэмин-мөселман икәнсез, сез барчасыннан өстен булырсыз» («әл-Гыймран (Гыймранның гаиләсе) сүрәсе», 139 нчы аять).

         Югарыда язылганнар Исламның кайбер өстенлекләрен күрсәтү һәм ул җәмгыятебезгә нинди үзгәрешләр алып килергә мөмкин икәнлеген белгертү булып тора. Әмма бер генә мәкаләдә ачып бирергә мөмкин булмаган башка күп кенә сораулар да бар. Нәкъ менә шуңа күрә ислам динен тагын да тирәнрәк, эзлеклерәк һәм җентеклерәк тикшерергә кирәк. Исегездә тотыгыз: Ислам – ул эш-хәрәкәт, тәртип, аң-белем, батырлык, тәвәккәллек һәм сабырлык дине... Хөрмәтле укучым, сез чыннан да тырышмы? Сез җитәрлек дәрәҗәдә дисциплиналымы? Сез шактый акыллы? Кыюлыгыгыз, түземлегегез, көчегез җитәрлекме? Башка сүзләр белән әйткәндә... сез Исламга әзерме?

Руслан хәзрәт МОРТАЗИН,

Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы